ТАТ РУС ENG

Тукай музеена укытучылар һәм туристлар агыла

DSC00731

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова белән очрашты. Музей бинасының төзекләндерелүенә быел 2 ел булачак. Яңартылган музей заллары мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар һәм туристларны көн дә диярлек кабул итә. 

DSC00727

— Музей иҗади очрашулар, фәнни эзләнүләр урыны. Гүзәл Фәрдиновна, актив милләттәшләрне якын арада нинди чаралар көтә? 

— Тиздән музейда «Пушкин.  Лермонтов. Тукай» исеме астында дәресләр узачак. Габдулла Тукайның рус әдәбияты һәм Михаил Лермонтов, Александр Пушкин белән бәйле аерым музей дәресләре оештырылачак. Балалар, алдан заявка биреп, үзләре дә шигырьләр сөйли алалар. Күпмедер дәрәҗәдә әзерләнеп килүне таләп иткән бәйрәмнәрнең тагын берсе — «Әлифба бәйрәме».

— Музейда 21 февраль — Халыкара туган тел, бөек шагыйрьнең туган көне — 26 апрельдә быел нинди чаралар уздырырга җыенасыз?

— 13 февральдә  «Минем Татарстаным. Минем Тукаем» диеп исемләнгән проект кысаларында беренче очрашу узачак. Һәр районда диярлек Тукай урамы, Тукай исемен йөрткән  колхоз, мәктәп, театр бар. Бәлки Тукай шәхесе, биографиясе белән бәйле истәлекләргә тап булырбыз. Сөйләшүне мондый объектлар турында алып барачакбыз. Беренче очрашуны Арча районыннан башларга булдык.

Тиздән «Тукай  рухы — ядкарьләрдә» бәйгесен игълан итәчәкбез.  Бер елны без аны эшләгән идек инде. Балалар музейда саклана торган экспонатлар турында проза яки поэзия жанрында әсәрләр язарга тиеш иделәр.

DSC00764

— Тукай әдәби музеенда укытучылар өчен «Туган тел» клубы оешты. Татар теле укытучылары әдәбият дәресләрен сездә уздырык әле дип еш мөрәҗәгать итәләрме?

—«Туган тел» клубы үз утырышларын айга бер тапкыр үткәрә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен клуб оештырдык.  Мәгариф идарәсеннән әлеге түгәрәкне Рәйханә Баһавиева җитәкли. Очрашуларда без музей чыганакларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану юллары турында сөйлибез. Очрашуларның берсендә «Исемдә калганнар» романы буенча сөйләшү алып бардык. 2019 елда романга 110 ел булды. Тукайның чордашлары булган язучыларга багышланган әдәби-фәнни кичәләрдә дә укытучыларны күрергә шатбыз.

Татар мәктәпләре генә музей материаллары белән кызыксыну белдерә дип әйтү дөрес булмас, рус мәктәпләре укучылары һәм укытучылары да бирегә еш киләләр. Экскурсоводлар экскурсияне татар һәм рус телләрендә алып баралар. izi.TRAVEL платформасы аша экскурсияне рус һәм инглиз телләрендә тыңлап була. Аудиогид шулай ук ярдәмгә килә.

DSC00735

— Казан кунаклары, шәһәрдәшләр музейда данлыклы 40 нчы бүлмәне күрә аламы?  

Элеккеге Болгар номерлары урнашкан бинаның беренче катында ике төрле экспозиция урнашты: 40 нчы бүлмә һәм газета редакцияләре интерьерлары. Искәртеп үтәм, Габдулла Тукай чорында 40  нчы бүлмә икенче катта урнашкан.

Музей ишек төбендә киоск бар. Анда һәр экспонат хакында мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Ләкин аның эченә керү мөмкин түгел, чөнки ул кечкенә.

— Музей күпчелек очракта кемнәрне җәлеп итә?

— Бездәге «Тәкъдимнәр китабы»нда төрек, азәрбайҗан, кытай телләрендә язулар бар. Хәтта Австралиядән килгәннәре булды. Күптән түгел Кытай туристлары музейда  «Катюша»ны җырлап кайтып киттеләр. Г. Тукай иҗаты буенча фәнни хезмәтләр язучы азәрбайҗан галимнәре бик күп килде. Төрекләр исә безгә китапларын бүләк итеп калдыралар.

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе 2020 елда бөек шагыйребезнең тормыш юлы  һәм иҗатына багышланган «Тукай дөньясы» порталында эшне дәвам итәчәк. 

 

Комментарий язарга


*