ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда элекке заман рухы саклана

DSC00697

“Шамил йорты”нда урнашкан Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды. Объектны яңарту белән Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе шөгыльләнде. Реставрация эшләре бер ел буена сузылды, ә аңа кадәр проектның документациясе әзерләнде. 

DSC00678

“Эш барышында бинаны элек ничек булган, шулай саклап калырга тырыштык. Яңартылган музейда бердәнбер яңа элемент – мәрмәр идәннәр. Элек алар урынында плитә һәм агач идәннәр иде. Әлбәттә, Шамил заманында мәрмәр идәннәр булмаган. Без моны янгын куркынычсызлыгын күздә тотып эшләдек. Бу — янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең төп таләбе иде”, — дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге мөдире Майя Морозова.

DSC00697

Бинада элеккеге заман рухын саклап калу өчен музей хезмәткәрләре архив документлары һәм фотосурәтләрне кулланганнар.

Комментарий язарга


*