ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Мөҗип Низамиевның 75 яшьлеген бәйрәм итәләр

2009-05-18


22 майда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөҗип Низамиевның 75 яшенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Мөҗип Таҗи улы Низамиев 1934 елның 1 маенда Татарстан Республикасының Сарман районы Күтәмәле авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын туган авылында тарих укытучысы буларак башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1956–1967 елларда КПССның Сарман райкомында инструктор, пропаганда бүлеге мөдире урынбасары, бүлек мөдире, өченче секретарь булып эшли.

1967–1969 елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый. Аннан соң ике ел буе КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор вазифасын башкара һәм 1971 елның 7 февралендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнә. Республикадагы мәдәни-агарту йөген төпкә җигелеп тартып килә. Дәүләт финанс кытлыгы кичергән заманда мондый бурычны җиренә җиткереп башкару өчен ул үзенең бөтен көчен, йөрәк җылысын мәдәни төзелешне киңәйтүгә, камилләштерүгә һәм ныгытуга бирә. Аның җитәкчелегендә районнар һәм шәһәрләрдәге мәдәният оешмалары челтәре үсешендәге тигезсезлекләрне һәм мәдәни хезмәт күрсәтүне оештырудагы кимчелекләрне бетерү буенча зур эш алып барыла. Шул ук вакытта китапханәләрне һәм музейларны үзәкләштерү эше уңышлы башкарыла. Бу елларда барлыгы 1150 мәдәният оешмасы бинасы сафка баса. М. Т. Низамиев үзешчән сәнгатьне үстерүгә, аның әһәмиятен күтәрүгә, нәтиҗәлелеген арттыру буенча күп һәм нәтиҗәле эш башкара.

Татарстан Милли музее белән бергә халкыбызның тарихи үткәнен туплау үзәге — музейларны оештыру һәм аларның матди-техник базасын булдыру өлкәсендәге эше аерым игътибарга лаек. Аның тырышлыгы һәм турыдан-туры катнашы белән С.Сәйдәшев, Г.Тукай, Ф.Яруллин, М.Фәйзи, М.Җәлил, Ш.Маннур, С.Хәким, М.Горький, Я.Купала, Н.Дурова, Е.Боратынский һәм башка күренекле әдәбият-сәнгать әһелләренең музейлары ачыла.

2000 елның гыйнварында М.Низамиев Казандагы Г.Тукайның әдәби музеена директор итеп билгеләнә. Музейда эшләгән елларда да ул фидакарьлек, тырышлык, бирелгәнлек күрсәтә. Аның эшләү дәверендә күп кенә шәхси архивлар туплана, экспонатлар кабул ителә. Әдәби салонның эше тагын да җанлана. Биредә бик күп әдәби-музыкаль кичәләр, Тукай укулары, конкурслар оештырыла. “Туган тел” һәм “Мәңге яшисе килә” клублары оешуы да Мөҗип Низамиевның хезмәте нәтиҗәсе. 2001 елда Г.Тукай музее Татарстанның “Иң яхшы музей” дипломына лаек була. Бу шулай ук М.Т.Низамиев җитәкчелегендә тормышка ашырыла.

Кичәдә юбилярның хезмәттәшләре, күренекле сәнгать әһелләре һәм якташлары катнашачак. Кичә барышында тамашачыларга М.Низамиевның тормышын һәм эшчәнлеген чагылдырган фотокүргәзмә тәкъдим ителәчәк.


 

Комментарий язарга


*