ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Шәехзадә Бабичка багышланган лекция була

Фото: tatar-inform.ruФото: tatar-inform.ru

2025 елның 20 гыйнварында Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның (1895-1919) тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция оештырыла. Лекцияне язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов укыячак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Чарада Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева һәм университет студентлары катнашачак.

Габдулла Тукайның замандашы Шәехзадә Бабич – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең талантлы вәкилләреннән берсе. Ул Тукай белән шәхсән таныш булмаса да аны үзенең остазы дип санаган. Шулай ук ул мөгаллимлек эше белән дә шөгыльләнгән. Аның әсәрләре газета-журналларда басылган, үзе исән чагында бер китабы гына дөнья күргән. 1922 елда язучы Галимҗан Ибраһимов аның газета-журналларда басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган әсәрләренең бер өлешен җыеп, «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китабын бастыра. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен үз эченә алган җыентык 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Бу китап язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.

Музейда узачак лекциядә Шәехзадә Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Галимҗан Гыйльмановның шәхси архивында саклана.

 

17.01.2025.

Комментарий язарга


*