Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Туган тел көненә багышланган чаралар узачак.
Ел саен 21 февральдә халыкара дәрәҗәдә Туган тел көне билгеләп үтелә. 2025 елда бу көнне Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда мәдәни программа тәкъдим ителәчәк.
10.00 сәг. – «Фәнни минутлар». «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» темасына лекция. Лектор – Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
11.00 сәг. – «Театраль минутлар». Риза Ишморатның «Кайту» драмасыннан өзек, Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре. Ижевск шәһәренең «Чулпан» балалар театры чыгыш ясаячак. Җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлова.
12.00 сәг. – «Экскурсион минутлар». «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты» темасына музей буенча экскурсия көтелә.
17.02.2025. ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте