ТАТ РУС ENG

Музейда «Тукай» романы авторы Әхмәт Фәйзине искә алдылар

Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МАСалават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай хәятына чумып…» дип исемләнгән кичәдә Әхмәт Фәйзинең тормыш юлы, аның турында истәлекләр сөйләделәр һәм әдипнең әсәрләрен яңгыраттылар.

Язучы, драматург, шагыйрь, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе Әхмәт Фәйзинең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә 17 мартта узды.

Әхмәт Фәйзи (11.03.1903-11.08.1958) – Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән язучы. Ул 1930нчы елларда беренчеләрдән булып Габдулла Тукай образын драматургия жанрында «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» пьесаларында гәүдәләндерә, «Тукай» кинолибреттосын яза. 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

13-03-23-05

Казанның Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова Татарстан Милли музее фондында Әхмәт Фәйзинең шәхси әйберләре, төрле фотосурәтләр, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары саклануын әйтте. «Әхмәт Фәйзи дигәч, Габдулла Тукай искә төшә. Тукай дигәч, Әхмәт Фәйзи күңелгә килә», – диде ул.

Гүзәл Төхвәтова Әхмәт Фәйзи гомеренең соңгы елларында «Тукай» романын эшләвен әйтте. «Китап өчен материалларны Ленинград, Мәскәү, Алмата архивларында эзли. 1952 елда дөнья күргән роман күп телләргә тәрҗемә ителә, татар телендә берничә тапкыр басыла», – дип сөйләде ул.

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Нурфия Йосыпова сүзләренчә, Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай темасы үзәккә салынган була. «Тукай темасына ул 1938 елда алына. Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр Тукайга өч зур әсәр багышлый: драматик поэма, драма һәм бер киносценарий. Сугыш тәмамланып, 4 ел үткәннән соң, ул «Нева буенда» исемле хикәя иҗат итә. Архивындагы бер язмасында Әхмәт Фәйзи болай яза: «Мин Тукайга зур күләмле әсәр багышларга җыенам, ләкин ул бик җаваплы хезмәт. Чөнки бу – Тукайның тормыш юлын өйрәнү генә түгел, Тукай яшәгән чорны өйрәнү, аның чордашларын, якташларын өйрәнү дә», – ди. Ул бу эшкә искиткеч җаваплы карый», – дип аңлатты галимә.

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат сүзләренчә, Әхмәт Фәйзи кебек язучылар беркайчан да онытылырга тиеш түгел. «Алар киләчәк буынны тәрбияләргә лаек әдипләр. Китаплары да һәрдаим чыгып торырга тиеш. Бәлки, аның кадерен белеп бетермибездер, чөнки бездә талантлар шулкадәр күп!» – диде шагыйрь кичәдә чыгыш ясап. «Әдәбият тарихында бөтен жанрларны тигез дәрәҗәдә колачлаган, актив иҗат иткән, үзен таныткан, шул жанрларны үстергән язучылар бик аз. Әхмәт Фәйзи шундый уникаль әдипләрнең берсе. Аның кебек әдәбиятның бөтен жанрларына үтеп кергән язучылар XX гасырда, бәлки, юктыр. Хәзер дә алар сирәк. Әхмәт Фәйзи поэзия, проза, драматургия, опера һәм балет сәнгатендә, тәрҗемә, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбияты өлкәләрендә актив эшли», – диде ул.

Әхмәт Фәйзи гомерен сәяхәтләрдә йөреп уздырганын да искәртте. «Хәтта Донбасска да барган, татар шахтерлары арасында гыйлем-мәгърифәт тараткан. Арчада да эшләгән. Кыска гына гомерендә әдип тау кадәр хезмәт калдырган. Белүемчә, соңгы китабы аның 100 еллыгында чыккан булган. Китабы чыкмый икән, нинди генә бөек язучы булса да, көннәрдән бер көнне исеме онытыла. Тукай музеена искә алу кичәсе оештырган өчен рәхмәт», – диде Газинур Морат.

Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, Әхмәт Фәйзи кайда гына яшәсә дә күңеле һәрчак Казанга омтылган. «27 ел Мәскәүдә яшәсә дә, татар мәдәни тормышының үзәгендә кайнаган. Башкалада татар мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш керткән», – диде галим. Әхмәт Фәйзинең иҗатын өйрәнергә, мәктәп, уку йортлары, радио һәм телевидение аша танытырга кирәк, дип тәкъдим итте ул.

Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Кичәнең әдәби-музыкаль программасында Казан музыка училищесы студенты Азалия Хафизова, концертмейстер Алсу Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Г.Камал театры актеры Илнур Закиров та чыгыш ясады.

 

17.03.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*