ТАТ РУС ENG

Тукай паркы – Уку паркы


Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай бакчасын төзекләндерүне шәһәр көненә – 2015 елның 30 августына төгәлләргә ниятлиләр.

Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителгән 2015 ел Түбән Каманың шәһәр паркларын төзекләндерүгә этәргеч биргән. Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртүче парк исә китап уку һәм ял урыны булырга тиеш, диләр. Аның бизәлешен эшләгәндә архитектор Фирдәвес Ханов Тукай әсәрләренә таянган. Әйтик, парк уртасындагы фонтанга танылган “Су анасы” поэмасы герое – Су анасы сыны куелачак.  Суның челтерәп агышына өстәп, Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дә яңгырап торыр дип вәгъдә итәләр. Паркта Тукай әсәрләрендәге башка геройларның сыннары да урнаштырылачак. Административ корылмалар татар авылы күренешен хәтерләтәчәк. Балалар өчен дүрт уен мәйданчыгы булачак. Ә менә кафелар ачу каралмаган, чөнки Тукай паркы мәдәни ял итү урыны итеп күзаллана. Анда китап уку, үз китабыңны башкага алмаштыру мөмкинлеге дә тудырылачак.

Парк янәшәсендә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дә быел төзекләндерү эшләре башланган иде һәм андагы эшләрне парк белән бер вакытта тәмамларга планлаштыралар.


Комментарий язарга


*