ТАТ РУС ENG

Тукай – педагог

266881-innerresized600-600-dsc_0075

Ләлә МОРТАЗИНА,
педагогика фәннәре кандидаты

Татар дөньясында беренче чиратта олуг шагыйрь буларак танылган Габдулла Тукайның ХХ гасыр башы мәгариф үсешендә дә үз эзе бар. Бу, иң беренче чиратта, аның татар мәктәбе үсешенә керткән төп яңалыгы – татар әдәби теленә нигез салуы һәм аны мәктәптә төп укыту теле буларак тәкъдим итүе белән билгеләнә. Озак вакытлар мәктәп-мәдрәсәләрдә сакланып килгән схоластика, ятлауга каршы чыгуы, татар мәктәпләре өчен дәреслек-кулланмалар язуы да Г.Тукайны атаклы педагоглар рәтенә куярга мөмкинлек бирә. Ә инде гасырдан артык вакыт эчендә татар балаларын тәрбияләүдә кулланылып килгән күпсанлы шигырь, поэма, әкиятләрен дә мисалга китерсәк, фикернең дөреслеге тагын бер кат раслана.
Тукай әле шәкерт вакытларыннан ук белем туплауның, гыйлемнең әһәмиятен яхшы аңлый. Мәдрәсәдә алган белемнәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, үзлегеннән бик күп шөгыльләнә. Шул елларда ул татар һәм көнчыгыш әдәбиятлары белән беррәттән, рус әдәбияты белән дә кызыксына, И.А.Крылов, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н.Толстой иҗатларын җентекләп өйрәнә. Тәрбияви яктан көчле булган әсәрләрне татар укучысына тәкъдим итүнең бик уңышлы юлын таба – рус авторларының шигырь һәм мәсәлләрен тәрҗемә итә, аларга ияреп яза. Соңыннан бу әсәрләрен ул балалар өчен уку китаплары язганда файдалана. Әмма Тукай теоретик педагог кына булып калмый, мөгаллимлек эше белән дә шөгыльләнә.
Ул – татар теленең чисталыгы, халыкчанлыгы өчен көрәшүчеләрнең дә иң алгы сафында була. Аның фикеренчә, мөмкин кадәр чит алынмалардан азат булган, аңлаешлы татар телле әдәби әсәрләр һәм фәнни белемнәр тарату коралы булырга тиеш. Моның иң беренче һәм иң әһәмиятле юлларының берсе – гади телдә язылган мәктәп дәреслекләре. Бу фикернең дөреслеген Тукай үз дәреслек-кулланмалары белән раслады. Аның «Яңа кыйраәт» [1], «Энҗе бөртекләре» [2] китаплары, балаларга уку өчен иң матур үрнәкләрне тәкъдим итү белән беррәттән, автор тарафыннан туган телгә карта булган җаваплылык, шулай ук әсәрләрнең аңлаешлы, чиста телдә язылган булулары белән дә игътибарны җәлеп итәләр. Педагогика фәне күзлегеннән чыгып караганда, Тукай хрестоматияләре заманының педагогика һәм методика фәннәре югарылыгыннан чыгып язылган булулары белән аерылып торалар. Аларда рус педагогы К.Д.Ушинский карашларының тәэсире сизелә. Әлеге тупланмалардагы үрнәкләр үзләренең тәрбияви яктан көчле булулары белән игътибарны җәлеп итәләр, алар бүген дә заманча яңгырыйлар.
1911 елда (титул битендә 1910 ел дип күрсәтелгән) Казанда басылып чыккан «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» [3] дигән хрестоматиясе заманының иң уңышлы дәреслекләрнең берсе була.
Искәрмәләр.
1. Тукай Г. Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. – Казан: «Үрнәк» матб., 1909. – 72 б.
2. Тукай Г. Энҗе бөртекләре. – Казан: «Үрнәк» матб., 1909. – 72 б.
3. Тукай Г. Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия. – Казан: «Үрнәк» матб., 1911. — 144 б.

Фотосурәтнең чыганагы: http://islam-today.ru/islam_v_rossii/tatarstan/v-etoj-meceti-citali-svoi-namazy-mardzani-tukaj-i-nasyjri/

Комментарий язарга


*