ТАТ РУС ENG

Тукай премиясенә бик тә лаек

САБИРЗЯНОВ

Моннан күп еллар элек, хәтерем ялгышмаса, әле узган гасырның 80 нче еллар ахырында ук бугай, Мансур Гыйләҗев театр сөючеләрне күпмедер дәрәҗәдә сискәндереп тә, сокландырып та, үзенең «Бичура» пьесасы белән сәнгать, әдәбият дөньясына килеп кергән иде. Әле беренче әсәрләре белән үк ул драматургиягә талантлы яшь автор килүен күрсәтте. Аннан соң аның «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» дигән әсәрләре сәхнәгә менде. Мансур беренче әсәрләре белән үк Камал театры сәхнәсен яулады. Аның каләме елдан-ел шомара, остара барды. Ике елның берендә республика театрларында аның пьесалары куелып торды дисәң дә ярыйдыр. 1993 елда мин Казан дәүләт курчак театрында (ул чакта әле аның “Әкият” дигән исеме юк иде) әдәби бүлек мөдире булып эшли идем, Мансур шул елларда рус труппасында кую өчен  театрга «Патша кәләше», «Кәвеш кигән песи» («Кот в сапогах») әкиятләрен алып килде. Дөньякүләм билгеле әкиятләр буенча иҗат ителгән бу спектакльләр курчак театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә, миңа Мансур Гыйләҗевнең пьесаларын туплаган җыентыгын бастырып чыгарырга да туры килде. 2002 елда ул тагын бер кызыклы әсәр – «Баскетболист» пьесасы белән театр тамашачысын сискәндереп алды. Бу мәшһүр режиссёр Марсель Сәлимҗановның Камал театры сәхнәсендә куйган иң соңгы спектакле булды. Соңгы һәм гаять үзенчәлекле, масштаблы, татар авылы тормышын бөтенләй көтелмәгән яктан күрсәткән спектакль.

Мансур татар милли кинематографиясен тудыру өлкәсендә дә уңышлы гына эш башкарган драматург буларак танылды.

2019 елда Мансур Гыйләҗев «Бичура» сына аваздаш булган «Микулай» монодрамасын язды. Керәшеннәр тормышын чагылдырган бу әсәре дә бетеп баручы авыл, аның соңгы кешеләре темасын күтәрә. Әсәр тулысынча Микулайның монологларыннан гыйбарәт. Автор бетеп баручы керәшен авылының соңгы кешесе Микулай образы аша тулы бер халыкның, татар милләтенең язмышын, аңа янаган һәлакәтне тасвирлауга ирешкән. Монологлар, спектакль барышында сәхнәдә гәүдәләндерелгән символлар аша керәшеннәрнең яшәү рәвеше күз алдына килеп баса. Ул символлар үзенчәлекле, һәрберсе автор әйтеп бирергә теләгән фикерне тамашачыга җиткерү ролен үти.

Ишегалдында торган зур шәм христиан динендәге кеше яши торган йортның почмагында торган шәмне дә, вафат булучылар истәлегенә куела торган шәмне дә, күктән очып үткән самолётларга юл күрсәтүче маяк ролен үтәүче яктырткычны да чагылдырган символ булып гәүдәләнә.

Авылның Сары саз Алан дигән исем белән бирелүе шулай ук авыл уртасындагы әле бетеп, әле явымнардан соң яңадан барлыкка килеп торган күлнең гәүдәләнешен күрсәтә һәм авылның бетә баруын, тиздән җир йөзеннән юкка чыгуын күрсәтүче бер символ булып тора.

Микулайның тумышы һәм ул туганнан соң ук әнисенең вафат булуы  турында сөйләүне, автор тарафыннан аңа авылны саклап калу вазифасы тапшырылуын символлаштыру дип кабул итәсең.

Кыскасы, Мансур Гыйләҗев керәшен авылы мисалында татар халкына милләт буларак юкка чыгу куркынычын күрсәткән, зур мәгънәгә ия әсәр тудыруга ирешкән. Бу – бүгенге заман өчен гаять тә гыйбрәтле, актуаль тема, һәм автор аны үзенчәлекле, оригиналь юл белән тасвирлауга ирешә алган.

Бу әсәрне Мансур Гыйләҗевнең инде өч дистә елдан артык милли сәнгатебезне үстерү буенча куйган хезмәтләренең иң уңышлысы дип бәяләп, аны һичшиксез дәүләтебезнең әдәбият-сәнгать өлкәсендә бирелә торган иң югары бүләгенә – Тукай премиясенә лаеклы әсәр дип атарга телим.

 

Рафис КОРБАН,
 язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

 

 

Комментарий язарга


*