ТАТ РУС ENG

«Тукай рухы — ядкярләрдә» конкурсы җиңүчеләре билгеле

ТУКАЙ РУХЫ

26 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь иҗатына, тормыш юлына багышланган шигырь һәм җыр бәйрәме уздырылды. Аның кысаларында «Тукай рухы — ядкярләрдә» республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылды.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителүгә, Габдулла Тукайның тууына – 135 ел, Г. Тукай әдәби музее оешуга 35 ел тулуга багышланды һәм үз алдында укучылар тарафыннан әдәбиятның төрле жанрларын өйрәнү, аларны үстерү, шагыйрьнең мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатын тотты.
«Тукай рухы — ядкярләрдә» бәйгесе рус һәм татар телендә ике номинациядә («Проза», «Поэзия») уздырылды. Конкурска җибәрелгән эшләр шагыйрь музее экспозицияләрендә урнашкан киемнәренә, предметларына (мәсәлән, түбәтәй, юл букчасы, җиң каптырмалары, карандаш савыты, фаянс тартмачык, кара савыты, сөлге) багышланырга тиеш иде.
Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

1–4 сыйныф укучылары
Проза
I урын – Исмәгыйлов Шамил (Яшел Үзән)
II урын – Вәлиева Камилә (Яшел Үзән)
III урын – Закирова Сәмирә (Казан)
Поэзия
I урын – Мөбарәкшина Динә (Арча)
II урын – Исмәгыйлов Сөләйман (Яшел Үзән)
III урын – Кәлимуллина Амилия (Түбән Кама)

5–8 сыйныф укучылары
Поэзия
I урын – Минһаҗева Зәлинә (Арча)
II урын – Миңнебаева Гүзәл (Казан)
III урын – Габдрахманова Зилә (Арча)
Проза
I урын – Гайсина Гүзәл (Казан)
II урын – Хәйруллина Эмилия (Кама Тамагы)
III урын – Пензина Эльза (Яшел Үзән), Галиев Айназ (Казан)

9–11 сыйныф укучылары
Проза
I урын – Мөхәммәдшина Диләрә (Казан), Хәмидуллина Регина (Яшел Үзән)
II урын – Мифтахова Сөмбел (Буа)
III урын – Ардыханова Әдилә (Минзәлә), Хәертдинова Алия (Минзәлә)
Поэзия
I урын – Хәмидуллина Регина (Яшел Үзән)
II урын – Халматова Рәфилә (Әгерҗе)
III урын – Шәрәфиева Руфинә (Тәтеш)

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да зур кызыксыну күрсәтеп, конкурсларда катнашуларына өмет итәбез.

Лилия САДРЕТДИНОВА
Фото Минзәлә сайтыннан алынды

Комментарий язарга


*