ТАТ РУС ENG

Тукай туган көндә Шигърият бәйрәме узды

1

2016 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Татарстан башкаласы Казанга Россия төбәкләреннән, чит илләрдән бик күп кунаклар җыелды.

Яз саен Тукай туган көндә Казанның Ирек мәйданында – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме үткәрелә. Быел Тукайның юбилей көне аеруча җылы, кояшлы булып килде. Ирек мәйданында кунакларны җыр-биюләр белән Татарстанның фольклор ансамбльләре каршы алып торды. Шунда ук ачык һавада китап күргәзмәләре һәм ярминкәләре оештырылды.

Шагыйрьнең юбилее уңаеннан Казанда Тукайның тормыш һәм иҗатына багышлап оештырылган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучы галимнәр, төрки дәүләтләрдән чакырылган шагыйрьләр һәм язучылар, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының IV форумы делегатлары да Шигърият бәйрәменең кадерле кунаклары булып, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Шигърият бәйрәме, Габдулла Тукайга 130 ел тулган истәлекле көн белән республика халкын ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова тәбрикләде.

– Казанга безнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Җир шарының төрки илләреннән – Казахстан, Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан, хәтта Америкадан кунаклар, галимнәр, шагыйрьләр, язучыларның, шулай ук чит илләрдән, төрле төбәкләрдән “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларының җыелуы нур өстенә нур булды. Кичә Халыкара конференциядә тирән эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Ерак араларны якын итеп килгән кардәшләребезгә без мең рәхмәтле. Бүген безне мәйданнарга Тукай җыя, безне Тукай берләштерә. Тукай үзенең кыска гомерендә зур иҗади мирас калдырды. Гасырлар буена өйрәнелсә дә әле дә табышларның очы-кырые юк. Тукай – ул шагыйрь, сатирик, сәясәтче, дипломат та. Бүгенге очрашу да ачышларга бай булсын. Тукай илһамландыра, аның шәхесенә, бөеклегенә бөтен төрки милләтләр соклана, аның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителә. Тукай мирасы буыннардан-буыннарга күчеп мәңге яшәсен, халкыбыз тагын да иҗат әһелләренә бай булсын, рухи чишмәбез саекмасын. Бөек Тукай белемле, бәхетле, яңа җиңүләргә атлый торган халкын күреп горурланыр иде. Бөек шәхесләребезнең рухларына шифа булырлык гомер кичерик, – дип теләде Римма Ратникова.

Быел Шигърият бәйрәменең сценариен язучы Зөлфәт Хәким төзегән, дип хәбәр иткән иде ТР Язучылар берлеге. Бәйрәмдә “Айгөл” балалар ансамбле, танылган җырчылар Владимир Васильев, Резеда Галимова, Айдар Нургаянов Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Тамашачылар бигрәк тә “Туган тел” шигырен яттан сөйләгән 3 яшьлек Арслан Сибгатуллинны алкышларга күмде.

Агымдагы елда 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән татар шагыйрьләре, төрле елларда Габдулла Тукай премиясенә лаек булган Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Ренат Харисның чыгышларын да бәйрәм тамашачысы җылы алкышлар белән каршы алды. Рафис Корбан, Разил Вәлиев, Мөхәммәт Мирза, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Айдар Хәлим, Эльмира Шәрифуллина, Флера Тарханова кебек танылган шагыйрьләр Габулла Тукайга багышлап иҗат иткән әсәрләрен укыды.

Әлбәттә, Казан кунакларына да сүз бирелде – Ираннан “Праги” журналы мөхәррире, тарих фәннәре докторы Сарлы Араз Мәхмәт, Әзербәйҗаннан Бөтендөнья төрки яшь язучылар берлеге рәисе Әкбәр Гошалы, Кабарда-Балкария шагыйре Муталиб Бикбаев, Кырымнан “Йолдыз” журналы мөхәррире, шагыйрь Диләвер Османов, Тыва Республикасыннан шагыйрә Сайлыкма Комбу татар халкын Габдулла Тукай туган көне белән котлап, шагыйрьнең иҗаты бөтен төрки халыклар өчен кадерле мирас булуын ассызыклады.

Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын Шигърият бәйрәменнән соң М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында шагыйрьнең 130 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә бүләкләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның Тукай премияләрен шагыйрь Газинур Моратка, рәссам Нәҗип Нәккашка һәм Болгар шәһәрчеге музей-тыюлыгында “Болгар цивилизациясе” экспозициясен төзегән иҗади төркемгә тапшырды.

Лилия Гаделшина


Комментарий язарга


*