ТАТ РУС ENG

Тукай туган көнендә Тукай премиясе лауреатлары билгеле булды

2009-04-26 

 


26 апрельдә — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан башкаласында традиция буенча зурлап Шигърият бәйрәме узды. Казанның Ирек мәйданына, төгәлрәге, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршына шигърият сөючеләр, Тукай иҗатын яратучылар җыелды.

 

Апрельдә Казанда тагын бер мәдәни чара үтте — Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән илләрнең мәдәният министрлары үзләренең алтынчы күчмә киңәшмәсенә җыелган иде. Киңәшмәдә катнашучылар Шигърият бәйрәменең дә мәртәбәле кунаклары булды. Мәскәү, Кытай, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Һиндстан, Монголиядән килгән мәдәният министрлыклары вәкилләрен биредә татар милли ризыгы — чәкчәк һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар. Министрлар шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салып, бәйрәмгә килгән казанлыларга сәламнәрен җиткерде.

 

Ел саен Габдулла Тукай туган көнендә Татарстанда мәдәният, әдәбият һәм сәнгать үсешенә өлеш керткән күренекле затларга республиканың иң дәрәҗәле премиясен – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген тапшыралар. 2009 елның лауреатларын билгеләү турындагы Указга Татарстан Президенты тарафыннан кул куелгач, лауреатлар исемлеген бәйрәмдә Татарстан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева игълан итте.

 

Шулай итеп, быел Тукай премиясенә «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел) һәм «Күңелдә фидаи яшәсә» китабы өчен («Мәгариф» нәшрияты, 2006 ел) шагыйрь Зиннур Мансуров, «Сөембикә-ханбикә», «Евразия яки Кыпчак кызы», «Сабантуй», «Ватан турында уйланулар», «Итил башлангычында» циклы өчен һәм «Ханбикә Сөембикә» скульптурасы проекты эскизы өчен рәссам Камил Муллашев, «Телсез күке» театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме —  язучы-драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин, классик рус драматургиясе өлкәсендә А.Чехов пьесасы буенча «Вишневый сад» спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеме — Светлана Романова (Славутская) һәм Геннадий Прытков лаек булды.

 

Зилә Вәлиева Тукай премиясе лауреатларын котлап, аларга милләткә хезмәт итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Шулай ук ул бәйрәмгә җыелучыларга мөһим хәбәр дә җиткерде. “Интернетта Габдулла Тукайның тәүге рәсми порталы эшли башлады. Бөек шагыйребез иҗатын һәм шәхесен танытуда бу — заманча чара, аны нәтиҗәле эшләтү һәм мәгълүмат белән баету безнең барыбызның да уртак бурычыбыз. Шушы эшкә хөрмәтле галимнәребез, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләрен, яшьләрне дә чакырабыз”, — дип сөйләде ТР мәдәният министры. Зилә Вәлиева үзенең чыгышында соңгы елларда татар яшьләренең актив иҗтимагый тормыш белән яшәүләрен ассызыклады. “Үзебез” хәрәкәте тирәсендә берләшкән татар яшьләре даими рәвештә “Без татарча сөйләшәбез” акциясен, ана телебезне, татар мәдәниятен танытуга өлеш кертә торган күп төрле чаралар оештырып тора”, — дип мисал китерде мәдәният министры.

 

Лауреатларны, Тукай һәйкәле янына җыелган кунакларны Россия мәдәният министры Александр Авдеев та Шигьрият бәйрәме белән тәбрик итте. “Тукай ул – Россия мәдәниятенең бриллиант ташы, аны төрки халыклар гына түгел, бөтен дөнья белә һәм олылый. Кыска гына гомере эчендә шагыйрь кешелеккә зур иҗади мирас калдырып китте”, — дип сөйләде РФ мәдәният министры.

 

Бер-бер артлы Тукай һәйкәле каршына чыгып, быелгы лауреатлар да хис-кичерешләре белән уртаклашты. Бәйрәмдә шигъри чыгышлар Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруында татар халык җырлары белән үрелеп барды. Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Лена Шагыйрьҗанова, Лилия Газизова, Илсөяр Иксанова, Ркаил Зәйдулла, Әхмәт Рәшит, Илдус Гыйләҗев, Равил Бохараев, Эльмира Шәрифуллина, Алексей Остудин, Рәмис Аймәт кебек танылган шагыйрьләр белән беррәттән, яшь талантларга — Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлахка да сүз бирелде.


Комментарий язарга


*