ТАТ РУС ENG

Тукай туганнары Тукай музеена җыела


2015 елның 22 маенда 14.00 сәгатьтә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай нәселенең дәвамчылары белән очрашу оештырыла.
Габдулла Тукай әдәби музеенда кызыклы экскурсияләр, музей бәйрәмнәре уздыру белән беррәттән, фәнни тикшеренүләргә дә зур игътибар бирелә. Шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле экспонатлар өйрәнелә, шуның нәтиҗәсе буларак матбугатта мәкаләләр басыла, фәнни хезмәткәрләр һәм музейга килүчеләр кулланыр өчен китапханә туплана.
2011 елда Тукаевларның Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан музей-йорты экспозициясе өчен электрон шәҗәрә төзегәндә музей хезмәткәрләре тарафыннан шагыйрьнең нәсел җепләре өйрәнелде. Шул вакытта Габдулла Тукайның әтисе ягыннан – 120, әнисе ягыннан 90 туганы барлыгы ачыкланды.
Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең варислары әле бер тапкыр да җыелмаган иде. Шуңа күрә дә музей хезмәткәрләре, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр һәм өйрәнүчеләр өчен бу очрашу әһәмиятле вакыйга булачак. Шагыйрьнең туганнары белән аралашу музей хезмәткәрләренә, фән эшлеклеләренә Тукай шәҗәрәсе белән бәйле фактларны ачыкларга ярдәм итәр һәм  музейны яңа экспонатларга баетыр дип көтелә.
Габдулла Тукайның Арча районындагы Яңа Кырлай һәм Кушлавыч әдәби-мемориаль дәүләт музей комплексы белән берлектә уздырылачак очрашуга бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы белән кызыксынучылар чакырыла.

Г.Тукай  әдәби музее


Комментарий язарга


*