ТАТ РУС ENG

Тукай турында шигырь яздым

c173dfe2d767-8

Мин, Сибгатуллина Алсу Тимершәех  кызы, 1967 нче елның 6 маенда Теләче районы Алан авылында туганмын. 1989 нчы елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамладым.1992 нче елдан Теләче  районы Балыклы башлангыч мәктәбендә  башлангыч сыйныфлар укытам.Менә  28  ел инде шушы белем  йортында яратып  хезмәт  итәм.bezymyannyj

Буш вакытларымда шигырьләр укырга яратам. Үземнең укучыларымда туган телгә,матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.

Тормыш  девизым: «Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә аз». Шуны  истә тотып, барысына да җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  гаиләмнең, хезмәттәшләремнең терәген  һәрчак  тоеп яшим.

Тукай иҗатын яратам, бөек шагыйребезгә багышланган шигырьләремне сезгә тәкъдим итәм.

 Күршемә

(Тукайга ияреп)

Борын заман бер ир белән хатын торган

Һәм боларның Вакыйф атлы улы туган.

Кечкенәдән сер бирмәгән бер кешегә

Бик тә шаян һәм бик тә шук малай булган.

 

Үсмер чагы үткән шулай бик тиз генә,

Егет булган ул имәндәй төп-төз генә.

Инде менә ир уртасы булып җиткән

Сөбханалла,тимәсен дим тик күз генә.

 

Гомер шулай бик тиз генә үтеп киткән

Инде үсеп балалары буйга җиткән.

Йорт-җире дә җитеш аның инде күптән

Шулай менә тыныч кына гомер үткән.

 

Бүген аңа нәкъ төп-төгәл алтмыш тулган

Табын тирә җыелганнар барча туган

Аккан судай үтеп киткән яшь вакытлар

Бирсен Ходай бик тә бәхетле картлыклар

 

Тукай  һаман күңелдә.

 

Балачактан озата килде Тукай

Шигырьләрдә,матур җырларда.

Иң беренче итеп өйрәндек без

Моңлы “Туган тел”не җырларга.

 

Әкият китапларын көне буе

Төшермәдек бер дә куллардан.

Кочаклаган килеш китапларын

Уяндык без татлы йокыдан.

 

Елаганда назлап юаттылар

Шүрәлесе,Тазы һәм Былтыр.

Иртән килеп алар уяттылар:

“Сабагыңнан калма,әйдә,тор!”

 

Бу көннәргә инде бик күп еллар

Ләкин Тукай һаман күңелдә.

Киңәш эзләп китапларын ачам

Авыр чакта әле бүген дә.

 

Тукайлы балачак

Нәни чактан  Тукай телен белеп.

Шигырьләрен тыңлап без үстек.

Моңсуларын укып уйландык та,

Кызыкларын укып көлештек.

 

Шүрәлесе каршы ала иде

Барган чакта безне урманда.

Су анасы карап кала иде

Эссе көндә суга чумганда.

 

Таз малае белән бергләшеп

Ялан тәпи чаптык урамда.

Онытылып уйнап Тукай кебек

Аз йөрмәдек кара буранда.

 

Зур үссәк тә хәзер,Тукай, сине,

Онытмыйбыз,истә син һәрчак.

Безнеңөчен дә син нәни Апуш,

Гүя бергә үткән балачак.

Алсу Сибгатуллина

 

Комментарий

  1. Светлана | 17.04.2018 21:03

    Шигырьләрегезне укып, нәни Тукай белән очрашкандай булдым. Тирән эчтәлекле, уйландыра да,көлдерә дә торган шигырьләр.Иҗатыгызны алга таба да дәвам итегез.

Комментарий язарга


*