ТАТ РУС ENG

«Тукай урамы көне» уздырыла

DSC_0617-500x333

Шимбә Казанда «Тукай урамы көне» уздырыла. Көн дәвамында Татарстан башкаласы үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экскурсия, шигъри спектакль джаз оркестры концерты, квестлар оештырылачак. Барлык чалалар хакында журналистларга Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм җырчы Фердинанд Сәлахов сөйләде. 


Чаралар велосипедлы экскурсия белән башланып китәчәк. Делегациягә кушылу өчен алдан,  Г.Тукай әдәби музеена шалтыратып, яки  Интернет аша заявка калдырырга кирәк булачак.

— Бу көнне җәяүле экскурсия дә уза. «Екатерининская урамыннан Габдулла Тукай урамына кадәр» дип аталган җәяүле экскурсиядә Тукай урамында урнашкан тарихи объектлар белән танышу мөмкинлеге булачак, — дип хәбәр итте Гүзәл Төхвәтова.

Шәһәрнең Юныс мәйданында «Тукай&Китап әйләнеше», хәрәкәтчән фотоостаханә, сувенирлар һәм китаплар сату, ачык микрофон оештырылачак.

Тукай музее бакчасында Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы артистлары катнашында «Тукай моңнары» концерты тәкъдим ителәчәк.

– Тукай урамы көнен оештыручыларны хуплыйм. Без Тукай иҗатына, Тукай шәхесенә бик ябышып яшәргә тиешбез. Үзегез күрәсез, шундый буын үсеп килә, «Тукай кем?» — дип сорасагыз, урам дип тә түгел, улица, дип җавап бирәчәкләр. Чөнки  мәктәпләрдә татар теле укытылмый, авылда да русча сөйләшәбез, — диде Фердинанд Сәлахов.

Шулай ук музей бакчасында  Г. Камал ис. Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында шигъри-музыкаль чыгышлар көтелә.

18 май көнне Г.Тукай әдәби музеенда театральләштерелгән һәм тематик экскурсияләр, «Г. Тукай һәм театр» квесты, «Г. Тукай урамы тарихы» интерактив лекциясе, мультфильмнар карау, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викториналар, Г. Тукай әсәрләре буенча мавыктыргыч дәресләр оештырыла.

Айгөл ЮНЫСОВА

Комментарий язарга


*