ТАТ РУС ENG

Тукай ватанында яңа чишмә

img_8842-640x427

Татар халкына бөек Тукаебызның юбилейларын милләт мәхәббәтен казанырдай һәйкәлләр белән билгеләп үтү бәхете Бөек Ватан сугышыннан соң гына насыйп була. 1956 елда шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта аның хөрмәтенә бюст ачыла. Тукайның 90 еллыгы үткәннән соң гына Яңа Кырлай авылында заманча яңа музей нигезенә тәүге таш салына. Казандагы Шамил йортындагы әдәби Тукай музее да шагыйрьнең 100 еллыгын билгеләп узган чакта гына эшли башлый. Әлбәттә, шуннан соң да бөек шагыйрь хөрмәтенә йөзәрләгән җыр һәм шигырьләр, аның әсәрләре буенча картиналар, талантлы рәссамнарыбыз ясаган дистәләгән портрет, сыннар туды. Әмма… әгәр Тукайның икенче ватаны булган Яңа Кырлай авылында 1892-1894 елларда нәни Апушны үз канаты астына сыендырган Сәгъди абзый ихатасы искиткеч яңарыш кичермәсә, без бөек шагыйребезнең 130 еллык юбилеен да гадәти шигырь бәйрәме, күнегелгән тәбрикләү, инде җаннарыбызны кочкан юксыну хисләре белән генә үткәрер идек сыман. Чөнки барча милләт белән Тукайның Казандагы музеен заманча яңартып, киңәйтеп, барча җиһан каршында горурланырлык дәрәҗәдә күрәсебез килсә дә, татарның ятим шагыйре һаман тибелә бит.

Ә 27 апрель көнне Яңа Кырлайдагы шушы Сәгъди абзый Салихов ихатасына баргач, андагы әкият бакчасыдай гүзәл үзгәрешне күреп, тәмам шаккаттык без. Анда өр-яңадан, әмма искечә итеп салынган крәстиян йорты, келәте, кар базы, лапаслары элек тә бар иде. Быел лапасның түбәсендәге саламнарын алыштырудан гайре биналарга башка төрле үзгәреш кермәгән дә сыман. Ә менә меңнәрне таң калдырырдай әкият бакчасы лапас капкалары аша бәрәңге бакчасына чыккач башлана ул. Бакчаны брусчатка сукмаклар салып икегә аерганнар. Уң якта китап рәвешендә эшләнгән панноларда Тукай әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителгән. Бакчаның сул ягында нәни Апушны җитәкләп чишмә буена алып төшүче Сәгъди абзый сыннары басып тора. Шуның янәшәсендә үк Сәгъди абзый белән нәни Апуш бергәләп утырканнар дип фаразланган мәгърур нарат агачы үзенең ылыслары белән һавада сызгырына. Нарат янәшәсендә үк тапкыр Былтыр белән бармакларын агач ярыгына кыстырган данлыклы Шүрәле сыннары. Бакчадагы хикмәт китап паннолары яки сыннар белән генә дә төгәлләнми. Лапас артындагы аерым кишәрлеккә “Сәгъди абзый”ның бакчасын “сукалаган” сабан, сука, тырма белән арба, чана, камыт, дугаларга чаклы тезеп куелган бит. Авыл тормышы менә шулайрак ага ул, дигән шикелле, шул арба белән чана янәшәсендәге ятьмә капкачлы аранда теп-тере тавыкларга чаклы кыткылдашып йөри. Шуннан соң ничек инде Тукайның “көй өчен җырлаган тавыкларын” яки “җирне аз-маз тырмалап, чәчкән-урган” балачагын искә төшермәссең!
Бакча артында “Нәни Апуш аланы” дип билгеләнгән кишәрлектә кунакларны яңа могҗизалар, яңа хикмәт көтә. Сәгъди абзый ихатасының нәкъ артында гына, аның читәннәренә терәлеп диярлек, Ия атлы кечкенә инеш агып ята. Тау астында чишмәсе дә аккан. Һәм, һичбер шик юк, нәни Апуш та бу кечкенә инештә дә коенган, татлы чишмә суларын да эчеп үскән инде. Хәзер менә шул инеш ярында алтын тарагын итәгенә салган Су анасы утыра. Суын нәни Апуш эчеп үскән чишмә урынына бик килешле кое төзегәннәр. Коеның тат­лы суын, әкиятләрдәге шикелле, без дә авыз иттек, туя алмадык шул!
Яңа Кырлайдагы әкият бакчасын республикабызның “Таттелеком” коллективы тудырган. Шуңа күрә бәйрәмгә килгән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә, Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, дистәләгән язучы һәм шагыйрьләребез, депутат директорлар, сәнгать әһелләре, чит илләрдән тикле килеп җиткән кунакларыбызның рәхмәт сүзләре “Таттелеком” җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинга һәм әлеге могҗизаларны тудырган иҗат төркеменә юнәлтелде.
Яңа Кырлайга килгән йөзләгән кунаклар Тукайның музеенда да, Сәгъди абзый ихатасында “могҗизалар кыры”нда, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта да булды. Күмәкләшеп әңгәмәләр кордык, сабый балалар, Арча районының иҗат коллективлары чыгышыннан башлап, Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Азат Тимершәех кебек танылган җырчыларыбыз моңнарын тыңлап та хозурландык. Тукаебыз һәм газиз милләт белән горурлану өчен, ярый әле, җир йөзендә яңа чишмә артты.

Фоторәсемнең чыганагы: http://tukay-museum.ru/%D0%BE-%D0%BC%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%B5/

Комментарий язарга


*