ТАТ РУС ENG

«Тукай юлы» халык проекты

DSC04035

Укучылар һәм укытучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле урыннарга чакырыла. Татарстанда җәяүлеләр, велосипедчылар өчен «Тукай юлы – Путь Тукая» маршруты эшләнде. Сәфәргә чыгырга теләүчеләр моны инде атна азагында ук эшли алачак. 

«Тукай юлы – Путь Тукая» — халык проекты.  Аның төп максатлары: Татарстан һәм Россия халкын, шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне актив һәм интеллектуаль ялга җәлеп итү; татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу; Габдулла Тукайның туган ягын, биографиясен һәм иҗатын өйрәнү.

Маршрут буенча узган велосипедчылар да инде бар. Проект узган елны старт алган иде. Быел Г.Тукай юлын кабатлаучылар саны артыр дип көтелә. «Тукай юлы» мәдәни туристик маршрутында велосипедчы һәм җәяүлеләрне авыл халкы, аларның көнкүреше белән танышу көтә. «Арча районында эш сөючән милләттәшләребез яши. Алар сәяхәтчеләрне кабул итәргә әзер», — дип сөйләде «Тукай юлы» прокты оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова.

Проектның символы — Тукайның популяр әкияте геройлары Кәҗә белән Сарык. «Тукай юлы» проектын халык арасында таныту һәм катнашучыларны җәлеп итү максатыннан проектның бренды булдырылган. Аның авторы — Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Гадел.

Оештыручылар теләк белдергән һәркемне 29 нчы июньдә сәяхәткә чакыра. Велосипедчылар һәм җәяүлеләр Казаннан яки Арча тимер юл станциясеннән кузгалып, Яңа Кырлайга кадәр юл тотачаклар. Маршрут  Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнары аша үтәчәк. Проектта катнашучылар Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Яңа Кырлай кебек торак пунктларны узачак. Маршрутның озынлыгы — 21 км.

Айгөл ЮНЫСОВА

 

Комментарий язарга


*