ТАТ РУС ENG

Тукайга илтә уйларым

gafarova

Әнисә ГАФАРОВА, 
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Габдрахманова Наилә Шайнур кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тукайга илтә уйларым
Кулга каләм алдым исә,
Һәрчак Тукай төшә искә.
Каләмемне читкә куеп,
Ирек бирәм уйга, хискә.
Тормыш сукмакларын барлап,
Кушлавычка чыгып китәм.
Өчиле һәм Кырлайдан соң,
Җаекка ук барып җитәм.
Кыска гомереле булуның
Сәбәпләрен эзлим шулай.
Тормыш йомгагын сүткәндә,
Ялгышып та куям бугай.
Әнисе Мәмдүдәгә дә
Кайчак минем хәтер кала.
Ничек ташлап китә алган?
Йөрәк парәсе бит – бала.
Өчиледә – артык кашык,
Кем ул ямщик арбасында?
Ни уйлады икән Тукай
Җиде ятлар арасында?
Йөрәгеннән чыккан чагыш
Шигъри юлга салынган.
Буыннардан буыннарга
Күпме мирас калдырган.
Игътибар белән укыйм мин
Тукай язган һәр сүзне.
Чын кеше булып үсәргә
Өйрәткән бит ул безне.
Шигырьләрнең мәгънәсен
Яхшырак аңлый барам.
Бөек Габдулла Тукай, дим
Һәм аннан үрнәк алам.

Комментарий язарга


*