ТАТ РУС ENG
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын

Тукайга – шигъри тәлгәшләр

WhatsApp Image 2022-04-26 at 12.30.17

Тукай! Күпме кеше зур горурлык һәмилаһи мәхәббәт белән телгә ала бу исемне. Тукай ул халкыбызның ййзен, рухи асылын чагылдыра. Туукай ул еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара.

Тукайны укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган, ябык кына, кечерәк буйлы бу кешегәшулкадәр рухибиеклек каян килде икән? Күрәсең. Халыктан – халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант та биргән – шулкадәр аз вакыт эчендә 10 мең шигырь, илле табактан артык чәчмә әсәр язып калыра алмас иде. Шагыйрьнең үлемсез иҗаты – шигырь һәм пәэмалары, мәкалә һһәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә безнең замандашлар булып яши, шигъри җанлы халык күңеленең иә нечкә кылларын тибрәтә. Тукайга багышлап, аның иҗатыннан илһам алып, халкымның әнә күпме ул һәм кызлары аңа булган ихтирам-хөрмәтен шигъри калыпка салырга тырышкан. Шундый күңел җимешләренең беришесен Тукаебызның тууына 136 ел тулуны билгеләп үткән көнннәрдә “Мәгариф” журналы укучылары игътибарына да туплапбирергә булдык.

Таһир САБИРҖАНОВ

 

Габдулла Тукайга

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере, –

Тик Син үзең халык йөрәгеннән,

Халык мәхәббәте – синең исемең.

Халык гомере – синең гомерең

Әхмәт ФӘЙЗИ

***

Тукай биеклеге

Сүзләр йөрде: тау ягында тугач,

Шагыйрьләре дә үзенә тиң була.

Шунда гына булса икән хикмәт…

Таусыз Тукай болай кем була?!

Ә замана күптән нокта куйды

(Сабак булсын иде үткәннәр):

Тукай бит ул – биек кыя-таудай,

Тигезләшсен аңа бүтәннәр!

Тау очында шәфәкъ нуры кала,

Караңгылык җиргә иңгәч тә.

Һәрчак шулай яктыра да тора

Күңелләребез, Тукай дигәч тә.

“Туган тел”ен җырлап, киләчәккә

Газиз халкын әйдәп барыр ул.

Күккә тоташ Тукай биеклеге,

Соңгы бастиондай мәгърур.

Илдус ДИНДАРОВ

***

Без – Тукайлы халык

Апрель ае татар милләтенә

Бүләк иткән бөек Тукайны.

Күкрәк сугып, кычкырасы килә:

“Мин – Тукайлы халык, Тукайлы!”

Кайбер көчләр, рухыбызны бозып,

Ясамакчы бездән маңкортлар.

Хәтер тамырлары тирән булган,

Ярый әле, татар халкы бар.

Татар рухы – Тукай рухы да ул,

Милләт диеп Тукай җан аткан.

Ярдәм итәр өчен үз халкына

Шигырь аша туры юл тапкан.

Ятимлекне күреп, кыен ашап.

Аз яшәгән Тукай дөньяда.

Һәрбер татар, шигырьләрен укып,

Йөрәген рухи көч ала.

Фәрхәт СӘГЪДИЕВ

                           ***

Тукай якташы мин

Төннең карасына каләм манып,

Язвм әле шигырь юлларын.

Яздым, язам, һәрчак язачакмын.

Каләм генә тотсын кулларым.

Язам әле, Тукай якташы мин,

Илһам алам бөек Тукайдан.

Җәйләр җитсә, көй сорамын әле

Һаваларда очкан тургайдан.

Әтнә ягы, Әтнә төбәге без,

Бездә талантлылар җитәрлек.

Талантларны алгы сафка куеп,

Әтнә ягы ерак китәрлек.

Без – Тукайлы, Сибгат Хәкимле без,

Шиһабетдин – безнең горурлык.

Алардан соң килгән буыыннар без –

Әтнә данын саклап торырлык.

Каләмдәшләр, иҗат итик әле,

Калсын эзләр безнең тарихта.

Бездән соңгы буын горурлансын.

Әтнәлеләр, диеп, гел сафта.

Гөлүсә ГАЛИМҖАНОВА

                            ***

Тукайга

Елына бер язгы гүзәл көндә

Күңелләргә өмет эләсең.

Шагыйрьләр күп, моңнан яралганнар

Тарсынмыйча шигырь сөйләсен!

Татар белән шигырь – игезәкләр,

Син барын да әйбәт беләсең.

Тукай җанлы каләм иясенә

Кулын кысып бүләк бирәсең.

Иртәгесен кыен менә бераз,

Ялгыз уйчан басып торасың.

Күпме кеше үтеп-сүтеп йөри,

Ник берәрсе хәлен сорасын?!

Ялгышалар бары һәйкәл диеп,

Хәтеребез саега бугай бит.

Таш сын димә, күзләренә кара.

Сызланулы караш… Тукай бит!

Синең барлык саклап килә безне,

Ә башкача моны ни дисең?

Меңәрләгән кеше арасыннан

Чын шагыйрьне бүген эзлисең.

Без бүген дә сиңа табынабыз,

Күңелләргә өмет эләсең.

Шагыйрьләр күп, моңнан яралганнар

Тарсынмыйча шигырь сөйләсен!

                             Таһир ШӘМСУАРОВ

***

Кушлавычка килгәч

Ботакларын нигә шулкадәрле

Салындырды икән бу каен?

Ул каенга уйчан карашлары

Эленеп калган кебек Тукайның.

Чылтыр-чылтыр ага нәни инеш,

Анда да бар, ахры, моң-кайгы;

Бер кайтмаса, бер кайтыр, дип барыбер,

Сагына кебек ул да Тукаен.

Кырларына чыгам – җырлар ишетәм,

Үләннәрен тыңлыйм тугайның.

Аларга да күчте микән әллә

Җырларының моңы Тукайның.

Көн буенча җиләс җилләр исте,

Кичен тагын дөнья тыын калды;

Истеләр күк алар, эзли-эзли,

Иркәләргә диеп Тукайны.

Нәҗип МАДЬЯРОВ

***

Тукай – бөек, дибез

Ә бит гомер аты

Менгезгәнче аны сыртына,

Күпме чыбыркының зәһәр очы

Каезлаган җанын канатып.

Ятимлекнең сары сагыш төсе

Иңдерсә дә кырау салкыны,

Сүндермәгән,бәлки, киресенчә,

Үрләткәндер шигырь ялкынын…

Гаделсезлек, ялангачлык, ачлык,

Бушбугазлар биргән вәгъдәгә,

Корал итеп, каршы торыыр өчен,

Бары каләм кирәк шагыйрьгә.

Рухы белән көчле,

Сүзе белән бөек

Безнең Тукаебыз булганда,

Нишләп бүген куркып торабыз соң

Туры сүзне әйтми дөньяга?

Әллә инде юктыр дисезме соң

Кимсетелгән тирә-ягыңда?

Ни өчен соң богауланган телләр?

Боз катмагандыр бит җаннарга?!

Без бит түзем, татар чыдар диеп,

Өсти торсак йөкне олауга.

Кем әйтә алыр, татар калмас, диеп,

Киләчәктә тимер богауда?!

Гөлүсә НУГАЕВА

***

Туңмыйсыңмы, Тукай?

Язлар җилле быел…

Төрле яктан өтә мәркәзне.

Елы татар телле, рухы гына көчсез,

Сүзебезне кайчан әйтербез?!

Тыңлыйсыңмы, Тукай?

Сүзләр хәтәр быел…

Исән булсаң, әйтер идең син!

Татарларның татарлыыгы кайда?

Тел сакларга антлар кайда соң?!

Торасыңмы, Тукай,

Апрель аен көтеп?

Хәлләр мөшкел, түгел әйтмәле.

Ярый әлеКазан уртасында

Тел сакчысы тора – һәйкәлең!

Җаным туңды, Тукай…

Татар мескен хәлдә.

Сине ничек кенә җылытыйм?!

Маңкорт иле – йортың,

Дөнья кая бара?!

Әманәтең ничек онытыйм?!

Ишет, татар каны!

Бит Тукайның җаны

Яши бүгенбезнең телләрдә!

Һәйкәл горур торыр,

Татар дөнья корыр

Милләтеңне сөйсәңэлгәре!

Айгөл ИМАМИЕВА

                                ***

Тукай рухы

Балачакта әкиятләре белән

Кереп калды Тукай күңелгә.

“Шүрәле”се, “Су анасы, гүя,

Колагымда чыңлый бүген дә.

– Тукай теле – туган телең, – диеп,

Газиз әнием мине үстерде.

Тукай шигырьләре белән рухланып,

Күңелемә илһам, көч иңде.

Урыс Пушкиннарны күккә чөйсә,

Габулла Тукай – безнең горурлык.

Аның гыйбрәтле шигъри юллары

Йөрәгемдә уелыып торырлык.

Өмет булыр иң яшь буынга,

Тукай рухын алар сакласа.

Милләт үлмәс, туган тел яшәр,

Янәшәдән Тукай атласа.

Гөлназ ХӘКИМОВА

***

Халкы белән яши янәшә

Моңлы бала булган Габдуллаҗан

Халык көйләреннән моң алган.

Әгәр ул җырласа,күзләрдән дә,

Йөрәктән дә яшьләр агызган.

Яшьлегендә кайчан моңланса да,

Җырласа да, таллар тын калган.

Күкрәгеннән ургып чыккан моңга

Сандугачлар хәтта сокланган.

Кечкенәдән моңлы бала булган,

Нык яраткан халык җырларын.

Үксез – моңлыбула диюләрен

Кабат раслый сыман җиһаным.

Үксез үссә дә, ул – барчабызга

Кул җитмәслек алтын багана.

Алтын ничек үксез була алсын,

Алтын – алтын булып кала ла.

Беркайчан үксезбулмады ул,

Моң чишмәсе – халкың яшәсә.

Халкым язмышыннан аерылгысыз,

Халкы белән яши янәшә.

Җәүдәт ФӘЙЗРАХМАНОВ

                                        ***

Тукай кабере янында

Син, аз гына яшәп, ил күгеннән

Якты йолдыз булып атылдың.

Ак эз сызып үтте ил күңелендә

Синең шигырең. Моңың, акылың.

Син эз салдың, илгә хәбәр биреп

Таң туасын, кояш чыгасын.

Син күрмәдең, синең энеләрең –

Без күрдек ул дәвер кояшын.

Бу кояшның юмарт балкышында

Синең дә саф якты нурың бар.

Син егылдың, әмма күңелләрдә

Басып калган батыр сының бар.

Синең урының   кабер түгел, безнең

Йөрәкләрнең ачык, киң түре.

Син җырлыйсың һаманбезнең белән,

Җырың белән бүген син – тере!

Әхмәт ФӘЙЗИ

***

Тукай били җанымны

Апрель ае.Тукай туган ягы –

Данлы, җырлы Әтнә яклары.

Табигатьнең, зарлы моңга тулышып,

Апушын сагынган чаклары.

Нәни кош булып борын төртә

Бөреләре талның, тирәкнең.

Ел дашушы чорда Тукай кайта,

Шигырьләргә төреп йөрәкне.

Мин дә Әтнәм урамнарын буйлыйм,

Рухи азык эзләп үземә.

Бәлки, бер табаным туры килер

Габдулланың читек эзенә?..

Монда аннан истәлекләр калган…

Шушында ул ”торган базарын”.

Безнең җирдә шигырьләре аша

Түккән үз халкының аһ-зарын.

Монда һәр яз кошлар белән бергә

Кайта сусау безнең җаннарга:

Әллә нинди аңлата алмас халәт,

Хөр шигырьләр җитми татарга.

Апрель җитсә, күңел иләс-миләс,

Шау дулкындай хисләр агымы.

Сулышым ешая, уй киңәя,

Тукай били язда җанымны.

                             Рүзия КАМАЕВА

***

Тукай карашы

Ул карашта… ил җанына сыенып,

Төннәр буе көзге җилләр елый.

Ул карашта… зеңләп тартылган күк

Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы.

Рәнҗү. Кайтмаган үч…

Ул карашта

Төбәлгәнме әллә утлы уктай?

Карашыннан яраланган дошман –

Дуэльләргә чакырмаган Тукай.

Кырыс хакыйкате заманнарның,

Намус, вөҗдан, тормыш чынлыгы да –

Гомер буе яшен булып яши

Карашларның серле тынлыгында.

Өзелергә торган өмидләр дә

Ялгана күк, бакса ул   карашлар.

Күзләремә гүя Тукай түгел,

Бага сыман нурлы Ай, кояшлар.

Ул карашның тирән чоңгылына

Көтмәгәндә китеп югаламын.

Шигырь-утым сүнсә, ярты төндә

Тукай карашыннан ут аламын.

…Ул карашның офыклары буйлап

Сузылгандыр юлы татарымның.

Дәшә сыман күзләр: “Газиз халкым,

Мең бәладән сине коткарырмын!”

Карурманнар үтеп чыккан халкым

Нидер көтепсыңар кош юлыннан.

Тик ул менә чыгар микән кичеп

Тукай карашының ешлыгыннан?!

                         Рәмис АЙМӘТ

***

Тукай китабы

Мин Тукайны укып уйга калам:

Берни үзгәрмәгән, шул ук чор.

Ачлык тоткан милләттәшләремнең

Телләрендә һаман бер үк җыр.

Дөнья үзгәртергә теләүчеләр

Тик үзләре генә үзгәргән.

Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,

Тукай моңы агар күзләрдән.

Тукай багып ачы көләр сыман,

Көләр сыман бездән кычкырып.

Һәм ютәлләр ил ютәле белән:

“Бетәсез бит, – диеп, – тончыгып”.

Шул ук хәлләр, берни үзгәрмәгән.

Шул ук гасыр, дәвер, шул ук чор.

Хурлыгыңа түзә алмаганнан

Ни яшь агыз шунда, ни кычкыр…

Бар да шул ук. Шул ук дошманнар,

Сатлыклары, дусты, куштаны…

Татар акылы төштән соңдыр, әмма

Узып бара сыман төш чагы.

Узып бара сыман гомер аты,

Дилбегәсе бездә түгел лә.

Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,

Күзләрендә Тукай күренә.

Тукай китапларын укыймын да

Сүгенепләр килә куясы…

Дөнья матур, Такташ әйткән сыман…

Фәхеш бары кеше дөньясы.

Алда ята Тукай китаплары.

Һәм башкалар…

Шул ук, шул ук чор…

Шагыйрьләрне укыйм, шигырь язам…

… Артта үзгәрешсез биш гасыр.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

                             ***

Туган көнең белән сине, Тукай!

Туган көнең белән сине, Тукай!

Булмасаң да үзең янымда.

Рухым белән тоям сине, дускай,

Рухым гына түгел, җаным да

Сине монда, безнең яндадиеп,

Йөрәк аша үтеп кабатлый.

Син булмаган төбәкләрдә яшәп,

Халкым “Туган тел”еңне ятлый.

Туган көнең белән сине, Тукай!

Бәхет сине читләп үтмәгән.

Аксакалда гына булган акыл

Япь-яшь килеш синдә төпләнгән.

“И туган тел” тәүге җырым булды,

Тәүге сүзем – синең телеңдә;

Гасыр үтеп, яңа гасыр туды –

Исемең һаман халкым телендә.

Балаларга язган әкиятләрең

Олыларга булды васыять.

Синең җырны дәвам итүчеләр

Бүген үзеңә яза мәдхия.

“Моңлы саз”ың бик аз уйнаса да,

Дәвам иттерерлек халкым бар;

Синдәй көчле  остаз булмасам да,

Сине мактап сөйләр хакым бар.

Язда туып, мәңге язда калдың

Эшең белән, яшең белән дә.

Туган көнең белән сине, Тукай!

Мин бүген дә синең бәйрәмдә.

Диләрә СӘРВӘРЕТДИНОВА

***

Авылымда Тукай эзләре

Хатирәләр саклый туган авылым,

Тукай абый, синең турында.

Солдатка дип каралырга кайткач,

Тукталгансың вәли йортында.

Йөргәнсең син Мәңгәр урамында

Сәламнәргә биреп җавабын.

Тыңлагансың азан тавышларыын,

Укыгансың ахшам намазын.

Хуҗи, Вәлиулла, Гайшәбикә –

Булган синең якын дусларың.

Шаян.сүзгә тапкыр егет булып

Исендә калгансың кызларның.

Иҗатыңа илһам эзләп,

Урагансың Симет буйларын.

Гәп куертып, олылыклап,

Зурлагансың авылым картларын.

– Исән булсам, тагын кайтырмын, – дип,

Вәгъдәләр дә биреп киткәнсең.

Еллар үткәч, кабат кайтасыңны

Шул вакыттан ук син белгәнсең.

Кайтасың да, еллар да язлар җиткәч,

Искә ала сине Мәңгәрләр.

Авылымда – минең рухың, синең җырың.

Сукмагымда – синең эзләр, синең ядкарьләр.

                             Алсу САФИНА

                                       ***

Якты эзең калды сызылып

Мирас булып калган иҗатыңда

Күпме рухи байлык, тәрбия.

Милләтемнең мәшһүр Тукае син,

Синең алда халкым баш ия.

Илһам чишмәң, моңлы аһәң булып,

Йөрәк түрләреннән агылган.

Җуелмаслык хәзинәләр булып,

Безнең күңелләргә салынган.

Сабый күңеленә ак юл яра

Күбәләгең белән Акбаең.

Онытылмый, чүлмәкләргә төшеп,

Тычкан язган синең ак маең.

Урманнарга керсәң, Шүрәлең дә

Килеп чыгар төсле – өркетә.

“Тәфтиләү”ең, бәгырьләрне айкап,

Күңел кылларын да җилкетә.

Җилләр килеп чиртсә тәрәзләргә,

Су анаң бит төшә исләргә.

Әкиятләр аша нокта куйдың

Ярамастай яман эшләргә.

“Туган тел”ең җырлап тәмамлана

Тантаналар, бәйрәм, кичәләр.

“Без – Тукайлы, моңлы халык”, – диеп

Җавап бирик, “Кем сез?” – дисәләр.

Язмыш кына сиңа кырыс булды,

Татымадың бәхет тамчысын.

Иңнәреңдә тойдың сабыйй чактан

Ятимлекнең ачы камчысын.

Эзсез үтми килгән сынауларың,

Гомер юлын кыска иттеләр.

Әәрләрең, үлмәс Тукай итеп,

Тарихбитләренә керттеләр.

Янар йолдыз булып атылдың да

Якты эзең калды сызылып.

Ядкарь булып барыр киләчәккә,

Җырың калмас җирдә өзелеп.

Лилия СӘЛАХОВА

                           ***

Тукай белән сөйләшү

Тукай, Тукай! Синең исемең белән

Бишек җырлары бит көйләнгән.

Бар шагыйрьләр, синнән үрнәк алып,

Синең иҗат юлын өйрәнгән.

Һәрбер шагыйрь, сине хөрмәт итеп,

Зурлап, мактап җырлар язалар.

Туар буыннар да онытмаслар,

Киләчәктә әле язарлар.

Менә бүген һәйкәл иңсәсендә

Уйга батып, торам, көенәм…

Уйлап куям: үз күзләрең белән

Күрсәң иде безнең тормышны,

Ничек кабул итәр идең икән

Ярым татар,ярым урысны.

Татар телен күтәрәбез, диеп,

Тырышалар бик күп түрәләр.

Ләкин үзләре дә туган телне

Ипи-тозлык кына беләләр.

Хәзер, Тукай, синең чорыңдагы

Телебезгә юк шул мәртәбә…

Әйтче, Тукай, әйтче туры итеп,

Телсезлеккә бармы чаралар?

Безнең хаталарны кем төзәтер?

Яраларны кемнәр дәвалар?

Нурулла ШӘФИГУЛЛИН

***

Халкыбызның үлмәс баласы

Кояшлы, матур язларда

Дөньяга аваз салгансың.

Бәхетле көөннәрең бик аз булган,

Бик иртә син үксез калгансың.

Ана назы сиңа бик аз тигән,

Кырыс булган язмыш, нигәдер.

Бусагалар саен син йөргәндә,

Бик бәхетлеләр дә булгандыр.

Басып торганда син яланаяк,

Салкыннарда керә алмыйча.

Өзелгәндер сабый җаның синең,

Үксезлеккә риза булмыйча.

Пар атларга утыртып Казаннарга,

Илткәндә син ниләр уйладың?

Күпме авырлыклар күрсәң дә син,

Яшәүдән син бер дә туймадың.

Халкым, динем һәм дә телем диеп,

Өзгәләнгән синең йөрәгең.

Уян, татар, ач күзеңне диеп,

Уятырга барысын теләдең.

Уйларыңа синең керде микән.

Тарихларга кереп каласың.

“Пар ат”ларның, “Моңлы саз”ларыңның

Татарларны озата барасын.

Бар җиһанның горурлыгы бит син,

Халкыбызның үксез баласы.

Синең шигырьләрне яратып укый

Милләтемнең һәрбер баласы.

Якынлаша синең туган көнең,

Ел буенча көтеп алабыз.

Якташыбыз, бөек Тукаебыз,

Синең белән горурланабыз.

Сания СӘМИКОВА

                          ***

Боек түгел, бөек

Ятим, диләр, боек, диләр,

Мескен, диләр Тукайны.

Кем мескендер әле бүген,

Безме, әллә Тукаймы?!

Алтыннарга табынмаган,

Дан дип чабып абынмаган,

Җырлаган ул җанын ачып,

Ятмаган һич посып, качып.

Булган аның үз көе,

Булмаса да, үз өе.

Ул заманда да буулган бит

Маллылар, гаярь ирләр.

Базарларда сату иткән

Мәш килеп сәүдәгәрләр.

Тик аларның исемнәрен

Тарих себереп очырган.

Ятим. Авыру Тукай гына

Килеп җиткән ул чордан.

Тукай калган һәм калачак!

Хәтер ич ул – мәңгелек.

Уйламаган үзе турында,

“Халкым”, – диеп сызган иң элек.

Сөендергән, көендергән аны

Милләтенең күрәчәге, киләчәге.

Бүген дә ул халык бәгыренең

Мәңге шиңмәс гөл-чәчәге.

Тукай түгел, без үзебез мескен,

Телебез ята үлем түшәгендә.

Янган шәм шикелле сызабыз без,

Дәүләтебез дә юк әлегә.

Ә Тукай ул бездән бәхетлерәк,

Яшәсә дә кара заманда.

Ә замана кайчак ак булган соң?

Авыр әле менә һаман да.

Уйлаганын уеп әйтә алган –

Бүген кемдә андый кыюлык?

Кулларына каләм кысканнар да

Куркуыннан төшә коелып,

Көтеп ятып өстән боерык.

Юк, мескен дә. Бичара да түгел,

Халкымның ул иң-иң кыю улы.

Җитми әле безгә бүген менә

Нәкъ Тукайлар кыюлыгы.

Тукай боектүгел. Түгел ятим.

Моңа өстәп тагын ни әйтим?

Боек түгел, бөек булыр Тукай,

Яшәгәндә газиз милләтем!

ЙОЛДЫЗ

***

Тукай кайта

Гасырларны иңли-иңли,

Тукай кайта ел саен.

Сандугачын көтәчөнки

Милләт дигән ак каен.

Кайта илгә кабат-кабат.

Кадерле Тукай булып.

Татарларны инкыйраздан,

Югалтулардан йолып.

Рәзинә МӨХИЯР

***

Мин Тукайны укыйм

Мин Тукайны укыйм: гасыр үткән,

Кымшаанмаган хәтта бер кыл да.

Һаман безне озатмакчы Шагыйрь

Мәңгелеккә илтер зур юлда.

Өмет. Шигырь… Ә чынбырлык бүтән.

Кайсы җиңәр? Кая дәшәрләр?

Һаман да шул тугры сүздән курка

Һәм каләмнән курка наширләр.

Толкучкалар, фахишәләр шул ук,

Кешеләрдән хәзер күп өрәк.

Бер сөяккә унлап кына түгел,

Этләре дә инде күбрәк…

Заманага Тукай карап тора,

Чорлар аша кайткан хак сорап.

Нишләсен соң Шагыйрь?

Сөйгән халкы

Юл чатында калган аптырап.

– Кая барыйк?

– Кайда яктырак?

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

***

Тукай күзләре

Гөлләр түгел, миңа карый

Тукай күзләре, беләм.

Алар дөньяга багалар

Ышаныч, өмет белән.

Иртә яз бит, шөбһә дә бар –

Гөлләргә кырау тисә?..

Гөлләр түгел. Милләт бер көн:

“Бетеп барабыз…”, – дисә?..

Аһ, ул сүзләр… Ялгыш кына

Уйга килеп китсә дә –

Үзәкләрне өзәләр шул,

Бәгырьләрне кисәләр.

Әллә инде пошмас затлар,

Әллә буыннар сыек, –

Безгә язган сүзләр беткән

Шушы карашка сыеп.

Гәлләрдә – Тукай күзләре…

Иртә өзелә гөлләр:

“Без әле кая барабыз?

Сез әле, – диеп, –кемнәр?..”

Факил САФИН

***

Мин Тукайга килдем

Ераклардан килдем сиңа, Тукай,

Урау юллар монда китерде.

Су анасы, Шүрәлелә бар, дип,

Синең китапларың җиткерде.

Кырын салып чиккән түбәтәем,

Апуш чыкмасмы дип каршыга,

Озак басып тордым юл чатында.

Төрле уйлар килде башыма…

Өнемдәме, төшемдәме, белмим –

Синең тавышыңны ишеттем.

Йөрәгемнән сыкрап чыккан моңны –

Татар моңын күңелем үз итте.

“Тәфтиләү”ме, “Туган тел”ме икән –

Васыять булыып күчте күңелгә.

Тукай моңы күңелемдә булса,

Бәхетем минем туган телемдә!

Сиринә ҖИҺАНШИНА

***

Тукай

Бөек Тукай – сүнмәс йолдыз

Шигъриятебез күгендә.

Гасырлар буе балкыды,

Нур сибә ул бүген дә.

Тукай – якты кояшыбыз

Туган илебез күгендә.

Халкыбызга зур көч бирә

Бөек шагыйрь бүген дә.

Тукай – якты маягыбыз

Без барасы юлларда.

Шигырьләре һәм җырлары

Юлдаш бик күп улларга.

Роза СӘХБЕТДИНОВА

***

 Тукайга

Дан, шөһрәт син көтмәгәнсең,

Бәлеш өөмет итмәгәнсең,

Язгансың бары…

Милләтем диеп янгансың,

Йортсыз=җирсез калгансың,

Язгансың бары…

Ятимлек тә сындырмаган,

Сырхау җаның тындырмаган,

Язгансың бары…

Тәүфыйксыздан син качкансың,

Иманлыга йөз ачкансың,

Язгансың бары…

Мәхәббәтең илгә чиксез,

Рухи дөньяларың төпсез,

Язгансың бары…

Баш иябез шәхесеңә,

Сокланабыыз һәр эшеңә

Ихлас күңелдән.

Җаның булсың оҗмакларда,

Бүген җырың дөньяларда

Гөлгә күмелгән.

Нурия СӘЛМАНОВА

***

Әгәр Тукай бабай исән булса…

Әгәр Тукай бабай исән булса,

Куаныр иде күреп бүгенне.

Газиз халкы аның “Туган тел”ен

Гимн итеп җырлый түгелме?

“Бабай” дию аңа дөрес микән?

Бигрәк кыска булган гомере.

Гаҗәп, ничек язып өлгергән ул

Шуның кадәр әкияят, шигырьне?!

Күпме буын үсеп җиткән инде

“Шүрәле”сен, “Су анасы”н укып.

Балачакта сеңгән күңелләргә –

Буламы соң шигырьләрен оныытып?

Гасырдан да артык гомер узган.

Тукай бабай, синең тууга.

Тик онытмас халкым мәңге сине.

Син үрнәк бит һәрбер буынга.

Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ

***

Комментарий язарга


*