ТАТ РУС ENG

Тукайга

WhatsApp Image 2018-08-10 at 17.11.04

Тукай, син бриллиант халкың күзендә,
Һаман ялт-йолт итәр «Ялт-йолт» йөзеңдә.

Бәләнд (1) рухың, бәләнд аң диңгезендә,
Тирән эз калды ул узган эзендә.

Гали максатка юл ачкач сүзеңдә,
Барыр мәңге, калыр үз телемездә.

Шүрәлең көлдерә кич, көндезендә,
Хыяллар чәнчелә үткен безеңдә.

Тыныч тор, акланып тор акбүзеңдә,
Чәчәк атты гөлең дә һәм гүрең дә.

Югалды, үлде, дип гамь чиксәләр дә,
Көләсең, җырлыйсың син йир түрендә.

Эдуард Әнвәр улы Ганиев,
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы хакимияте башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы.

Комментарий язарга


*