ТАТ РУС ENG

Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итү турында Указ чыкты

 


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указга кул куйды. Бөек шагыйрьнең юбилеена багышланган төп чаралар апрель аенда үтәчәк.

Оештыру комитетын Татарстан Президенты үзе җитәкләячәк. Республиканың Министрлар Кабинетына уздырылачак чаралар планын төзү һәм аларның финанслау чыганакларын билгеләү йөкләмәсе бирелгән.


 

Комментарий язарга


*