ТАТ РУС ENG

«Тукайның әкият дөньясында» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Untitled-1

«Тукайның әкият дөньясында» бәйгесе җиңүчеләре, ниһаять, билгеле булды. Бәйгегә Казан, Нурлат, Мөслим, Кукмара, Теләче, Актаныш, Азнакай, һ.б. бик күп районнардан 300 дән артык эш килде. Бөек шагыйребез Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әсәрләрен бигрәк тә яраталар икән. Иң күп эшләр шул әсәрләр буенча ясалган иде. Бәйгегә килгән һәр рәсем, һәр эшләнмә балаларның бай фантазиясен, иҗадилыгын күрсәтеп тора. Шуңа күрә жюри әгъзаларына да җиңүчеләрне билгеләү җиңелләрдән булмады. Әмма һәр бәйгедә дә иң яхшыларны сайлап алырга кирәк шул.

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Казанның «Ногай» кунакханәсендә  Тукай залында үтте. Котлау тантанасына «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүлеге лауреаты, 2018 елның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы  Камил Кәримов, бәйгенең жюри рәисе – «Чаян» журналының баш мөхәррир урынбасары,  баш рәссамы Александр Алешин килгән иде.

Җиңүчеләрне тәбрикләү кичәне оештыруда катнашкан балаларның матур чыгышлары белән бергә үрелеп барды.

«Ә җиңүчеләр кем соң?» диясездер. Менә алар:

«Иң яхшы рәсем» номинациясендә (4-9 яшьлекләр)

1 урын – Әхтәмова Диана, Мөслим, Мари-Бүләр

2 урын – Абдрахманов Ислам, Апас, Кызыл Тау

3 урын – Әсхәдуллина Алсу, Казан

«Иң яхшы рәсем»  номинациясендә (10-15 яшьлекләр)

1 урын – Фатыйхова Илүзә, Азнакай

2 урын – Фәсхиева Сәлимә, Нурлат

3 урын – Нуриев Илсур, Актаныш, Такталачык

«Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә (4-9 яшьлекләр)

1 урын – Хәбибуллина Ләйсән, Казан

2 урын – Шаһивәлиева Мәликә, Казан

3 урын – Галимова Рамилә, Мөслим, Яңа Сәет

«Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә (10-15 яшьлекләр)

1 урын – Журкова Вероника, Казан

2 урын – Гыйззәтуллин Артур, Казан

3 урын – Тома Диана, Казан

Махсус бүләккә ия булучылар:

— «Иң яхшы рәсем» номинациясендә – Казанан Гаврилина Диана һәм Азнакайдан Тинбакова Лилия;

— «Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә – Әтнәнең Дусым авылыннан Мөхәммәтшин Зөлфәт һәм Чистайның Нарат-Елга авылыннан Багаутдинова Аэлина.

Җиңүчеләрне тәбриклибез! Алга таба да безнең бәйгеләрдә катнашыгыз!

 

 

 

Комментарий язарга


*