ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

«Тукайның әкият дөньясында» бәйгесенә эшләр килә

dsc_0630

Тиздән бөек шагыйребезнең туган көне. Шул уңайдан балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан иткән идек. Конкурс эшләре Татарстанның төрле районнарыннан килә. Әлегә катнашучылар саны буенча абсолют лидер  район булып Кукмара районы кала бирә.

Эшләр 20 апрельгә кадәр кабул ителә.  Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә»номинацияләре буенча билгеләнәчәк.Бәйгедә 4-15 яшьлек балалар катнаша ала.

Шартлар бик гади:

— Г. Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга;

— аны гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма яисә электрон вариантына 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча безгә юлларга.

НИГЕЗЛӘМӘ

Комментарий язарга


*