ТАТ РУС ENG

Тукайның каберенә чәчәкләр салдылар

1

15 апрельдә бөтен татар дөньясы Тукайны искә ала. Казанда күренекле дәүләт, мәдәният һәм сәнгать әһелләре тарихи Иске Татар бистәсе зиратында шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салды.
Апрель – Тукай ае. 15 апрельдә, күркәм гадәт буенча, Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр китерәләр. 1913 елда бу көнне (иске стиль буенча 2 апрельдә) татар милләте зур югалту кичерә – халыкның яраткан шагыйре Габдулла Тукай бик яшьли үпкә авыруыннан вафат була. Ул вакытта Казанда шагыйрьне соңгы юлга озатырга берничә мең кеше җыелган, аның кабере янына сукмактан бүген дә халык өзелми.

2016 елда Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез, ә 15 апрельдә аның вафатына 103 ел тулды. Шагыйрьнең кабере янында узган искә алу җыенын Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов Тукайның 1910 елда язылган “Өзелгән өмид” шигыреннән өзек уку белән ачып җибәрде. Тукай рухына дога укыганчы, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев, Татарстанның мәдәният министры беренче урынбасары Эльвира Камалова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Дәүләт халык уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиков, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Әзһәр Шакиров һәм Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

Разил Вәлиев тә сүзен Тукайның “Шагыйрь” шигыренең соңгы куплетын укудан башлады:

– “Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
“Без китәбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә…”
Тукайның бу шигырендә искиткеч зур мәгънә ята: “Мин булдыра алган кадәр үз эшемне эшләдем, халкыма хезмәт иттем, милләтемне күтәрдем, ә менә сез нәрсә эшләрсез?” – дип ул безгә, киләчәк буыннарга, сорау бирә. Без, чыннан да, Тукай алдында бурычлы. Бүген без милләт, әдәбият, сәнгать, Тукай өчен нәрсә эшлибез? Куанычка, Тукайның 130 еллык юбилеена бик күп эшләр башкарылды: быел Татарстан китап нәшриятында һәм башка нәшриятларда Тукайга багышланган, Тукай әсәрләреннән торган уннан артык басма дөнья күрә. Тарихыбызда беренче мәртәбә Тукай энциклопедиясе, алты томлы академик басмасы инде тулысынча басылып чыгачак. “Җыен” фонды тарафыннан “Тукай – ядкярләрдә” дигән ике томлы китап бастырылды, һәм аларда төрле сәбәпләр аркасында моңа кадәр беркайда да нәшер ителмәгән истәлекләр дә урын алды. Нәтиҗәдә, без Тукайны өр-яңадан ачкан шикелле булабыз. Республика җитәкчелеге, предприятиеләр дә Тукайның исемен мәңгеләштерүгә көч куя. Мәсәлән, Кырлай авылында “Таттелеком” компаниясе Сәгъди абзый йортын, чишмә һәм коены төзекләндерә, Кушлавыч авылындагы музей да яңартыла. Шулай итеп, без Тукай алдында бурычыбызны акрынлап гамәлгә ашырабыз. Тукай безгә зур өметләр баглаган, аның максаты – милләтебезне хөр итеп күрү булган. Әгәр без Тукай васыятьләрен үтәсәк, ул бездән канәгать булыр. Тукайның рухы бүген шаттыр, Татарстан гына түгел, бөтен татар дөньясы бу көннәрдә Тукайны искә ала, – дип сөйләде Разил Вәлиев.

Ким Миңнуллин быел Тукайның юбилеена Казанда Халыкара төрки академия белән берлектә оештырылачак халыкара фәнни-гамәли конференциягә бик күп илләрдән галимнәр җыелачагын искә төшерде. “Милләткә авыр вакытта без һәрвакыттагыча Тукайга киләбез, Тукайга сыенабыз. Шигърият сөючеләр генә түгел, дәүләт тә. Һаман саен аның иҗатын өйрәнеп, без алдагы юлыбызны барлыйбыз. Милләтебез, телебез, киләчегебез турында кайгыртып, без Тукайны калкан, байрак итеп күтәрәбез”, – дип белдерде Ким Миңнуллин.

Фоат Галимуллин Казан федераль университетында бу көннәрдә Бөтенроссия “Тукай укулары” һәм Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча иҗади бәйге үткәрелеп, аның Тукай уку йортына әверелүен искәртте. “Яшьләрнең Тукай иҗатын яратуын күреп күзләргә яшь тула. Тукай безнең күңелләрдә яши, ул әле халык белән күп гасырлар кичәр”, – диде Фоат Галимуллин.

Казанның Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Тукай рухына Коръән укыды. Тукайны хөрмәтләп килгән олысы-яше шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйды.

Лилия Гаделшина


Комментарий язарга


*