ТАТ РУС ENG

Тверьдә балаларга «Шүрәле» әкиятен сөйләячәкләр

Фото: vk.com/tucai_shuraleФото: vk.com/tucai_shurale

28 майда Тверь өлкәсенең Удомля районы Касково авылында Габдулла Тукай поэмасы һәм татар фольклоры буенча «Шүрәле» спектакль-әкияте күрсәтеләчәк.

Балалар өчен интерактив спектакльне Тверь өлкәсендә танылган шәхес Алексей Зинәтулин тәкъдим итә. Ул – үзе икътисад фәннәре докторы, икътисад теориясен укыта, шул ук вакытта «Знаки Сезонников» иҗади студиясен җитәкли, чөнки мәдәният, сәнгать һәм әдәбиятны ярата. Алексей Зинәтулинның Габдулла Тукай шәхесенә һәм иҗатына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел.

«Шүрәле» әкияте (3+) Касково авылындагы совет чоры рәссамы Витольд Бялыницкий-Бируляның «Чайка» дип аталган дачасында үткәрелә торган «Удомля сезоннары» музей-театральләштерелгән программасы кысаларында уйналачак. Хәзерге вакытта әлеге бина Мәдәният һәм сәнгать үзәге буларак эшли.

 

24.05.2023.

Комментарий язарга


*