ТАТ РУС ENG

Уфада Г.Тукайга һәйкәл ачылачак

56757557_10219545117285189_7677290033425940480_n

Тиздән Башкортстанда шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Ул республикада татар мәдәнияте көннәре  кысаларында каралган. Бу турыда «Мәгариф»кә «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналы баш мөхәррире Салават Кәримов хәбәр итте. 

Һәйкәл 17-18 апрельдә ачылачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә. Монумент «Нур» татар дәүләт драма театры каршындагы мәйданда урнаштырылачак.

Габдулла Тукайга багышланган һәйкәл проектына конкурс Уфада узган елны игълан ителгән иде. Скульпторлар 6 төрле монумент тәкъдим иткән булганнар.  Һәйкәлнең биеклеге 8 метр булуы билгеле.

Искәртеп үтәбез, Уфаның Свердлов урамындагы бер йортта Г.Тукайга истәлекле такта урнаштырылган. Шагыйрь биредә 1912 елда яшәгән.

Фото: Тәбрис Яруллинның facebook челтәрендәге сәхифәсеннән алынды

Комментарий язарга


*