ТАТ РУС ENG

Уфада Тукай белән Гафурига багышланган һәйкәл куярга телиләр

Фото – Люция Камаеваның ВКонтакте сәхифәсеннән (vk.com/id53757103)Фото – Люция Камаеваның ВКонтакте сәхифәсеннән (vk.com/id53757103)

Башкортстанның «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» иҗтимагый мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева Уфада Габдулла Тукай белән язучы һәм шагыйрь Мәҗит Гафури очрашуына багышланган һәйкәл куярга мөмкинлекләр эзләве турында хәбәр итте.

«Һәйкәлнең эскиз проекты әзер. Аны Башкортстанда туып үскән, хәзер Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче сынчы Әхнәф Зыякаев ясады. Анда Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури эскәмиядә сөйләшеп утырган рәвештә сурәтләнә», – дип сөйләде Люция Камаева Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» темасына узган «түгәрәк өстәл»дә.

Әхнәф Зыякаев Санкт-Петербургта 2006 елда Габдулла Тукайга куелган һәйкәлнең авторы буларак та билгеле.

«Тукай белән Гафури истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган әлеге проектны 3 ел элек тәкъдим иткән идек инде, тик бу эшкә финанслар табып булмады», – ди Люция Камаева. Әмма ул башлаган эшне ташларга теләми, кайчан да булса, мондый һәйкәлне ясап кую мәсьәләсе хәл ителер дип ышана. «Бу ике бөек шагыйрьне татар һәм башкорт халкы бик ярата. Элек «Сабах» көтепханәсе урнашкан бина янындагы бакчада шагыйрьләргә һәйкәл куелса, Уфаны бизәп торыр иде», – диде Люция ханым.

Билгеле булганча, Габдулла Тукай (1886-1913) белән Мәҗит Гафури (1880-1934) Уфада 1912 елның 16 апрелендә очраша. Габдуллага – 26, ә Мәҗит Гафурига 32 яшь була. Моңа кадәр алар бер-берсен әсәрләре, матбугаттагы язмалары аша гына белә. Бу вакытта шактый нык авырып торган Тукайны дуслары Троицк далаларында кымыз эчеп дәваланып кайтырга күндергән була. Кымыз сезонына әле иртәрәк дип, шагыйрь башта Петербург шәһәренә барып күрергә карар кыла. Нәкъ менә Төньяк башкалага барганда һәм кире кайтканда ул Уфада туктала. Аны «Сабах» көтепханәсенең гади генә бер буш бүлмәсенә урнаштыралар. Тукай белән очрашуны Мәҗит Гафури дулкынланып көткән. Истәлекләрдә язылганча, Гафури Тукайга кунак сые әзерләр өчен бишмәтен саткан.

 

01.03.2023. Рифат Каюмов, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*