ТАТ РУС ENG

Ядкярләрдә – Тукай рухы

1

2016 елның 15 апрелендә, бөек татар шагыйрен искә алу көнендә, Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда “Төп нөсхә көне” үткәрелде. Габдулла Тукай вафат булган көндә ел саен музейда шагыйрьнең кадерле ядкярләрен киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итәләр.

Халык шагыйре дөньяга килгән һәм хушлашкан апрель аенда Габдулла Тукай музее һәрвакыт гөрләп тора: Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмәләр, әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар, конференцияләр оештырыла. Тукайның 130 еллыгын бәйрәм иткән агымдагы елда, мәсәлән, традицион “Тукай укулары” республиканың мәктәп укытучылары арасында уздырылды. 15 апрельдә “Тукай укулары”на музейга фәнни-тикшеренү хезмәтләре аеруча югары бәяләнгән 70кә якын укытучыны җыеп бүләкләделәр.

Тукайны искә алу көнендә Татарстанның Милли музее, Милли архивы һәм Милли китапханәсе архивларында сакланган, Тукай исеме белән бәйле ядкярләрне музейга алып киләләр. Мәгълүм булганча, Тукай музееның үзендәге даими экспозициясендә дә шагыйрьнең берничә шәхси әйберен күрергә мөмкин. Алар – 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы, “Аң” журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачыгы, сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Бу шәхси әйберләр арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкярне Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына илтә, соңрак экспонат Татарстан Милли музее фондларына күчә.

Быел “Төп нөсхә көне”ндә Тукай музеенда Татарстан Милли архивы фондыннан Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрикә кенәгәсе, Габдулла Тукайның беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган “Мәдхия” шигыренең автографы, “Г.Тукаев шигырьләре” җыентыгына арест салу турында жандармерия документы күрсәтелде. Милли китапханә фондларыннан исә шагыйрь үзе исән чакта басылып чыккан китаплар күргәзмәгә куелды.

Тукайны искә алу көнендә музейда “Бер рәсем күргәзмәсе” дә ачылды. Тукайның бик күп әсәрләренә иллюстрацияләр иҗат иткән рәссам Фәйзрахман Әминовның (1908-1984) туганнары 27 апрельгә кадәр казанлыларга шагыйрьнең 1909 елда язылган “Ана догасы” шигыренә ясалган “Дога” картинасын күрсәтергә теләде.

Лилия Гаделшина


Комментарий язарга


*