ТАТ РУС ENG

«Ягымлы яз» Тукайга багышлана

2

 


Казанда «Ягымлы яз–2016» милли иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә Татарстанның гына түгел, бөтен Россия, хәтта чит ил студентлары да катнашырга мөмкин.

Казан мэриясе, Казан шәһәре Башкарма комитеты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Казан яшьләре» оешмасы үткәргән бәйге профессиональ белем бирү учреждение, вузларда укучыларга юнәлтелгән.

Бәйгенең тарихына күз салсак, татар халкы үзенчәлеген, милли сәнгатьне чагылдырган фестиваль беренче тапкыр 1992 елда уздырыла. Быел исә ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 елга багышланган.

Фестиваль программасы «хореография», «вокал», «театр», «мода театры», «шигъри әсәрләр авторлары бәйгесе» юнәлешләре буенча уздырыла. Шулай ук фестиваль дәвамында ел саен «Ягымлы язбикә»не дә сайлыйлар.

Жюрины Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җитәкли. 24 еллык тарихы дәвамында «Ягымлы яз»да татар эстрадасы «йолдыз»лары  беренче адымнарын ясаган. Рөстәм Закиров, Раяз Фасыйхов, Алсу Хәбибуллина, Ильвина – әнә шундыйлардан.

Катнашу өчен гариза бирү кампаниясе 2016 елның 12 апреленә кадәр дәвам итә. Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән булган катнашучылар читттән торып үткәрелә торган этапта катнашу хокукына ия. Моның өчен бары тик электрон формадагы гаризаны тутыру, конкурс программасына югары сыйфатлы видеоязманы фестивальнең оештыру комитетына 2375992@bk.ru адресына юлларга кирәк.

Фестивальнең сайлап алу туры 20 апрель көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә үтәчәк. Бәйгенең Гала-концертында узган елгы җиңүчеләр дәрәҗәле кунаклар буларак катнашачак. Фестивальнең төп чарасы 21 апрельгә билгеләнгән.


Комментарий язарга


*