ТАТ РУС ENG

Язучылар берлеге рәисе «Казан» аэропортына Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный

Фото: tatar-inform.tatar/ Рамил ГалиФото: tatar-inform.tatar/ Рамил Гали

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов  «Казан» аэропортына ни өчен Габдулла Тукай исеме бирелергә тиешлеген аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы. 

Фото: tatar-inform.tatar/ Рамил Гали

Фото: tatar-inform.tatar/ Рамил Гали

«Тукай ул – безнең Татарстанның, аның халкының символы. Борынгы бабаларыбыз, татарлар яшәүче җирне аңлата торган, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, телебез, динебез, гореф-гадәтебезне дә ачып бирә торган исем ул. Бу җирдә кем яши дигәндә, «Тукай балалары, татар балалары яши» дигән сүзне кайтара торган исем», — диде Данил Салихов.

Ул Тукай исемендәге дәүләт премияләре дә булуын искәртте. “Дөресен генә әйткәндә, татарлар яши торган җирнең аэропортында халык хөрмәт итә торган олуг шәхес булырга тиеш. Тукайны бит төрки халыклар гына түгел, бөтен милләтләр дә хөрмәт итә, шуңа күрә без Тукай исемен кушарга тиешбез», — диде.

 

Комментарий язарга


*