ТАТ РУС ENG

Язучылар татар язучылары каберләренә чәчәкләр салды

 


2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителде. Әдәбиятка багышланган яңа ел башлану уңаеннан Татарстан язучылары күренекле татар язучыларының каберләренә чәчәкләр салды. Казанның борынгы Татар зиратында бик күп танылган язучылар һәм шагыйрьләр җирләнгән – Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Рәшит Әхмәтҗанов, Туфан Миңнуллин һәм башкалар. Алар үзләренең иҗатлары өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән әдипләр. Шулай ук татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) да шушы зиратта җирләнгән. Язучылар каберләренә чәчәкләр куярга Татарстан Язучылар берлеге рәисе, балалар шагыйре Рафис Корбан, Сибгат Хәкимнең улы, тарихчы Рафаил Хәкимов, Татарстанның Г.Тукай премиясе лауреатлары, шагыйрләр – Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ килде.   

 

 

 

 

 

 

 

 

С.Исхаков фотолары, Intertat.ru


 

Комментарий язарга


*