ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайның фотосурәтләре

af094888f4d6-1

af094888f4d6-1

Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә.

Тукай озын буйлы шәкерт янында басып тора.

af094888f4d6-1

1905 ел
Бу фотосурәт турында: Габдулла Тукай Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы Камил белән 1905-1907 елларда Уральск шәһәрендә бик тыгыз хезмәттәшлектә була. Бу фото (сулда – Камил, уңда – Габдулла) – шул еллардагы мөнәсәбәтләрнең шаһиты.

af094888f4d6-1

Г.Тукайның Уральскидагы матбагада эшләгән вакытында төшкән фоторәсеме. 1905 ел.

af094888f4d6-1

Г.Тукай Уральскидагы иптәшләре арасында. 1907 елгы фоторәсем. Сулдан: Нәҗип Нигъмәтуллин (буфетчы), Курушкин (бухгалтер), Рәхмәтулла Хәйруллин (приказчик), Габдулла Тукай, Сираҗетдин Белюков (шәкерт, Тукай белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга).

af094888f4d6-1

1908 елгы фоторәсемдә Казанның «Әл–Ислах» газеты хезмәткәрләре. Сулдан: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, “Әл-Ислах”ның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.

 

af094888f4d6-1

Габдулла Тукай Казанга килгән чорда. 1908 ел (Күмәк фоторәсемнән зурайтып алынган сурәт).

af094888f4d6-1

Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан. 1908 ел.

af094888f4d6-1

1908 ел
Өч дус, өч шагыйрь. Тукай аягын эскәмиягә куйган, уртада Сәгыйть Рәмиев, җирдә – Фәхрелислам Агиев.

bf403bb96c01-1

Габдулла Тукай. 1908 елгы фоторәсем.

Шагыйрьнең якын дусты Вафа Бәхтияров язганча, нәшир Борһан Шәрәф кушуы буенча бу фоторәсемдә Тукай тулган йөзле итеп ясалган. Фотограф Тукайны көр буржуй сымак итеп сурәтләгән. Тукайга бу фотография бик ошый, әмма бу шагыйрьнең чын йөзе түгел, ә ретушьлап ясалган сурәте. Күп кенә җыентыкларның, альбомнарның тышлыгында шушы фотосурәт куела, тик ул дөреслеккә туры килми: Тукайның карашы монда канәгать, тыныч. Башындагы кәләпүше һәм муенындагы галстугы да үзенеке түгел, Шәрәф аны шулай узган гасыр башы дендие итеп күрсәтергә тырышкан.

af094888f4d6-1

1911 ел

Әстерханда 1911 елның җәендә төшкән фоторәсемдә Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Шаһит Гайфи. Тукай Әстерханга баргач, Шаһит Гайфи анда аның яшәешен кайгыртучы була. Тукайны күп тапкырлар кымыз эчәргә алып баралар. Әстерханда Тукай шифаханә шартларында яши.

af094888f4d6-1

Г.Тукайның 1911 елгы фоторәсеме. Җәй көне Әстерханда төшкән күмәк фотографиядән фрагмент.

af094888f4d6-1

Әстерханга Г.Тукай килү уңае белән 1911 елның җәендә төшерелгән фоторәсем. Урта рәттә сулдан: артист Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев.

Бу фотография әле дә бер альбомнан икенчесенә күчеп йөри, әмма һәрвакыт «киселгән» хәлдә, чөнки чынында бу фотографиядә сигез түгел, ә унҗиде кеше сурәтләнгән. Редакторлар нишләп тарихны «кыскартканнар» соң? Кадр артында тарихи шәхесләр, Тукайның дуслары калган, аларның язмышлары фаҗигале: кемдер совет хакимиятенең эзәрлекләүләренә түзә алмыйча үз–үзенә кул салган, кемнедер большевиклар атып үтергән.

Тукай монда малай кебек кенә күренә.

af094888f4d6-1

Г.Тукай. 1912 елгы фоторәсем.

Тукайның бераз гына елмаеп төшкән бу бердәнбер фотосы.

af094888f4d6-1

Г.Тукай. 1912 елгы фоторәсем.

af094888f4d6-1

Г.Тукайның дусты Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, К.Коләхмәтов белән төшкән 1912 елгы фоторәсеме.

Бу танылган фотография күп тапкырлар китап, альбом, дәреслекләрдә басылды. Әмма аның зур төркем белән төшкән фотографиядән киселгәнен бөтен кеше дә белми. Анда тагын 4 яисә 8 кеше булырга мөмкин. Кемнәр алар? Кем үз куллары белән шушы кыйммәтле фотографияне кисәргә җөрьәт иткән? Без моны бүген белмибез, әмма бу сер берәр вакыт ачылыр дип өметләнәбез.

af094888f4d6-1

Г.Тукай. Төркем белән төшкән фотографиядән фрагмент. 1912 ел.

af094888f4d6-1

1913 ел. Казанның Клячкин хастаханәсе. Бер тәүлектән Тукайның йөрәге тибүдән туктаячак. Дуслары шагыйрьнең көннәре санаулы булуын аңлап, аның рөхсәте белән 1 апрельдә хастаханәгә фотограф чакыралар. Фотога төшүчеләр өчәү була. Әмма рәхимсез цензура монда да үз эшен эшли, үлем түшәгенә калган Тукайны караучылар сурәттән «сөртелә». Тукай үзе генә кала.

af094888f4d6-1

1913 ел. Казанның Клячкин хастаханәсе. Г.Тукайның соңгы фоторәсеме. Шагыйрь гомеренең санаулы гына көннәре калганын аңлап, иптәшләре Тукайның рөхсәте белән 1 апрельдә хастаханәгә фотографны китертәләр.

af094888f4d6-1

1913 ел

Татар халкының бөек шагыйре 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома…

Шагыйрьнең вафатыннан соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлек бүгенге көндә Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана.

Бу битлекнең язмышы бик серле… Аны 1958 елда Мөлеков атлы бер Алмата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф биргәнен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә, Тукайның вафаты көнендә, битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр. Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урманче гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Кем бу эшнең хәстәрен күргән? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар…

af094888f4d6-1

Татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукай белән 1913 елның 17 (4) апрелендә хушлаша. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга Казан урамнарына бик күп халык чыга. Алар арасында – шагыйрьнең якын дуслары, дин әһелләре, газета–журнал, нәшрият хезмәткәрләре, «Сәйяр» артистлары, шәкертләр, студентлар һәм, гомумән, бик күп төрле катлау халкы.

Шагыйрьнең җеназасы Печән базары мәчете каршында.

af094888f4d6-1

1913 ел
Шагыйрьнең җеназасы Юнысов мәйданында. Монда җыелган 5–6 меңләп халык алдында Зариф хәзрәт Әмирхан тарафыннан җеназа намазы укыла. Рәсемдә танылган дин әһелләреннән, сулдан: Зариф хәзрәт Әмирхани, билгесез мулла, Галимҗан хәзрәт Баруди (таякка таянган), Ибраһим хәзрәт Халитов.

af094888f4d6-1

Казанның мөселман зираты. Мәрхүмне җирләгәч һәм догалар укыганнан соң, Касыйм хәзрәт, шагыйрьнең васыятен үтәп, мәшһүр шигырен әйтә:

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм!

бар, юнәл, кит Тәңреңә;

Бирдең аркаңны моңарчы,

инде бир бит әмренә.

af094888f4d6-1

Габдулла Тукай кабере өстендә һәйкәл

Комментарий язарга


*