ТАТ РУС ENG

Татар дәүләт гуманитар–педагогика университетында Тукай бүлмәсе ачылды

0a4880cce60e-3

0a4880cce60e-3

2010 елның 24 апрелендә Казандагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында зур вакыйга булды. Татарның бөек улы Габдулла Тукайның тууына 124 ел тулган көннәрдә бу уку йортында шагыйребезгә багышланган бүлмә ачылды. Хәзерге вакытта ТДГПУның төп бинасы урнашкан урын Габдулла Тукай исеме белән тыгыз бәйләнгән. Аның янәшәсендә 20 гасыр башында татар яшьләренең «Шәрыкъ» клубы урнашкан булган. 2010 елда Г.Тукайның әлеге клубта «Халык әдәбияты» исемле лекциясен укуга 100 ел тулды. Димәк, Г.Тукай үзенең бөек фикерләрен ТДГПУ нигезендә игълан иткән. Шуңа күрә бу бинада аның бүлмәсен — Г.Тукай үзәген булдыру бик тә мөһим чара булып тора.

0a4880cce60e-3

«Әлеге бинада Г.Тукай бүлмәсе инде күптәннән ачылырга тиеш иде. Бүгенге көнгә кадәр аны булдырмау, бәлки, безнең эшләп бетермәвебездер. Әмма ахыры хәерле булсын. Әлбәттә, әлегә бу бүлмә без күз алдына китергәнчә үк түгел. Шуңа күрә бергә-бергә без бу бүлмәнең эчтәлеген тулыландырырбыз», — диде ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов.

0a4880cce60e-3

Г.Тукай бүлмәсен ачу тантанасында катнашкан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов бөек шагыйребезнең мирасы, истәлекләре югалып баруын билгеләде. Аның фикеренчә, Г.Тукай бүлмәсе ачылу белән без югалткан гәүһәрләрне яңадан торгызу буенча зур эшләр башлана. «Киләчәктә бу бүлмәдә бергәләп иҗади эшләр оештырырбыз», — дип ышандырды И.Ибраһимов.

0a4880cce60e-3

Россиянең Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, республиканың халык шагыйре Ренат Харисов Татарстанның һәрбер уку йортында гына түгел, һәрбер учреждениесендә күңелне сафландыра торган бер бүлмә булырга тиеш дип билгеләде. Һәм ул бүлмә, һичшиксез, Тукай бүлмәсе булырга тиеш, диде ул. Шулай ук ул Г.Тукай сүзләрен дә хәтергә төшерде. Бөек шагыйребез: «Тәнгә – мунча, җанка – юк», – дигән. Нәкъ Тукай бүлмәсе, Ренат Харисов фикеренчә, җанны сафландыра торган урынга әверелергә тиеш.

0a4880cce60e-3

«Ректор әйтеп үткәнчә, бу бүлмә тулыланыр. Ул бәлки Татарстанда бердән-бер Тукай турындагы бөтен әсәрләрне — шигырьләрне, хикәяләрне, романнарны, пьесаларны, повестьларны туплаган үзәккә әверелер. Бу әсәрләрне җыю өчен, әлбәттә, студентларның зур тырышлыгы һәм булышлыгы таләп ителә. Бүлмәнең хәзерге сыйфаты җитәкчелек казанышы булса, аның эчтәлеге берничә буын студентларга бәйле булачак», — дип әйтте Ренат Харисов.

0a4880cce60e-3

0c650f054529-3

21f22f001c12-3

47a8a09a1919-4

036946b9cb55-4

7465437b05d5-3

Комментарий язарга


*