ТАТ РУС ENG

И. ВӘЛИУЛЛА Дәрдмәнднең оптимистик пессимизмы

Дәрдмәнд пессимизмының сәбәпләре

Дәрдмәнд пессимизмының сәбәпләре билгеле кебек: ул — котылгысыз язмыш, бу дөньяда бер генә нәрсәнең дә даими булмавы, һәрнәрсәнең дә туктаусыз үзгәреп торуы, кеше яшәешенең шактый ук абсурдлыгы… Бу котылгысызлык, фатализм мотивы, төрле үзгәрешләр кичереп, Дәрдмәнд иҗатының башыннан алып ахырына кадәр уза…
Иң башта бу котылгысызлык темасы саф лирика аша килеп керә. Әдәбият галиме Гали Халит Дәрдмәнднең "Үткән көннәр" шигырендә үк яшьлекнең узуына Үкенү төсле элегик мотив күреп ала. Чыннан да, бу шигырьдә яшьлекнең тиз үтеп китүенә Үкенү һәм Сагыш табарга булыр иде:

Бер заман чыгар идек без
Кырга дуст-ишләр илә;
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.
Һай гомерләр… үтте китте…
Кая китте ул заман!
Кайда ул шәп һае — һулар
Гөфтегүләр  (Гөфгегү — кара-каршы сөйләшү, әңгәмә.) бар иде…

Бу элегиядә хис-тойгылар өстенлек итә. Алар әле фәлсәфи күзаллауга этәрми кебек. Шигырь эчендә язмыш узуына Үкенү, ярым Зарлану, ярым Әрнү, ярым Сагышлану ята…
"Кичә күр…" шигырендә исә Дәрдмәнд "мин"е үзенең сөйгәненә эндәшеп, үткәндәге яманлыкларны онытып, яхшылыкларны гына искә төшерергә чакыра. Чөнки, вакыт узуга Үкенечне кайчандыр булган яманлыклар түгел, ә вакыт алып киткән яхшылыклар тудыра. Нишлисең, яхшы, гүзәл нәрсәләрнең бүгенгедә калмавы күңелдә якты сагыш уята…
Яшьлекнең, ә аның белән бергә дөньяның, уңай карашы узып китүенә Үкенеч тагын бер кат "Замана" шигырендә күренеп китә. Бу шигырьдә Үкенеч Аптыраулык, Гаҗәпләнү белән кушыла:

Нә алтын белгә (Белгә – белән.) балчык бу замана,
Белә алмыйм: кемгә тансык бу замана?
Уенчак, яшь иде яшьлек көнемдә,
Бүген — карт белгә карчык бу замана!

Шулай итеп, Дәрдмәнд "мин"е яшьлекнең тиз узып китүенә, вакытның котылгысыз агышына Үкенү, Гаҗәпләнү, Әрнү, Сагыш белдерә. Әле без монда артык тирән фәлсәфи катлам күрмибез кебек. Әмма озакламый ул вакыт агышының котылгысызлыгын бөтен дөньяга да караганын күреп ала. Чөнки, дөнья һәм Дәрдмәнд "мин"е үзен бөтен дөнья белән бербөтенлектә тоя. Моннан чыгып ул язмышның, вакыт агышының үзенә дә, бөтен кешелеккә дә, дөньяга да караганын күреп ала. Шушындый күреп алу барыннан да элек "Без" һәм "Кораб" шигырьләрендә табыла. Монда инде вакытның котылгысыз агышына Үкенү хис-тойгысы тирән фәлсәфәгә китереп чыгара…
"Без" шигыреннән күренгәнчә, Дәрдмәнд үзе яшәп яткан дөньяның үзенчәлекле абсурдлыгын күрә. Ләкин бу шигырьне Өметен югалткан кеше Елавы итеп күз алдына китереп бастырырга ярамый. Бу турыдан-туры Зарлану, Әрнү яки Елау түгел, ә Олы Гаҗәпләнү аша дөньяның тирән асылы турында олы шигъри Шаһитлылык:

Гасырлар кичте китте… кичте еллар!
Нәбиләр (Нәби – пәйгамбәр.), падишаһлар, сөрде дәвран (Дәвран (дәверан) — гомер, чор.) …
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһаннан канча илләр!..
Һәм тагын бераздан соң:
Исә җилләр, күчә комнар… бетә эз…

Шагыйрь нык гаҗәпләнә: барысы да юкка ахыры, һичнинди торгызылуның да мәгънәсе юк, теләсә кайсы гомер ахыр чиктә бетүгә килә.
Бу шигъри Шаһитлылыкта дөньяның, тарихның абсурдлыгы турында пессимистик уй ята. Монда шагыйрь фәлсәфәчедән аермалы буларак "дөнья абсурд" дип әйтми, фикер йөртми: ә бу абсурдлыкны гаҗәеп бер шигъри сурәт аша күз алдына китереп бастыра. Бу вакыт Дәрдмәнд "мин"е, Рәмиев яки Думави шигъри "мин"нәреннән аермалы буларак, "мәгънәсез" дөнья белән "рәнҗетелгәне" өчен Ачулану, Орышу белдерми, метафизик бунт күгәрми, ә үзенең Гаҗәпләнү аша язмыш алдында баш июен һәм хәтта ки Вакытның котылгысыз агышына яшерен эчке хөрмәтен дә белдерә төсле:

Дәрийгь (Дәрийгь (дөригь) – үкенеч.), мәхзүн (Мәхзүн — аянычлы, үкенечле.) күңел, без дә бетәбез!

Шигырьнең соңгы, өченче строфасында абсурдлык өстендә яткан кеше Язмышы турындагы уй килеп керә. Һәм бу өлештә Дәрдмәнд "мин"е "язмыштан узмыш юк" дигән дөреслекне тагын бер кабат үз эченнән кичерә кебек:

Мөсафир, кем җиһанга басты ботны,
Биетте ажгырып аны замана…
Өеп чергән өмидне… төртте утны —
Йотып утларны китте… яна-яна…

 


{mospagebreak} 

Шулай итеп, кеше җиһанга мөсафир булып килә һәм үзенең өметләрен бер-бер артлы югалтып тормышны кичә… Бу — Язмыш. Кеше аның алдында көчсез. Бернинди Бунт һәм Зарлану да кеше "мин"ен коткара алмастыр. Язмышка каршы килмичә буйсынырга кирәк. Бу — Дәрдмәнд шигырьләрендә ачык беленгән, күзгә бәрелеп торучы фикер. Әйе, Дәрдмәнд Язмышның мөһимлеген тоя һәм шуны безгә дә ачык сиздерә…
Атаклы "Кораб" шигырендә исә без Язмышның билгесезлегеннән туган ниндидер бер Борчылу, Уйлану табабыз. "Кораб" шигыре, билгеле, фәлсәфи яктан күп мәгънәле шигырь. Әмма, безнең уйлавыбызча, аның төп мәгънәләренең берсе Язмыш турында уйлануга кайтып кала.
Кораб — символ, һәм ул безнең игътибарны сораучы ниндидер бер җанлы нәрсә кебек. Менә ул, ниндидер бер мөһим "мин", билгесезлек диңгезендә каядыр йөзә һәм аны алда бары тик билгесезлек көтә:

Шаулый диңгез… Җил өрәдер….
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…

Шигырьнең беренче строфасыннан күренгәнчә, киләчәк бүгенгә әверелгәнче, ят… Киләчәк ул, асылда, билгесезлек! Ни булыр анда: алда? "Мин" шуларны көтүдә… Һәм менә кинәт Җил образы килеп керә. Ул безгә Язмыш барышында өр-яңа борчылулар, вакыйгалар алып килүче булып тоемлана. Җил билгесезлек карыныннан үсеп чыгып нидер вәгъдә итә!

Чыкты җилләр,
Купты дулкын —
Ил корабын җил сөрә!

Димәк, хәзер инде бернәрсә дә болай гына кала алмый, билгесезлеккә чик куеп, киләчәктә нидер булырга тиеш кебек. Ни соң ул? Нәрсә соң ул булырга тиеш һәм булачак?.. Әмма бу да билгесез икән. Язмыш һәрвакыт билгесез кала… Ил Корабы өчен дә бу шулай. Ул үзе дә бу дөньялыкка килеп эләккән, "ташланган", киләчәген белмәгән ниндидер бер кызганыч "мин"… Билгесезлеккә таба йөзүче Кораб ул дөнья эчендә калган "Мин" яки "мин"нәрнең үзенчәлекле символы… Дөнья белән үзен аерып куйган "мин" үзенчәлекле экзистенциаль Борчылу кичерә. Ягъни, ул дөньяны билгесезлек итеп кабул итә…
Һәм шигырьнең соңгы юллары да билгесезлекне аз гына булса да киметмиләр:

Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!

Шулай итеп, дөнья белән үзен аерып куйган, әмма үзен нәкъ менә дөньяга "ташланган" итеп тойган "мин" дөньяны Билгесезлек итеп кабул итә: бу вакыт күңелдә Курку, Күңелсезлек, Борчылу туа… Искә төшерергә була: XX гасырда популяр булган экзистенциализм фәлсәфәсе буенча, Чын Яшәешкә омтылу "Курку" (Ясперс, Хайдеггер), "Экзистенциаль Борчылу", "Күңел болгану" (Сартр), "Күңелсезлек" (Камю) кебек феноменнарда табыла. (Монда шунысын да аңлап үтәргә кирәк: мәсәлән, мондый Курку һич тә физик куркуны аңлатмый, ә кеше "мин"енең бөтен асылын тетрәткән метафизик куркуны белдерә).
Шуңа күрә, Кораб — "Мин"нең диңгез — "дөнья"ны Курку, Күңелсезлек, Борчылу алып килүче Билгесезлек итеп кабул итүе һәм үз — кичерүе Чын Яшәешкә омтылу яки аны Сагыну кебек аңлашыла ала. Кораб язмышы ул Чынлыкны югалткан һәм аны сагынган, эзләгән "Мин" язмышы булып тирән тоела…
"Человек, скорее, самим бытием "брошен" в истину бытия, чтобы, экзистеруя таким образом, беречь истину бытия, чтобы в свете бытия сущее явилось как сущее, каково оно есть. Явится ли оно и как явится, войдут ли просвет бытия, будут ли присутствовать или отсутствовать Бог или боги, история и природа и как именно присутствовать, решает человек. Явление сущего покоится в судьбоносном событии бытия. Для человека, однако, остается вопрос, сбудется ли он, осуществится ли его существо так, чтобы отвечать этому событию, ибо соразмерно последнему он призван как эксзистирующий хранить истину бытия. Человек — пастух бытия", — ди XX йөзнең бөек алман фәлсәфәчесе Мартин Хайдеггер кешенең чынбарлыктагы һәм яшәештәге роле турында экзистенциализм фәлсәфәсе яссылыгында уйланып.
Кеше яшәеше, димәк, чынбарлык чакыруына җавап бирерлек биеклектә булырга тиеш. Чөнки, ул үз экзистенциясе аша чынбарлыкның чынлыгын сакларга чакырылган. Кеше "мин"енең Чын Яшәешкә алгысуы юкка гына түгел…
Дәрдмәндтә бу дөньяда Тулы, Чын Яшәеш барып чыга алмавына Үкенү хис-тойгысы кайбер вакыт үзенең иң югары ноктасына — апофеозына ирешә төсле. "Бүзләрем мана алмадым" шигыре Үкенүнең әнә шундый биек ноктасын белдерәдер дә. Монда, билгеле булганча, Дәрдмәнд үз-үзенә һәм милләтенә кагылышлы рәвештә олы Үкенечен ачып бирә. Үз язмышының һәм милләт язмышының хыялдагыча килеп чыкмавы аны чын-чынлап әрнергә мәҗбүр итә:

Биэре милләт (Биэре милләт — милләт коесы.), маэи зәмзәм (Маэи зәмзәм — зәмзәм суы.)
Күзләдем еллар буе. Җитте дәфнем (Дәфен — кимү, җирләү вакыты.), Кәфнем бүзләрен маналмадым!
   
Күренә ки, бу шигырьдә Ачыргалану, Әрнү Дәрдмәндтә сирәк очраучы югарылыкка ирешә һәм гаҗәеп тетрәндергеч яңгырый. Әмма, бармы монда дөньяга Ачулану? Юк. Дәрдмәнд "мин"е теләк-өметләре өзелүе турында әрнүле үз — шаһитлылыгын бирә, әмма бу дөньяга Үпкәгә китерми. Дәрдмәнд "мин"е Әрнү аша Чын Яшәеш бирмәгән үз язмышын кабул итә.

Ни кәбаирдер мисакъта рухым иткән иртикяб,
Кем гадәм зәүкыннан әүвәл хөкем ителгән янасы.
(Нинди зур гөнаһ — яратылышта ук рухым әшәкелек иткән;
Һәм яхшыны яманнан аермаган вакытта ук янарга хөкем ителгән).

— ди ул фаталистларча сабыр гына… Ягъни Дәрдмәнд өчен барысы да алдан чишелеп куелган. Дөньяның синең "мин"еңә күренгәләп киткән начар мөнәсәбәте дә юкка гына барлыкка килмәгән ахыры… Каядыр моңа этәргеч нәрсә булган, күрәсең. Ни генә булса да син Язмыш алдында көчсез кебек. Язмышның котылгысызлыгы күңелдә пессимизм тудыра.

 


{mospagebreak} 

Дәрдмәнд пессимизмының оптимистик төсмер алуы

Дәрдмәндтә пессимизм белән оптимизмның, сагыш белән өмет-ышаныч-шатлыкның һәрвакыт янәшә булуы күп кенә әдәбият галимнәрен уйланырга мәҗбүр иткән. Мәсәлән, шул ук Гали Халит бу янәшәлекне үзенчә аңлатырга тырыша. Ул Дәрдмәнд пессимизмы белән Гомәр Хәйям пессимизмы арасында параллель уздыра: ике шагыйрь дә дөньяның абсурдлыгы, язмышның котылгысызлыгы турында белдергәннәр, вакыт алдында көчсезлекләре өчен ачыргаланганнар; моннан чыгып аларның оптимизмы бүгенгелек ләззәтләре белән яшәп калырга чакыруда табыла.
Мондый караш Гомәр Хәйямгә күпмедер булса да туры килсә дә, Дәрдмәндкә ул аз туры киләдер. Аерма шунда: Дәрдмәнд оптимизмы һич кенә дә аның пессимизмына каршылыкта тумый, һәм язмыш котылгысызлыгы алдында бүгенгелек ләззәтләре чакыруга кайтып калмый! Дәрдмәнднең пессимизмы һәм оптимизмы бер-берсендә тирән яшиләр, алар икесе дә дөньяга карата фаталистларча караштан туалар кебек. Дәрдмәнд пессимизмы һәрвакытта оптимизм белән тәмамлана.
Чөнки, язмыш һәм дөнья котылгысызлыгы артында Дәрдмәнд "мин"е ниндидер бер Илаһи Көч торганын тоеп ала, һәм ул аңа ышана башлый… Шуның белән Ачыргалану Өмет — Ышанычка әверелеш ала…
Ни өчен Дәрдмәнд "мин"е дөнья тарафыннан "рәнҗетелгәч", Юатылуны аннан читтә эзләми? Чөнки, Дәрдмәнд "мин"е Юатыла алу мөмкинлеген нәкъ шушы дөньяда таба. Аның өчен бу дөнья барысы да: яхшылык та, яманлык та. Иң мөһиме: дөньяга каршы Бунт күтәрмичә, аннан зарланмыйча, аны Күрә, Ишетә, Аңлый алу… Без вакыт-вакыт Дәрдмәнд "мин"ен нәкъ менә шул Аңларга тырышу өстендә табабыз да: ул дөньяның чиксез гәүдәләнешләре аша аның каядыр югалучы чынлыгын тотып алырга омтыла. Чиста ләззәткә Дәрдмәнд "мин"е шушы дөнья күренешләре аша үтеп керергә тели. Чөнки, үз — Азатлыкка юлны үзеңне бөтен дөнья белән бербөтенлектә сизү хисе аша да табарга буладыр…
Бу турыда безнең заманның иң атаклы Рухи Укытучыларының берсе, Рамана Махарши кебек үк Чынлыкка кайткан, ирешкән, аны аңлаган дип саналучы Җидду Кришнамуртины (1895-1986) искә төшереп узарга булыр иде. Аның язмалары кайсыдыр яктан Дәрдмәнднең фәлсәфи лирикасына нык аваздаш кебек. Нәни генә бер өзек:
"Безнең җиребездә, гүзәл җиребездә булган һәммә нәрсә дә үлә, дөньяга килә һәм аннан соң төссезләнә, шиңә. Тормыш хәрәкәтен аңлар өчен акыл, фикер, укыганлык, белем түгел, ә ярату акылы, сизгер мәрхәмәт хисе булу зарур… Вакытыннан алда өзелеп төшкән яфракның матурлыгына, төсенә карап, кеше, мөгаен, үз үлеменең, гомер азагындагы түгел, ә башындагы үлеменең нидән гыйбарәт икәнен аңлый, төшенә торгандыр. Үлем ул — куркып кача торган, яисә кичектереп була торган нәрсә түгел, ул — көннән-көнгә кичерелеп баручы бер нәрсә. Чамасызлык, чиксезлек хисе менә каян барлыкка килә".
Үлем, аерым бер тормыш циклы тәмамлану Дәрдмәндтә дә, Кришнамуртида да дөньяның чиксезлеген тәэмин итүче буларак алына. Ягъни, дөньяга кагылышлы котылгысызлык ул начар түгел… Котылгысызлык, үлем Олы Чиксезлек хисен булдыра. Бер шигырь:

Ятам кай чаклары моңлап,
Һаваның тынлыгын тыңлап.
Килә өннәр, колак чыңлап.
Диямен:
— "Ни бу? Нидуядер бу?"
Җавап урынында — гөрли су,
Тирәклек тибрәнә, шаулый!

Монда Дәрдмәнд "мин"е дөнья һәм табигать эчендә эреп югала, аның белән бербөтенгә әверелә. Дәрдмәнд өчен бөтен дөнья җанлы. Аның әле ачылмаган, әмма, аңлый алган җан өчен ачыла алган үз чынлыгы бар!.. Һәм менә, Дәрдмәнд "мин"е үзен әйләндереп алган җиһанның дөреслегенә, серләренә үтеп керергә тырыша. Җиһан исә теләсә кем белән барыннан да элек үзен тәкъдим итү аша сөйләшә: "Җавап урынында — гөрли су, Тирәклек тибрәнә, шаулый!" Җиһан сиңа үзен тәкъдим итә, һәм синең "мин"еңне дә ниндидер бер Илаһи Яшәештә катнашырга чакыра. Дәрдмәнд "мин"е бу чакыруга битараф кала алмый, ул аны кабул итә һәм җиһан белән берлектә яши башлый… Бу мизгелдә вакытның котылгысыз агышы турындагы Ачыргалану бик еракка чигенә. Чөнки, дөнья белән бербөтенлеген тойган Дәрдмәнд "мин"е өчен бернинди вакыт агышына да бирелми торган ниндидер бер Мәңгелек Көч табыла… Күпме генә еллар һәм гомер агып китмәсен, ул Мәңгелек Көч — Илаһи Наз һәрвакыт сиңа ачык кала, ул һаман дөнья күренешләре артында үзен сиздерә…
Бер нәрсә бар: Дәрдмәнд гүзәл табигатьнең, дөньяның артында яткан Чынлыкны — Мәңгелек Көчне тоюга уй-фикер аша гына килми. Ул аның уй-фикер белән әйтеп биреп булмаслыгын ачык тоя (!), һәм, шуңа да, дөнья гүзәл табигать белән олуг, изге, шигъри Тынлык аша аралаша. Бу юкка түгелдер. Күрәсең, Дәрдмәнд Тынлыкның чиксез Чынлыкка илтүче юл икәнлеген яхшы тойгандыр, аңлагандыр…


{mospagebreak} 

Рухи Укытучы Кришнамуртидан тагын бер фәлсәфи-лирик өзек:
"Яр буенда, пөхтә-чиста паркта басып торасыз ди. Су — кул сузымында гына. Бу вакыт күлнең кыяфәте, гүзәллеге сезгә дә күчәдер сыман. Саф һавада яшел күлләвектән килүче хуш исләргә кинәнеп торганда агымның талгын агышы, су тынлыгы, андагы чагылышлар белән тулы бердәмлек тоясыз сез. Гаҗәп, күңел шулкадәр дәрәҗәдә нечкәрә ки, һәм ниндидер аерым бер нәрсәгә карата түгел бу нечкәрү, ә нәкъ менә шул тулы бердәмлекне тою, шунда йотылу хисеннән ул. Мәхәббәт менә шушы була да инде. Һәм шушы хиснең эченә чикләнгән акыл, фикерләрнең тәртипсез ташкыны белән түгел, ә тынлык ярдәмендә үтеп керү теләгеннән дә мөһимрәк нәрсә калмый… Тынлык — безнең керләнгән акылыбыздан читтә калучы нәрсәләргә үтеп керергә сәләтле бердәнбер чара яисә корал ул.
Мәхәббәт нәрсә аңлата — без моны белмибез. Без мәхәббәтебезне аңлатканда, бу — канәгатьлек, йөрәк ярасы, курку, тынычсызлык һ.б. Без авыру билгеләреннән котылырга телибез, ә бу — караңгыда адашып йөрү белән бер. Без шулай кармаланып йөрибез дә йөрибез, аннары үлем нәтиҗә чыгара.
Ә анда, елга ярында суга карап хозурланып торганда, җәмгыятьнең асылын тәшкил итүче бар нәрсә дә: кеше башындагы хис-тойгылар, башкалар белән мөнәсәбәткә бәйле проблемалар — бар да үз урынын таба, җайлаша; әгәр тынлыкта чиксезлек белән кушыла алгансыз икән — бу инде мәхәббәтнең үзе була…" ("Тормышка таба" китабыннан).
Дәрдмәнд тә, Кришнамурти да, — һәр җитди иҗатчы да, Тынлык аша Чынлыкка кайту, кагылу мөмкинлеген аңлыйлар кебек…
Тагын бер шигырь:

Исәрме җил тугай буйлап,
Җылармы кыз моңын сөйләп.
Көләрме шатланып, көйләп,
Агач-таш эчләре шаңрап,
Киләдер бер нида яңрап!..

Күренә ки, бу шигырьдә кеше кичерешләре һәм табигать күренешләре турыдан-туры тиңләштерелеп, агач, таш эчләрен шаңратып килүче зарны тудыручылар итеп каралалар. Әйтерсең, алар серле ниданың — зар-ыңгырашуның ике төрле чыганагы… Димәк, табигать күренешләрендә дә, кеше кичерешләрендә дә бер үк көч гәүдәләнеше күренә. Дәрдмәнд өчен дөнья, һичшиксез, бербөтен, аның эчендәге әверелешләр исә төрлечә булырга мөмкин. Иң мөһиме: җиһандагы төрле әверелешләрнең туганлыгын тотып ала алу.
Әйе, Дәрдмәнд табигатьтәге һәрбер нәрсәне Илаһи Югарылыкка алып менеп кабул итә… Еш кына ул дөньяви вакыйга артында Мәңгелек тавышын ишетә, Мәңгелек йөзен күрә төсле…

Болыт үтте. Гөмберди күк еракларда…
Сил шаулый, сулар гөрли болакларда.
Тавышы — колакларда…
озакларда…

Уйлап карасаң, ни турында бу шигырь?.. Узган яңгыр турында кебек. Әмма шагыйрь бу турыда турыдан-туры әйтми, ә башка нәрсәләр аша сөйли. Һәм шундый тирән бер хис кала: бу шигырь узган яңгыр турында гына түгел кебек, ә булып узган, искиткеч зур эз калдырган Илаһи Вакыйга турында кебек… Шагыйрь безне әнә шул вакыйганың тиңдәшсезлеген, илаһилыгын тоярга чакыра. Чөнки, узган яңгыр ул Мәңгелек тавышыдыр, Чиксезлекнең бер гүзәл гәүдәләнешедер…
Шулай итеп, Дәрдмәнд пессимизмы оптимизм белән тәмамлана: ни генә булып узмасын, Вакыт агышы никадәр генә котылгысыз булмасын, барыбер берни дә юкка чыкмый, ә бары тик Мәңгелек карынына гына әйләнеп кайта. Шуның өчен, Ачыргалануның мәгънәсе юктыр. Иң мөһиме: дөнья күренешләре артындагы Чынлык белән бергә яшәргә өйрәнү, шушы дөнья аша Чиксезлекне танып-белергә омтылу, танып-белү…
"Акыл тулысынча — югары дәрәҗәдә генә түгел, ә, бәлки, бөтен булмышы белән, үтәдән-үтә, аңның өске һәм тирәнрәк катлауларында да тыныч булганда гына билгесезлек тормышта пәйда булырга мөмкин.
Билгесезлек — акыл белән кичереп булмый торган бер нәрсә ул. Тынлыкны, бары тик тынлыкны гына кичереп була. Әгәр акыл тынлыктан тыш тагын нидер кичерә ала икән, бу — аның үз теләкләренең проекциясе генә, һәм андый акыл тыныч була алмый. Акыл тынып калмый торып, уй аңлымы, яисә аңсыз формадамы хәрәкәт итә икән, ул чак тынлык була алмый. Тынлык ул — үткәннәрдән, белемнәрдән аңның яки аң төпкеле хәтереннән азат булу. Акыл тулысынча тыныч, хәрәкәтсез калып, көч сарыф итмичә генә тынлыкка ирешелгәч, бары шунда гына вакыттан азат Мәңгелек дөрестән дә тормыш итә башлый. Бу халәт — хатирәләр халәте түгел. Монда хәтерләүче һәм кичерүче юк.
Шуңа күрә Алла яки Хакыйкать, яисә сез аны башкача атыйсызмы — билгеле бер мизгелдә генә килә ала, һәм аның килүе акыл үрнәккә яраклашканда түгел, ә ирекле халәттә булганда гына тормышка аша. Алланы акыл тудырмый, ул үзпроекция аша килми, ул ирек дип аталучы изгелек иясе булганда гына килә. Изгелек иясе булган нәрсәнең, булганның фактын каршылый, һәм фактны каршылау — иң югары ләззәт халәте ул. Акыл рәхәтлек кичергәндә, тыныч, хәрәкәтсез булганда һәм аңлы яисә аң астындагы уйларны калкытмаганда гына Мәңгелекнең тереклектә гәүдәләнеше күренә (Җидду Кришнамуртиның "Сораулар һәм җаваплар" китабыннан).


 {mospagebreak}

Дәрдмәнднең фәлсәфи лирикасы: тагын берничә сүз

Ахырда шуны әйтергә була: Дәрдмәнд "мин"енең дөньяга карата булган мөнәсәбәте XX йөз башында иҗат иткән күренекле татар шагыйрьләренең берсенекенә дә охшамаган. Дәрдмәнд фәлсәфи лирикасында Сәгыйть Рәмиевтәге төсле дөньяга каршы бунт күтәрү дә, Тукайдагы төсле Үпкәне ачыктан-ачык сөйләү дә күзәтелми. Дәрдмәнд "мин"е дөньяга мөнәсәбәтендә бөтенләй башка бер төрле ачыла: аның дөнья белән аралашуы искиткеч тирән интимлыкка, дистанция сакламауга корылган. Дәрдмәнд "мин"е асылда, дөньяга булган Үпкәсен күрсәтми. Күпмедер дәрәҗәдә ул Ислам суфичылыгындагы идеягә тугры кала кебек: әгәр син бар дөньяны үзеңнең хакыйкый "Мин"еңә караган итеп кабул итәсең икән, аңа Үпкәләү мәгънәсез. Ә Дәрдмәнд чыннан да бөтен дөньяны үзенең "мин"енә караган төсле кабул итә…
Шуны да әйтми китеп булмый: Дәрдмәнд "мин"енең дөньяга булган үзенчәлекле тирән интим мөнәсәбәтен, аның дөньяга кагылышлы фәлсәфәсен күпләр аңлап бетермәделәр. Монда бер нәрсәне белдерергә була: әдәбият тарихында урнашкан "Дәрдмәнд — пессимистик шагыйрь" дигән фикергә карамастан, Дәрдмәнд XX гасыр башы татар шигъриятендә иң оптимистик шагыйрьдер, мөгаен. Бу парадоксны ничек аңларга соң? Ни өчен Дәрдмәндне "пессимист шагыйрь" дип атадылар? Чөнки, әдәбият белгечләре өчен оптимизм социализм чорында, асылда, социаль-революцион оптимизмны аңлатты. Дәрдмәнд иҗатында мондый оптимизм табылмый. Дәрдмәнд бай, миллионер булганга, аны, бәлки, социаль-революцион үзгәрешләр бик үк кызыксындырмагандыр да. Дәрдмәнд оптимизмы бөтенләй башка төрле: ул дөньяның чиксез гәүдәләнешләре белән, аның артындагы Мәңгелек Көчнең изгелегенә ышану белән, "ахыр чиктә барысы да яхшы бетәр" дигән фәлсәфә белән бәйләнгән…
Барды Дәрдмәндтә пессимизм? Әйе, бар. Әмма, бу Ачыргалану тулы пессимизм түгел, дөресрәге, ул Өмет — пессимизм, икенче төрле әйткәндә, оптимистик пессимизм.
Чын Яшәеш нәкъ монда булмавы Сагыш һәм пессимизм уятса ("Без", "Кораб", "Бүзләрем мана алмадым"), икенче яктан, Чын Яшәеш синнән бик ераклашмаган да кебек, ул якында, үзен ачарга чакыра ("Ятам кай чаклары моңлап", "Исәрме җил тугай буйлап", "Болыт үтте"); бу исә Өмет-Ышаныч һәм олы оптимизм хисен тудыра…
Дәрдмәнд "мин"енең дөньяга карата мөнәсәбәте аңа тугрылыклы калуда чагыла. Дөньяга мондый тугрылык күпмедер дәрәҗәдә алман фикер иясе Фридрих Ницшеның "тормыш фәлсәфәсе"н хәтерләтә. Әмма Дәрдмәндтә дөньяны барлык начарлыклары белән фаталистларча кабул итү әхлаксызлыкка китереп чыгармый. Дәрдмәнд һич тә дөньядагы начарлыкларны эстетлаштырмый, ә аларның котылгысызлыгын гына аңлый, һәм дөнья эчендәге котылгысызлыкны ахыр чиктә Чиста Чиксезлеккә, Мәңгелек Ләззәткә китерүче дип тоя…
Тагын бер кат кабатлап әйтергә була: Дәрдмәнд "мин"енең дөньяга булган асыл мөнәсәбәте оптимистик пессимизм фәлсәфәсендә тирән чагылыш таба…

Ачыдыр күз яше табган (Табган – табигый, табигатьтән.), газизем,

Ходаның хөкеме бу — юктыр гөнаһым!

Гомерләрдер яна кальбемдә (Кальбем (калеб) – күңел.) утлар…

Кичә күр, бер сине көйдерсә аһым!
("Игътизар") (Игътизар — аклану, гафу үтенү.)

(Чыганак: Вәлиулла И. Мәңгелек бәхет эзләреннән… Эсселар. — Казан: Школа РИЦ, 2004. — 128 б.).


 

Комментарий язарга


*