ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Дәрдмәнд гомеренең соңгы айлары 


Узган гасыр башында Дәрдемәнднең тормышка фәлсәфи карашын чагылдырган бик тә гыйбрәтле бер шигыре бар:
Гасырлар кичте китте… кичте еллар!
Нәбиләр, падишалар сөрде дәүран…
Гомерләрдер, күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһаннан канча илләр…
Исә җилләр, күчә комнар… бетә эз…
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!!!
(«Без», 1908)

Әйе, никадәр дәрийгъ-аяныч булмасын, кеше гомере дәүран килә, ул чикле, ул тиз узучан. Зур хыял канатында, зур өметләр баглап бу якты дөньяга киләсең дә, кайгылы-мәхзүн күңел белән бервакыт аннан китеп тә барасың. Хыялда йөрткән, өмид иткән эшләреңнең чирегеннән киме генә тормышка ашкан була. Аяныч ки, күп кенә очракта әле Ходай биргән язмыш чикләрендә аларына да ирешелми калына. Дөньяны танып-белергә өлгермәстән яу кырында юк ителгән яшь гомерләр язмышы шулай түгелме? Яки бер мизгеллек юанычка алданып, чәчәктәй кыска гомерләрен күбәләк көненә әверелдерүчеләр аяныч түгелме? Дәрийгъ, әйе, бик тә дәрийгъ, бик тә аяныч!
Үз өлешенә тигән гомере никадәр генә чикләнгән булмасын, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, зур сәнагатькәр Закир Рәмиев-Дәрдемәнд дөньялыкта байтак кына олуг эшләр башкарырга өлгергән сирәк шәхесләребезнең берседер. Татар иҗтимагый халәтенең бер дәверендә фәкать үзенчә генә балкыган, үзенә генә хас тормыш юлын үткән үрнәк шәхестер.
Язмышы, биографиясе дә аның бик тә үзенчәлекле. Башлыча, хәлфә һәм муллалар даирәсеннән булган элгәреге татар зыялыларының берсенә дә охшамаган язмыш иясе. Хәтта шул чор урыс әдипләре, урыс зыялылары арасыннан да биографиясе белән аңа тиң кешене табуы кыен. XX гасыр башында урыс зыялыларының да күпчелеге шул ук руханилар яисә урта дәрәҗәле хезмәткәр вә чиновниклар даирәсеннән чыккан. Дәрдемәнд исә шул заман патша Россиясенең эре буржуазиясенә якын торучыларның берсе, кырыклап алтын шахталарының хуҗасы…
Әдәбият мәйданына беренче адымнарын атлаган көннәрдән башлап Дәрдемәнд даирәсенә тартылган, тәүге әсәрләренең күпчелеген Рәмиевләр басмаханәсенә тәкъдим итүне кулай күргән Галимҗан Ибраһимов аның иҗатын һәм эшчәнлеген бик югары бәяләгән. Шагыйрьнең кинәт вафат булуы хәбәрен алганнан соң бастырган кыскача бер хушлашу мәкаләсендә ул, шәхсән Дәрдемәндне күз алдында тотып: «Болар уяну күгендәге беренче йолдызлардан иде»,— дип яза.

* * *

«Россиянең алтын корольләре» — ике бертуган Шакир вә Закир Рәмиевләрнең халык мәнфәгатен күз уңында тотып башкарган хезмәтләре хакында алда берникадәр тасвирланды инде. Күркәм эш-гамәлләре яктылыгында чордашларының аларга карата әйткән фикерләрен искә төшереп, ниндирәк бәяләр бирүләренә дә күз ташлыйк. Рәмиевләр үз шахта-приискаларының янәшәсендә урнашкан авыл һәм бистәләрдә мәчетләр, мәдрәсәләр салдыртканнар, аларны үз исәпләренә тотканнар. Шундый авылларның берсендә — хәзер Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районына кергән Балкан авылында туып үскән, совет хакимияте елларында мәгълүм бер дәрәҗәгә ия булган Кояш ханым Вәлитова бар иде. Тумыштан Шәмсенәһар Җаббарова бугай. «Мин укырга кергәндә анда әле ир-балалар мәктәбе генә иде. Кызлар мәктәбе 1906 елда ачылды, бераз соңрак кыз балаларга кул һөнәрләре өйрәтү классы да булдырылды»,— дип яза ул, 1960 елларда «Азат хатын» журналында басылган истәлек мәкаләсендә. Аннары дәвам итә: «Башта мин малайлар белән бергә укыдым,— ди.— 1905 елның язгы бер көнендә имтихан алу вакытында Дәрдемәнд үзе катнашты, минем тапкыр җавабымны ишетеп сөенде… Соңыннан Дәрдемәнд белән бергәләп фоторәсемгә төштек».
1910 елларда бертуган Рәмиевләр даирәсенә якын торган, «Вакыт» газетасында эшләгән, Оренбургтан киткәч тә «Шура» журналы, «Вакыт» белән арасын өзмәгән әдип һәм тарих галиме Габделбари Баттал да аларның киң колачлы эшчәнлеген югары бәяли.
Дәрдемәнд иҗаты… Дәрдемәнд эшчәнлеге… Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең кешеләргә карата мөнәсәбәте… мәрхәмәте… Андый истәлек-хатирәләр дә ишле. Бу очракта мин үз замандашлары, үз чордашлары бәяләмәсен һәм хатирә-истәлекләрен күз алдында тотам. Шул ук Габделбари Баттал Төркиядә яшәгәндә нәшер иткән «Казан төркиләре» китабында, татар әдипләре һәм зыялыларының татар халкы тормышында тоткан урынын чагылдырган бүлегендә, Дәрдемәнд турында болай дип язган: «Шигырьләреннән гамәли (ягъни матди) бер файда көтмәгән, уйларына һәм хыялларына кешелек һәм гомуми фәлсәфи мәгънәләр бирергә тырышкан… шагыйрь… Шигырь төзелешендә тиешенчә хәбәрдар, мәгънәләргә туры килә торган сүзләр сайлап алуда оста, аһәңгә, рифмага һәм вәзенгә бик игътибарлы, һәм, бәлки, бу яктан караганда Казан төрки шагыйрьләре арасында иң өстен шагыйрьләрнең берседер. Иске төрки әдәбияты белән дә җитди шөгыльләнгән, Нәваи, Лотфи, Бабур кебек чагатай шагыйрьләренең җыентыкларын игътибар белән укыган булуы да ачык билгеле. Шуңа күрә Дәрдемәнд шагыйрьләр арасында иң белемлесе булып саналырга тиеш».
Әлбәттә инде, Галимҗан Ибраһимовның Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиевләр иҗатына багышланган мәгълүм хезмәтеннән дә бер-ике җөмләне (байтак еллар дәвамында хәзерге укучы укый алырдай хәрефтә чыгарылмыйча яткырылган тугъры сүзләрне) кабатлап китерәсе килә. «Дәрдемәндне Сәгыйть Рәмиев белән янәшә куям. Чөнки бу ике сәнгатькәрнең әүвәлгесе үзенең тирән уе, авыр тәэссораты, куәтле ялкыны белән бөтен татар матбугатында ялгыз булган кебек, соңгысы да тик үзенә генә бирелгән берничә сыйфаты илә һәммә әдип вә шагыйрьләремездән аерым бер биеклектә торадыр… Бездә язалар, күп язалар, күпләр яза. Язуларында фикер дә бар кебек, фәлсәфә дә кушалар төсле, тормышны да тасвир кылалар шикелле. Ләкин …татар каләменең һәр җирдә тупас эзләр калдыруы үзенең укучыларын «матур сүз» илә «гүзәл сәнгать» ләззәтләрен милли даирәдә табудан мәхрүм итә. Менә шундый халәттә булганнар Дәрдемәнднең «Кораб», «Без» вә башка әсәрләрен күреп…» сөенә дигән мәгънәдә дәвам итә ул.
Шушы урында Рәмиевләр, аеруча Закир Рәмиев белән дистә еллар буена якыннан аралашкан һәм шагыйрьнең иҗтимагый карашларына теләктәш булган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәримигә сүз бирик. Дәрдемәнд вафатыннан соң, аның 1929 елда чыккан шигырь китабына сүз башында ул болай дип яза: «Дәрдемәнднең кешелек ягы бик югары булып, ул гадәти татар байларына бер дә охшамаган иде. Ул алдау, хәйлә, риялану, икейөзлелек итү шикелле нәрсәләргә дошман. Аның үзендә андый сыйфатлар юк. Сүзендә, мөгамәләсендә соң дәрәҗәдә туры. Аның әйткән сүзе, биргән вәгъдәсе һәртөрле документлардан, вексельләрдән нык. Артык юмарт кеше булмаса да… халык файдасына иганә бирүдән тартынмый. Җәмгыяте хәйриягә, рус мәктәпләрендә укучыларга һәрвакыт матди ярдәм итеп торды. Чит мәмләкәт мәктәпләрендә үз хисабына берничә шәкерт укытты…»
Әлеге сүзләр элекке хуҗаларны һәм байларны хурлау шаукымы чәчәк аткан бер заманда язылган. «Урыс мәктәпләре» дигәндә исә Фатих Кәрими Россиянең югары һәм һөнәри уку йортларын күз алдында тота.
Фатих Кәрими фикерен башка фактлар да раслыйлар. Мөхәммәтзакир бай гадел хөкемле, ипле-җайлы кеше булган. Үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләргә ничек тә булса ярдәм итәргә тырышкан. Яшьләрнең һөнәр үзләштерүен, укуын хуплаган. Шушы җәһәттән булачак галим Зәки Вәлидине дә искә төшерү ятышлы булыр сыман. Зәки Вәлиди, кайчандыр Мәҗит Гафури да башлангыч белем үзләштергән Үтәш мәдрәсәсеннән соң, Оренбургтагы «Хөсәения»гә барып керә. Ләкин шук шәкертләр ятрак киемле һәм бик үпкәчән холыклы Зәки шәкертне беренче көннәрдән үк ят күрәләр. Догаларны дөрес укымыйсың, намазларны дөрес кылмыйсың, дип эзәрлеклиләр. Шуннан соң Зәки, яклавын үтенеп булса кирәк, мәдрәсәнең тышкы идарәсе әгъзасы Закир әфәнде янына килә. Ул вакытта сөйләшү-киңәшү никадәргә сузылгандыр, мәгълүм түгел, һәрхәлдә, Закир Рәмиев тәкәббер бу шәкерткә Казанга барырга, укуын анда дәвам иттерергә киңәш бирә. Анда бару һәм башлангыч чорда яшәү өчен дип, Зәкигә шул заман өчен бик зур булган илле сум акча тоттыра. Болар хакында Зәки Вәли-динең Төркиядә басылган истәлекләрендә язылган.

* * *

Дәрдемәндкә багышланган хатирәләрне мин Орск шәһәрендә эшләү дәверемдә үк тупларга керешкән идем. Моңа 1959 елда ике вакыйга сәбәпче булды. Беренчедән, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы җаваплы сәркатибе Вил Ганиевтан хат килде. Хат шәһәрдә 1911 елдан бирле эшләп килүче, революциядән соң Мулланур Вахитов исемен йөртүче татар китапханәсенә юлланган иде. (Китапханә 1962 елдан соң ябылды.) Китапханә мөдире Лина Әбләисова мине әлеге хатның эчтәлеге белән таныштырды. Дәрдемәнд дигән шагыйрь шушы шәһәрдә укыган һәм революциядән соң шушында вафат булган икән.
Туганнары бармы? Язма мирасы берәрсендә сакланмыймы? Каберен табып, фотосын Казанга җибәрә алмассызмы? Хатның кыскача эчтәлеге шулайрак иде.
Шул ук көздә шәһәргә Татар җыр һәм бию ансамбле килде. Хәтерем ялгышмаса, бердәнбер концерты Иске һәм Яңа шәһәрләр урталыгында урнашкан Төзүчеләр мәдәният сараенда узды. Артистлар белән бергә композитор Җәүдәт Фәйзи, шагыйрь Әхмәт Ерикәй дә килгәннәр иде. Икенче көнне очрашып сөйләшкәндә, алар да шул ук сүзләрне кабатладылар диярлек. Җәүдәт ага туганнан-туганы Мирхәйдәр Фәйзигә караган истәлек белән кызыксынуын да белдерде. Яңарак кына әле алар икәү Мирхәйдәрнең ераграк бер туганыннан чәй мәҗлесеннән кайтканнар иде. Аерылышканда икесе дә кабат Дәрдемәндне искә төшерделәр.
Шул көннәрдә үк без, берничә егет, Орск шәһәренең ике зур зиратындагы кабер ташларын барлап чыктык. Ләкин игътибарга лаек нәрсә тапмадык. Шуннан соң шәһәр картларына мөрәҗәгать иттек. Мәгъсум Шәмсетдинов, элекке приказчик, кайчандыр Мирхәйдәр Фәйзи оештырган драма түгәрәге әгъзасы булган кеше, Дәрдемәнднең шәһәрдән читтә җирләнгәнен хәбәр итте. Иске шәһәр Җаек суының Азия ягында, кечерәк тау битләвенә төзелгән. Ләкин шәһәр, үсә-үсә, елга белән тау аралыгындагы иңкүлекләргә дә җәелгән. Зиратлар да шул иңкүлеккә урнашканнар. Шунлыктан шәһәрнең түбәнге өлешләрен егерме-егерме дүрт ел саен су баса. 1957 елның язында гына шундый афәт кабатланган иде. Иске шәһәрнең калкулыктагы үзәк урамнары гына диңгез кебек җәелгән Җаек уртасындагы утрау хәлеңдә калганнар иде. Шәһәр зиратларын әледән-әле су басканга күрә, хәллерәк кешеләрне елга аръягындагы авыл зиратына илтеп җирли торган булалар. «Мөхәммәтзакир бай да үр ягында булган Ильяс утары зиратында гүргә иңдерелде»,— дип сөйләде Мәгъсум карт. Соңрак аның сүзләрен башка кешеләр дә расладылар. Җаек  елгасыннан өч чакрым чамасы ераклыктарак урнашкан ул татар-башкорт атлы казаклары авылы утызынчы елларда төзелә башлаган Яңа шәһәрнең бер бистә чите булып кына калган иде. Төзүчеләр бистәсе читендә элекке утарның бер-ике урамы гына шәйләнә, аның да әле берничә урынында икешәр-өчәр катлы яңа торак биналары күренә иде. Төзүчеләр мәдәният сарае артыннан ук Оренбург — Орск тимер юлы уза, аның янәшәсендәге юлга киң итеп асфальт җәелгән. Шуннан бераз читтәрәк биек таш койма. Бөек Ватан сугышы башлангач көнбатыш тарафтан күчерелгән бер хәрби завод коймасы ул. Мәгъсум бабай безне, шагыйрь Дәрдемәнд каберен эзләүчеләрне, әнә шул биек койма янына алып килде. «Ильяс  утары  зираты  шушы  койма  артында  була. Элек  ул койма  арырак  иде, зиратның  бирге очына  керерлек иде»,—  диде. Сүзен дәвам итеп, ул кырык җиденче еллар тирәсендә бирегә килгәнлеген, шагыйрьнең каберен табуын, яртылаш җиргә иңгән кабер ташын бер иптәше белән күтәребрәк куйганлык-ларын да сөйләгән иде.
Орск шәһәре Оренбургтан өч йөз илле чакрым чамасы төньяк- көнчыгыштарак урнашкан. Баштарак ул, татар морзасы Котлымөхәммәт Тәфкилевнең турыдан-туры катнашлыгы белән, губернаның башкаласы буларак төзелгән һәм дистә елга якын Оренбург исемен йөрткән. Соңрак урыс түрәләре, аннан Мәскәүгә юл ерак дип, төбәк башкаласын Ор (Орь) елгасы тамагыннан Сакмар тамагына күчерсәләр дә, элекке елга исеменнән алынган атамасын саклап калалар. Тәфкилев катнашында төзелгән калага исә Орск дип исем кушалар.
Рәмиевләрнең байтак гомере әнә шул Оренбургтан Орскига әверелдерелгән калага бәйле: агалы-энеле Шакир белән Закир баштарак монда мәдрәсәдә укыйлар, аннары мануфактура белән сату итүче кибет тоталар. Закир биредә гомерлек бәхетен дә таба — төбәк сәүдәгәрләреннән беренче буларак Мәскәү фабрикантлары Морозовлар белән бәйләнешкә кергән Мостафа Муса улы Борнаевның гүзәл табигатьле кызы Мәхүбҗамалга өйләнә.
Приискалары Орск һәм аннан ике йөз чамасы чакрымга арырак булган Верхнеуральск өязләрендә урнашканлыктан, Рәмиевләр бу якларга бик еш килеп-китеп йөрергә мәҗбүрләр, һәр елда алар бу араларны берничә мәртәбә ат-арбада узалар. Кыш айларында затлы чаналарда, җылы тун-толыплар киеп, җәен исә сиртмәле җиңел арбаларда гына йөрсәләр дә, юл йөрүләр бик тә ялыктыра, билгеле. Шуңа күрә патша хөкүмәтенең Оренбург белән Орск арасында тимер юл төзергә ниятләвен алар хуплап каршы алалар. Губерна үзәгеннән бик еракта урнашкан приискаларга шахта җиһазларын, анда эшләүчеләргә кирәк булачак башка төр әйберләрне атлар белән ташу да бик кыйммәткә төшкән бит. Ә приискалар урнашкан җирләрдән үк аккан Җаек елгасында пароходлар йөри алмый — тау-таш арасыннан боргаланып чапкан елга бик холыксыз.
Ләкин өметләр акланмый кала. Шактый соңлап — 1913 елда гына төзелә башлаган юл, ике шәһәр арасының яртысыннан узгач, Сара станциясе тирәсендә тукталып кала. Чөнки 1914 елда зур сугыш башланып китә. Ә тиздән исә Рәмиев байлар өчен тагын да катлаулырак көннәр туа…
1917 елның көз айлары якынлаша. Февраль азакларындагы буржуаз революция көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Россиядә үзара  тарткалашу-бүленешүләр  чоры  башлана.  22  ноябрьдә Оренбургта Бөтенбашкорт корылтае җыела. Шәһәр әле бу вакытта дутовчылар кулында. Берничә көннән соң корылтайда милли башкорт мохтариятын оештыру турында карар кабул ителә. Милләтләр  иреге  турында  өметләндергәч  шигарьләре булган Мәскәү хакимияте ул мохтариятны танымый. Мәскәү социал-демократлары белән бербөтен һәм бүленмәс Россия өчен дип көрәшкән Себер хөкүмәте, киресенчә, яңа туган башкорт җөмһүриятен тизрәк үз кочагына алырга омтыла. Бердәнбер шарт итеп  яңа  оештырылачак башкорт милли  полкларының большевикларга каршы сугышуын таләп итә. Омскида утыручы түрәләр шуның бәрабәренә башкорт полкларын корал һәм башка кирәк-ярак белән тулаем тәэмин дә итәргә вәгъдә бирәләр. Алары инде, әлбәттә, бурычка, Урал таулары куенында сакланган алтын һәм башка хәзинәләр исәбенә вәгъдә ителә. Башкортстан җөмһүрияте үзе игълан иткән чикләр биләмәсендәге җир өсте һәм җир асты байлыкларын үз милке дип белдерә. Ә ул җирләрдә Рәмиевләрнең күпчелек алтын приискалары урнашкан. Рәмиевләрне борчуга салган көннәр шулай башлана. Экспроприация дип аталган бер сүз таныш-белеш арасында әледән-әле кабатлана, чарасыз итә.
Шул рәвешле ниндирәк чара күрәсен белмичә аптырап йөргән бервакытта шәһәргә большевиклар якынлаша. 1918 елның гыйнвар азакларында алар Оренбургка керәләр. Губернаның көнбатыш өлешендә совет хакимиятен урнаштыралар. Байлар шәхси милекләренең ялланган эшчеләр тотылучы һәм табыш китерүче тармагын совет оешмаларына тапшырырга мәҗбүр ителәләр. Закир Рәмиев иң әүвәл ишегалдындагы «Вакыт» басмаханәсен тапшыра. Чынлыкта ул басмаханә табыш  китермәгән, байларга елына ун-унбиш  меңлек  чыгым  чыганагы  гына  булган. Ләкин  әле болар экспроприациянең чәчәкләре генә була. Бу вакытта әле Рәмиевләрнең алтын приискаларын әвеш-тәвеш китереп йөрүчеләр әлеге Себер, аннары адмирал Колчак хөкүмәтенә буйсынган «үз кешеләр», кичә генә дус, фикердәш саналган кешеләр була. Совет хакимияте әле ул тирәләргә кул сузарга өлгермәгән чак. Шушы хәлләргә ачыклык кертү, приискаларга якынрак булу кирәклегеннән чыгып,  1918 елның февралендә Дәрдемәнд Орскига барырга ният кыла.
Байтак вакыт фикердәш булган, бергә эшләгән, бергә киңәшә-киңәшә «Шура» журналын чыгарган Ризаэтдин хәзрәт Фәхрет-диновның да Оренбург белән саубуллашыр көннәре җитә. Аның кызы Әсма апа Шәрәф бер истәлегендә бу вакыйганы болайрак искә төшерә. «Шура» журналы ябылгач, «Вакыт» басмаханәсе» яңа хакимият вәкилләренә тапшырылгач эшсез калган хәзрәт: «Теләмәсә дә, Уфага казыйлык эшенә китәргә җыена башлады,— дип яза Әсма апа.— Оренбургта торганда әткәйнең күп булган дус-ишләре арасында, ике арада самими дуслык, ихтирам саклаган кеше Закир әфәнде Рәмиев-Дәрдемәнд иде. Закир әфәнде үзе дә безгә еш кына әткәй янына килеп, озаклап утырырга ярата иде. Оренбургтан китәргә әзерләнгән вакытта әткәй Закир әфәнденең өйләренә саубуллашырга барып кайта. Күп сүзләр арасында Закир әфәнде әткәйдән сораган: «Хәзрәт, әгәр дә дөньялар тынычланып, заманчарак итеп «Шура» журналы чыгу ихтималы булса, кире кайтыр идеңезме?» Әткәй, озак уйлап та тормастан: «һичшиксез, кире кайтыр идем»,— дигән. Бу аларның актык күрешүләре булган».
Димәк, киләчәккә өметләр әле бөтенләй үк өзелмәгән була.

* * *

Элгәреге тыныч елларда Дәрдемәнд гаиләсе өчен иң көтеп алынган вакыт җәй башлары булыр иде. Баштарак, кар сулары төшкәнче үк, ир-ат юлга чыгар, урыннарга барып приискаларның эшен җайга салып кайтыр. Ә ямьле көннәр башлангач, берничә тарантаска төялеп бөтенесе бергә юлга чыгарлар, болын-аланнарда ялга туктала-туктала Орскига ике-өч көн барырлар иде.
Мондый сәфәрләр дистә еллар дәвамында кабатлана, кайсы урында тукталып тамак ялгап аласы да, озаккарак тукталып, күмәкләп уйнап-көлеп «сабантуйлар» оештырыласы урыннар да алдан билгеле. Кайсы авылда, кемнәрдә кунасы да алдан сөйләшенгән, кирәк-ярак белән алдан кешеләр җибәрелгән булыр иде. Ат юлы әле Җаек, әле Сакмарсу буйларына елышка-лап, яшел үлән, хуш ис тараткан чәчкәле болыннар гизеп барыр, елга буе әрәмәлекләрендә шау чәчәктә утырган кыргый чия, гөләп куаклары озатып калырлар. Ара-тирә, төньяк җилдән биек тау сыртлары ышыклап торган урман култыкларында, ак-алсу чәчкәле кыргый алмагачлар да күренгәләп калырлар иде.
Әйе, Сакмар белән Җаек аралыгы чын оҗмахны хәтерләткәнгәдер инде, озын юл ялыктырмый, яхшы атлар аларны бер шәһәрдән икенчесенә тиз арада илтеп тә куярлар иде. Орскида туган-тумача белән берничә көн ял иткәннән соң, аларның сәфәре, эш барышының таләбенә карап, Юлык, Баймак, Солтан приискалары тарафына, яки кылганлы даланың шифалы һавасын сулый-сулый ерак Балкан яисә Шихан якларына дәвам иттере-лер иде. Хәер, җәй әйләнәсендә Рәмиевләр бу авылларның барысында да булачаклар, мул сулы Гүмбәй, көмеш тәңкә су төбенә төшеп җиткәнче елык-елык килүчән саф сулы Сөендек, Үрге Җаекта госел кылып сихәтләнәчәкләр әле. Аннары Солтандамы, Юлыктамы, Балкайдамы озаклабрак яшәячәкләр иде.
Кайчандыр Балкан төбәгендә бераз эшләп алган Мәҗит Гафуриның мәгълүм повестеннан бер кыска өзек китерик. Эшчеләр Рәмиев байлар төзеткән ясалма күл буенда алтын юалар. Алтынлы ком-балчык төяүле ике тәгәрмәчле арбалар күл буена килә һәм зур улакларга йөкләрен бушатып китә торалар. Ул улаклар тирәли ком-балчык өстенә туктаусыз күл суын агызып торучы эшчеләр баскан.
«— Байлар килә,— диделәр.
Без башыбызны күтәреп караганда, теге яшел түбәле өйләр ягыннан байлар белән управляющийлар әкренләп без эшләгән җиргә таба киләләр иде… Байлар икәүсе дә гәүдәгә бертигез, озын һәм пар аргамак кебек килбәтле, таза кешеләр. Аларның зур, куе кара мыеклары тулы битләренә матурлык биреп, байлыкларын күрсәтеп торгандай күренә. Өс киемнәре европача булса да, үзләренең татарлыкларын, икенче төрле әйткәндә, мөселманлыкларын саклар өчен башларына кара түбәтәйләр кигәннәр. Аларның шәм кебек туры булуларыннан һичбер кара эш белән мәшәкать күрмәгәнлекләре беленеп тора…
Шул арада теге яшел түбәле өйләр ягыннан җәйнең эссе көненә карап киенгән, чәчәкләрдән-чәчәкләргә очып йөргән күбәләкләр кебек, сигез-ун яшьләрендә ике кыз йөгереп килделәр… Алар, килү белән назланып һәм иркәлек күрсәтеп, әтиләренең итәкләренә сарылдылар…»
Кышкы суык көннәр, аңардан да бигрәк Җаек белән Сакмар  якларында   каты  сугышлар  барганлыктан,  Закир  белән Мәхүбҗамал 1918 елда Орскига урау юлдан кайтырга мәҗбүр булалар. Башта Оренбург — Ташкент юлы белән көньякка карап, поездда китәләр. Актүбә каласында аларны Борнаевларның сәүдә вәкиле каршы алачак һәм Актүбә белән Орск арасындагы йөз кырык чакрымлы атлы юлдан алып кайтачак иде. Шагыйрьнең Орск шәһәре даирәсе… XIX гасыр ахырларында ук Мәскәүдәге фабрикант Морозовлар белән сәүдә элемтәсе тотучы Мостафа карт Борнаев инде вафат. Шәһәрнең иң бай кешеләре исәбендә хәзер аның туганы, уллары — Сөләйман, Габдуллаҗан, Мәхмүтҗаннар. Шәһәрнең үзәк урамында Габдуллаҗан, Мәхмүтҗан һәм ширкәттәшләренең бик зур сәүдә йорты. Шуның аскы катында кибетләр, келәтләр. (Утызынчы-алтмышынчы  елларда  анда  зур  ашханә  булды.)  Өске  катта Мәхмүтҗан гаиләсе яши. Анда Мәхүбҗамал апалары белән җизнәләре өчен дип тотылган кунак бүлмәләре дә бар.
Закир белән Мәхүбҗамал бу юлы да шунда урнашачаклар. Җаек суына табарак бер урам аша үз өендә Габдуллаҗан гаиләсе яши. Аның да өе ике катлы, кибет өлеше тау ташыннан салынган, өсте — бүрәнәдән. Май урталарында ул йортка Искәндәр гаиләсе дә кайтып төпләнәчәк: бер айлык уллары Бәшир белән өчәүләп. Габдуллаҗаннар янәшәсендәрәк кенә шәһәрнең зур таш мәчете. Ул, башлыча, шәһәр байлары көче белән узган гасырның соңгы чирегендә салынган һәм җиһазланган. Элек-электән шагыйрь гаиләсе җомга намазларына шушы мәчеткә йөри. Элегрәк шагыйрьнең мәчет каршындагы мәдрәсәгә шәкертләр белән очрашуга да килгәләгәне булган. Бу төбәк, бу тирәләр аның күңеленә бик якын.
Мәхүбҗамалның сеңлесе Маһруй шәһәрнең икенче бер байларында кияүдә. Шагыйрьнең баҗасы Әхмәтҗан Рәхмәтуллин монда иң зыялы затлардан санала. «Кара Әхмәтҗан» тоткан мәдрәсәнең даны тирә-якларга таралган. Маһруй да кызлар мәктәбе тота, кыз балаларны укыта. Закир белән Мәхүбҗамал элекке елларда килүләрендә ул мәктәп белән мәдрәсәдә еш булганнар. Кайбер шәкертләрнең еллык имтихан нәтиҗәләре теркәлгән шәһадәтнамәләренә шагыйрь имза куйган, аларга мактау сүзләре әйткән.
Соңгы елдагы буталчыклар башланганчы монда яшьләр һәм зыялырак кешеләр Хәйрия җәмгыяте оештырган «Шәрекъ китапханәсе» белән «Шәрекъ клубы»на җыелалар. Анда драма һәм әдәбият сөючеләр түгәрәкләре гөрләп эшләп тора. Күмәкләшеп Казанда, Оренбургта басылган әдәби әсәрләрне укыйлар, фикер алышалар. «Шәрекъ китапханәсе» иганәсенә кайсы авторның ниндирәк әсәрен бастыру кирәклеге турында бәхәсләшәләр. Әйдәп йөрүчеләре Әхмәт Исхак була. Мирхәйдәр Фәйзи җитәкләгән драма түгәрәге дә бик актив эшли, ел әйләнәсенә өчәр-дүртәр мәртәбә «театр уены» уйныйлар. Узган кыш сәхнәләштерелгән «Галиябану» пьесасында җырланган «Галиябану» кәе әле дә һәркемнең күңел түрендә яши диярлек. Хәзер ул җыр башкарылмаган кич утырышлар да, мәҗлесләр дә юктыр, мөгаен.
Дамелла Әхмәтҗан гаиләсе дә, элеккеге муллаларга хас булмаганча, җыр, музыкага гашыйк. Чалманы мәчет, мәдрәсәгә барганда гына кияргә мәҗбүр Әхмәтҗан мулла. Өендә мандолинада үзе дә моңлы, ятышлы итеп уйнап җибәргәли. Җырлы, уенлы төрле мәҗлесләр оештыруга да Маһруй белән икесе бик һәвәсләр. Кызлары Әсма да алардан һич калышмый — кунаклар алдында чатнатып шигырьләр дә сөйли, башкаларга кушылып моңлана да белә.
Тагын бер заманча зыялы гаилә — «Сары Әхмәтҗан» гаиләсе. Сары Әхмәтҗан 1911 елда шәһәргә беренче булып «синематограф» дигән сихерле тамаша кайтарткан кеше. Үзәк урамнан үрдәрәк булган, соңыннан Пугачев исемен йөртәчәк урам чатына кино күрсәтү йортын төзеткән. (Үзәк урамдагы «Шәрекъ клубы» бинасы җимерелгәч, Беренче май исемендәге татар клубы совет хакимияте чорында шушында булачак. Ул да алтмышынчы еллар башында ябылачак.)
1918 елда Орскига килеп яши башлагач, Закир бай элгәреге байлар белән табын мәҗлесләрендә һәм җомга намазларында гына күрешкәләсә, яшьрәк һәм зыялырак Әхмәтҗаннар белән ешрак очрашкан. Аларны үзенә якынрак торучы әңгәмәдәшләр итеп күргәндер, мөгаен. Ә 1920 елның урталарыннан башлап, ул яңа хакимият вәкиле, элекке Орск өязе биләмәсендәге татар-башкортлар арасында эшләү өчен җибәрелгән яшь комиссар Габдулла Дәүләтшин белән еш кына очрашкан. Габдулла Орск янәшәсендәге Ильяс утары кешесе, мулла-мөгаллим токымыннан. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган һәм берәр ел чамасы шунда укыткан да. Унсигезенче ел башында атаман Дутовка буйсынган татар-башкорт атлы казаклары фетнәсен кузгатып, кызыллар ягына чыгуны оештыручылардан. 1918 елның гыйнварында Башкорт мохтарияты җитәкчеләрен, шул исәптән Зәки Вәлидине дә кулга алып, өч ай чамасы Оренбургта Башкортстан совет җөмһүрияте җитәкчесе булган кеше. 4 апрель иртәсендә ак казаклар баш күтәргән, «вәлидичеләр»не азат иткәннәр. Совет Башкортстаны җитәкчелеге тиздән куып таратылган. Аклар Оренбургны алган көннәрне инде Габдулла, хыянәтче сыйфатында булса кирәк, большевиклар зинданында каршылаган. (Большевиклар зинданына ул кабат, милләтчелектә гаепләнеп, 1943 елда Казанда утыртылачак.)
Менә шундый катлаулы язмышлы комиссар була Дәүләтшин. Ул 1920 — 1921 елларда Орскида атналык ике битле «Ирек йолдызы» газетасын нәшер итә. Беренче битендә татарча рәсми хәбәрләр, совет дәүләте карарлары тәрҗемәләре яисә аларның аңлатмалары. Икенче биттә төбәк тормышын чагылдырган материаллар һәм «әдәби почмак». Анда, нигездә, Оренбург төбәге әдип-шагыйрьләренең заманга хасрак шигырьләре яисә кечкенә әдәби парчалары урнаштырыла. Мөхәррире А.Дәүләтшин. Төп хезмәткәрләренең берсе — комиссарның яшь кәләше, Мирхәйдәр Фәйзи агасының кызы Хәлимә. Ул әле Февраль революциясе башланыр алдыннан гына монда гимназия тәмамлаган, татарча да укый-яза белә. Ире аңа еш кына урысча хәбәрләрне тәрҗемә итәргә биргәли.
«Мөселман» комиссарның эш урыны да өязнең башка комиссарларыннан аерым — «Шәрекъ клубы»нда урнашкан. Шунлыктан шәһәр халкы аның янына иркен килеп-китеп йөри. Мөселман солдатлары да моннан өзелмиләр — кайчандыр комиссарның Мирхәйдәр каенише оештырган драма түгәрәге эшләвен дәвам иттерә.
Шагыйрь Дәрдемәнд тә ара-тирә шул «Шәрекъ клубы»на килә, үзәктән һәм Казан, Уфа, Оренбургтан җибәрелгән газет-журналларны караштыргалый. Соңыннан Хәлимә апа сөйләвенчә, комиссар Габдулла белән дә ул шунда озаклап гәпләшеп утыргалаган. Дөнья хәлләрен сөйләшкән-барлашканнардыр, күрәсең.

* * *

Бездә, алтын приискалары хуҗасы булган Дәрдемәнд турында язганда, еш кына, «приискаларын ул совет хакимиятенә үз кулы белән тапшырган» диләр. Чынлап та, кайбер бай-буржуйлар кебек ул чит илгә качмаган, туплаган байлыгын тулаем ил халкына калдырган диярлек. «Барлык мал-мөлкәтен үз кулы белән советларга тапшырган» дип язу шагыйрьнең язма мирасын халкына кире кайтарганда бигрәк тә актуаль булган, әлбәттә. Шулай дип акланмыйча 1927 — 1929 елларда Дәрдемәнднең беренче шигырь китабын туплап чыгару мөмкин дә булмагандыр. Мондый хәл 1959 елгы китабына да кагыла. Шул елда дөнья күргән «Сайланма әсәрләр» чыгарга ике-өч ел кала шагыйрьнең Казанга килгән улын, совет хакимиятен урнаштыру өчен барган көрәш-бәрелешләрдә катнашкан, шунда бер кулын терсәктән өздереп кайткан Җәгъфәр Рәмиевне әле кайберәүләр «буржуй улы» дип битәрлиләр. Атасына багышлап «буржуй улы» язган күләмле истәлек язмаларын журналда да, нәшриятта да кабул итмиләр. Шуннан соң Язучылар берлеге идарәсе рәисе Гомәр Бәширов аңа әдәбият институтына, Мөхәммәт ага Гайнуллинга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Шул хатирә язмалары һәм кайбер өстәмә мәгълүматлар җирлегендә булса кирәк, әлеге «Сайланма әсәрләр» басылып чыга.
Ләкин халык мәкалендә әйтелгәнчә, мал бирмәк — җан бирмәк. Алтын байлары Рәмиевләр өчен дә ул шулай булган, әлбәттә. Ерак морза бабалары кайчандыр кичергән афәтне — җирсез һәм мал-мөлкәтсез калу афәтен егерменче гасыр Рәми-евләре дә җиңел генә кичермәгәннәрдер. Ерак морза бабалары байлыкларын яшь урыс патшалыгы йотканнан соң инде алар ике-өч гасыр дәвамында әз-әзләп хәл җыйган, баштарак сәүдә, аннан соң җир байлыкларын чыгару белән шөгыльләнеп, ярыйсы ук мал, байлык тупларга өлгергән булганнар. Һәм менә көтелмәгән яңа афәт, яңа түнтәреш.
«Мәгез, алыгыз гасырлар дәвамында тупланганнарыбызны»,— дип, берәү дә атылып чыкмаган, билгеле. Шул исәптән демократ рухлы Рәмиев байлар да. Яшен яшәгән, ашын ашаган карт шагыйрь шулай эшләргә ниятләсә дә, яшьрәк буын, ата-баба-дан килгән мирасның инде төп хуҗалары андый ният белән һич тә килешмәсләр иде. Шакир вафатыннан соң, приискалары белән төп җитәкчелек эше аның олы улына кала. Ул икенче зур төбәк — Чиләбе төбәге байлары кияве дә. («Офыктагы рәшәләр» дигән хезмәтемдә мин, Орск кешеләре хатирәсенә нигезләнеп, ул эшне Искәндәр генә башкарган дип язган идем. Закир улы Искәндәргә, 1914 елда Германиядә укып кайтканнан соң, Сөләйман җитәкчелегендә төп белгеч вазифасы һәм Закир карамагындагы приискаларда эшләү йөкләнгән. Совет чорында да ул «Башкирзолото» трестында баш белгеч вазифаларын башкарган, баш идарәче булмаган.)
1918 елның февраль азакларында Дәрдемәнднең, кинәт җыенып дигәндәй, Орскига китеп баруы да гасырлар дәвамында тупланган мал-мөлкәтнең бер өлешен булса да саклап калырга ниятләвеннәндер, мөгаен. Баштарак ул монда төпләнеп калырга һич тә уйламаган. Оренбургтан соңгы елларда көндәлек тормыш өчен кирәк булган кайбер әйберләрен генә үз янында тоткан. Әмма шунысы хак — Орск шәһәре приискаларга якынрак урнашкан. Моннан аларның теләсә кайсына берничә көндә барып җитеп, яки кирәкле кешене юллап була.
Ни өчен шундый хәвефле эшләрне башкарырга Дәрдемәнд үзе киткән, олы улы Искәндәрне җибәрмәгән соң? (Сөләйман бу вакытларда, мөгаен, Орскидан да көнчыгыштарак урнашкан приискаларның берсендә мирасны саклап калуны оештыру эшләре белән шөгыльләнгәндер, һәрхәлдә, кайбер эзләр, шул исәптән Балкан авылы янында җиргә күмелгән яртышар потлы ике алтын «кирпече» табылдыгы шуңа ишарәли.) Беренчедән, Искәндәр тәүге баласын көтә, хатыны авыр хәлдә ята. (Верхнеуральск кызы Шәрифзадә Дашкова барыбер соңрак, икенче баласын тудырганда, гүр иясе булачак.) Икенчедән, Искәндәр әле яңарак читтән кайткан, прииска кешеләрен дә белеп бетерми. Авыр чакларда кемнәргә таянырга, кемнәргә четереклерәк йомышлар кушарга була — аермый диярлек. Башкалар әле яшь, тәртә арасына керергә өлгермәгән.
Шагыйрьнең Оренбургтан Орскига китүен мин шулайрак күзаллыйм. Аңа, һичшиксез, приискаларына якынрак урында яшәргә кирәк булгандыр. Приискаларын һәм алардан җыелган алтыннарны Зәки Вәлиди оештырган башкорт мохтариятына тапшырасы булса да, совет хакимиятенә «илтеп бирәсе» булса да — төп хуҗалар ул да Сөләйман энесе бит.
һәрхәлдә, Оренбургта совет хакимияте беренче мәртәбә оешкан мәлдә, 1918 елның беренче яртысында әле аңа каныгучылар булмаган диярлек. Китәргә берәү дә мәҗбүр итмәгән. Оренбургта әле ул вакытта эшчеләр юк дәрәҗәсендә: тимер юлчылар депосы, «Орлес» агач эшкәртү заводы да берничә вак-төяк күн-тире эшкәртү «фабригы» белән тегермән эшчеләре генә. Патша хакимиятен үзгәртеп корырга теләүчеләрнең иң актив сул канат тарафдарлары да, башлыча, уртакул хезмәткәр һәм хәлфәләр, учительләр генә. Алар әлегә либерал карашлы, кискен чаралар тарафдарлары түгел. Гражданнар сугышы соңрак аларны, шул исәптән өске катлам «татар революционерларын» да, ил буйлап таратачак. Алар урынына чикләнгәнрәк фикерле, кешеләрне фәкать эшче һәм байларга гына бүлеп караучылар төркеме киләчәк. Мал-мөлкәте ишлерәк булучыларны чын-чынлап эзәрлекләүләр башланачак.

* * *

Орск төбәгендә совет хакимияте фәкать 1919 елның җәй азакларында гына урнаша. Бер ел дәвамында шәһәр тирәсендә авыр сугыш бара. Шәһәр кулдан-кулга күчкәли. Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләреннән мәгълүм ки, андый вакытларда Дәрдемәнд шәһәрдән киткәләп тә торган. Драматургның кулак ага-братлары көн күргән, Орскидан утыз чакрымда булган Җүнәйдә «шагыйрьнең шәһәр өчен барган сугыштан качып яшәве» теркәлгән. Дәрдемәнд, бәлки, Җүнәйдән дә арырак китеп юргалагандыр, ләкин Юлык, Солтан, Балкан, Шиханда авылларында, Верхнеуральски янәшәсендәге Рәмиев байлар утарлары тирәләрендә икенче бер Мирхәйдәрнең булмавы сәбәпле, ул сәфәрләр әлегә безгә мәгълүм түгелдер.
1920    елның җәендә Орскиның яшь сәүдәгәр Мусиннар гаиләсе берничә елга бер авылда кибет тотарга китәләр. Урамга биш тәрәзәсе карап  торган, буйлап  салынган  бура  өйләрен, иркен ишегалды каралтыларын һәм араннарын Дәрдемәндләргә калдыралар. Ул өй хәзер дә исән, фәкать элекке такта түбәсе шиферга гына алыштырылган. Хәзерге Поль Лафарг урамына
аркылы булган Поль Лафарг тыкрыгындагы өченче йорт. Ике йорт  аша  Җаек  буе  әрәмәлеге  башлана.  Ул  урында  Җаек елгасы дугаланып, шәһәр йортларыннан беркадәр читләшә. Шул ике аралыкта, эре-эре топольләр уратып алган зур-зур аланнар да элгәрерәк елларда шәһәр халкы сахрага чыга торган булган, самоварлар   кайнатып,   шунда   чәй   мәҗлесләре  оештырган. Дәрдемәнд тә элек-электән шунда каениш-каенигәләре белән
сахрага чыккалагандыр, мөгаен. Төнбоекларны тибрәтеп аккан ашкын суга карап, хозурланып һәм уйланып утырган чаклары да булгандыр. Инде яшәү урыны да елга буена ук якынлашкач, ялгызы гына да ул әрәмәлек буйларында йөргәндер, шәт. 1921 елның көзендә соңгы юлга да аны шушы йорт бусагасыннан алып чыкканар. Гомерләренең соңгы еллары Мәскәүдә узган оныклары Бәшир белән Кафия бабаларының үлемен болайрак тасвир итәләр. Кафия — шагыйрьнең олы кызы Өммегөлсемнең өченче баласы, 1915 елда туган. 1921 елда әле алар Оренбургта яшәгәннәр. Өммегөлсем дә, аның ире Гариф Камалов та шул елның көзендә кинәт авырып китәләр. Тиф чирен эләктерәләр дә озакламыйча бер-бер артлы якты дөнья белән саубуллашалар. Дәрдемәнд бабалары Өммегөлсем хәлсезләнеп, урын өстендә яткач та, Оренбургка килгән була. (Махсус килгәнме, әллә башка йомыш белән килгән вакыты булганмы — оныклар хәтерләмиләр.)
Дәрдемәнд олы кызының җеназасын чыгаруда катнаша. Киявенең дә авыруын исәпкә алып, ятим калган дүрт кыз баланы урнаштыру хәстәрен күрә. (Кечерәкләре Галия белән Кафия соңыннан Искәндәр абыйлары гаиләсендә тәрбияләнәчәкләр. Рабига белән Суфия да аларда яшәп-яшәп китәләр.) Орскига кайтышлый шагыйрь үзе дә авырый башлый. Актүбә белән Орск арасындагы йөз илле чакрымлы ат юлында өшегән дә булса, кирәк. Иртә башланган суык көз булган ул. Гаиләсе янына кайтып, берәр атна торгач, үзенең дә йөрәге тибүдән туктый. Шулай итеп, ул гаиләгә берьюлы ике зур хәсрәт килә.
Дәрдемәнд «ачлыктан үлгән» дигән фараз таратучылар да бар. Бер дә ышанычлы фараз түгел. Икенче бер олы яшьтәге журналистыбыз «шагыйрь бер ерак авылда, кемнәрнеңдер кулында, бик фәкыйрьлектә үлгән икән» дип тә язып чыкты. Анысы да нигезсез. Үз гаиләсендә, үз өендә (әлеге Мусин сәүдәгәрләрдән арендага алып торган йортта) вафат булган ул. Илленче-алтмышынчы елларда әле Орск шәһәрендә шагыйрьне соңгы юлга озатучылар да бар иде. Уртакул сәүдәгәр кызы, иптәш кызлары белән шагыйрь җеназасын Җаек күперенең аргы башына чаклы озата барган Мәрьям апа Бикбова (Муса Җәлилгә яшьтәш, соңрак яшь шагыйрь белән сәхнә уеннарында катнашкан) туксанынчы елларда гына вафат булды.
Алда әйткәнемчә, илленче еллар урталарында Казанга Дәрдемәнднең улы Җәгъфәр килгән. Шуның да истәлек-хатирәләренә таянып, 1959 елгы «Сайланма әсәрләр» китабы дөнья күргән. Ул китапны төзүче һәм чыгаручы әдәбият профессоры Мөхәммәт ага Гайнуллин үз хезмәтләрендә Дәрдемәнднең «тифтан үлгән» дип яза. Шул бәяләмә бик хак булырга тиеш. Йогышлы авырудан вафат булган кызын гүргә иңдерүдә катнашкан шагыйрь йә шунда, яисә поездда кайтканда тиф авыруын йоктыра һәм шул чир аны теге дөньяга алып киткән булса кирәк.
Татар шигъриятенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд (алтын чыгаручы байларның берсе Мөхәммәтзакир Рәмиев) Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында 1859 елның 23 ноябрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Алтмыш ике яше тулыр-тулмастан, Орск шәһәрендә, 1921 елның 9 октябрендә тиф авыруыннан вафат була.

1999

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


Комментарий

  1. Флүзә | 25.12.2022 17:32

    Рәхмәт. Шушуындый документаль әсәрләр күбрәк булсын иде.

Комментарий язарга


*