ТАТ РУС ENG

Әмирхан ЕНИКИ Теләк

Көн үткән саен, без ике олы бәйрәмгә якынлашабыз: апрель аенда В. И. Ленинның йөз еллыгын, ә июньдә Татарстанның илле еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Икесенә дә вакыт күп калмады. Табигый инде, моның кебек сирәк килә торган аеруча кадерле бәйрәмнәр уңае белән кешедә төрле теләкләр туа. Кеше бәйрәмнең үзен генә түгел, аның ниндидер нәтиҗәләрен дә күрергә тели, аңа үзенең кайбер өметләрен дә баглый. Әле бала чакта безгә изге бәйрәм алдыннан ни теләсәң дә кабул була дип әйтә торганнар иде. Ә Ленин туган һәм Татарстан туган көн безнең өчен изге бәйрәм түгелмени?! Кыскасы, бу олы бәйрәмнәр якынлашу уңае белән минем дә күңелемдә туган теләкләрем бар. Бәлки, алар кайбер кешеләргә ул хәтле әһәмиятле дә булып күренмәс, ләкин шулай да минем аларны яшермичә әйтеп каласым килә. Сүз биредә башлыча шәһәребезнең тарихи кыйммәте булган истәлекле урыннарын саклау һәм шулай ук революция хәрәкәтенә катнашкан яки культурабызга зур өлеш керткән шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү турында барачак.

Иң элек чынлап та «кечерәк» нәрсәдән башлыйк әле: шәһәрнең төрле урамнарына кайбер йортларга куелган мемориаль такталар бар. Бу такталар аеруча читтән килүчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тиешләр. Шуларга карап алар теге яки бу йортның нәрсә белән истәлекле булуын, анда элек кем торганын беләләр. Андый йорт тарихның җанлы шаһитыдай кешедә һәрвакыт зур кызыксыну уята, хыялы белән ул үткән заманнарга кайткандай була. Тик мәсьәлә шунда: йортның стенасындагы әлеге без әйткән мемориаль такта узып баручының игътибарын ни дәрәҗәдә үзенә җәлеп итә ала? Ерактан ук күзгә чалынып, «чакырып, дәшеп» торамы ул? Менә, мәсәлән, элекке Болгар номерларының ак стенасына куелган кечерәк кенә ак мәрмәр такта — ул безгә кайчандыр биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның торуы хакында сөйли. Ләкин, кызганычка каршы, килеп төртелмичә торып, бу тактаны күреп тә, укып та булмый. Һәм тикшерә башласаң, бик күп җирдә ул шулайрак икән: ак стенада ак таш, ак ташта сары язу. (Күбесенең сары путалы кубып бетә язган.) Билгеле инде, мондый такта игътибарны җәлеп итеп, дәшеп тормый. Шактыен махсус карап чыккач, миндә булган беренче теләк шул: юбилейлар алдыннан бу такталарның күбесен өлгергән кадәр алмаштырасы иде. Алмаштырганда башкачарак итеп, ягъни күләме белән зуррак, стена фоныннан, һичшиксез, аерылып торырлык итеп, сүзләрен эре, ачык, пөхтә язып эшлисе иде. Һәрхәлдә, алар кирпеч шикелле барысы да бертөсле стандарт булмасын иде. Аннары барлык истәлекле йортларга да мемориаль такталар куелды микән? Мәсәлән, мин зур язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлы белән Шәһит Әхмәдиев торган өйләрдә андый такталарны күрмәдем. Шулай ук Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов укыган Учительская школа белән Галиәсгәр Камал, Фатих Әмирхан һәм күп кенә бүтән зур исемле кешеләребез укыган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе биналарында да мемориаль такталар юк. Исәпли башласаң, әнә шундый тарихи вакыйгалар яки тарихи шәхесләр белән бәйләнгән биналарны күп табарга мөмкиндер әле. Ә бит аларның берсен дә югалтырга һәм онытырга ярамый.

Соңгы елларда Казан бик нык үзгәрде. Төзелешләр шәһәр читеннән әкренләп аның үзәк һәм үзәккә якын урамнарына керә башлады. Тагын бер 15—20 елдан иске Казанның күп өлеше сүтелеп бетәр, ахрысы. Хәлбуки бу иске Казанда күпме бөек кешеләрнең эзләре сакланмый?! Мин аларның исемнәрен санап тормыйм, әмма шулар аркасында шәһәребезне бөтен дөнья диярлек белә. Димәк, шәһәрне үзгәртеп корганда, гаять зур саклык күрсәтергә кирәк. Бер сүтеп ташлаганнан сон, тарихи урыннарны яңадан торгызу мөмкин булмаячак. Иң мөһиме, шуңарчы азмы-күпме тарихи әһәмиятле бөтен биналарны ачыклап, белеп калырга кирәк. Хәтта сүз аерым биналар турында гына түгел, шәһәрнең бөтен почмаклары турында да барырга тиеш. Әйтик, В. И. Ленин музее урнашкан йорт әйләнәсендәге борынгы күренешне, шул тирәдәге урамнарны ни өчен иске хатендә сакламаска? Ленин яшәгән, Ленин йөргән җирләр — моның кадере-кыйммәте бик зур бит. Әгәр без Ульяновлар торган кечкенә сары өйне хәзерге стильдәге зур-зур тартма йортлар уртасында ялгызын гына калдырсак, ул ничектер ятим булачак, ул кешеләрдә студент Владимир Ульянов яшәгән чорны, аның шул чактагы әйләнәсен күз алдына китерергә, хис итәргә мөмкинлек бирмәячәк. Шул сәбәпле мин үчем Ульяновлар урамын, бу урамга илтә торган Комлев, Бутлеров (элекке исеме «Старая Горшечная») урамнарын һәм Лядов бакчасына караган йортларны бозмыйча-үзгәртмичә саклау ягында торам. Инде бик искергән-тузганнарын сүтәргә туры килсә, алар урынына яңаларны, шул урамнарның стиленә яраклаштырып, җыйнаграк итеп, гомуми күренешне бозмыйча гына салу яхшы булыр иде. Кыскасы, әгәр без бу тирәләрне борынгы хәлендә саклый алсак, киләчәктә ул Ленин яшәп киткән иске Казанның уникаль бер почмагына әйләнер иде.

Гомумән, шәһәребезнең әнә шундый аеруча истәлекле, тарихи әһәмиятле почмаклары аз түгел. (Мәсәлән, Кремль, Университет тирәләре һ.б.) Ләкин мин биредә шуларның тагын берсенә тукталу белән генә чикләнергә телим. Бу — Тукай тормышы, Тукай иҗаты белән бәйләнгән урын. Хәер, бер Тукайга гына түгел — башка язучыларга да, хәтта, мин әйтер идем, иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләргә дә бу урынның күпмедер кагылышы бар. Шуңадыр инде бик күп истәлекләрдә бу урын телгә алынмыйча калмый. Кыскасы, сүз биредә элеккеге Печән базары чаты, дөресрәге, Печән базары мәчете һәм шуның ике ягына урнашкан «Болгар» белән «Амур» номерлары турында бара. Чынлап та, гаҗәеп бер «чат» булган бу үз заманасында. Аның «Көфер почмагы» гына ни тора! Көн саен шул чат яныннан безнең Тукай, Камал, Әмирханнарыбыз, беренче артистларыбыз, беренче студентларыбыз, ислахчы шәкертләребез үтеп йөргәннәр. Аларга шул чаттан әфьюн сатып утыручы Мөхәммәтҗан Хафиз һәм аның тирәсенә җыелган үзе шикелле туң карагрухчы итчеләр вә тиречеләр өреп калганнар. (Бу почмак турында Әнәс Камал истәлекләреннән дә кызыклы гына нәрсәләр табарга мөмкин: «Казан утлары», 10 сан, 1969 ел.)

Тукайның «Болгар» номерларында торганын беләбез. Ләкин бу номерларның бусагасын Г. Камал, Г. Кариев, С. Рәмиев, X. Ямашев, Г. Коләхмәтов кебек атаклы кешеләребез дә күп таптаганнар. «Болгар» ул шул заманның, ничек дим, үзенә күрә әдәби клубы сыман бер урын булган, шунда «Сәйяр» артистлары, әдип-шагыйрьләр, алдынгы шәкертләр гел генә килеп-китеп йөргәннәр.

«Амур» номерларында Фатих Әмирхан торган. Тукайның да соңгы айлары шунда узган, шуннан үлемгә дучар шагыйрьне якын дуслары Клячкин шифаханәсенә озатканнар. Янә нәкъ шул тирәләрдә ул заманның редакцияләре, нашир-көтепханәләре урнашкан булган. Һәм, ниһаять, бу мәшһүр чат Тукай белән Г. Камал әсәрләрендә үзенең төрле чагылышын табып, мәңгеләшеп калган. Күрәсез, никадәр тарихи истәлекле урын бу — Печән базары чаты! Шуңа күрә ул, һичшиксез, сакланырга тиеш. Әлбәттә, үзгәртмичә-бозмыйча, ә Печән базары мәчетенең манарасын яңадан бастырып сакларга кирәк. Нәкъ Тукай заманындагы шикелле булсын. Ә биналарның стеналарына куелачак мемориаль такталарга: «Элекке «Болгар» мөсафирханәсе» һәм «Элекке «Амур» мөсафирханәсе» дип язылсын иде. Бу өч бина бер-берсенә якын гына торалар, һәм аларны бербөтен итеп саклау читен эш булмаска тиеш. Әгәр инде саклый алмасак, Тукай белән, Тукай вакытындагы әдәби хәрәкәтебез белән күпме-азмы бәйләнгән тарихи урыннар бөтенләй калмаячак. Ләкин ни өчен без аларны югалтырга тиешбез, югалтырга хакыбыз бармы безнең?!

Бер сүз чыккач, Казанның башка мәчетләре турында да тукталып үтәсем килә. Мәчет, — барыннан да элек, безнең осталарыбыз тарафыннан үзенә махсус архитектурада салынган бина ул. Бина буларак алар, гәрчә манараларын кисеп төшерсәк тә, безгә күп еллардан бирле инде йә мәктәп, йә клуб, йә склад-мазар булып хезмәт итеп киләләр. Әле күптән түгел, Баулы районына баргач, без язучылар кайбер авылларда әсәрләребезне мәчет сәхнәсеннән укып йөрдек. Кайчандыр аларның гыйбадәт кылу урыны булганлыгын хәзер инде бары картлар гына хәтерли.

Казанның үзендә бөтен килеш сакланган мәчетләр берничә генә. Ләкин алар да бик аяныч хәлдә икән. Шушы көннәрдә генә мин Пләтәндәге Әҗем мәчетен карап кайттым. Бу — бик нәфис салынган мәчет, Казандагы мәчетләрнең иң гүзәле. Архитектура үрнәге буларак, аның, һичшиксез, кыйммәте бар. Ләкин ни сәбәптәндер аның стенасында «Дәүләт тарафыннан саклана» дигән язу юк. Билгеле инде, ул әкренләп кенә тузып, җимерелеп бара. Калай түбәсе соңгы илле ел эчендә бер генә тапкыр да буялмаган булса кирәк, чит-читләре тишкәләнеп, челтәрләнеп беткән, ишек алдына караган тәрәзәләре яртылаш фанер белән капланган, ихатасын әйләндергән кирпеч баганалы нәфис тимер рәшәткәләрнең дә шактый өлеше җимерелгән — алар урынына тупас цемент плиткалар куелган. Эче ни хәлдәдер, анысын әйтә алмыйм, керергә туры килмәде. (Анда кинопрокатның ниндидер мәктәбеме, мастерскоемы урнашкан булып чыкты.)

Кабан буендагы Суконный мәчете дә шундыйрак хәлдә: ихатасы бөтенләй юк, дәүләт тарафыннан сакланмый, димәк, берәүне дә аның бу хәле борчымый. Берәм-сәрәм генә сакланып калган мәчетләргә ни өчен бу кадәр игътибарсызлык күрсәтәбездер — һич тә аңлый алмыйм. Ә бит алар Казанның, асылда, татар шәһәре булуы турында сөйлиләр, аның борынгы йөзен күпмедер дәрәҗәдә билгелиләр. Татарстанның башкаласы өчен моның тарихи әһәмияте юкмыни?

Бәлки, минем олы бәйрәмнәр уңае белән мәчетләр турында кайгыртуым кайберәүләргә бик гаҗәп тоелыр. Ләкин бит сүз, башта әйткәнемчә, мәчет исеме белән йөргән биналар турында бара. Ә биналар — чиркәүме, мәчетме ул, халыкның материаль культурасына керә. Бәс шулай икән, алар сакланырга тиеш: Ленин үзе безгә культура байлыкларын сакларга кушып калдырды. Аннары илебезнең күп шәһәрләрендә иске чиркәүләрне, монастырьларны, гомумән, тарихи әһәмияте булган һәртөрле биналарны саклау яки яңадан торгызу буенча зур эшләр алып барыла. Моңа көчне дә, акчаны да кызганмыйлар. Сез “Литературная газета”ның соңгы 48 нче санында басылган «Үткәннәр белән янәшә» («Рядом с прошлым») дигән мәкаләне генә укып карагыз. Анда Украина хөкүмәтенең өч йөздән артык шәһәр һәм авылларны тарихи җәһәттән әһәмиятле, кыйммәтле дип игълан итүе, аларны рөхсәтсез һәртөрле бозу-үзгәртүләрдән тыюы, ниһаять, саклау яки яңадан кору өчен искиткеч зур чаралар күрүе турында сүз бара. Кыскасы, чиркәүләр генә түгел, җил тегермәннәре дә сакланачак! Шуңа күрә минем ике-өч мәчетне яклап чыгуым бер дә гаҗәп тоелмасын. Изге бәйрәмнәр алдыннан ярый ул!

***

Без В. И. Ленинның монументаль сәнгатькә (скульптурага) никадәр зур әһәмият биргәнлеген яхшы беләбез. Әле Совет властеның беренче елларында ук Владимир Ильич кешелек азатлыгы өчен көрәшүчеләргә һәйкәлләр кую турында кайгырта башлый, бу эшне гамәлгә ашыру өчен тиешле күрсәтмәләрне бирә. Чыннан да, гаять көчле нәрсә ул — монументаль сәнгать! Бердән, мәңгелек, икенчедән, гүзәллек ул! Һәйкәлләре күп шәһәр ничектер дәрәҗәлерәк тә, баерак та булып санала. Безнең Казан исә электән үк һәйкәлләргә ярлы иде. Булганның да кайберләрен, мәсәлән, Державин һәйкәлен югалттык. Дөрес, соңгы елларда бу юнәлештә зур гына эш үтәлде: өч мәйданда өч кадерле кешенең — В. Ленинның, Г. Тукайның, М. Җәлилнең һәйкәлләрен күрдек. Болардан тыш кайбер урыннарга революция көрәшчеләренең (Н. Ершов) һәм бөек язучыларның (Л. Толстой белән М. Горький) бюстлары куелды. Ләкин шулай да бу эш бездә бик сүлпән, бик әкрен бара. Ә бит Казанның мәйданнарга куярлык олы кешеләре — галимнәре, әдипләре, революция каһарманнары шактый күп. Алар билгеле, мин аларны санап тормыйм. Әмма ике олы затны телгә аласым килә, бу — Каюм Насыйри белән Мулланур Вахитов. Миңа калса, боларның икесенә дә Татарстанның башкаласында һәйкәл куелырга тиеш. Мәгълүм булганча, Мулланур Вахитов — Татарстан социалистик совет республикасын оештыруны, Ленин кушуы буенча, башлап җибәргән кеше. «Татарстан шуралар җөмһүрияте» дигән сүзләрне безнең халык беренче тапкыр аның авызыннан ишетә. Шул сәбәпле, бер дә икеләнмичә, Мулланур Вахитовны — шәрекънең бөек революционерын (Галимҗан Ибраһимов сүзләре) Республикабызның атасы дияргә хакыбыз бар.

Инде Каюм Насыйрига килсәк, ул безнең иң халыкчан мәгърифәтчебез, татар халкын агартуда иң күп көч түккән һәм хезмәт күрсәткән кешебез. Уйлап караганда, алар икесе ике дәвернең, ягъни Каюм Насыйри уяну дәверенең, Мулланур Вахитов исә азатлыкка ирешү дәверенең башында торалар. Ә беренче кешеләрне халыклар бервакытта да онытмаганнар, иң элек шуларга дан-дәрәҗәне биргәннәр.

Әлбәттә, һәйкәл кую җиңел эш түгел. Вакыт та, акча да күп кирәк аңа. Ләкин беренче адымны ясар өчен хәзер, минемчә, иң уңайлы вакыт. Кыскасы, минем теләк менә нидән гыйбарәт: Татарстанның илле еллык бәйрәме уңае белән Мулланур Вахитов һәм Каюм Насыйри һәйкәлләренең проектын эшләү буенча ачык конкурс игълан ителсен иде. Билгеле, бу әле ике һәйкәл дә берьюлы куелырга тиеш дигән сүз түгел, әмма аларны булдыру турында карар кабул итү һәм конкурс игълан итү, һичшиксез, бик күркәм эш булачак. Җәмәгатьчелек моны, әлбәттә, бик хуплап каршы алачак.

***

Гомумән, без олы кешеләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү турында күбрәк кайгыртсак иде. Әнә шул башланган эш — революция каһарманнарының бюст-портретларын мәйданнарга, бакчаларга куюны да тизләтсәк иде. (Җәя эчендә генә әйтәсе килә, болар арасында, әлбәттә, Камил Якуб, Шамил Усманов, генерал Якуб Чанышев кебек кешеләребез дә булырга тиештер инде.) Аннары, бәлки, әдип-шагыйрьләребездән Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Фатих Кәримнәргә дә чират җитәр — аларның да кадерле сыннарын мәйданнарда күрербез.

Мәңгеләштерүнең, билгеле, юллары күп. Казанда, мәсәлән, күп кенә язучыларның исемнәре төрле урамнарга бирелде. Шулай ук мәктәпләргә, китапханәләргә, югары уку йортларына лаеклы исемнәрне бирергә мөмкин. Ләкин мин биредә аларның барысын да санап тормыйча, тик бик мөһим бернәрсәне искә төшерергә телим.

Без борын-борыннан Идел буенда яшәүче халык, безнең республикабыз да дүрт елга буен биләп тора. Хәлбуки, ни гаҗәптер, шушы елларда безнен кешеләрнең исемнәрен йөрткән пароходлар юк диярлек. Кайчандыр Казан—Уфа арасында Тукай пароходы йөри иде, ләкин ул да күптән тузып, металлоломга китте шикелле. Ни өчен бу болай? Тиешле урыннарда мәсьәләне куя белмибезме, нигезләп сорый белмибезме? Ә бит һич югы шул Тукай исемен яңартырга һәм тагын берничә генә пароходка исем итеп бирергә безнең хакыбыз бардыр инде. Минем, мәсәлән, Идел яки Камада Фатих Әмирхан исемен йөрткән мәһабәт, матур пароходны күптән күрәсем килә. Шулай ук Әстерханга төшә торган пароходларның берәрсенә Шәриф Камал исеме бирелсә дә һич артык булмас иде. Икесе дә классик язучыларыбыз, икесенең дә иҗатлары күпмедер дәрәҗәдә безнең туган Иделебез белән бәйләнгән.


* * *

Якынлашып килгән ике олы бәйрәм алдыннан күңелдө уянган теләкләр әнә шулар. Күпмесе кабул булыр — анысы икенче мәсьәлә. Ләкин алар, — җыеп кына әйткәндә, үткәнебезгә игътибар, иске байлыкларга кадер, тарихи шәхесләргә хөрмәт тагын да көчәйсен иде дигән яхшы максаттан гына туган, чын, ихлас теләкләр.

 

Декабрь, 1969 ел.

(Чыганак: Еникиев Ә.Н. Биектән карап торасым килә… : Заманым һәм замандашларым турында / Әмирхан Еники. – Казан: Мәгариф, 2009.  – 215 б.)


Комментарий язарга


*