ТАТ РУС ENG

Мөхәммәт ГАЛИ Шәриф Камал турында кайбер истә калганнар

Беренче тапкыр мин Шәриф ага Камалны 1914 нче елда Оренбургта (хәзерге Чкалов шәһәрендә) «Вакыт» газетасы редакциясендә күрдем. Ул вакытта мин «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый идем. Шул елны Ш. Камалның «Хикәяләр төркеме» басылып чыкты. Анда кергән хикәяләрнең күбесе «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналында басылганлыктан, вакытында укылып барган булса да, китап булып чыккач, иптәшләр белән без аларны яңабаштан укып чыктык. Электән дә бик яратып укылган бу хикәяләр, китаптан укыгач, безгә тагын да күбрәк ошый төштеләр. Шуннан соң бездә бу матур хикәяләрнең авторын күреп танышу һәм сөйләшү дәрте кузгалды. Аны күрү өчен, иптәшләр белән «Вакыт» газетасы редакциясенә барсак һәм читтән генә үзен күрсәк тә, ул эш белән бик мәшгуль булганлыктан, аның белән күрешеп сөйләшә алмадык. Шулай итеп, мин Шәриф Камал белән танышмыйча Оренбургтан китеп бардым.
1925 нче елны ул, Оренбургтан Казанга күчеп килеп, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә эшләргә керде. Ул вакытта мин дә анда эшли идем. Беренче тапкыр мин аның белән шунда таныштым. Ул вакытта «Кызыл Татарстан» редакциясе Чернышевский урамында почтага каршы йортта, икенче катта урнашкан иде. Татгосиздат та һәм татар телендә чыгып килгән башка газета-журнал редакцияләре дә шунда иде. Без унлап кеше ишек кергәч тә зур бүлмәдә эшли идек. Атаклы язучы һәм шагыйрьләрдән Галиәсгар Камал, Һади Такташ һ. б. лар да шул бүлмәдә эшли иделәр. «Кызыл Татарстан» редакциясенә кереп, бераз эшләгәч тә, Шәриф Камалны да шунда күчерделәр. Эштән бушаган вакытларда без сөйләшеп утырырга ярата идек. Ш. Камал үзен бик җитди тота, сүзгә аз катнаша, күбрәк эшләп утыра иде. Киресенчә, Г. Камал белән Такташ эшләп арыгач көлеп, шаярып, сөйләшеп ял итәргә яраталар иде.
Бер көнне обед вакытында бөтен бүлмәдәге иптәшләр көлешеп, сөйләшеп утырганда, Галиәсгар Камал Шәриф Камалның һаман язулар актарып сүзгә катнашмый утырганын карап торды да:
—    Хикәяләреңдә геройларыңны бик күп сөйләштерәсең син, Шәриф, ә үзең сүзгә катнашмыйсың. Әллә бөтен сүзеңне геройларыңнан сөйләтеп бетердеңме соң син?! — диде көлеп.
Ш. Камал бераз кызара төште дә:
—    Дөрес, Галиәсгар абзый, мин сүзгә авыррак кеше, яңа күреп танышкан кешеләр белән тиз генә үзләшеп китә алмыйм. Сезгә бер ияләшеп китсәм, мине сүздән туктата да алмассыз әле,— диде.
Такташ гадәттәгечә башын артка  ташлап кычкырып көлде дә:
—    Оренбургта вакыттан беләм мин Шәриф абзыйны. Бер сөйли башласа, дөрестән дә  сез аны   туктата да алмыйсыз инде. Бигрәк тә сәнгать,  әдәбият мәсьәләләренә кереп китсә, йөзә инде ул, — диде.
Дөрестән дә шулай булып чыкты. 1929 нчы елда оештырылган татар совет язучыларының экскурсиясе вакытында (Биредә сүз татар совет язучылары өчен кардәш республикаларга һәм промышленность үзәкләреңә оештырылган экспедицияләр турында бара (төзүче искәрмәсе).), кырык көн буена безнең арада Шәриф Камалдан да күп сөйләүче булмагандыр. Гыйльми һәм әдәби темаларга ул бик кызыклы һәм матур итеп сөйли белә икән. Ара-тирә без ишетмәгән борынгы анекдотлар да сөйләп көлдереп куя. Шул вакытта без аның сүзгә юмартлыгын күреп хәйран калган идек.

1940

(Чыганак: Мөхәммәт Гали. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).


 

Комментарий язарга


*