ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Габдерәшид Ибраһим (1857-1944)

Муса Яруллаһ Биги кебек үк, Габдерәшид Ибраһимовның да исеме — озак еллар буе халкыбыз өчен билгесез калган исемнәрнең берсе.
Күренекле мәгърифәтче, журналист, сәяхәтче, сәяси җитәкче һәм ислам миссионеры Габдерәшид Ибраһимов 1857 елның 23 апрелендә Рәсәйнең Көнбатыш Себер территориясендә урнашкан Тобольск губернасының Тара поселогында туган. Бабалары дүрт гасыр элек Бохарадан килеп, Тарага урнашканнар. Атасы Гомәр бәй үз заманының сәяси вакыйгаларына катнашкан диндар бер кеше була, улын кечкенә вакытта ук Коръән укырга өйрәтә һәм шактый гына санда сүрәләр ятлата. Анасы Гафифә Тара мәдрәсәсендә озак еллар буе кыз балаларга мөгаллимлек иткән. Габдерәшид Ибраһимовның гаиләсе бик фәкыйрь тормыш сөргән. Атасының шул заман сәяси вакыйгаларына катнашуы аркасында гаиләсе күп кенә авырлыклар кичергән.
Габдерәшид Ибраһимов җиде яшендә Тарадан 80 чакырым ераклыктагы Аувуш авылында мәдрәсәдә торып укый башлый. Ул, бу авылда сигез айлап укыганнан соң, яңадан Тарага кайта. Габдерәшид Ибраһимов: «Тарадагы мәдрәсәләр атамның мине җибәргән авылындагы мәдрәсәләргә карый яхшырак иде, тик нигә ул мине анда җибәрде, аңламадым», — дип яза. Икенче елны әнисенең тырышлыгы белән үзләреннән шактый ерак булган Ырынбур өязендәге Чиләбе тирәсендә урнашкан Әрмән авылына китә. Бу якларга китүенең сәбәбе монда укыту тәртипләренең Себер ягына караганда яхшырак булуы һәм аеруча Габдерәшид Ибраһимовның әнисе ягыннан туган тиешле кешеләрнең нәкъ шушы авылда яшәүләре белән бәйле. Габдерәшид Ибраһимов ул авылда дүрт ел укый. Авыл халкының мәдрәсә шәкертләренә күрсәткән фидакарь ярдәме һәм хөрмәте аны сокландыра һәм аңа көчле тәэсир итә. Соңрак төрки-ислам дөньясы өчен кылган хезмәтләренең мәгънәви чыганагы бу авылдагы белем алу вакытына да барып тоташа. Монда укыган вакытта 1871 ел башларында әнисенең үлгән хәбәрен алгач, мәдрәсәдән аерылып Тарага китәргә карар кыла. Ләкин Төмән якларына килеп чыккач, авыр кыш вакыты булу аркасында юлын дәвам иттерә алмый һәм, Төмәндәге бер мәдрәсәгә урнашып, кышны шунда уздыра. Язын юллар ачылу белән Тарага баручы берәр арба килеп чыкканын көтеп яткан арада атасының да вафат булуын ишета әтисенең Тарада яшәүче сеңлесеннән хат алганнан соң, туган якка кайту фикереннән ваз кичә һәм Төмәндәге әлеге мәдрәсәдә калырга уйлый. Апасы хатында кече туганын да аның янына җибәрәсен, аталарыннан исә бернинди дә мирас калмавын хәбәр итә. Габдерәшид Ибраһимов бу вакытта, 14 яшендә, туганы исә 12 яшендә була. Яшьли ятим калган бу балаларның ярдәм үтәрдәй ни туганнары, ни тормыш алып барырга мөмкинлек бирердәй кешеләре булмый.
Язын юллар ачылгач, энесе аның янына күчеп килә. Мәдрәсәдә ял вакытыннан файдаланып, кышлык яшарлык ризык өчен тирә-як авылларда бераз ялланып эшләп алалар. Кышын да вакыт-вакыт эшләп, көнлек ризык табып, үз көннәрен үзләре күрәләр. Гадерәшид Ибраһимов бу мәдрәсәдә дүрт еллап ала. Ул монда укуын алга таба дәвам иттерүнең мәгънәсе юклыгын аңлый һәм бу мәдрәсәдән китәргә карар бирә. Җиде яшеннән бирле мәдрәсәләрдә укуына карамастан, әллә ни гыйлем туплый алмый. Шуңа күрә моннан китеп, Казан артындагы атаклы Кышкар мәдрәсәсенә барып карарга уйлый. Энесенең туган җире Тарага җибәреп, үзе Кышкарга китә. Кышкарда заманының танылган мөдәррисләреннән дамелла Исмәгыйль эшләгән мәдрәсәгә урнаша. Ләкин бу вакытка паспортының срогы чыгып килә һәм акчасы да бөтенләй диярлек бетеп китә. Кышкар мәдрәсәсендә укый башлагач, ул андагы шартларга хәйран кала. Бу мәдрәсә хакында «безнең әүвәлге тәхсил күргән мәдрәсәләр белән чагыштырганда, монысы дарелфөнүн кебек иде» дип яза. Кышкарда укыганда буш вакытларында хезмәтче буларак һәм мәхәллә эшләрендә эшләп, мәдрәсәдә укыган хакны чыгарырга тырыша. Ул арада 1877-1878 елгы рус-төрек сугышы башлана. Рәсәйнең һәр тарафында, аеруча төрки милләтләр яшәгән өлкәләрдә, тормыш шартлары бик авырая. Габдерәшид Ибраһимовның паспорт срогы чыга. Ул тотылып, фронтка җибәрелүдән яки төрмәгә эләгүдән куркып яши башлый.
1877 елда Истанбулга китә, анда бераз яшәгәч, Гарәбстанга — мөселманнарның изге туфрагы Мәккә белән Мәдинәгә барып урнаша. Монда ул дүрт ел буе ислам дине нигезләрен өйрәнүне дәвам итә, галимнәр, төрле илләрнең хаҗилары, фикер ияләре белән аралаша. Мәккәдә чакта Төньяк Кавказ халыкларының милли азатлык көрәше каһарманы — шәех Шамил белән ючрашу аңарда аеруча тирән тәэсир калдыра. «Гасырлар буе урыс золымын татып яшәгән милләт баласы Габдерәшит илбасарлар һөҗүмен кырык ел буе кире кагып килгән, бөтен тормышын ат сыртында уздырган, бик күп җиңүләргә ирешкән атаклы кардәшенең хатирәләрен тыңлый. Куркусызлык, йөрәклелек, үз халкының иреге өчен көрәштә фидакарьлек белән тулы хикәятләр болай да татар язмышына ифрат ачынып йөргән егет йөрәгенә көрәш дәрте, батырлык ялкыны өсти, аның туган милләте хокукларын тергезү омтылышын дөрләтеп җибәрә, һичбер кыенлык, киртәләр алдында икеләнеп, өркеп калмаслык бер халәткә китерә. Шәех Шамил белән аралашу аның өчен кимсетелгән, изелгән милләтне кабат аякка бастыру юлында иман ныгыту була. Ләкин яңа заманда бу көрәшне искечә дәвам итү мөмкин түгеллегенә дә төшенә Себер егете. Шуңа күрә 1881 елда яңадан Истанбулга әйләнеп килгәч, бәйсезлеген беркайчан да җуймаган, кардәш төрки халыклар, кабиләләр мәнфәгатен дә күз уңында тотарга тырышкан төрек җәмгыятенең алдынгы өлеше белән танышырга омтыла» [Т.Әйди. Габдерәшид Ибраһим. Идел. — №1. — 31 б.]
Габдерәшид Ибраһим, Төркия тәҗрибәсен файдаланып, татар мәктәп-мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви белемнәрне бергә бирү фикеренә килә һәм шул хыял белән туган иленә әйләнеп кайта. Халкын озак дәвер дәвам иткән торгынлыктан, рухи коллыктан йолу өчен мәчетләрдә вәгазьләр укырга керешә, төрле җыелышларда мөселманнарны уянырга чакыра башлый. Тиз арада татарның күренекле акыл ияләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фахреддиннәр белән багланыш урнаштыра. 1892 елда Ырынбурда Диния нәзарәте идарәсенә сайлангач, Рәшит казый үз ниятләрен тормышка ашырырга керешә. Ул Рәсәй халкының биштән бер өлешен тәшкил иткән мөселманнарны дини, мәдәни, сәяси яктан ирекле итеп күрергә тели. Өч елдан соң ул тагын Истанбулга китә. Анда Рәсәй мөселманнарының милли-сәяси хәлләрен анализлап, киләчәген фараз итеп, «Чулпан йолдызы» исемле китабын яза. Бу елларда Габдерәшид Ибраһимов патша хөкүмәтенең татарларга дошман булуын фаш итә, мөфти итеп патша үзенә кулай булган сатлык җаннарны куюын тәнкыйть итә. Бу китап яшерен рәвештә татарлар арасында тарала, соңрак икенче басмасы Петербургта чыга.
1897-1900 елларда ул беренче ерак сәяхәтенә чыга. Истанбулдан Мисырга, Палестина һәм Хиҗазга бара, аннары Франциягә юнәлә, Италия, Австрия, Сербия, Болгария җирләрен узгач, ул Көньяк Русия аша Көнбатыш һәм Көнчыгыш Төркестанга аяк баса һәм Җиде су, Себер караван юллары белән туган җире Тарыга әйләнеп кайта.
Тиздән ул Петербургка килә һәм татарча газета чыгарырга омтылыш ясый. Рөхсәт ала алмагач, 1903, 1907-1909 елларда «Миръат» («Көзге») җыентыкларын бастыра башлый. Татарларда урнал чыгарыргарөхсәт бирелмәгән заманда үзенең даимилеге белән (22 саны чыга) көндәлек матбугат ролен үтәгән «Миръат» искене җимерергә яңаны тергезергә чакырып, абруй казана.
1905 елгы инкыйлабтан соң, ниһаять, аның теләге тормышка Аша ул Петербургта татар телендә «Өлфәт» («Дуслык») газетасы һәм гарәпчә «Тилмиз» («Шәкерт») исемле атналык газета чыгара башлый. Милләтне уянырга, прогресс юлына чыгарырга өндәгән «Өлфәт» тиз арада укучыларының яраткан басмасына әйләнә, кайбер мәдрәсәләрдә аны икешәр йөз данә алдыра башлыйлар.
1905 елгы инкылаб көннәрендә гайрәтле, тыңгысыз җанлы Ибраһимов милләттәшләрен оештыру эшенә зур өлеш кертә. «Иттифак ал-мөслимин» партиясен оештыруны башлап йөри, аның корылтайларын үткәрүгә күп көчен бирә, партия идарәсе рәисе итеп сайлана. Рәсәй мөселманнарының дини, мәдәни, иҗтимагый-сәяси, матди хәлен, үсеш ихтыяҗын, төрки халыклар алдында торган бурычларны бәян иткән программаны эшләүдә һәм аны кабул итүдә актив катнаша. Үзе чыгарган газета һәм җыентыкларда милли азатлык, хөррият татар халкын алга җибәрү мәсьәләләрен даими яктырта. Реакция еллары башлангач, әлбәттә, Г. Ибраһимовның патша хөкүмәтенең колониаль политикасына каршы килүче бу актив эшчәнлеккә чик куела. Эзәрлекләүләрдән качып, Габдерәшид Ибраһим 1907 ел соңында тагын сәфәргә — Урта Азия якларына чыгып китә. Аннан кайткач, гаиләсе белән Казанга килеп урнаша. 1908-1910 елларда Себер, Монголия, Маньчжурия, Япония, Кытай, Һиндстан, Урта Көнчыгыш илләренә сәяхәт ясый. Бу сәяхәте нигезендә аның мөселман дөньясында гаять мәшһүр булган «Исламият дөньясы» исемле китабы басылып чыга. Сәяхәтләре вакытында Габдерәшид Ибраһим төрле кызык нәрсәләр карап кына йөрми, ә бәлки мөселман булмаган халыкларга ислам динен ныгыту, мөселманнарның иманын ныгыту юнәлешендә хәрәкәт итә. Мәсәлән, Япониядә ул ислам диненә карата игътибар уяту, күп кенә японнарның бу динне кабул итүенә, мәчетләр салуына ирешә. Г. Ибраһимның бөек бер максаты — халыкларны ислам байрагы астына туплау һәм тәрәккыятькә (прогресска) ирешү була. Ул бөтен барлыгы белән Шәрыкъ халыкларының үзбилгеләнү хокукы, вөҗдан иреге өчен көрәшә. Галимҗан Ибраһимов аның турында: «Рәшит казый бөтен гомерен әле Себердә, әле Өфедә, Казанда, Питерда, Каһирәдә, Элҗәзәирдә, Истанбулда, Калькуттада, Багдадта йөреп, «бетәбез, уйланыгыз!» дип кычкырып үткәрде», — дип язды.
Габдерәшид Ибраһимов бәрәкәтле озын гомер кичерә. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр Азия мәмләкәтләрендәге мөселманнарны берләштерү фикере белән янып йөри, башка халыкларга ислам дине тарата. Икенче бөтендөнья сугышы елларында мөселман әсирләрен коткару эшен оештырып йөри. Аның эшчәнлеген Япония, Һиндстан, Индонезия һ. б. илләрдә югары бәялиләр, бөтен мөселман дөньясында аның исеме зур хөрмәт белән искә алына.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


Комментарий язарга


*