ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Габдулла Апанаев (1862-1919)

 

Гомере буе үз халкы һәм Ватаны азатлыгы турында хыялланган, ләкин аны көтеп ала алмаган атаклы җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклесе, талантлы публицист һәм җәдитче мөгаллим ул.

Габдулла Апанаев 1862 елның 15 мартында (иске стиль буенча) Вятка губернасының Малмыж өязендәге Сосна авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы), әлеге төбәктә сәүдә белән шөгыльләнгән икенче гильдия Казан сәүдәгәре гаиләсендә туа. Аның әтисе Габделкәрим Исхсак улы Апанаев (1840-1892) даими рәвештә Казанда, 1 нче Җәмигь мәчете мәхәлләсенә кергән Захарьев урамында (хәзерге Каюм Насыйри урамы) яши, шәһәрдә байтак күчемсез мөлкәткә, сабын кайнату заводына һәм кумарталап сату кибетләре челтәренә ия була.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: күп санлы һәм күп тармаклы сәүдә династиясенең бу ботагы татар дөньясына алдынгы карашлы һәм уңышлы эшләүче байтак эшкуарлар бирде. Мәсәлән, булачак дин әһеленең бабасының атасы, беренче гильдия сәүдәгәр, санагачы Йосыф Исмәгыйль улы Апанаев (1770-1840) 1906-1909 елларда ук нәшрият (басмаханә) тота, анда татар телендә дистәләгән мең нөсхә дини һәм уку-укыту әдәбияты басылып чыга. Үз чиратында, аның улы һәм Габдулла Апанаевның туганнан-туган бабасы Салих Йосыф улы Апанаевның эшчәнлеге Ш. Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбәр …» дигән атаклы китабында аерым очеркта яктыртыла. Салих хаҗиның математика, география, тарих буенча биниһая белемнәрен билгеләп, мәшһүр галим болай дип яза: «Завод мәхәлләсендә Таш мәчетне төзегәндә (Әҗем мәчете күздә тотыла. Авт.) кыйбланы билгеләгәндә мөселманнар, барыннан да элек, бу кеше киңәшләренә һәм исәпләүләренә таяналар. Ул Ай һәм  Кояш әйләнешен бик яхшы белә, бер сәгатькә кадәр төгәллек белән теге яки бу айны, көнне ачыклый (ай җәдвалы буенча. Авт.) … » Шундый йолалары булган гаиләдә балаларга кечкенәдән ук яхшы белем бирергә тырышалар. 1870 елда нәни Габдулла шәһәрнең иң яхшы конфессиональ уку йортларының берсенә — «Мәрҗания» мәдрәсәсенә дәресләргә йөри башлый. Ул данлыклы мөдәррис, татар тарих фәненә нигез салучы Ш. Мәрҗанинең укучысы булу бәхетенә ирешә. Әлеге галим, ул вакытта ук теолофик фәннәргә формаль якын килүне белмәү белән беррәттән, укыту процессына математика, астрономия, география, тарих кебек дөньяви фәннәрне дә кертә. Бу мәдрәсәдә хакимлек иткән хөр фикерлелек рухы шәкертләрдә иҗтимагый тормыш белән кызыксыну уята, аларның дөньяга карашын киңәйтә, хәзер инде ул дини-дидактик характердагы кысалар белән генә чикләнми. “Мәрҗания”дә тәрбияләнүчеләрнең күбесе юкка гына җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле эшлеклеләре, үз чорларының күренекле затлары булмаганнар. Гаҗәеп сәләтле һәм тырыш Габдулла Апанаев та Шиһабетдин хәзрәтнең яраткан укучылары арасында санала. Зирәк остаз һәм аның шәкерте арасындагы аеруча җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаша. Мәрҗанинең вафатына озак калмагач, кызы Бибиһава (1871-1945) белән Габдулла Апанаевның никахына ризалык бирүе дә шул хакта сөйли.
Мәдрәсәдә тулы курс узгач, яшь рухани XIX гасырның 80 нче еллары ахырында атасының матди ярдәме белән Төркиягә һәм Мисырга сәфәр чыга, анда атаклы ислам мәгърифәте үзәкләрендә булырга, шулай ук Шәрык дөньясының рухи халәте белән якыннанрак танышырга ниятли. Бу һич тә очраклы түгел. Шәкерт чагында ук ул тарих, милләтнең бүгенгесе белән кызыксына башлый, аның үсеш перспективасы хакында уйлана. Ш. Мәрҗани бар көчен куеп көрәшкән гасырлык артталыкның сәбәбен Габдулла Апанаев борынгы заманнарда милли фаҗига кичергән һәм аннан соң көчләп чукындыруга, эзәрлекләүләргә һәм хокуксызлыкка дучар ителгән татар халкының йомылуында, үз-үзен чикләвендә күрә. Шәһәрдәге бай татар гаиләсендә туып, шул ук вакытта Аурупаның көчле йогынтысын тоеп үскән (кагыйдә буларак, андый гаиләләрдә зур китапханәләр туплана, рус матбугатын һәм беренче төрки «Тәрҗеман» газетасын яздыралар, балаларга дини белем генә түгел, тулы кыйммәтле дөньяви, шул исәптән музыкаль белем дә бирергә тырышалар) Габдулла Апанаев рухи һәм икътисади торгынлыктан чыгуның бердәнбер юлы — татарларны дөнья цивилизациясе белән таныштыру икәнлеген яхшы аңлый. Дөрес, биредә хәл итеп булмастай кебек күренгән сораулар калкып чыга: «Рәсәй мөселманнарында мәгариф эшен ничек камилләштерергә?», «Ул чакта ислам кыйммәтләрен Аурупа дөньяви мәдәниятенең котылгысыз йогынтысы белән ничек килештерергә?», «Мондый ачыклык Рәсәй мөселманнарына үзләренә генә хас сыйфатларын саклап калырга, патша хөкүмәтенең миссионерлык омтылышларына элеккечә үк уңышлы каршы торырга комачауламасмы?» Шуларга җавап эзләп, Габдулла якынлашып килүче XX гасыр чынбарлыгы белән аваздаш катлаулы рухи һәм иҗтимагый үзгәртеп кору процессын кичерүче Шәрык илләренә сәфәр чыга. Күрәсең, Г. Апанаев әлеге сәяхәттән ниндидер карарлар һәм кызыклы идеяләр белән кайта һәм үзенең алдагы эшчәнлегендә аларны гамәлгә ашырырга омтыла.
Ә Казанда аны түземсезләнеп көтәләр. Йогынтылы татар сәүдәгәрләре үз аралавыннан чыккан эрудицияле, көч-куәте ташып торган яшь кешенең Иске татар бистәсендә иң эре һәм бай мәхәлләләрнең берсе — Печән базары мәхәлләсе имамы булуын чын күңелдән телиләр. Нәтиҗәдә, Оренбург мөселманнары Диния нәзарәтендә имтиханнар тапшырып, Габдулла Апанаев 1890 елның 15 декабрендә Печән базарындагы Юныс мәчетенең икенче имамы вазифаларын үтәүгә керешү турында указ ала. Монда ул мәхәлләгә 1871 елдан бирле җитәкчелек итүче баш вәгазьче Хуҗиәхмәт ахун Мозаффаровка хезмәтендә булыша башлый. Бу дин әһеле үз карашларында кай ягы беләндер Габдулла Апанаевка якын була. Ул шулай ук Ш. Мәрҗани шәкерте, аек акыллы, схоластика һәм ятлауга бирелмәгән галим буларак дан казана. Үз гаиләсендә дә шәригать күзлегеннән ят тоелган күренешләргә түземлелек белән карый. Аның хатыны Маһруй Мозаффария күренекле шагыйрә, педагог һәм публицист була, кызы Мәхмүдә дә үзен шигърияткә багышлый, ә улы Мансур совет чорында мәшһүр театр композиторы булып таныла. Кызганычка каршы, X. Мозаффаров көтмәгәндә күңелсез хәлгә юлыга. Хаталаныпмы, белмичәме, ул балигъ булмаган кызга никах укый һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.
Казан суд палатасының 1893 елның 19 маенда чыгарылган хөкем карары нигезендә Хуҗиәхмәт хәзрәт хезмәт урыныннан төшерелә һәм 1 айга төрмәгә ябыла. Бу гына да түгел, ул алга таба дин әһеле вазифаларын башкару хокукыннан мәхрүм ителә.
Шулай итеп, Габдулла Апанаев көтмәгәндә Юныс мәчетенең бердәнбер имам-хатибы, димәк, әлеге мәхәлләнең тулы хокуклы дини җитәкчесе булып кала. Шуннан файдаланып, ул кичекмәстән мәдрәсәне үзгәртеп коруга керешә, аны яңа укыту ысулына нигезләнгән һәм дини тәгълимат белән дөньяви фәннәрнең органик кушылмасыннан торган күпкырлы уку программасына ия булган заманча уку йортына әверелдерергә карар бирә. Үз ниятләрен тормышка ашыру өчен Габдулла мулла атасы үлгәннән соң мирас булып калган байлыкны да кызганмый. Евангелистлар (хәзерге Татарстан) урамындагы йортын мәдрәсә бинасы итә, классларны махсус җиһазлар, китаплар, дәреслекләр һәм төрле әсбаплар белән тәэмин итә. Казан үлчәмнәре буенча Габдулла Апанаевның уку йорты чагыштырмача зур булмаса да (монда 50 шәкерт белем ала), аның даны губернадан читтә еракларга тарала. Казан тарихында бу мәдрәсәне, Юнысов балалар приюты мәктәбе һәм Галимҗан Барудиның “Мөхәммәдия”се белән беррәттән, яңа уку ысуллары XIX гасыр ахырында ук кертелгән беренче мөселман уку йортлары арасына кертергә мөмкин. Мөдәррис Габдулла Апанаевның алдынгы карашлары, аның гаҗәеп педагогик таланты төпле белемнәр алу гына түгел, укуда чын иҗади атмосферага сусаган, үз уй-фикерләрен ирекле белдерергә омтылган яшүсмерләрне елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Кайчакта ышанып булмаслык вакыйгалар күзәтелә. Әйтик, Апанаевның әле яңа гына ачылган мәктәбенә көтмәгәндә 2 нче Җәмигъ мәчете каршындагы иң өлкән һәм абруйлы мәдрәсәнең танылган гарәп теле укытучысы — яңа ысулга нигезләнеп язылган беренче татар дәреслекләре мөгаллифе, татарлар арасында иң популяр «Йолдыз» газетасының булачак мөхәррире Әхмәтһади Максуди күчеп килә. Ул югары түләүле урынын калдыру өстенә, иң яхшы өлгерешле шәкертләрен дә үзенә ияртә, алар арасында булачак язучы Гаяз Исхакый да була. Шул ук чорда Габдулла мулланың уку йортында татар шагыйре Нәҗип Думави да белем ала еллар үткәч, ул тормышның әлеге чорын иң җылы сүзләр белән искә ала.
Әлбәттә, Габдулла Апанаевның мондый активлыгы губерна башлыклары игътибарыннан читтә калмый. Шәһәрдәге мөселманнар арасында астыртын җанлану сизеп, алар татар мәхәлләләре җитәкчеләрен күздән кичерәләр. Ул гына да түгел, теләсә нинди яңалыкка кырын караучы җирле бюрократия кайбер мәхәллә муллаларының яңача, шуңа күрә дә шикле тоелган эшчәнлеген һаман саен ярсый барып каршылый, «ышанычсыз» затларның үсә барган йогынтысын ничек тә булса туктатуга юнәлтелгән «профилактика чаралары» күрүгә керешә. Шулай да башлыкларның барлык каныгулары ахыр чиктә Габдулла хәзрәт абруеның мөселманнар арасында өзлексез үсә баруына гына хезмәт итә. Хәзер инде аны күпләр җитди, зур перспективалы җәмәгать эшлеклесе итеп күрәләр.


{mospagebreak} 

1898 елда Казан сәүдәгәрләре тарафыннан оештырылган, дәүләт тарафыннан теркәлгән һәм шактый зур акча капиталына ия булган татарларның эре иҗтимагый оешмасы — Мөселманнарның хәйрия җәмгыяте белән җитәкчелек итү Габдулла Апанаев өчен беренче һәм уңышлы көч сынау була. 1902-1906 елларда идарә рәисе вазифаларын башкарганда Габдулла Апанаев аның эшенә сизелерлек үзгәрешләр кертә. Бу чорда хәйрия кичәләре һәм спектакльләре, күңел ачу сәяхәтләре һәм халык бәйрәмнәре оештырып иганә җыю киң кулланыла башлый, әлеге игелекле эшкә халыкның киң катлаулары тартыла. Шушы өлкәдә үк Габдулла мулла кыю исламчы сыйфатында чыгыш ясый, Казан мөселманнарының зәкятләрен җәмгыять файдасына күчерә. Эш шунда ки, башлыча иске карашлы ислам хокукы белгечләре хезмәтләренә нигезләнгән элек-электән килүче фикерләр буенча, зәкятләрне һич тә ниндидер бер җәмгыятькә яисә мәхәлләгә түгел, ә аерым шәхесләргә бирү тиеш була. Искелеккә ябышып ятучылар белән эчпошыргыч бәхәскә кермәстән, Габдулла Апанаев йогынтылы һәм бай сәүдәгәрләрне үзенең хаклыгына ышандыра. Нәтиҗәдә, бу оешма керемнәре арасында зәкят беренче урынга чыга, хәтта әгъзалык керемнәреннән дә артып китә. Болар барысы да Мөселманнарның хәйрия җәмгыятенә, элек булган гарипләр йорты һәм амбулатория өстенә, 1904 елда 80 кешелек һөнәрчелек сыйныфы булган балалар приюты ачарга мөмкинлек бирә. Дин әһеленең хезмәтләре югары бәяләнә. Идарә утырышларының берсендә ул җәмгыятьнең мактаулы әгъзасы итеп сайлана.
Беренче рус инкыйлабы еллары Габдулла Апанаев өчен иң югары күтәрелеш чоры була, ул белемле, нечкә сәясәтче, сәләтле публицист, империя халыкларының милли-азатлык көрәше җитәкчеләренең берсе буларак ачыла. Аны хаклы рәвештә Рәсәйдәге беренче мөселман сәяси фиркасе «Иттифак әл-мөслимин»гә («Мөселманнар берлеге») нигез салучыларның берсе дип саныйлар. Гадәттән тыш көчле, кискен характерлы оста, оратор Габдулла Апанаев төгәл, мантыйклы фикер йөртү сәләтенә ия була, гаять катлаулы сәяси категорияләрне дә яхшы белә, Рәсәй һәм чит ил сәяси фиркаләре, хәрәкәтләре тарихын һәм үзенчәлекләрен кызыксынып өйрәнә. Табигый ки, ул С. Алкин, С. Максуди, Й. Акчура, Г. Баруди, А. Тупчыбашев белән бергә «Мөселманнар берлеге» низамнамәләрен эшләүдә турыдан-туры катнаша. Бу оешманың өч корылтаен да әзерләп, аннан соң үткәреп, Габдулла хәзрәт аның Үзәк Шурасы һәм Казандагы бюросы әгъзасы итеп сайлана.
Хәер, сәясәтче Габдулла Апанаевның төп сыйфаты гаҗәеп оештыру сәләтенә генә түгел, ә иң кискен хәлләрдә дә килешү табарга сәләтле дипломатия сәнгатенә ия булуында да. Әйтергә кирәк, Габдулла Апанаевның ул еллардагы иҗтимагый корылышка мөнәсәбәте, сәяси кыйбласы, әлегәчә ачыкланып бетмәгән. Совет чорында әлеге шәхескә гаять уңайлы, әмма артык туры бәяләмә табыла: «… алпавытлар һәм капиталистлар мәнфәгатьләре турында кайгыртучы либерал мулла». Чьнлыкта исә, барысы да катлаулырак. Габдулла Апанаевның карашлары инкыйлаб тактиканы һәм стратегияне кабул итмичә, конституцион-демократик чаралар белән икътисади, мәдәни, рухи өлкәләрдә рус булмаган халыкларның законлы хокукларын гамәлгә ашыруга ирешергә хыялланучы милләт зыялыларының урталыктагы өлешенә таба авыша.
Ләкин Габдулла хәзрәт милли хәрәкәтнең инкыйлаб идеяләр белән мавыгучы яшьләрдән торган сул канатыннан да аерылырга теләми. Шушы мәгънәдә ул Г. Исхакый, Ф. Туктарев кебек радикаллар белән һәм мөселманнарның Г. Баруди, С. Максуди кебек тышкы яктан законга буйсынган кыяфәтле юлбашчылары арасында үзенә күрә бер арадашчы ролен башкара.
Габдулла мулланың Г. Исхакый белән дуслыгы, мөгаен, соңгысының Апанай мәдрәсәсендә укыган вакытларыннан башланып, язучы Татар укытучылар мәктәбенә кергәч тә дәвам итә. Гаяз Исхакый анда инкыйлаб-демократик яшьләр түгәрәге оештыра, бу түгәрәк Казан мәдрәсәләре шәкертләренә көчле йогынты ясый. Габдулла Апанаев тарафыннан «Азат» газетасын оештыру тарихында болар аеруча ачык чагылыш таба. Аның беренче саны 1906 елның 1 февралендә дөнья күрә. Номерның баш мәкаләсендә үк басманың юнәлеше ачыктан-ачык белдерелә. «Үз исеменә тугрылыклы калып, — дип белдерә нәшрият, — газета азатлык чәчәк атсын өчен көрәшәчәк халыкның изелгәнлеге, хокуксызлыгы, түбәнсетелүе һәм артталыгы белән беркайчан да килешмәячәк, барлык милләтләргә тигез хокуклар бирү өчен бөтенесен дә эшләячәк».
Милли хәрәкәтнең тәгълиматчысы булудан бигрәк, гамәли эш башкаручы буларак, Габдулла хәзрәт үзенең өлкән иптәше һәм көрәштәше Г. Баруди белән биниһая зур масштаблы эшчәнлек җәелдерә. Алар төп мәсьәләдән — «Мөселманнар берлеге»нең иҗтимагый базасын булдырудан башлыйлар. Бу вакытка, ягъни — 1905-1907 елларга, Галимҗан Баруди тырышлыгы белән Казанның барлык мөдәррисләре диярлек, димәк, аларның мәхәлләләре дә яңадан оештырылган фирканең программасын нигездә кабул итәләр һәм аңа булышырга әзер торалар; әгәр шәһәрнең куәтле шәкертләр хәрәкәте, кайбер каршылыкларга да карамастан, Габдулла Апанаев йогынтысы ярдәмендә, «милләт аталары» белән хезмәттәшлеккә таба йөз тотса, губернаның авыл өязләрендә консерватив күпчелекнең басымына дучар ителгән алдынгы карашлы руханилар, яңа җәдитче мөгаллимнәр берләштерү процессына, бердәнбер җитәкче үзәк булдыруга мохтаҗлык кичерәләр. Үз чиратында, алдынгы карашлы Казан мөселманнары хәрәкәтен Рәсәйнең башка төбәкләрендәге фикердәшләре белән килештерү мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән куела. Әйтергә кирәк, «Мөселманнар берлеге»нең җирле бюросы (Г. Баруди, Г. Апанаев, Й. Акчура, С. Алкин), шәкертләр башлыклары Г. Исхакый, Ф. Әмирхан белән бергәләп, әлеге бурычларны намус белән башкарып чыгалар. Кыска гына вакытта да алар Казан губернасында да, аның янәшәсендәге башка губерналарда да татар халкы яшәгән күпчелек өязләрне үз йогынтыларына алалар һәм хезмәттәшлеккә җәлеп итәләр, фирка казнасына акча җыюның төгәл җыелмасын булдыралар, мәктәпләрне һәм мәдрәсәләрне түләүсез уку-укыту әдәбияты белән тәэмин итү мәсьәләсен чишәләр. Әлеге чараларның иң югары ноктасы булып, аны оештыручылар уйлавынча, Бөтенрәсәй мөгаллимнәр һәм шәкертләр корылтае торырга тиеш була, шулай ук Казанда 1907 елның маенда мөгаллимнәр курслары ачу планлаштырыла. Аның программасы күпкырлы һәм бик тыгыз итеп төзелә. Казан, Вятка, Пермь, Өфе, Ырынбур, Түбән Новгород губерналарыннан йөздән артык делегат Галимҗан Барудиның туганы С. Галиев имамлык иткән 10 нчы мәчет каршында ачылган дөньяви фәннәр укыту ысулнамәсе буенча курсларда лекцияләр тыңлаудан тыш, мөселманнарның III Бөтенрәсәй корылтае карарларын тикшерергә ниятлиләр, шулай ук шәкертләрнең «Берлек» оешмасы программасының төп нигезләрен һәм реформаларның аннан соңгы тактикасын һәм стратегиясен билгеләүне максат итеп куялар. Әмма әлеге планнар бер көндә юкка чыгарыла. 1905-1906 елларда өч Бөтенрәсәй корылтае уздырган, үз сәяси фиркаләрен оештырган һәм Дәүләт Думасында гаять көчле фракция булдырган мөселманьарның кайнап торган активлыгынан коты очкан хакимият, кискен репрессия чараларын гамәлгә ашыруга керешә. «Берлек» программасының бер нөсхәсен кулга төшереп һәм анда Рәсәйнең иҗтимагый төзелешен үзгәртеп коруны таләп иткән пунктлар табып, губерна башлыклары кичекмәстән әлеге форсаттан файдаланалар. Алар “Иттифак”ның Казан бюросын хөкүмәткә каршы җинаятьчел эшчәнлектә гаеплиләр, шуның белен баштан ук фирканең программ нигезләмәләрендә урын алган игелекле омтылышларны законнан тыш шартларга куялар. Жандарм идарәсе һәм полиция бик оста эш итә. Мөгаллимнәр курсы дәресләре башланыр-башланмас ук ябыла, ә корылтайга килгән делегатлар мәҗбүри төстә өйләренә озатыла. Тынычлыкны бозучылар Г. Баруди, С. Галиев (Баруди), Г. Апанаев, Г. Исхакый, шулай ук законсыз җыелышларны финанслаган Казан сәүдәгәрләре С. Галикаев, С. Аитов, А. Казаков тикшерү астына алыналар. Бер елга диярлек сузылган тикшерүләрдән соң 1908 елның 17 мартында эчке эшләр министры карары белән Г. Баруди, С. Галиев, Г. Апанаев, Г. Казаков ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Моннан алдарак, башка маддә буенча, Гаяз Исхакыйны да сөрәләр. Шуның белән яшь мөселманнарның Казан оешмасын җитәкчесез калдырып, тикшерү органнары берничә ел дәвамында аларның губерна өязләрендәге тарафдарларын ачыклыйлар һәм җәзага тарталар. Берничә тапкыр туктатылган һәм яңадан кузгатылган эш юкка гына «Казан муллалары Г. Галиевнең, X. Максудовның һәм Г. Апанаевның сәяси ышанычсызлыгын тикшерү турында» дип аталмаган. Аның буенча дистәләгән җәдитче муллалар указларыннан мәхрүм ителәләр, күпчелек җәдитчә укытучы мәдрәсәләр һәм мәктәпләр ябыла. Ишми ишан һәм Г. Ишморатов тибындагы иске карашлы әләге белән котыртылучы погромнар гаять авыр, әмма милләтне агарту, аны азатлык һәм гаделлек идеяләре тирәсендә берләштерү буенча башкарылган нәтиҗәле эшне сызып ташлыйлар. Бу яктан караганда, тарихи әдәбиятта очраучы «Мөселманнар берлегенең эшлексезлеге, сәяси ихтыярсызлыгы, демагогиягә бирелүе турындагы аерым фикерләр нигезле түгел диясе килә. Киресенчә, хәтта шундый түзеп тора алмаслык шартларда да аның җитәкчеләре үз максатларына ирешү өчен бөтен мөмкинлектән файдаланалар.
1910 елның 31 мартында сөргеннән кайткан Габдулла Апанаев тагын ярты елдан тентүгә эләгә һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе турындагы эш буенча гаепләнүче сыйфатында җаваплылыкка тартыла. Шушы ук чорда аның исеме Казан жандарм идарәсенең панисламизм буенча, шулай ук башка зур эшләрендә дә күренүен истә тотарга кирәк. Габдулла хәзрәт үз ихтыярыннан тыш, һәркем тарафыннан хөрмәт ителгән дин әһеленнән куркыныч дәүләт җинаятьчесе һәм фетнәчегә әверелә, әле шулай да бирешми һәм карагруһчыларның чираттагы кизәнүенә каршы чыга. Габдулла Апанаевның бу чордагы публицистик эшчәнлеге бөек державачыл шовинизм идеологлары белән бәхәсе игътибарга лаек. Ул «Камско-Волжская речь» газетасына языша һәм аның язмалары бик әйбәт рус телендә булып ачыктан-ачык ирония һәм сарказм белән сугарыла. Алардан Габдулла Апанаевның тарихны һәм Рәсәйдәге сәяси вазгыятьне бик яхшы белүе күренеп тора. Рус булмаган халыкларны эзәрлекләүне туктатуга кайнар чакырулар һәм самодержавиенең миссионерлык сәясәтен гаепләү хәзрәтнең ул еллардагы матбугаттагы чыгышларында кызыл җеп булып сузыла.
Сөргеннән кайткач, Габдулла Апанаев яңадан иҗтимагый тормышның үзәгендә кайный. Ул шәһәр Думасында гласный булып сайлана һәм бер үк вакытта дүрт комиссиядә эшли, шулай ук IV Дәүләт Думасына сайлауларда үз кандидатурасын тәкъдим итә. Моннан тыш, эшеннән читләштерелгән мулла күп вакытың үзенең яраткан шөгыленә — мәгърифәтчелеккә багышлый. Монда да аңа барысын да яңадан башларга туры килә. Сөргенгә сөрелү белән бәйле рәвештә Габдулла Апанаев Юныс мәчетендә мәхәллә имамы вазифасын башкаруга указдан мәхрүм ителгәннән соң, губерна идарәсе аның урынына Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган һәм искечә фикерләве белән аерылып торган Мөхәммәдтаиб Алтынбаевны куя. Яңа дин әһеле мәхәлләдә үзеннән алда эшләүче керткән барлык яңалыкларны юкка чыгара. Габдулла мулланың кайчандыр атаклы уку йорты, үзенең элекке исемен Үтәмешкә үзгәртеп, тиздән бик уртача, кешеләр йөрми торган, укыту кадимчә алып барылган училищега әйләнеп кала.
Ләкин Габдулла Апанаев аны барыбер яңадан торгыза. Дөрес, мәдрәсә Екатерина (хәзерге Тукай) урамында урнаша һәм нинди дә булса аерым мәчеткә карамый. Ару-талуны белмәгән мөдәррис педагогик эшкә үзенә генә хас колач белән көрәшә, үзенең мәктәбен ул вакыт өчен куркыныч юнәлештән алып китә -губернаның яңача — җәдитчә мәктәпләренә укытучылар әзерли. Башлыкларның тискәре реакциясе озак көттерми. Эчке эшләр министрлыгына 1910 елның 2 ноябрендәге юлламасында Казан губернаторы М. Стрижевский, Апанаев һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләренең мәгълүм милли-дини юнәлештә инанган эшлеклеләрне байтак чыгаруын шөбһәләнеп билгеләп үтә. Бу мәдрәсәләрдә тәрбияләнеп чыгучылар әлегә кадәр халык арасында яңа мөселман идеяләрен кайнар яклаучылар булып торалар, шуңа аларны мулла һәм мөгаллим урыннарына куярга ярамый, ди чиновник. Тупас тыюларга, дискриминация һәм полициянең даими күзәтүенә дә карамастан, Габдулла Апанаевның уку йорты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кебек үк, белем һәм мәдәният нуры таратуын дәвам итә.
Инкыйлаб алды еллары Габдулла хәзрәткә зур кайгылар китерә. 1914 елда беренче бөтендөнья сугышы фронтларында аның беренче улы Яхъя Апанаев үлә. Тагын бер елдан мулла әлеге зур кайгы өстенә иҗтимагый фаҗига килүен дә аңлый. Ул большевиклар тарафыннан хакимиятне яулап алуга, Учредительное собраниене таратуга һәм «Болак арты республикасы»н туздыруга кискен каршы чыга. Габдулла Апанаевны ничек җәзалап үтерүләре әлегәчә ачылмаган сер булып кала, ул хакта мәгълүматлар бик аз. 1919 елның 25 июнендә Казанда татарларның запастагы батальоны баш күтәргәч, аны заложник сыйфатында кулга алалар. Революционер, Үзәк Мөселман Хәрби комиссиариаты рәисе урынбасары К. Якубов баш күтәрүчеләр тарафыннан нәкъ менә шул вакытта үтерелә дә. Күрәсең, «Мөселманнар берлеге» белән җитәкчелек итүен дә, Комучка булышуын да, сәүдәгәрләр нәселеннән булуын да Габдулла Апанаевның исенә төшерәләр. Мулланы инкыйлабка каршы фетнә әзерләүдә һәм Мулланур Вахитовны үтерүдә (бөтенләй дәлилсез) гаепләп, аның белән кулга алынган берничә кешене атарга хөкем итәләр. Хөкем карары шунда ук гамәлгә ашырыла. Габдулла Апанаевның үлеме милли яңарышның “алтын гасыры”на нокта куя.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


 

Комментарий язарга


*