ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Һади Атласи (1876-1938)

1907-1909 еллардагы вакыйгалар Россия халыкларының милли мәдәниятләрен үстерүдә яңа мөмкинлекләр ачты. Болар татар халкының рухи мәдәнияте мисалында да яхшы күренә. Аның өчен бу чор үзенчәлекле бер яңарыш эпохасы булды. XX йөз башында җәмгыятьнең фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге рухи кыйммәтләрен яңадан барлау процессы нык үсеш алды һәм татар зыялыларының бөтен бер плеядасын тудырды.
Җәмәгать эшлеклесе, тарихчы һәм педагог Һади Атласи — әлеге милли зыялылар төркеменең күренекле вәкиле.
Татарстан Республикасының хәзерге Чүпрәле районына керә торган Иске Чәчкә авылында 1876 елда дөньяга килә. Башлангыч белемне үз әтисеннән авыл мәктәбендә алгач, танылган Буа мәдрәсәсен дә укый, шулай ук атасы ярдәмендә үзлегеннән белем ала, рус, гарәп, фарсы, төрек, алман телләрен өйрәнә. 1898 елда Ырынбур мөгаллимнәр әзерләүче семинарияне тәмамлый. Буа мәдрәсәсендә уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя һәм мәгариф тупланмасын яңарту буенча актив эш җәелдерә, укытуның яңа ысулларын кертә. Үзенең яңа идеяләрен һәм фикерләрен вакытлы матбугат битләрендә пропагандалый, фәнни гыйлемнәрне таратуга юнәлтелгән фәнни-популяр хезмәтләр яза. «Гыйльме хәят» («Астрономия фәне») һәм «Тарих табигый» («Табигый-фәнни тарих») дигән китаплар бастырып чыгара.
1903 елда Һади Атласи Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсенә мөдәррис итеп чакырыла. Ул монда кызлар мәктәбе дә ача.
1920 елдан 1929 елга кадәр Һади Атласи Бөгелмәдә яши, мәктәптә тарих һәм алман теле укыта.
Мөселманнарның Диния нәзарәтендә ул имамлыкка һәм мөдәррислеккә имтихан тота, һәм 1903 елда Бөгелмә өязендәге Әлмәт авылына (хәзер шәһәр) шул вазифаларны башкарырга чакырыла. Имам вазифаларын үтәү белән бергә, ул укыту һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә.  1904-1908 елларда вакытлы матбугатта төрле темаларга мәкаләләре һәм башка хезмәтләре басыла. Шушы елларда ук аның «Ахырзаман ишаны», «Идел буе», «Мәктәп һәм мулла» дигән китаплары дөнья күрә. Халык мәнфәгатьләрен яклау буенча иҗтимагый әһәмияткә ия хезмәтләрен исәпкә алып, 1907 елда Һади Атласи II Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Монда ул Мөселман хезмәт фиркасенең актив әгъзасы була һәм Думаның хезмәт ияләре — крестьяннар мәнфәгатьләрен яклаучы мөселман хезмәт фракциясе органы — «Дума» газетасын оештыруда һәм бастыруда катнаша. Әмма газета кыска гомерле була, алты саны чыккач, хөкүмәт аны яба, Дума үзе дә таратыла. 1905 елда Рәсәй хөкүмәте көнчыгыш төбәкләрдәге рус булмаган халыклар мәгарифенә багышлап махсус киңәшмә уздыра, анда милли мәдәниятләр һәм милли үзаң үсешен тоткарлау максаты куела. Православие рухында тәрбияләү, рус телен мәҗбүри укыту, татар әлифбасын рус алфавитына алыштыру һ. б. мәсьәләләр карала. Аның кагыйдәләре мәгариф министры тарафыннан раслана һәм 1906 елда бастырып чыгарыла. Һади Атласи мондый милли сәясәтне кискен тәнкыйтьләп чыга, ул 1908 елда «Яңа низам вә голәмәләребез» («Яңа кагыйдәләр һәм безнең интеллегенция») дигән китап чыгара. Бу хезмәт гаять үткен һәм кыю язылган, ул патша хакимиятенең рус булмаган халыкларга юнәлтелгән сәясәтен фаш итә. «Халыкларны руслаштыру, милли изү, фәкать хакимлек итүче милләт мәнфәгатьләрен яклау — менә хөкүмәтнең төп сәясәте», — дип яза мөгаллиф. Хөкүмәт аны судка бирә, һәм хөкем карары буенча ул өч айга төрмәгә ябылырга, имам һәм мөдәррис урыныннан чыгарылырга һәм рухани исеменнән мәхрүм ителергә, төрмәдән соң полициянең даими күзәтүе астына алынырга тиеш була.
Ләкин Һади Атласи күңелен төшерми, үзенең гомерен тулысынча фәнни, әдәби-публицистик һәм мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый. Ул тарихка аеруча зур әһәмият бирә, материаллар туплый, тарихи әдәбиятны тырышып өйрәнә. 1911-1914 елларда аның төп тарихи хезмәтләре: «Себер тарихы», «Казан ханлыгы» һәм «Сөембикә» китаплары дөнья күрә. Алар халык арасында тиз таралалар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылалар. 1913 елда Һади Атласи бертавыштан Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең гамәли әгъзасы итеп сайлана.
Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары чорында һәм совет хакимиятенең беренче елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә яши һәм, нинди генә хакимият булуга карамастан, һәрвакыт халык мәгарифе эшләре белән шөгыльләнә. Февраль инкыйлабынан соң ул Бөгелмә өязе земство управасының халык мәгарифе бүлеген җитәкли, Октябрьдән соң ул — өяз советы һәм аның башкарма комитеты составында, ак чехлар килгәч — яңа халык мәгарифе бүлеге мөдире, Советлар һәм Колчак вакытында да шул ук эш һәм мөгаллимнәр әзерләү белән шөгыльләнә. Колчак гаскәрләре чигенгәндә, ул Бөгелмәдән китәргә мәҗбүр була. Әлбәттә, кире әйләнеп кайта, ләкин төрле сәяси көчләр аңа инде тынычлап эшләргә ирек бирмиләр. Ул Бакуга китә һәм Баку советының мәгариф комиссариатында эшли. Әмма дошманнары аңа монда да тынгылык бирмиләр. Газеталарда аның инкыйлабка каршы эшчәнлеге, янәсе, мөгаллимнәрне колчаклыларга атарга бирүе турында хәбәрләр басыла. Бу гаепләүләр барысы да ялган була, һәм 1920 елда Бөгелмә өяз суды, нигезсез булганга, аларны кире кага һәм Һади Атласины тулысынча аклый.
1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмә мәктәпләренең берсендә тарих һәм алман теле мөгаллиме булып эшли. 1929 елда Һади Атласи кулга алына, хөкем ителми һәм гаебе дәлилләнмичә генә Соловкига сөрелә. Ул «солтангалиевчы» һәм совет властеның дошманы дип игълан ителә. Аның белән бергә «солтангалиевчылар» Б. Урманче, Ф. Мөхәммәдьяров, Г. Галиев, X. Батыршин, С. Сөнчәләй һ. б. кулга алына. Биредә ул байтак күренекле татар зыялыларын очрата. 1934 елда Һади Атласи Бөгелмәгә кайта һәм ярты елдан соң гаиләсе белән Казанга күчеп килә 1936 елда ул тагын, инде соңгы кабат, кулга алына.
«Атласов» эше пәйда була. Аның буенча Атласов совет властен бәреп төшерү өчен инкыйлабка каршы оешма төзүдә гаепләнә, аны төрек шпионы, пантюркист, милләтче һ. б. дип игълан итәләр. Һади Атласиның инкыйлабка каршы оешмасына тагын 24 кешене язалар. 1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр Казан НКВДсында Һади Атласидан 16 тапкыр сорау алалар. 1937 елның 2 маенда ул үз гаебен «таный». Судта табиблар белешмәсе дә теркәлә: «Невроз һәм хәрәкәтләре зәгыйфь, ләкин яраклы». 1937 елның 23-28 октябрендә Менжинский исемендәге клубта Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы ябык утырышларда «Атласов эшен» карый.
Трибунал карары буенча 24 кеше атып үтерелә, алар: Һ. Атласи, К.Х. Туйкин, Ф.К. Туйкин, Б.Ф. Фаттахов, Г.А. Алтынбаев, К.Л. Исхаков, С.Ш. Уразманов, З.Б. Фаттахов …
Һади Атласиның рухи мирасы, барыннан да элек аның тарихи хезмәтләре, галимнәр һәм укучыларның игътибарын бүген дә җәлеп итә. Беренче язылып басылган «Себер тарихы» китабы аның Себер һәм Себер ханлыгы тарихы буенча чыганакларны җентекләп өйрәнүен, рус чыганакларыннан һәм рус телендәге әдәбияттан гына түгел, төрки, гарәп һәм фарсы телләрендәге язмалардан да файдалануы турында сөйли.
«Сөембикә» очеркы тарихи хикәят дип атала һәм Казанның соңгы патшабикәсе Сөембикәгә багышлана. Мөгаллиф үз китабын Сөембикә исеменең килеп чыгышын аңлатудан башлый һәм аның бөтен тормышын тасвирлый. Бу китапта Сөембикәнең Җангалигә (1533) һәм Сафагәрәйгә (1536) кияүгә чыгу тарихы да, Казан тәхетендә кечкенә улы Үтәмешгәрәй белән хакимлек итүенең соңгы еллары да, улы белән аерылышу, тормышының соңгы көннәре фаҗигасе дә чагылыш тапкан. Һади Атласиның төп тарихи язмасы — әлбәттә, Казан ханлыгы турындагы 1914 елда дөнья күргән («Казан ханлыгы») китабы. Бу хезмәт Казанга нигез салынганнан башлап аның 1552 елда руслар тарафыннан яулап алынуына кадәр чорны эченә ала.
Мөгаллиф Казан ханлыгы тарихыннан бик күп фактларны һәм вакыйгаларны җентекләп өйрәнә. Ул бай фактик материал белән эш итә, аның аеруча рус тарихчылары — Татищев, Карамзин, Соловьев әсәрләрен, шулай ук рус елъязмаларын яхшы белүе күзгә ташлана. Казан ханлыгы тарихын хронология тәртибендә тасвирлаганда мөгаллиф объектив булырга тырыша, кайчакта үзеннән элгәреге тарихчылар белән бәхәсләшә, үзенең хаклы булуын исбатлап, кайбер мөгаллифләрне тәнкыйтьли, ә кайчакта алар белән килешә. Ул Мәскәү белән Казан арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләр үсешенә, Казан ханнары язмышына аеруча игътибар бирә. Булган вакыйгаларның вакыты дөрес билгеләнүне һәм аерым терминнар һәм сүзләрнең әһәмиятен дөрес аңлатуны мөгаллифнең казанышы дип санарга мөмкин.
Тарихи циклдагы әсәрләрен тулаем алганда, Һади Атласи татарлар арасында бердәмлек булмау, аларның оешмаганлыгы, берләшмәгәнлеге турындагы фикерне үткәрә. Үзенең «фаш иткеч» нигезләмәләре белән ул бар күңелен биреп халыкны берләшергә, илнең бәйсезлеге өчен көрәшергә чакыра. Шәрыкъ белгече В.В. Бартольдның аны «татар ватанпәрвәре» дип атавы, бер үк вакытта аның гадел фикер йөртүен ассызыклавы һич тә очраклы түгел.
«Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» — татар телендә чыккан, урта гасырлар шартларында татар халкының тарихи үсешен мөмкин кадәр тулы ачып салучы беренче тикшеренүләр. Алар укучыга бик күп кыйммәтле һәм файдалы рухи азык бирәләр, шуңа мәктәпләрдә дәреслек урынына кулланылалар, гади укучылар арасында да зур шөһрәт казаналар.
Үз заманасының казанышлары да, каршылыклары да, фаҗигасе дә аның иҗатында һәм тормышында чагылыш таба. Бүген дә ул безнең өчен үзенчәлекле тикшеренүче, мәшһүр мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, гомумән үз халкына намуслы хезмәт иткән гүзәл шәхес булып кала.
Аның гомере 1938 елда фаҗигале рәвештә өзелә.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


Комментарий язарга


*