ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Хәсәнгата Габәши (1863-1936)

Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши — күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы галим, педагог, җәдитчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле — Казан өязенең Кече Салабаш авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районы) указлы мулла гаиләсендә туа. Укырга-язарга өйрәнү, Коръән нигезләре һәм Көнчыгыш телләре буенча беренче дәресләрне заманасына күрә зур белемле саналган бабасы белән атасыннан ала. Бабасы Гобәйдулла бине Кәлимулла Габәш XIX йөз башында үк эпистоляр «Фатыйманәмә» поэмасы белән шөһрәт казана, атасы Мөхәммәт бине Гобәйдулла дини әдәбиятны яхшы белүче һәм татарча кулъязма китап күчереп язучы буларак таныла.

1875 елда Хәсәнгатаны атасы Казанга, Әҗем мәчете каршындагы схоластик карашлары белән мәгълүм Габделвәли Габделгафаров мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Монда булачак галимнең, башта шәкерт сыйфатында, аннары мөгаллим буларак, унбиш ел гомере уза. Нәкъ менә шул елларда ул үзенең төп эшчәнлек даирәсен билгели: үзенең акыл һәм мәгърифәт көчен артталыкка, катып калганлыкка, искелек калдыкларына каршы көрәшкә багышларга карар кыла. Тәүге каләм уйнатуы ук аның тирән фәлсәфи белемгә ия булуын һәм билгеле бер иҗтимагый позицияне алуын күрсәтә.  1886 елда, «Гаффария» мәдрәсәсе хәлфәсе чагында ук, ул «Ефим Маловка рәддия» дигән күләмле трактатын яза, анда мәгълүм Казан миссионеры Е. Маловның «Библия тәгълиматы һәм Коръән тәгълиматы буенча Атабыз Адәм» дигән китабы белән фәлсәфи бәхәскә керә. Әгәр дә протоиерей Е. Маловның рус булмаган халыкларны христианлаштыру сәясәтенең иң эре апологетларының берсе, Ш. Мәрҗанинең мәсләкый идея дошманы, шуның өстенә XIX йөз ахырында Казан губернасындагы рус булмаган халыкларны чукындыру буенча актив эшчәнлек җәелдергән кеше булуын исәпкә алсак, егерме өч яшьлек мөселман мөгаллименең дини тәгълимат магистры, Духовный академиянең мөселманнарга каршы фәннәр мөнбәре профессоры белән җитди тәгълимати бәхәсенең ул чор өчен гаҗәеп кызыклы күренеш булуы аңлашыла.
Халыкның мәдәни үсеше турындагы хыяллары, милләтнең үсеш юллары хакындагы уйланулары X. Габәшине, татарларның гына түгел, бөтен төрки этнос тарихы буенча җитди тикшеренүләр алып баруга этәрә. Ул гарәп һәм фарсы чыганаклары белән күп эшли, Карамзин, Соловьев, Ключевский хезмәтләрен өйрәнә, К. Насыйри, В. Радлов, Н. Катанов кебек танылган замандашлары белән аралаша. Шулай да Габәшинең төп киңәшчесе, абруйлы остазы булып Ш. Мәрҗани кала. Аның фәнни хезмәтләре яшь галим өчен зур ачыш була. Аларда тарихи вакыйгаларны анализлауда аның зирәк акылы өчен кирәкле кыюлык, фикер хөрлеге һәм бай фактик материал ята. Үз чиратында, Ш. Мәрҗани яшь тарафдарының сәләтен һәм тырышлыгын тиешенчә бәяли. Ничектер ул: «Вәли мулла мәдрәсәсендә шундый аек акыллы шәкертнең укуына һәм әлегәчә аны ташлап китмәвенә бик гаҗәпсенәм», — дип әйтеп тә куя. X. Габәши өчен бу бәя фатиха булып яңгырый. 1889 елда ул «Гаффария» мәдрәсәсеннән китә һәм бертуган Юнысовларның Мөселман балалар приютына дин сабагы мөгаллиме булып урнаша. Бу вакытта әлеге уку йортының мөдире булып алдынгы карашлы сәүдәгәр Мөхәммәтрәхим Исхак улы Юнысов тора, ул яшь мөгаллимгә нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартларны тудыра. Казанда беренчеләрдән буларак, X. Габәши балаларны җәдитчә укыта башлый, ә ул чагында бу адым гаять авырдан бара, кырын караучылар да җитәрлек була. Кирәкле әдәбият җитешми, җәмгыятьнең иске карашлы даирәләре каршылык күрсәтә. Әмма Габәши югалып калмый, үзе үк ысулнамә әсбаплар, төрле фәннар буенча кулланмалар яза һәм бастырып чыгара. 1889-1890 елларда ул биш китап: педагогика мәсьәләләренә һәм халык мәгарифен реформалауга багышланган «Тәрбияле бала», «Басыйрәт»; шәхси гигиена кагыйдәләре турында «Саглык» китапларын; үзенең бабасы Гобәйдулла Габәшнең «Хөласәтел бәян» дигән исем астында шигырьләр җыентыгын, шулай ук шәригать тарихы буенча «Ысул фикъһе тарихы» (1890) дигән, тикшеренүләрен бастырып чыгара. Әлеге язмалар галимнең иҗат биографиясендә мөһим урын билиләр.
Шул рәвешле, Казан чоры эшчәнлеген X. Габәши күренекле педагог-исламчы һәм талантлы галим сыйфатында тәмамлый. Һәм аның инде исеме губернадан чит өлкәләрдә дә яхшы мәгълүм була. Тиздән аңа Казанны ташлап туган авылына кайтып китәргә туры килә. 1890 елда ул авыл мәхәлләсенең имам хатибы була, ә тагын бер елдан аның улы Солтанәхмәт (киләчәктә беренче татар композиторы) туа.
X. Габәши монда да фәнни эзләнүләрен дәвам итә — Казан арты авыллары тарихын өйрәнә, крестьян хуҗалыклары икътисады буенча мәгълүмат туплый һәм аларны берләштерә. Муллалык вазифаларын да менә дигән итеп башкара. Аны зирәк тирән әхлаклы, хезмәт сөючән кеше дип беләләр. Шуңа да 1894 елның 10 февралендә X. Габәшинең мактаулы ахун дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм 1895 елның 10 февралендә Ырынбур мөселманнарының Диния нәзарәте әгъзасы итеп сайлануы һәм казый итеп билгеләнүе табигый хәл. Бу үзе генә дә аны дәүләт дәрәҗәсендә тану булып тора. Өфедә дүрт ел яшәгәннан соң ул, туган авылында яңа җәдитчә мәктәп ачу нияте белән, Салабашка кайта һәм биредә күптәнге педагогик уй-хыялларын тулысынча тормышка ашырырга ниятли. Ырынбур миллионеры Әхмәт Хөсәеновның акчалата ярдәме белән Хәсәнгата хәзрәт зур һәм якты мәктәп бинасы төзи, анда эшләү өчен төпле мөгаллим яллый. Мулланың тырышлыгы бушка китми. Гадәти фәннәрдән тыш аның мәктәбендә укучыларга Шәрык халыклары тарихы, мәдәнияте, география, туган тел укытыла; сыйныф бүлмәләрендә күз явын алырлык парталар һәм кара такта белән акбур да була. Якын-тирә авыллардан шәкертләр агыла. Халык телендә бу мәктәпне «Салабаш университеты» дип тә атап йөртәләр.


{mospagebreak} 

1908 елда X. Габәши янә Өфегә җыена. Ул тагын Диния нәзарәте әгъзасы итеп сайлана. Аның тормышында, ихтимал, иң мөһим дәвер — Хәсәнгата казыйны уянып килүче милләтне идея ягыннан рухландыручылар сафына чыгарган аның мәгърифәтчелек, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенең чынлап торып чәчәк ату чоры башлана.
Тумыштан оештыру сәләтенә ия булып, ул аеруча кирәкле «кара» эшкә күп көч сарыф итә. Өфедә ярлы гаиләләрнең балалары өчен «Хезмәт сөю йорты» дигән һөнәрчелек мәктәбе ачуга ирешә, җирле төрмәләрдә утыручы тоткын мөселманнарга белем бирү тупланмасын җайга сала, хәйрия җәмгыятьләренең попечительләр шурасы әгъзасы булып тора, «Госмания», «Галия», мәдрәсәләренең идарә составына керә һәм аларда укыта. Ниһаять, Өфедә X. Габәшинең дистәләрчә еллык тикшеренүләрнең җимеше булган фундаменталь хезмәте — «Мөфәссал тарих кауме төрки» («Төрки кабиләләрнең тәфсилле тарихы». 1909) дөнья күрә. Аз өйрәнелгән шәрыкъ чыганакларыннан алган, бай материалга нигезләнеп, галим төрле төрки халыкларның мәңгелек тугандашлыгы турындагы, аларның мәдәни бергәлеге хакындагы фикерне аеруча ассызыклый, төрки этносының башка милләтләр һәм халыклар арасындагы урынын билгеләргә, алар арасындагы үзара ярдәм итешү формаларын күзәтергә омтыла. Габәшинең китабы чыгу кичекмәстән үзе бер вакыйгага әверелә. Рәсәйнең төрле почмакларыннан мөгаллимгә хатлар килә, шагыйрьләр сокланып шигырьләр язалар, китап сәүдәгәрләре халык арасында танылып өргергән китапны берничә генә данә булса да җибәрүләрен үтенәләр. Татар галименең китабы чит илләрдә дә хуплап каршы алына. Төрек солтаны Мөхәммәт Рәшад, аның хезмәтен югары бәяләп, казыйга бүләккә зур келәм, алтын кесә сәгате һәм кыйммәтле ташлардан тезелгән тәсбих җибәрә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу хезмәт тарихи темага галимнең беренче әсәре түгел. 1897 елда ук ул «Төрки ыруглары» дигән китап бастыра, ә 1899 елда «Мөхтәсар тарих кауме төрки» («Төрки кабиләләрнең кыскача тарихы») китабын чыгара, алар нигездә мәдрәсә мөгаллимнәренә һәм шәкертләренә багышлана.
Дәүләт дәрәҗәсендә дә, дини баскыч буенча югары вазифа биләвенә (мөселман хокукын бик яхшы белүче кеше генә казый була ала) карамастан, X. Габәши үзенең хәле ныклы булмавын күрә. Аның карагруһчы оешмаларны тәнкыйть итүе, «Казанский телеграф», «Русское знамя», «Новое время» басмаларында чыккан татар иҗтимагый хәрәкәтен хурлаучы мәкаләләрне фаш итүе, әлбәттә, хакимияттә ризасызлык тудыра, ә дини-исламчылык эшчәнлеге, рус телен, мәдәниятен өйрәнүгә чакыруы, кайбер дин әһелләренең әхлаксызлыгын гаепләп чыгуы консерватив карашлы руханиларда нәфрәт хисе уята. Гомумән, бу елларда Хәсәнгата казый тырышлыгы белән мөселманнарның Диния нәзарәте Рәсәйнең бөтен төбәкләрендә үзенә күрә бер җәдитчелек реформаларын координацияләүче үзәккә әверелә. Мисалга, мәхәллә мәдрәсәләрендә яңа җәдитчә үзгәртеп коруларга фәтва, аларны кадимчеләрдән һәм жандарм эзәрлекләүләреннән яклау мәҗбүригә әверелә. Хәтта җыенның фәкать дини-дидактик басмасы булыр дип уйланылган «Мәгълүмат» журналы да X. Габәши җитәкчелегендә (ул рәсми булмаган бүлектә мөхәррирлек итә) алдынгы мәгариф тупланмасын пропагандалый, татар халкы тарихы буенча мәкаләләр бастыра башлый. Өфе губернасы жандарм идарәсенең 1911 елның 11 гыйнварында бирелгән юнәлешнамәсендә, түбәндәге юллар бар: «Хәсәнгата Мөхәммәт улы Мөхәммәдов … мәгълүматлар буенча нәзарәттә үзәктәге зат һәм пантюркизмны кайнар яклаучы буларак, бу хәрәкәттә беркадәр катнашты …». Бу очраклы түгел. 1911 елның кышы милли хәрәкәт өчен авыр сынау чоры була. Нәкъ менә шул вакытта патша хакимияте, татар халкының үзаң үсүне көч кулланып туктатырга ниятләп, җәдитчә уку йортларына хәлиткеч һөҗүм башлый. 30 гыйнварга каршы төндә «Бубый» мәдрәсәсе тар-мар ителә, җәдитчелекне яклаган мулла һәм мөгаллимнәрнең йортларына (шул исәптән Р. Фәхреддин, Г. Баруди, Г. Апанаев, X. Максудиларда) тентүләр үткәрелә. Ишми ишанның, Г. Ишморатовның һәм башка иске карашлы күп санлы шикаять язуларына таянып, эзәрлекләүләр көннән-көн көчәя бара. Әле генә сөргеннән кайткан Казан җәдитчеләре Г. Баруди һәм Г. Апанаев бигрәк тә авыр хәлдә калалар: аларны төрек флотына акча җыюда, Казан ханлыгын торгызу өчен кораллы көрәш башларга ниятләүче сепаратистлар фиркасе төзүдә гаеплиләр.
Үз фикердәшләренең бик авыр хәлдә калуын аңлап, Хәсәнгата казый 1911 елның февралендә Өфедән Казанга кайта. Ул дуслары һәм фикердәшләре Р. Фәхреддин, Г. Баруди, Ф. Карими, М. Һади, бертуган Рәмиевләрнең, сәүдәгәрләр С. Назиров, Г. Апанаев, Хөсәеновлар һәм башкаларның, шулай ук казыйны йогынтылы яклаучы һәм киңәшче итеп күргән иҗат яшьләренең ярдәменә таяна. 1909 елда «Галия», «Госмания» мәдрәсәләре шәкертләренең көче белән даими рәвештә ярлы-ябага файдасына әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә башлый.
Анда Ш. Бабич, Ф. Латыйпов, А.Зөбәеров, С. Габаши һәм киләчәктә татар мәдәниятенең танылган осталары булачак башка яшьләр катнаша. Оештыручыларның үз оркестрлары һәм хор күмәклеге була. Әлбәттә, бу искелеккә ябышып ятучы дин әһелләренә ошамый, алар яшьләрнең мондый фикер хөрлегендә ислам кануннарыннан чигенү куркынычы, алар арасына Аурупа йогынтысы үтеп керү шаукымы күрәләр.
Ләкин шунысы бигрәк тә ярсыта: “денсезләр”не якларга һәркем хөрмәт иткән дин белгече Хәсәнгата хәзрәт чыга. Аны шунда ук сатлык җанлыкта һәм диннән йөз чөерүдә гаепли башлыйлар. Ләкин дошманнар хаинлык дип санаган нәрсәне X. Габәши, сәнгатьнең теләсә нинди башка төре кебек үк, музыка да мөселманга ят нәрсә түгел, киресенчә, зарур нәрсә дип раслаган Ш. Мәрҗанинең эшен дәвам итү дип саный. Әлеге мәсьәләдә Хәсәнгата хәзрәтнең карашы мөселман дин әһелләренең музыка белән шөгыльләнүгә дошман итеп каравы турындагы киң таралган фикергә инандырырлык җавап була. Чыннан да, XIX йөз ахырында X. Габәши — авыл ахуны — балаларга музыкаль белем бирү тупланмасы турында җитди уйлана. Улы Солтан һәм кызы Рокыя өчен пианино сатып ала, аларга яхшы педагог яллый. Ә соңрак, Солтан инде музыка язарга омтыла башлагач, аңа татарларның музыка фольклорын җыярга ярдәм итә. С. Габәшинең дәфтәрләрендәге күпчелек бәетләр, җырлар, мөнәҗәтләр әтисеннән язып алына. Музыкаль иҗатны каргаучылар белән бәхәскә кереп, Хәсәнгата хәзрәт музыканың ислам белән табигый ярашуын күрсәтүче бик кызыклы хезмәтләр калдыра. Милли мәдәнияттә тиздән барлыкка киләчәк һөнәри композиторлар һәм башкаручылар өчен җирлек әзерләп, X. Габәши «Исламның җырга һәм музыкага карашы» мәкаләсендә һәм «Өмет» пароходы» эссесендә кешене тәрбияләүдә музыканың нинди зур әһәмияткә ия булуын нигезли, халыкның рухи яшәешендә сәнгатьнең тоткан урынын басым ясап күрсәтә.
X. Габәши фикерләре буенча җәмгыятьтә кайнар бәхәсләр кузгала. Ырынбурда нәшер ителүче «Вакыт» газетасы хәзрәтне яклап чыга, аңа исә, үз чиратында, иске карашлы «Дин вә мәгыйшәт» басмасы һөҗүм итә. Җәнҗал кыза бара. Исемен газеталар чәйнәвен теләмичә һәм үз тарафына даими пычрак атудан туеп, казый Өфене калдырып туган авылына кайта.
1917 елның февраль инкыйлабыннан соң X. Габәши яңадан иҗтимагый-сәяси тормыш казанына чума. Ул 1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә узган 1 Бөтенрәсәй мөселманнар корылтаенда актив катнаша. И. Әхтәмов, И. Алкин, Г. Исхакый, Ф. Кәрими, М. Бигиев, А. Тупчыбашев һәм башкалар белән бергә, ул президиум составына керә, шулай ук Ырынбур мөселманнарының Диния нәзарәтенә мөфти итеп күрсәтелә. Шул ук елның августында Казанда узган II Бөтенрәсәй мөселманнар корылтаенда X. Габәши «федералистлар» фракциясе лидерларының берсе сыйфатында чыгыш ясый, С. Максудиның Эчке Рәсәй һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясен тормышка ашыру турындагы нотыгына оппонент була.
Хакимияткә большевиклар килгәннән соң, X. Габәши үзен тулысынча фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлый: Арча кантонының төрле мөгаллимлек курсларында укыта, тарихи тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Әмма «пролетариат диктатурасы» ныгый барган саен иҗтимагый чыгышлары белән үзен канәгатьләндермәгән кешеләрнең ярдәме аның өчен артыкка әверелә бара. Күренә ки, исламчыларның беренче буыны иҗтимагый-сәяси аренаны калдырып китә башлый. Г. Ибраһимов, М. Бигиев эмиграциягә китәргә мәҗбүр булалар, Г. Баруди вафат була. Хәсәнгата хәзрәтнең баш очында да кара болытлар куера. Егерменче еллар башында матбугат битләрендә кузгатылган дингә каршы кампания шау-шуы астында яңа хакимият хәрәкәт итәргә керешә: һәркайда дини корылмалар җимерелә, мәхәлләләр бетерелә, дин әһелләрен эзәрлекләү оештырыла. X. Габәши өчен эш шуның белән дә катлаулана — Сталинның милли сәясәтенә туры китереп, аңа үзеннән-үзе тагын бер «гафу ителмәслек гөнаһ» — төрки халыклар тарихын тикшерү, димәк, пантюркизм һәм панисламизм гаебе тагыла. Татарлар арасында мәгълүм һәм бик хөрмәтле кешене шунда ук юкка чыгаруның кирәксез нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлап, сыйнфый чисталык һәм пролетар идеология тарафдарлары бу эшне берничә елга сузалар. 1929 елда Салабашта мәчет ябыла һәм Хәсәнгата хәзрәт яраткан эшеннән мәхрүм кала. Ә бу вакытта Казанда Диния нәзарәтенең элеккеге әгъзасы белән эшне бетерүне таләп иткән чакырулар торган саен катырак яңгырый. Тиздән ул чор өчен бәхәссез һәм көн кадагындагы сәбәп тә табыла — ул кулаклыкта гаепләнә.
1932 елның гыйнварында авылга Дөбьяздан махсус комиссия килә, аның максаты «батраклар хезмәтеннән файдаланган» мулланы кулакка чыгарып сөрү була. Хөкем кыска һәм рәхимсез: X. Габәшинең бар мөлкәте дәүләт файдасына тартып алына, ә үзе гаиләсе белән бергә урамга куып чыгарыла. Галимнең бик бай китапханәсе, шәхси архивы, кулъязмалары Дөбьязга җибәрелә һәм анда мәктәп ишегалдындагы җил-кар астына бушатыла. Бәһәләп бетергесез хәзинәнең бик аз өлешен генә коткарып калырга мөмкин була. Әле ярый кемнеңдер башына китапханәнең сакланып калган өлешен Казан университеты китапханәсенә җибәрү уе килә. Ләкин фаҗигадән котылып булмый — әйтик, Габдулла Тукайның атасы Мөхәммәдгариф мулланың Хәсәнгатага сакларга васыять итеп калдырган архивы юкка чыга.
Тиздән X. Габәши кулга алына һәм Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә җибәрелә. Аннан сәламәтлеге бөтенләй какшап кайта һәм 1936 елның 7 августында вафат була. Ул Кече Салабаш авылы зиратына җирләнгән.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


Комментарий язарга


*