ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Муса Биги (1875-1949)

Атаклы дин галиме, публицист, фәлсәфәче, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Муса Җаруллаһ Биги — танылган әдип Заһир Бигиевнең бертуган энесе. Ул Ростов-Дон шәһәрендә туган. Ростов-Донда, Казанда, Бохарада мәдрәсәләрдә укыганнан соң, Якын Көнчыгышта Мәккәдә, Мәдинәдә Каһирәдә, ә соңыннан Истанбулда күренекле галимнәрнең дәресләрен тыңлый. 1904 елда Русиягә әйләнеп кайта, ирекле тыңлаучы буларак, Петербург университетының юридик факультетында дәресләр ала. Гадәттән тыш зирәк һәм тырыш Муса Биги киң карашлы дин һәм хокук белгече булып җитешә. Петербургта Рәшид Ибраһимов чыгарган «Өлфәт», «Әт-Тилмиз» журналларында языша башлый, сәясәт эшләре белән кызыксына. Русия мөселманнарының милли-азатлык хәрәкәтенең актив эшлеклеләреннән берсенә әверелә, мөселман съездларын оештыручылардан була, «Иттифак әл-мөслимин» фиркасының җитәкче органнарына сайлана, нәшрият эшләре белән
шөгыльләнә. Ул «Шура» һәм башка газета-журналлар битләрендә даими рәвештә бәхәсле мәсьәләләр буенча мәкаләләр бастыра, рефератлар яза, лекцияләр укый. 1917 елдан соң М. Бигиев Петербург һәм Мәскәү мәчетләренең имамы булып эшли. Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманының иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Басылган әсәрләренең кайберләре: «Кавагыйде фикъһийә» («Ислам хокукы нигезләре», Казан, 1910), «Инсанларның гакыйдаи илаһийаларенә бер нәзар» («Кешеләрнең дини ышануларына бер караш», Оренбург, 1911), «Озын көннәрдә руза» (Казан, 1911), «Рәхмәтле илаһийә борһанлары» («Аллаһының рәхмәтлелегенә дәлилләр», Оренбург, 1911), «Халык нәзарына бер мәсьәлә» (Казан, 1913) һ. б. Русиядә елдан-ел аңа фәнни эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге кими бара, имам вазифасын башкару юлында да киртәләр арта бара. 1930 елда ул эмиграциягә китәргә мәҗбүр була. Чит илдә ул гыйльми һәм әдәби эшчәнлеген уңышлы дәвам итә, Берлин, Бхопал, Бомбей, Истанбул кебек дөньяның күп кенә шәһәрләрендә хезмәтләре басылып чыга. Алардан ул ислам диненең бүгенге дөньяда тоткан урынын билгеләргә тырыша, шәригать законнарын хәзер дә нәтиҗәле файдаланырга мөмкин дигән фикергә килә, мөселман илләренең ни өчен Көнбатыштан артта кала баруының сәбәпләрен эзли, Шәрыкъ илләрендә хатын-кызларның ирексезлеген тәнкыйть итә, аларга ирләр белән бертигез хокуклар бирергә кирәклегенә басым ясый. Актив җәмәгать эшлеклесе булган галимнең күп кенә китаплары татарлар арасындагы иҗтимагый хәрәкәтләрне, халык тормышында барган вакыйгаларны, сәяси агымнарны барлауга багышланган: «Исляхат эсэслары», (Петроград, 1916), «Хокукы әсәсия» (Петроград, 1916), «Исламият әлифбасы» (Берлин, 1923) һ. б.лар.
Муса Яруллаһ Бигигә үз замандашлары, шул исәптән Габдулла Тукай да югары бәя биргән. Чит ил галимнәре арасында аның исеме бик билгеле. Муса Яруллаһ Биги — үзгәртеп кору чорында татар халкына яңадан кайта башлаган исемнәр рәтендә. Озак еллар, дин галиме булганы һәм чит илгә киткәне өчен, аңа төрле ярлыклар тагып, исемен халык тарафыннан «онытып» торырга мәҗбүр иткәннәр иде.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.)


Комментарий язарга


*