ТАТ РУС ENG

Мөхәммәт ГАЛИ Г.Камал белән беренче танышу

1919 нчы елның язында, мин авылда укытучылыктан чыгып Казанга килгәндә, Казанда татар телендә өч газета чыга иде. Берсесе Казан губерна советларының. Башкарма Комитеты органы «Эш» газетасы, икенчесе ПУР янындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасы һәм өченчесе РКП(б) Үзәк Комитеты янындагы Үзәк мөселман бюросы органы «Эшче» газетасы иде. Ул вакытларда совет газеталарында эшләүче татар журналистлары, бик аз булганлыктан, бик  кадерле  саналалар иде. Шунлыктан, Казанга килгәч тә, төрле яктан мине газета редакцияләренә кереп эшләргә димли башладылар. Кайбер танышларның рекомендацияләре буенча, мин «Кызыл Армия» газетасына кереп эшли башладым. Ул вакытта безнең редакция хәзерге Островский урамында урнашкан иде. Безнең белән янәшә йортта «Эш» газетасы редакциясе иде. Ике редакциядә   эшләүчеләр    бер-берсе янына еш кергәләп йөри иделәр. «Кызыл Армия»дә эшли башлагач, бергә эшләүче иптәшләремнән берсе, мине таныштыру өчен, «Эш» газетасы редакциясенә алып керде. Ишек янындагы беренче өстәлдә утыручы минем таныш кеше булып чыкты. Килеп керүгә, ул миңа: — Нихәл, Әүхәди? — дип эндәште. Мин Казанга килгәч, редакциягә кереп эшли башлаганчы ук, «Кызыл Армия» газетасына   көндәлек политик мәсьәләләргә карата бер-ике хикәя һәм берничә кечкенә фельетон биреп, «Әүхәди» имзасы белән бастырган идем. Теге иптәш шуны белеп алган икән.
— Яхшы әле, нихәл үзең дә,— дип, мин аның янына барып кул бирдем.
Мин аның белән сөйләшә башлагач та, аның белән янәшә өстәлдә утыручы өлкән генә кыяфәтле бер кеше, язып утырган җиреннән башын күтәреп:
—    Мәшһүр Әүхәди шушымыни   инде ул?   Кил алай булса, танышыйк үзең белән, мин үзем дә мәшһүр «Ишан Гали» булам,— дип көлеп кул бирде.
Мин ул кешенең атаклы драматург һәм язучы Галиәсгар абзый Камал икәнен җиде-сигез еллар элек үк белә идем инде. Ләкин үзе белән якыннан танышырга гына туры килгәне юк иде. Зур хөрмәт күрсәтеп, барып күрештем үзе белән. Кулымны җибәрмичә елмаеп, миңа бераз карап торды да:
—    «Аң»да язучы М.Гали дә син бит әле? — диде.
Минем:
—    Ие,— дип җавап бирүемә каршы ул:
—    Менә сиңа кирәк булса табышмак! «Кызыл Армия»дә «Әүхәди» дигән имзаны күргәч тә, мин мондагы иптәшләрдән «ул кем?» дип сорыйм, алар «әнә М. Гали инде» диләр. «М. Гали кем соң ул?» дигәчтән,   берсе дә җавап бирә алмыйлар иде. Исемеңне дә белүче юк, фамилияңне дә белүче юк, һәммәсе үзеңне генә беләләр, — дип кыткылдап көләргә тотынды.
Мин, исем-фамилиямне әйтеп, үземне тулы таныштыргач:
—    Әле ник болай син, безгә кермичә, «Кызыл Армия»гә барып кергәнсең? Безгә дә кеше кирәклеген белмәдеңмени?— диде.
—    Хәзер сугыш вакыты бит, Галиәсгар абзый, армиягә-фронтка күбрәк хезмәт итәргә кирәк,— дидем мин ярым җитди рәвештә.
—    Авылларда, шәһәрләрдә совет   власте   урнаштыру эш    түгелмени? — диде  дә ул, аннары сүзен башкага авыштырып: — Ярый ансы, ничек тә ярый, ләкин кирәк булганда, чакырып алып, мин сине монда да эшкә җиккәләрмен әле, бездә эшнең бик кызу чаклары була. Кайвакыт мин бөтен редакциядә бер үзем утырып калам. Редактор да, секретарь да, корректор да, экспедитор да үзем булам, кирәк була икән, курьер да булам, икешәр, өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне-төне шунда эшләп уздырам. Булышырга рәтле кеше  дә   табып булмый, — ди бу миңа.
Мин аңа кулдан килгәнчә бик нык булышырга вәгъдә биреп чыгып киткән булсам да, ләкин мине бераздан соң «Эшче» газетасы белән Москвага күчерүләре сәбәпле, вәгъдәмне тулысы белән үтәргә туры килмәде. Тик 1920 нче елны, Татарстан АССР оештырылганнан сон, Москвадан кайтып, «Татарстан хәбәрләре» газетасында эшли башлагач кына, Галиәсгар абзый белән яңадан очраштык. Ул үлгәнгә кадәр «Безнең байрак», «Кызыл Татарстан» һәм «Крестьян газетасы» редакцияләрендә анын белән бергәләп эшләп килдек.

1943

(Чыганак: Мөхәммәт Гали. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).


Мөхәммәт Гали – Татар халкының әдәбият һәм культура үсешенә үзенең 40 елдан артык иҗат эшчәнлеген багышлаган күренекле язучы.
М. Гали хикәяләр язучы гына булмыйча, бәлки драматургия, журналистика, публицистика, тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендә дә иҗат иткән кеше.
М. Гали үзенең әсәрләре өстендә, аларны кабат бастырганда гына түгел, бәлки гомумән туктаусыз рәвештә эшләгән: исемнәрен алмаштырган, телен шомарткан һәм ачыклаган, алган вакыйгаларын кыскарткан яки өстәгән, ә кайберләренә җитди үзгәрешләр керткән (мәсәлән, «Сабан туенда», «Пожарныйлар» һ. б. әсәрләре).
Мөхәммәт Гали — татар язучылары арасында әдәбият тарихын өйрәнүгә иң күп көч куйган язучыларның берсе. Ул татар совет әдәбияты белеме өлкәсендә беренче буларак зур күләмле монография язып чыга. Аның 1940 нчы елның урталарында язылып, 1941 иче елда басылган «Г. Камал» исемле монографиясе татар театрына нигез салучы классик драматург һәм күренекле совет язучысы Галиәсгар Камалның тормыш юлын һәм иҗат мирасын күп яклары белән өйрәнүнең яхшы үрнәге булып тора. Бу хезмәтнең уңай яклары фактик материалга бай булуында гына түгел, бәлки Г. Камалның бай иҗатында күренгән художество чараларына, язучының мастерлыгына әдәби вкус белән килеп анализ ясарга омтылуында да иде. Бу бигрәк тә әле күп тәнкыйтьчеләрнең әдәби әсәрләрне тикшерүдә тик социалогизм «методы» белән генә мавыккан вакытларында басылып чыгуы белән бигрәк тә әһәмиятле иде
Халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүгә дә Мөхәммәт Гали үзеннән зур өлеш кертте. Аның «Совет әдәбияты» журналында басылган мәкаләләре арасында Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» дигән катлаулы эчтәлекле сатирик поэмасына язган зур гына хезмәте бар. 1946 нчы елда шагыйрьнең тууына 60 ел тулу уңае белән ясалган юбилей көннәрендә Мөхәммәт Гали, Тукай турында замандашлары язган истәлекләрне өйрәнеп, «Тукайнын Уральскидагы тормышы» дигән хезмәтен бирә. 1948 нче елда басылып чыккан бу хезмәт Тукай биографиясен тулыландыру өчен әһәмиятле чыганак булып тора.
Мөхәммәт Галинең тагын 1944 нче елда балалар һәм укучы яшьләр өчен дип хәзерләгән «Шагыйрьнең тормышы» исемле очеркы бар. Бу хезмәт тә үзенең җылы итеп, шагыйрьгә тирән мәхәббәт белән язылуы, Тукайны күреп белгән, аның белән бергә үскән бик күп кешеләрнең җанлы сүзләрен, истәлекләрен эченә алуы ягыннан игътибарга лаеклы. Анда Тукай әнисе Мәмдүдә апаның яшьлек дусты Нәфисә Әхмәтшина истәлеге, Кырлай мәктәбендә бергә укыган Тукайнын яшьлек иптәше, хәзерге вакытта исән булган Сафа карт Мөхәммәтшин истәлекләре һәм башкаларның күп кенә сүзләре — Тукай биографиясен тулыландыруда, аның җанлы образын укучыларга бирүдә зур ярдәм итәчәкләр.
Ахыр килеп, Тукайның тулы әсәрләр җыелмасын чыгарганда М. Галинең редколлегия составында булуын һәм иске әдәбиятны, Тукай заманын белүче сыйфатында күп ярдәм итүен күрсәтеп узарга кирәк.
Мөхәммәт Гали, күренекле татар язучылары турында көтепханәләрдә, архивларда булган документларны һәм истәлекләрне фәнни эшкәртү өстендә системалы эшләү белән беррәттән, үзенең алар турында булган истәлекләрен дә язып калдырган. «Тукай белән күрешүем», «Г. Камал белән беренче танышу» һәм «Шәриф Камал турында кайбер истә калганнар» дигән истәлекләр күләмнәре ягыннан зур түгелләр, ләкин алар татар әдәбият тарихында зур урын тоткан, югарыда күрсәтелгән язучыларның тормышларын һәм иҗатларын өйрәнүгә карата теге яки бу фактны ачыклаулары, кечкенә генә булса да материал өстәүләре ягыннан әһәмиятлеләр.
М. Гали, гыйльми эшче буларак, татар әдәбиятына, тел, культурага багышланган бик күп тикшеренүләр алып барды. Аның берничә еллар буе матбугатта — төрле газета-журналларда, соңгы елларда «Совет әдәбияты» журналында басылып килгән әдәби-фәнни мәкаләләре аеруча игътибарга лаеклылар. Шулар арасында анык сүзлекләргә, Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасын җентекләп аңлатып бирүгә, Гали Мәхмүдов, Ибраһим Хәлфин, Сәгыйть Рәмиев һәм башкаларның эшчәнлекләрен тикшерүгә, өйрәнүгә багышланган хезмәтләре басылып чыктылар. Фактик материалларга шактый бай булган бу хезмәтләр, методологик яктан кайбер кимчелекләре булуга карамастан, тәнкыйть белән файдаланганда, татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләр өчен бай чыганак булып торалар. Дөрес, аларда фактик материалларны бирүдә дә кайбер төгәлсезлекләр очрый: мәсәлән, аның «Г. Камал» исемле зур монографиясендә, Г. Камалның русчадан тәрҗемә иткән әсәрләрен санаганда. А. М. Горькийның «Мещаннар» пьесасын Г. Камал тәрҗемә итте дип ялгыш күрсәтелә. Дөреслектә А. М. Горькийның «Мещаннар» пьесасын татар театры тарихын өйрәнүчеләргә бик күп фактик материаллар, рецензияләр язып калдырган Г. Кәрам (Габдрахман Рәхмәтуллин) тәрҗемә иткән һ. б.
Мөхәммәт Гали үзенең күп кырлы әдәби-культура эшчәнлегенең соңгы ун елдагы иң күп өлешен әдәбият тарихын өйрәнүгә багышлый. Ул бу эшкә әдәби мирасны туплауның, гыйльми эшкәртүнең иң чиратта торган бурычларының берсе итеп карый.
1939 нчы елда үзенең 25 еллык әдәби иҗатына йомгак ясау, билгеләп узу өчен совет җәмәгатьчелеге тарафыннан оештырылган тантаналы җыелышта:
«Язучылык эшләрем буенча соңгы елда күбрәк әдәбият тикшерү (литературоведлык) өлкәсендә эшләргә керештем… Күбрәк мин злободневный эшләр белән кызыксынучы язучы. Хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәлә булып әдәби мираслар һәм татар әдәбияты тарихы төзү мәсьәләсе тора. Бу эш күбрәк безнең шикелле картрак язучылар өстенә төшә. Мин үземдә бу юлда эшләрлек көч сизәм. Ул өлкәдә эшләрлек минем материалым бар», дип чыккан иде.
Һәм шунда, шул чыгышында, юморга күчеп: «…минем әти 63 яшькә җитеп үлде. Картая башлагач, ул, алла хозурына буш кул белән барырга ярамас, гамәл, гыйбадәт кирәк дип, күбрәк намаз укыйдыр иде. Теге дөньяга күбрәк багаж җыеп барырга уйлый иде. Ә мин, аның киресенчә, булган кадәр багажны күбрәк бу дөньяда калдырып, теге дөньяга мөмкин кадәр азрак багаж белән, җиңелрәк бару ягындагы кеше, әти белән без күбрәк шул яктан аерылабыз» дип, җыелышта булучыларны көлдереп тә алган иде.
Чыннан да ул бу изге теләкләренә турылыклы булды. Тормышының соңгы 10 елы эчендә кулында булган әдәбият тарихына караган материалларны кәгазьгә теркәп калдырырга тырышты. Бу тармакта югарыда күрсәтелеп узган, басылып чыккан хезмәтләреннән тыш, аның XVIII йөз татар әдәбиятын һәм фольклорын өйрәнүгә караган кулъязма хезмәтләре дә бар.


Мөхәммәт Гали
 

 

Комментарий язарга


*