ТАТ РУС ENG

Мөхәммәт ГАЛИ Галиәсгар Камал: Г.Камал һәм Г.Тукай

Мөхәммәт Гали
Галиәсгар Камал

Эчтәлек >>>

Г.Камалның тормыш юлы >>>


 

 Г.Камал һәм Г.Тукай


Г. Тукай һәм Г. Камал бер-берсе белән каләм дусты булып кына яшәмәгәннәр, алар идея һәм йөрәк дусты булып та яшәгәннәр. Тукай Казанга килгән көннән башлап, бу дуслык көннән-көн ныгып һәм көчәеп, аның үлгән көненә кадәр бара.
Г. Камал соңыннан 1933 нче елда «Совет әдәбияты журналының 6 нчы санында Г. Тукай турындагы истәлеген бастыра. Истәлек Тукайга карата җылы хисләр белән сугарылган.
Г. Камал белән Г. Тукай икәвесе дә демократ язучылар. Алар икәвесе дә демократлык идеяләре белән яналар һәм шуның өчен көрәшәләр. Алар икәвесе дә көчле сатириклар. Аларның төп язучылык жанрлары һәм язу формалары бер-берсенә башка булса да, ләкин язган нәрсәләре эчтәлек ягыннан бер-берсенә бик якын торалар, берсе икенчесен тутыралар, тирәнәйтәләр һәм бер үк идеягә хезмәт итәләр. Моның өчен Тукайның классик әсәрләреннән булган «Яңа Кисекбаш»ы белән Г. Камалның классик әсәре булган «Безнең шәһәрнең серләре»нең «Базар» пәрдәсен яки Тукайның «Ысуле кадимче»се белән шул ук «Безнең шәһәрнең серләре»ндәге «Ресторанда» пәрдәсен чагыштырып карау гына да җитә. Болар бер үк идеягә хезмәт итә торган, бер үк эчтәлекле әйберләр, тик формалары гына башка. Ләкин аларны бер-берсеннән алынган яки бер-берсенә ияреп язылган дип әйтергә һич мөмкин түгел. Төзелешләре һәм эчке детальләре ягыннан алар бер-берсенә бөтенләй башка нәрсәләр. Алар тик бер-берсен тутыралар гына.
Бу ике язучы үзләре яшәгән чорда бер-берсенә гаять зур хөрмәт белән карыйлар. Үз заманында татар әдәбият һәм матбугат дөньясында яфрак селкенгәнгә дә реагировать итми калмаган Тукай Г. Камал һәм аның әсәрләре турында яхшыдан бүтән бернәрсә дә әйтми. Моны Г. Камалның 10 еллык юбилее уңае белән, 1910 нчы елда «Йолдыз»да язган мәкаләсе ачык күрсәтә.
«…Татар тормышының, Казан мещаннарының иң безгә мәкһүл (Белемсез, караңгы.) почмакларын сәхнәдә якты кояш кеби күрсәтүгә каләменең көченнән килгәненә хайрәт итәрәк (Гаҗәпләнеп.), аны — Галиәсгар әфәндене — «татар Островские» бинам Мөкәррәмә вә мөстәхикы белән тәгъзим итеп (Дигән хөрмәтле һәм тиешле исем белән олылап.), сүземне бетерәм»,— дигән сүзләр белән очлый үзенең мәкаләсен Г. Тукай.
Әлегә кадәр матбугатта һичкем тарафыннан Г. Камалга карата бу кадәр җылы һәм олылау сүзләре әйтелгәне юктыр. Тукай аны шул дәрәҗә хөрмәтли һәм күтәрә.
Шулай ук Г. Камал да Тукай үлгәннән соң аның шигырьләрен популярлаштыра («Өйләнәм — ник өйләндем»), аның шигырьләренә ияреп («Бер рәсемгә», «Белә алмыйм» һ. б.) шигырьләр язу дәрәҗәсендә Тукайны хөрмәт итә. Аларның бергәләп көлке «Яшен» журналы чыгарулары, Г. Камал эшләгән чорда Тукайның «Йолдыз» газетасында актив язышуы, бергәләп «Шәрык» клубына йөрүләре һәм башкалар — алар арасында ни дәрәҗә яхшы дуслык мөнәсәбәте булганлыкны ачык күрсәтә торган фактлар.

ЙОМГАК


Югарыда язылганнардан күрелгәнчә, Г. Камал киң мәгънәдә иҗат кешесе булган. Ул үзенең 30—35 еллык иҗат гомерендә күп төрле иҗат эшләре башкарган. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган татар культурасының күп кенә тармакларына ул нигез салган һәм электә салынган нигезләр өстенә беренче рәт бүрәнәләрне төзүче ул булган. Татар милли культура тармакларының зур бер өлешенең очы Каюм Насыйрига барып тоташса, икенче зур өлешенең очы, һичшиксез, Галиәсгар Камалга барып тоташа.
—    Татар драматургиясенең ныклы   фундаментын төзеп, аңа стена салырга керешүче — Галиәсгар Камал.
—    Татар әдәбиятында комедисын   тудыручы һәм аны үстерүче—Галиәсгар Камал.
—    Татарда юмор һәм сатира әдәбияты тудырып, аны массалаштыручы — Тукай белән Галиәсгар Камал.
—    Татар   журналистика  һәм    публицистикасын  барлыкка китереп, аны массалаштыру юлында иң күп эшләүчеләрнең берсе — Галиәсгар Камал.
—    Татар дөньясында әдәби   һәм   гади тәрҗемәчелек эшен башлап юлга салучы һәм шул юлда иң күп эшләүче — Галиәсгар Камал.
—    Татар әдәби телен    башлап   тормышка   куючы — Галиәсгар Камал.
—    Татар театрының беренче нигез ташын салып, аны үстерүчеләрнең берсе — Галиәсгар Камал.
—    Татарда карикатурачылык эшен   башлап җибәрүче — Галиәсгар Камал.
Хәзерге чорда зур әһәмиятле урын тоткан бу культура тармакларының очларын Галиәсгар Камалга илтеп бәйләми яки аның аркылы уздырмый һич мөмкин түгел. Башкача бәйләргә һәм уздырырга юлы юк. Шуңа күрә Галиәсгар Камалны, Каюм Насыйридан кала, татар милли культурасының тарих җебе барып бәйләнгән төп багана дип атарга туры килә.
Татар милли культурасы   өчен   Галиәсгар   Камалның әһәмияте менә шунда.

1941

(Чыганак: Гали М. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).


Комментарий язарга


*