ТАТ РУС ENG

Мөхәммәт ГАЛИ Галиәсгар Камал: Г.Камалның тормыш юлы


 
I. Г.КАМАЛНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ

 

Балалык чоры һәм укуы

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинең 1879 нчы елның 6 нчы январенда Казанда Фуксовский урамда (хәзерге Галиәсгар Камал урамы) кустарь семьясында туа. Анын әтисен Камчатчы Галиәкбәр дип йөртәләр. Ул, Татарстан республикасы хәзерге Арча районы (элекке Казан губернасы Мамадыш өязе Чүриле волосте) Сикертән авылыннан чыккан булып, кече яшьтән үк Казанга килгән. Монда ул байларда малайлыкта хезмәт иткән һәм шунда мех эшенә өйрәнеп, скорняк булып киткән. Галиәсгарнын, әнисе Мәүгыйзә абыстай шул ук Арча районы Масра авылында туып үскән.
Г. Камалның атасы Галиәкбәр агай үзе укый-яза белми торган кеше булган. Шунлыктан ул үзенең улы Галиәсгарны укытып, үзе аңлаганча тәрбияләргә тырышкан. Ул Мәүгыйзә абыстайга: «Ходай гомер бирсә, бу баланы мулла булганчы укытырбыз, югыйсә бу наданлык үзәгемә үтте», дип сөйли торган булган. Ата-анасының бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эш белән утырулары һәм болай да бик үк бала җанлы булмаулары аркасында, кечкенә Галиәсгарга иркәләү бик аз тигән. 3—4 яшендә вакытта ук җәй көннәрендә ата-аналары Галиәсгарны, үзләреннән аерып, анасының туган авылына, кардәшләренә кайтарып куя торган булганнар.
Галиәсгарның башлап укырга керешүе дә шул ук Масра мәктәбендә була. Ләкин ул анда бер кыш укыса да, бер хәреф тә укырга-язарга өйрәнә алмый.
Г. Камал үзенең үләр елларында яза башлаган «Минем персональ пенсионер булуымның тарихы» дигән мемуар характерындагы материалында үзенең балалык чоры турында түбәндәгечә яза:
«Мин яшь, үз-үземне белмәгән вакытымда, әти һичбер вакытта үз-үзенә карар таба алмыйча* (*Бер жиргә күңел утыртмыйча.), бер квартирадан икенчесенә күчеп йөргәнлектән, ул заманның асламчы хатыннарыннан Мәгьри абыстай дип йөртелә торган бер хатын, минем әти белән Кариев заманында артист булып озак вакытлар уйнап йөргән кешеләрдән Ишми дигән артистның атасы Карасавыт Шаһи дигән кеше хакында:
— Карасавыт Шаһига хатын ярамый, Камчатчы Галиәкбәргә фатир ярамый,— дип шаярып сөйли торган булган. Шулай итеп, без, бер фатирдан икенчесенә күчеп йөри торгач, элекке Тихвинский урам, хәзерге Тукай урамында, Госманов мәдрәсәсе күршесендә, Мазар Фазлый дигән кешенең йортына «фатир» күченәбез. Минем үз-үземне белә башлавым әнә шуннан башлана…»
«Үзем белмим, ләкин шул урамда торучылар мине шул вакытларда «син җырчы идең» дип сөйлиләр. Мине җырлатып, кәләвә ашарга бер тиен, ике тиен акча бирә торган булганнар…»
«Миңа биш тулып алтыга чыккан вакытларда булырга кирәк, минем әнинең авылы булган Арча районы Түбән Масра дигән сөннәтче бабайлар авылына Казаннан — Салах хәзрәт мәдрәсәсеннән — Исмәгыйль дигән «бик гыйлем» пишкадәмне мулла итеп куйганнар. Әти мине шул «гыйлем» кешедән укырга дип Масрага җибәргән. Анда мин укыгандырмынмы, юктырмы, ул кадәресен белмим — әмма һичбер язу танымаган көйгә мулланың аркага камчылар төшергәләп, «әфтияк» сүрәләре бикләткәнен һәм кичке сабакка кереп шуларны тыңлатканын беләм…»
«Шулай иттереп, без һич укымаган, язу танымаган көйгә кыш буена күңел сабакларын бикләп, «бик гыйлем» хәзрәттән укып, кышны уздырып чыктык»,— ди.
Галиәкбәр агай икенче кышны аны Казандагы «Госмания» мәдрәсәсенә укырга бирә. Ләкин кечкенә Галиәсгарның укуы да Галиәкбәр агайның фатир алмаштыруына бәйләнгән. Фатир күчкәч, Галиәкбәр агай аны, элек укыган мәдрәсәсеннән алып, яңа фатирга якынрак булган башка мәдрәсәгә бирә торган булган. Шунлыктан бала чагында Галиәсгарга бер мәдрәсәдә генә укырга мөмкин булмый, ул һаман мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөри. Шулай йөри торгач, ул, 14—15 яшьләрендә, үз заманында иң яхшы җәдит мәдрәсәсе булып хисапланган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә килеп керә. Элек укыган мәдрәсәләрендә өйдән йөреп укыса, «Мөхәммәдия»гә күчкәч, бөтенләй шунда торып укый башлый. Ул анда демократик фикерле шәкертләр белән таныша. Шиһап Мәрҗани һәм Каюм Насыйри кебек ул вакытта татар дөньясында атаклы булган кешеләрнең әсәрләрен укый. Шул вакытта ук ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тирәсендә ачылган өч класслы шәһәр башлангыч мәктәбендә Миргаяз Иманаев дигән учительдән русча да укырга керешә. «Адрес язарлык өйрәнсә өйрәнсен инде», дип, аның бу эшенә Галиәкбәр агай да каршы тормый.
Шулай итеп, ул вакытларда Галиәсгар кышын мәдрәсәдә укып, җәен атасы белән бергә Мәкәрҗә ярминкәсенә* (*Мәкәрҗә ярминкәсе — һәр ел җәй ахырында элекке Н. Новгород, хәзерге Горький шәһәрендә булып килгән ярмарка (М. Гали искәрмәсе).) йөри. Чөнки ул вакытта Казандагы татар кустарьларының кайберләре үзләренең эшләгән товарларын Мәкәрҗә ярминкәсенә алып барып сата торган булганнар. Шул гадәт буенча, Галиәкбәр агай да, үзенең эшләп хәзерләгән якаларын һәм мехларын сату өчен, һәр ел Мәкәрҗә ярминкәсенә йөргән һәм Мәкәрҗә беткәнче шунда эшләп тора торган булган. Ул анда баргач, кустарьлар төшә торган иң арзанлы номерларга гына төшә. Галиәсгарны да үзеннән калдырмый. Бу нәрсә яшь Галиәсгарга кустарьлар тормышы белән танышуда зур ярдәм итә. Аннан соң Галиәсгар, эштән бушаган вакытларда, Мәкәрҗә ярминкәсендә төрле «кәмитләр» (балаганнар, цирклар, фокуслар, күчмә театр, зверинецлар) карап, шулар белән бик нык кызыксына. Бу нәрсәләр аңарда киләчәктә булачак драматурглык һәм артистлык чаткыларын кабындыра башлыйлар. Казанга кайткач та, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыла торган дин дәресләреннән аның күңеле суынып, күбрәк ул театр белән кызыксына башлый. Сәхнә әсәрләрен укый, рәтләп аңламаса да, якшәмбе көннәрдә, качып, шәһәр театрындагы көндезге спектакльләргә йөри һәм сәхнә әсәрләре язу турында хыяллана. Хәтта ул кайбер көлке шигырьләр язып, аларны мәҗлесләрдә үзе декламировать итә.

 
Тормыш юлына аяк басуы, җәмәгать һәм матбугат эшенә керешүе

1900 нче елда Г. Камал, соңгы тапкыр призывка каралып, солдат хезмәтеннән азат ителә. Шушы елдан соң ул мәдрәсәдән китә һәм Галиәкбәр агай аны үзенең туган авылы булган Сикертәнгә мулла итеп кую фикеренә килә. Ләкин Галиәсгар әтисенең теләгенә бик нык каршы төшә. Ул авылга кайтырга риза булмагач, аны шәһәргә мулла итәргә уйлыйлар. Ләкин аның өчен протекция кирәк була. Менә шуны күздә тотып, Г. Камалны Казанның зур байларыннан булган Җиңги Садыйк (Садыйк Хәйбуллин) дигән кешенең физик яктан бик үк сәламәт булмаган Гайшә исемле кызына зур придан белән өйләндерәләр.
Ләкин кустарь семьясыннан чыккан Г. Камалга үзенә чит булган тормышка барып керү ансат булмый. Чөнки аның әтисе дә, әнисе дә кече яшьтән үк байлар хезмәтендә йөреп тамак туйдырган һәм шуның белән бөкреләрен чыгарган кешеләр. Алар гомер буйларына дип әйтерлек байлардан бик күп хурлык, кимсетү һәм түбәнсетү күреп яшәгәннәр. Билгеле, ул нәрсә шул семьяда тәрбияләнеп үскән Г. Камалга да тәэсир итми калмаган. Гәрчә аның ата-аналары, үзләренең аңсызлыклары аркасында, аны «бәхетле итәбез» дип үзләре өчен ят булган шул тормышка илтеп кертсәләр дә, ләкин Г. Камал аны һичбер үзләштерә алмаган. Г. Камалның үз тормышыннан алып язган «Беренче театр» комедиясе моны ачык күрсәтә. Бу комедиясендә Г. Камал ул семьядан гаҗәп ачы көлү белән көлә. Анда ул бу тормышның геройлары булган үзенең каената, каенана, каенагаларыннан һәм хатыныннан гына көлеп калмый, хәтта нинди язмыш аркасындадыр шул тормыш сазлыгына килеп кергән үзеннән (Вәлидән) дә келә. Ул үзенең бу әсәрендә хатынының (Гафифәнең) киенүеннән һәм пудра ягынуыннан көлеп шулай ди:
«…Ул шул инде аксөяк нәселдән яратылган. Ә безнең нәрсә, без бит мужик! Безнең бабай сука сукалап үскән, әти чабата киеп 13 яшендә калага килгән. Безнең шикелле кара икмәк ашап үскән кешегә кая инде ул аксөяк булу».
Аның (Вәлинең) театрга барырга чыгып киткәндә әйткән такмагы да аның ул вакыттагы тормышын ачу өчен бик характерлы:

Бүген театр була, тра-та-та, тра-та-та!
Шатлыктан күңелем тула, тра-та-та, тра-та-та!
Картның, кәефе бик китә, уй-уй-уй, уй-уй-уй!
Уйнаучыларны тетә, уй-уй-уй, уй-уй-уй!   
Барам мин театрга, тра-та-та, тра-та-та!
Хатыным белән бергә, тра-та-та, тра-та-та!
Каенатай кайтып кергәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй!
Безнең киткәнне күргәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй!
Ачуланса да, курыкмыйм, тра-та-та, тра-та-та!
Барыбер сүзен тотмыйм, тра-та-та, тра-та-та!
Кайтып кергәчтен тузар, уй-уй-уй, уй-уй-уй!
Бөтен кәефне бозар, уй-уй-уй, уй-уй-уй!
Бозса бозар кәефне, тра-та-та, тра-та-та!
Хәзергә мин кәефле, тра-та-та, тра-та-та!

Менә аның, бай кызына көчләп әйләндерелгәннән соң, үз тормышыннан алып язган «Беренче театр» комедиясеннән китерелгән бу өзекләр аның ул тормышка никадәр ят күз белән каравын ачык күрсәтәләр. Үз сүзе белән әйткәндә, «кара икмәк ашап үскән» Г. Камал ул тормышка керү белән дә аксөяк булып китә алмый, һаман ул бу тормышка дошман булып кала һәм үзенең миссиясен ул тормышка перчатка ташлау белән тәмамлый.
Аның каенатасы Садыйк бай, Яңа бистәдәге иске зират өстенә мәчет салып, Г. Камалны шунда мулла итеп кую фикеренә төшә. Ләкин Г. Камал каенатасының ул теләгеннән дә баш тарта. Аңа кадәр дөньяда муллалык белән сәүдәгәрлек дәрәҗәсеннән яхшырак профессиянең барлыгын белмәгән һәм аны танымаган Садыйк бай белән Галиәкбәр агай, Галиәсгарның муллалыктан баш тартуына аптырап, аны сәүдәгәр ясау фикеренә төшәләр һәм аңа китап кибете ачып бирергә булалар. Галиәсгар аларның бу теләкләренә каршы килми һәм 1901 нче елны «Мәгариф» исемле китап кибете ачып эшкә керешә. Ләкин бу кибетне ачудан аның төп теләге сәүдә итү, табыш итү булмый, бәлки халык арасына культура орлыгын чәчү була. Шунлыктан ул, Галиәкбәр агай белән Садыйк бай уйлаганча, үзенең бу кибетендә иске дини китаплар сатмый, әдәби әсәрләр, газета-журналлар һәм уку әсбаплары сата. Ул шул ук вакытта Истамбулга да барып килә. Анда госманлы төрекләрнең Намыйк Кемал кебек демократик юнәлешле зур әдипләре белән таныша һәм, яңа төрек әдәбияты алып кайтып, үзенең «Мәгариф» кибете аша шуларны халык арасына тарата. Шул вакытларда Германиядән полиграфия эшенә өйрәнеп кайткан Мәхмүт Алмаев дигән бер кеше белән, гектографта басып, «Тәрәккый» исемле идән асты газетасы чыгара башлыйлар һәм бу газетаны «Мәгариф» көтепханәсе аша шәкертләр арасына тараталар.
Бу чорда Г. Камал үзенең белемен арттыру өстендә дә бик нык эш алып бара. Русча укып аңлавы зәгыйфьрәк булса да, ул үзенең тырышлыгы белән русча газета-журналлар һәм китаплар укый, рус театрларына еш йөри, шул заманда танылган культуралы кешеләр белән эш итә.
1905 нче ел революциясе чорында аның карамагындагы «Мәгариф» көтепханәсенең роле бик киңәя. Бу чорда ул көтепханә — китап кибете булудан бигрәк, халык, бигрәк тә шәкерт арасына, революцион әдәбият таратучы бер органга әйләнә. Ул вакыттагы татар социал-демократлары һәм шул җөмләдән большевик Хөсәен Ямашев татар халкы арасына марксизм әдәбияты таратуда «Мәгариф» көтепханәсеннән файдаланалар. Бер яктан, Галиәсгар Камал Казан мәдрәсәләрендә укучы аңлырак шәкертләрне үзенең «Мәгариф» көтепханәсе тирәсенә тупларга тырышса, икенче яктан, ул үзенең энесе Габдулла Камал (артист Камал I) аша, төрле яшерен юллар белән, шул чорда басылган листовкалар, брошюралар һәм воззваниеләрне мәдрәсәләргә җибәреп, шәкертләр арасына тараттыра (Г. Камалның туган энесе Габдрахман Камал (артист Камал II) нык. Г. Камал биографиясенә карата язган материалларыннан алынды (М. Гали искәрмәсе).).
1905 нче ел революциясеннән соң, Г. Камал рәсми рәвештә газета чыгару фикеренә төшә һәм, 1906 нчы елның беренче февраленнән башлап, Габдулла Апанаев дигән Казан мулласы белән берләшеп, «Азат» исемендә газета чыгара башлый. Ләкин баштан ук Г. Камал, идея ягыннан, ул мулла белән килешә алмый. Тик газетаны чыгару өчен средство кирәк булганлыктан гына, аның белән бергә эш алып барырга мәҗбүр була. Габдулла мулла газетаны динче, милләтчеләр һәм татар карагруһлары органы ясарга теләсә, Г. Камал аны татарлар арасында искелеккә каршы көрәш һәм демократлык идеяләрен таратучы бер органга әйләндерергә тырыша. Шунлыктан бу газета үзенең эчтәлеге ягыннан бик чуар һәм каршылыклы булып чыга.
Анда чеп-чи дини, милли рухта язылган мәкаләләр белән бергә, революцион рухта язылган мәкаләләрне дә бик еш очратырга туры килә. Үзенең шундый сул фикерле мәкаләләре өчен бу газета бер мәртәбә патша хөкүмәте тарафыннан суд җаваплылыгына да тартыла.
Габдулла мулла белән Г. Камал арасындагы фикер каршылыгы көннән-көн тирәнәя бару сәбәпле, 56 номер чыкканнан соң, Габдулла мулла газетаны ташлап китәргә мәҗбүр була, һәм шуның белән атнага 2—3 номер чыга торган бу газета элекке исемендә чыгудан туктый. Г. Камал газетаны бөтенләй үз җаваплылыгына алып, «Азат халык» исеме белән чыгара башлый. «Азат халык» газетасы беренче номерыннан ук чын мәгънәсе белән сул фикерле газета булып чыга башлый. Ул газета «Йолдыз», «Вакыт» кебек буржуа газеталарына каршы көрәш ача. Татар монархистлары, татар кадетлары тарафыннан оештырылган «Иттифакы мөслимин» җәмгыятенең, Мәкәрҗә съездларының һәм Думадагы татар депутатларының чын йөзләрен ачып бирергә тырыша. Газетада, татар большевигы Хөсәен Ямашев һәм революционер язучы Гафур Коләхметовлар ярдәме белән, марксизмның нигезләре, социал-демократлар һәм аларның программалары, капитализм төзелешендәге каршылыклар турында озын-озын мәкаләләр басыла. Газета милләтче буржуазиянең төп юлы кая алып барганлыгын татар эшче-крестьяннарына аңлатырга һәм шул юл белән аларның сыйнфый аңнарын уятырга тырыша. Бу газетага Хөсәен Ямашев кебек татар большевикларының турыдан-туры катнашлары булу аның тоткан юлын ачык күрсәтсә кирәк. Шунлыктан бу газетага патша цензурасы аерата нык игътибар итеп, аның аерым номерларын чыгаруда зур тоткарлык ясап килә. 15 нче номерында язылган баш мәкаләсе өчен ул газета конфисковать ителеп, Г. Камал судка бирелә. Суд башта Г. Камалны бер айга ябылырга хөкем итә, ләкин апелляция ясалу аркасында, соңыннан, судның карары 100 сум штраф белән» алмаштырыла (Габдрахман   Камал материалларыннан (М. Гали искәрмәсе)).
1906 нчы елның көзендә, «Азат халык» газетасы тукталгач, Г. Камал «Казан мөхбире» газетасына кереп эшли башлый. Ләкин, аның редакторы булган помещик Сәетгәрәй Алкин белән килешә алмыйча, аннан чыгып, «Йолдыз» газетасы редакциясенә эшкә керә. 1908 нче елда ул газетадан китеп, Г. Тукай белән бергәләп, «Яшен»» исемле көлке журнал чыгара башлый. Бу журналның редакциясе Г. Камалның үз квартирасында булып, ул бу журнал өчен кирәкле булган рәсем һәм карикатураларны, да үз кулы белән ясый. Ләкин материаль ягы начар булганлыктан, бу журнал 10 номер чыкканнан соң тукталып кала. «Яшен» тукталганнан соң, Г. Камал яңадан «йолдыз» газетасына эшкә керә һәм Февраль революциясенә кадәр шул газета редакциясендә эшләп килә. Бу газетада эшләгәндә, 1912 нче елда, Балкан сугышы вакытында, ул Төркиягә «Йолдыз» газетасының махсус хәбәрчесе, итеп җибәрелә. Ләкин, аннан авырып кайтып, озак вакытлар дәваланып ятарга мәҗбүр була.


Татар театрын оештыру һәм драматурглык  эше

1906 нчы елның көзендә югары һәм урта мәктәпләрдә укучы татар яшьләре, Казанда   беренче   мәртәбә, халык, өчен ачык спектакль куярга җыеналар. Сәхнәгә кую өчен Г. Камал тарафыннан төрекчәдән тәрҗемә ителеп бастырылган «Кызганыч бала» һәм башка бер әсәр сайлыйлар.
Бу спектакльне оештыру эшендә Г. Камал    актив катнаша. Г. Камал бу спектакль өчен кирәк   булган    афишаларны үзе кулдан яза һәм билетлар сату эшен оештыра.
1907    нче елда «Сәйяр» труппасы төзелгәч, ул бу труппага турыдан-туры булышлык итә: артистлар өчен киемнәр табышып бирә һәм башка ярдәмнәр күрсәтә. Бигрәк тә Мәкәрҗә ярминкәсе  вакытларында   бу труппага   зур булышлыклар итә.    1910   нчы   елда Казандагы «Шәрык клубы» яңа бинага күчкәннән соң,   Г. Камал һәм Гафур Коләхметов инициативасы белән, «Сәйяр» труппасы   артистлары айлык хезмәт хакы алып эшләргә   керешәләр. Шул сезонда Г. Камал үзе труппада   режиссерлык   итә.
Ул үзенең туган энеләре Габдулла һәм Габдрахман Камалларны шул ук труппага артист итеп кертә.
Бу труппа төзелү белән, Г. Камал үзенең 1898 нче елларда ук башланган драматурглык эшен яңадан дәвам иттереп, труппаны яңа пьесалар белән тәэмин итү эшенә керешә. 1907 нче елда «Бәхетсез егет»не сәхнәгә яраклаштырып, яңадан эшләп, икенче кат бастыра. 1908 нче елда «Беренче театр» комедиясен бастырып чыгара. 1909 нчы елда «Бүләк өчен» комедиясе чыга. 1910 нчы елда «Уйнаш», 1912 нче елда «Банкрот» һәм «Дәҗҗал» драмалары бастырылалар. 1913 нче елда «Безнең шәһәрнең серләре», «Кайниш» һәм 1918 нче елда «Көндәш» һәм «Өйләнәм — ник өйләндем» комедияләре матбугатка чыгалар. Шул ук вакытта аның сәхнә өчен эшләнгән күп кенә тәрҗемә әсәрләре һәм башка оригиналь әсәрләре дә басыла яки, басылмыйча, кулъязма хәлендә уйналып йөртеләләр. Г. Камал үз гомерендә барлыгы 102 исемдә оригиналь һәм тәрҗемә сәхнә әсәрләре язды.


Революциядән соңгы хезмәтләре

Революциягә кадәр булган буржуа язучылары Г. Камалның хезмәтләрен танырга теләмиләр. Г. Камал үзе дә аларга һичбер баш ияргә яратмый, киресенчә, урыны килгәндә аларны бик нык эләктерергә һәм алардан көләргә ярата иде. Шунлыктан, Октябрь революциясенә кадәр ул буржуа язучылары тарафыннан кагылып һәм кимсетелеп килде.
Г. Камал бу турыда үзе болай яза:
«Октябрьга кадәр көрәш ялкыны белән азыкланып, берничә әсәр язып ташланылган иде. Моны буржуа җәмәгать хезмәтчеләре начар каршы алдылар. Гаяз Исхаковның «Бәхетсез егет» басылып чыккач: «Сине опера язган дип әйтәләр»,— дип көлеп сөйләвен гомергә онытасым юк», — ди.
Бөек Октябрь социалистик революциясе булу белән Г. Камал, һичбер икеләнмәстән, революция өчен хезмәт итәргә керешә. Хәтта ул, Октябрь революциясенә кадәр үк (Февраль революциясеннән соң), бөек татар революционеры Мулланур Вахитов, аның тарафыннан төзелгән Мөселман Социалистлар Комитеты һәм аның органы булган «Кызыл байрак» газеталары белән нык бәйләнеш тотып килә иде. Октябрь революциясеннән соң, ул Казан  Губерна Башкарма Комитеты тарафыннан чыгарыла торган «Эш» газетасында эшли.
Татар динчеләреннән, милләтчеләреннән, буржуазиядән көлеп, шигырь һәм декламацияләр яза һәм үзе шу-ларны эшче клубларында укып, декламировать итеп йөри. Мөселман Социалистлар Комитеты янында татар яшьләрен җыйнап, драмтүгәрәк оештыра һәм шуңа җитәкчелек итә. 1918 нче елда Казанга чехлар кергәч, семьясы белән Казаннан авылга качып китә. Соңыннан аннан кайтып, Казаннан чехлар чыкканчы, үзенең өендә яшеренеп ята. Бу вакытта аның өйдә икәнлеген белеп, акгвардеец Бари Баттал кебек буржуаз язучылар аны чехлар вакытында Казанда татар буржуа матбугатына эшкә чакырсалар да, ул бармый, теше-тырнагы белән бу эшкә каршы тора.
Чехлар Казаннан киткәннән соң, ул тагын «Эш» газетасында эшли башлый һәм үзенең туган энесе Габдрахман Камал (Камал II) тарафыннан оештырылган беренче татар совет театрының эшләренә якыннан торып катнаша. Шул вакытларда ул үзенең «Көндәш» һәм «Өйләнәм — ник өйләндем» комедияләрен һәм эшче клубларында уку өчен шигырь һәм декламацияләр яза. 1919 нчы елның ахырында ул Казанда Татар запасной батальоны янында кызылармеецлар өчен төзелгән татар труппасында артист булып эшкә керешә. Татар дәүләт драма театры төзелү белән, анда профессиональ артист булып эшли. Ул, оригиналь әсәрләрдән тыш, дөнья классикларының татар сәхнәсендә уйналган әсәрләренең байтагында җаваплы рольләрне башкара. Мәсәлән, Шиллерның «Юлбасарлар» трагедиясендә — Патер, «Мәкер вә мәхәббәт» трагедиясендә — музыкант Миллер, Горькийның «Тормыш төбендә»сендә — актер һ. б. рольләрне зур уңыш белән башкара. Ул үзе уйный торган рольләр өстендә бик нык эшли, шул турыда булган рецензияләрне табып укый һәм анда күрсәтелгән җитешсезлекләрне булдырмаска тырыша. Казанда булган драмтүгәрәкләрдә үз әсәрләре уйналыр алдыннан репетицияләргә чакырсалар, ул анда бик теләп бара һәм әсәрнең уңышлы чыгуы өчен һәртөрле булышлык күрсәтә.
Шул чорда ул дүрт-бишләп пьеса тәрҗемә итә һәм көйле сәхнә әсәре рәвешендә итеп «Корсын балам»ны яза. Соңрак исә «Хафизалам иркәм», «Өч тормыш» һәм башкаларны иҗат итә.
1921 нче елдан соң ул, яңадан газета эшенә кайтып, башта «Татарстан хәбәрләре», соңыннан «Кызыл Татарстан» һәм «Крестьян газетасы»нда эшли. Ләкин шул ук вакытта театр һәм драмтүгәрәкләр белән дә үзенең бәйләнешен өзми. Соңыннан (1931—32 нче елларны) ул, газетачылык эшеннән китеп, бөтенләй пенсиягә чыга һәм, шул вакытларда Наркомсобес клубына йөреп, сукырлар өчен драмтүгәрәк оештыра, алар өчен үзенең «Күзсез мастерлар» дигән пьесасын яза. Аның иң соңгы сәхнә әсәре булып 1933 нче елда язылган «Өч тормыш» исемле пьесасы хисаплана.
1923 нче елда татар хезмәт ияләре Г. Камалның 25 еллык һәм 1929 нче елда 30 еллык әдәби хезмәт бәйрәмен үткәрделәр. Беренче бәйрәме вакытында аңа «Хезмәт батыры» исеме һәм 1926 нчы елда, Татар театрының 20 еллык бәйрәме уңае белән, Татарстан халык драматургы исеме бирелә.
1929 нчы елда булган соңгы юбилее уңае белән, аңа Советлар иленең төрле почмакларыннан йөзләрчә котлау хатлары һәм телеграммалар килә. Шул вакытта аңа ак эмигрант Гаяз Исхаков та котлау телеграммасы җибәрә. Г. Камал бу телеграмманы зур ачу белән каршы ала һәм «Кызыл Татарстан» газетасының 1929 нчы елда чыккан 93 (2463) нче номерында түбәндәге ачык хатны бастыра.

«Редактор иптәш!
Минем шушы хатыма газетагызда урын бирүегезне үтенәм. Минем 30 еллык хезмәт бәйрәмем уңае белән бәйрәмгә катнашкан, мине тәбрикләгән оешмалар, аерым иптәшләр, театр һәм концерт кичәләренә катнашкан артист, артисткалар һәм ул театр-концертларны оештырган иптәшләрнең һәммәсенә дә бердән тәшәккерләремне белдерәм.
Шуның белән бергә, ирекле Совет иленең дошманнары, контрреволюцияче татар ак эмиграциясе тарафыннан җибәрелгән тәбрик телеграммасын — үзем өчен тәбрик түгел, бәлки хурлык санаганымны әйтеп үтәргә дә тиеш табам…
Минем 30 еллык хезмәтемнең 12 елы тулы ирекле Совет дәүләтендә үтте. Бу 12 елның, киң мөмкинлекләр бирүе ягыннан, башкаларга чагыштырмаслык аермалары бар. Шуңа күрә Гаяз әфәнделәр көткән «ирек»нең минем өчен һич кирәге булмаганлыгын, үземнең андый «ирек»ләрнең чын дошманы булуымны белдерәм.
Галиәсгар Камал»,
Казан, 1929 нчы ел,
24 нче апрель.

1933 нче елның җәендә, Г. Камал Казаннан Түбән Услондагы үзенең дачасына кайтканда, эчәк бизләрендә булган авыру пристубы аркасында, гомерлеккә безнең арадан югалды. Ләкин аның калдырган хезмәтләре югалмыйлар һәм алар югалмаячаклар. Моны Г. Камалның тууына 60 ея тулу уңае белән 1939 нчы елда ясалган искә алу ачык күрсәтте. Шул уңай белән Казандагы Татар дәүләт академия театрына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм ул туган элекке Фуксовский урамга Галиәсгар Камал урамы исемнәре бирелде, шул урамдагы ул туган йортка мемориаль такта куелды…

 

(Чыганак: Гали М. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).


Комментарий язарга


*