ТАТ РУС ENG

Ф. ИСЛАМОВ Мәҗит Гафури иҗатында педагогик фикерләр


Татар һәм башкорт халыкларының классигы М.Гафури Уфа губернасының Стәрлетамак өязендәге (хәзерге Гафури районында) Җилем Каран авылында Нургали исемле ярлы укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе үлеп 14 яшендә үксез ятим калган Мәҗиткә тормышның ачысын-төчесен яшьли үз җилкәсендә татырга туры килә. Әмма ул нинди авыр шартларда яшәвенә карамастан аң-белемгә омтыла. Үз авылларындагы дини мәктәптә укырга-язарга өйрәнгән Мәҗит Кыешкы, Иж-Буби, Казан, Уфа мәдрәсәләрендә белемен күтәртергә тырыша. Урал заводларында, алтын приискаларында эшли, Җилем-Каранда, казах җәйләүләрендә балалар укыта.
Илебез халыклары арасында киң популярлык алган, тирән мәхәббәт казанган, үз иҗат гомерендә өч революцияне башыннан кичергән әдип бай әдәби-педагогик мирас калдырды. Халык мәнфәгатен яклап иҗат итү юлында М.Гафури гаҗәеп зур тырышлык һәм фидакарьлек күрсәтте. Ул татар, башкорт әдәбиятларында хикәя, повесть, мәсәл, драма, либретто жанрларын, поэзиянең сәяси, гражданлык һәм интим лирика дип йөртелгән төрләрен үстерүгә зур һәм кыйммәтле иҗади өлешен кертте, татар, башкорт балалар әдәбиятын тудыручыларның алгы сафында булды. Халык бәхете өчен көрәшеп, халык бәхете белән бер аяктан атлау дәверендә ул үзе дә идея-эстетик яктан үсү, чыныгу һәм камилләшү процессын кичерде.
М.Гафури — татар һәм башкорт халыкларының культурасы, иҗтимагый һәм педагогик фикере, халык мәгарифе үсешенә зур йогынты ясаган күренекле шәхесләрнең берсе. Аның Октябрь инкыйлабына кадәр үк укытуны һәм тәрбияне фәнни нигезгә корырга, мәктәпне белемле укытучылар белән тәэмин итәргә чакыруы шул вакытта зур прогрессив күренеш, омтылыш иде.
М.Гафури үзенең иҗатын мәгърифәтче язучы буларак башлады. Беренче рус буржуаз-демократик революциясенә кадәр ул чынбарлыкны мәгърифәтчелек юлы белән үзгәртү турында хыялланды. Әдип бу чорда җәмгыять, дәүләт төзелешен революцион юл белән үзгәртеп кору зарурлыгына төшенә алмады. Ул шул вакытта авыр тормыш сәбәпләрен бары тик халыкның наданлыгына бәйле дигән карашта торды. Әмма илдә барган үзгәрешләр, иҗтимагый тормыш шартлары М.Гафуриның дөньяга карашын баета. Ул акрынлап мәгърифәтчелек ярдәмендә генә авыр тормыштан котылу юлының реаль түгеллеген аңлый, мәгърифәтче-демократлыктан революцион-демократлык позициясенә күтәрелә. Шул җирлектә аның империализм сугышына карашы да акрынлап революцион төс ала, иҗат методына һәм язучылык осталыгында да зур гына үзгәрешләр була. Ул дидактизм, натурализм алымнарыннан аерыла барып, реализмда ныгый, камилләшә.
М.Гафуриның педагогик карашлары 1902-1905 еллардагы иҗатында, иҗтимагый эшчәнлегендә үк киң чагыла башлый. Ул иҗатының беренче җимеше булган «Гыйлем» дигән шигырендә ватандашларын укырга, аң-белемле, һөнәрле булырга чакырды. «Себер тимер юлы» шигырендә исә М.Гафури Россия мөселманнарының наданлыгын тәнкыйтьләү белән бергә, «Урал тауларын тишеп» салынган тимер юлның халыкка яктылык, аң-белем алып килгәнлегенә сөенде, бу мактаулы эшне тормышка ашырган илебез халкына, аның алдынгы вәкиле булган эшчеләр массасына тирән рәхмәтен белдерде.
М.Гафури егерменче гасыр башында ук әсәрләрен иҗат итү белән бергә татар, башкорт халыкларының борынгы культура мирасын, шулай ук башка халыклар мәгърифәтчеләренең иҗатын тырышып өйрәнә. К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Акмулла, М.Өметбаев кебек фикер ияләре, К.Д.Ушинский, Л.Н.Толстой кебек һ.б. атаклы рус педагоглары, язучылары М.Гафуриның әдәби осталыгы, иҗтимагый һәм педагогик карашлары формалашуда әһәмиятле роль уйныйлар. М.Гафури исә үз нәүбәтендә бу алдынгы фикер ияләренең мәгърифәтчелек традицияләрен, педагогик карашларын уңышлы дәвам иттерде, баетты.
Тормыштагы чынбарлыкны дөрес чагылдырырга омтылган М.Гафури егерменче гасыр башында хакимлек иткән патша самодержавиесен, иҗтимагый җәмгыятьне, аның идеологиясен, тормыш-күренештәге патриархаль-феодаль тәртипләрне, мәдрәсәләрне һәм аларда алып барылган схоластик укыту методларын, руханиларның булдыксызлыкларын кискен тәнкыйть итте. Ул халыкка иҗтимагый тормышны фәнни рәвештә танып белү һәм халык мәгарифе системасын европача һәм русларча үзгәртеп кору, укытуның актив методларыннан файдаланып дөньяви фәннәрне өйрәнү зарурилыгын исбат итәргә омтылды.
1902 елда М.Гафури «Ишан шәкертләренә» дигән сатирик шигырен иҗат итә. Ул бу әсәрендә яшь буынның акылын һәм рухын гарипләндерүче мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә яшәп килгән тәртипләрне, режимны чыбыркылады, аерым ишан, мулла һәм хәлфәләрнең шәкертләрне ничек җәберләвен күрсәтте, яшьләрнең дини белем белән бергә дөньяви белемнәр ала алмавына ачынды, ишан һәм мөгаллимнәрнең белеме түбән булуга борчылды.
М.Гафури аерым мәдрәсәләрдә хөкем сөргән тәртипләрне, аяныч хәлләрне үз башыннан кичергән кеше. Ул Троицк шәһәренең «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыганда ишанны ихтирам итмәгәне, иптәшләрен яклап чыгыш ясаганы өчен мәдрәсә тулай торагыннан куып чыгарыла. Аның «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар», «Үги балалар», «Бер татар шәкертенең үз хәленнән зарлануы», «Хәмитнең хәяте» кебек әсәрләрендә иске мәдрәсә тормышы, андагы укыту һәм тәрбиянең тиешле дәрәҗәдә булмавы тәнкыйть ителә.
Патша хөкүмәте иске методлы укытуга каршы чыкканы өчен М.Гафурины 1917 елга кадәр эзәрлекләп килде. 1911 елның мартында әдипнең «Милләт мәхәббәте» дигән шигырьләр җыентыгына (1907 елда Казанда басылган) арест салына, автор үзе полиция күзәтүе астына алына. Бу очракта М.Гафури яшәп килгән җәмгыятькә каршы чыгуда гаепләнә. Шул чорда шагыйрьнең укучы яшьләрне халык бәхете өчен көрәшкә чакыручы «Милли шигырьләр» җыентыгы шулай ук конфискацияләнә. «Ана», «Китапларым», «Мәктәп», «Балалар җыры», «Бала һәм ана» кебек һ.б. шигырьләре дә укыту һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган булулары белән характерлылар.


{mospagebreak}

 

М.Гафуриның педагогик эшчәнлеге XIX йөзнең ахырында, XX йөзнең башына туры килә. Ул 1896 елда үзенең туган авылы Җилем-Каранда укытучы булып эшли башлый. Ә соңыннан берничә ел буена казахлар арасында укытучылык итә. Г.Тукай кебек үк ул да казах поэзиясен һәм авыз иҗатын яратып өйрәнә. М.Гафури бөтен гомере буена казах халкының язмышы белән кызыксынып яши. Мәсәлән, 1905 елда «Казан мөхбире» газетасында басылган «Казахлар хакында» исемле мәкаләсендә ул казах халкы арасында мәгърифәтчелек эшләренең торышын яктырта. Элек патша хөкүмәте казахларга мәдрәсәләр салырга рөхсәт итмәгән. 1905 елгы революциядән соң, бу закон казахлар файдасына үзгәртелгән. Бу үзгәрешне М.Гафури шатланып каршылый. Ярым күчмә хәлендә яшәгән казах халкы арасында елдан-ел гыйлем-мәгърифәткә карата мәхәббәт тойгысы уяна баруын зур канәгатьләнү белән яза. Татар мәдрәсәләрендә укып авылга мөгаллим булып кайткан казах шәкертләрен тырышып эшләргә чакыра. Шуның белән бергә бу мәкаләсендә ул, казах халкын «шамаилар» дип атаучы Червонский фамилияле бер кешегә каршы, казах халкын яклап, протест белдерә.
Шуның өстенә М.Гафури 1906 елда шул ук газетада «Шәкертләр хакында» исемле икенче бер мәкаләсен бастырып чыгарган. Анда ул төрле татар мәдрәсәләрендә укучы казах шәкертләрен «Әльислах» кебек берәр шәкертләр союзына оешырга өнди һәм: «Ялгыз Троицк шәһәрендә генә өч йөзләп казах шәкертләре укый. Әгәр дә болар тырышып эшләсәләр, ничаклы яңа фикер таратылачагы бик ачыктыр. Казах даласының мәгърифәт юлына аяк басуын һәм төзәлүен фәкать аңлы шәкертләрдән генә өмет итәргә кирәк. Казах туганнарыбыз — туры сүзгә бик тиз төшенә торган зирәк бер халыктыр. Алган белемнәребезне юкка әрәм итмичә, кулыбыздан килгәнчә, файдалы урыннарга сарыф кылып, каралыкта калган халыкларны нурландыру өчен тырышу — безнең шәкертләргә фарыз бер эштер» — дип яза.
1905 елгы революцияне мәгърифәтче язучы булып каршылаган М.Гафури революция елларында сәяси аң, язучылык осталыгы ягыннан бик нык үсә. Ул үзенең иҗатын революцион халык белән тыгыз бәйләп, революцион юнәлештәге шагыйрь булып формалаша. Беренче рус буржуаз-демократик революциясе яшь шагыйрьнең дөньяга карашын, иҗатының идея эчтәлеген баета, социаль-сәяси юнәлешен тирәнәйтә, тематикасын киңәйтә. Революция
йогынтысында М.Гафури сыйнфый көрәшне аңлау югарылыгына күтәрелә. Ул хезмәт массасын фәкыйрьлектә яшәргә мәҗбүр иткән төп сәбәпләрне кыюрак күрсәтә башлый. 1905-1907 елларда язган әсәрләрендә халык массасын милли буржуазиягә каршы көрәшкә чакыра.
М.Гафури революцион-демократик педагогика идеяләрен системалы рәвештә үстерә, социаль-демократик педагогика идеяләренә якыная барып, пролетариат революциясе идеяләренә килеп кушыла. Ул татар-башкорт педагогикасына нигез салучыларның берсе булды. Ике революция арасында язган әсәрләрендә ана телендә укыту мәсьәләләрен күтәрә, шигырьләрендә мәгърифәткә чакыру, самодержавиегә һәм милли изүгә нәфрәт яңгырый. Ул башка халыклар культурасында һәм педагогикасында булган бөтен алдынгы, прогрессив күренешләрне, идеяләрне өйрәнү, үзләштерү кирәклеген төшендерә. «Алга китү» дигән шигырендә М.Гафури туган халкына түбәндәгечә мөрәҗәгать итә:

«Я татар! Вакыт җитте тырышырга,
Мәгариф шәмнәрен кулга алырга.
Уйламыйча, гафил булып карап ятмый,
Вакыт җитте гыйлем, һөнәр кулланырга».

М.Гафури укыту һәм тәрбия, яшь буынны тормышка әзерләү мәсьәләләрен хәл иткәндә балаларны табигать һәм җәмгыять турындагы белемнәр белән коралландыруга аеруча зур әһәмият бирә. Чөнки балаларның табигать күренешләре һәм җәмгыять турында киң мәгълүматлы булулары аларга тормышны дөрес аңларга, төрле уйдырмаларга каршы кискен көрәш алып барырга, тормышта үз урынын табарга, яраткан профессиясен сайларга булышлык итә. Әдип яшь буынны туган тел, тарих, география, табигать белеме кебек дөньяви фәннәрнең нигезләре белән коралландыруны тирән хуплады. Яшь буынга комплекслы тәрбия бирү идеясе М.Гафури иҗатында кызыл җеп булып сузыла. Укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, аның патриотик, интернациональ, әхлакый, эстетик тойгыларын тирәнәйтү, баету, формалаштыруның мәктәпләр алдында торган әһәмиятле бурычлар булуын М.Гафури даими рәвештә аңлатып килде, туган телдә милли   культураны   үстерү,    баету   зарурилыгын   пропагандалады.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә туган тел әһәмиятле роль уйный. Шуның өчен дә әдип укытуның үзәгендә туган тел   торырга   тиеш   дигән   фикерне   алга   сөрде,   укыту   ана телендә   барган   мәктәпләрне   хуплады.   М.Гафури   телнең халык   тарихы   белән   бәйләнешен   ассызыклап   күрсәтте, телнең   халыкның   рухи   байлыгы   булуын   ачыклады.   1911 елда   «Шура»   журналы   битләрендә   «Чуар   тел»   дигән   зур күләмле мәкалә белән чыгыш ясады һәм анда телне фәнни белемнәр, алдынгы идеяләр таратуда иң уңышлы чараларның берсе   дип   карады.   Ул   фән   һәм   техника   үсү   белән   бергә телнең  яңа  сүзләр  исәбенә  байый  баруы  турында  кисәтте, яңа сүзләрне телдән һәм язма рәвештә урынлы файдаланырга чакырды.   Туган  телне   халыкка  аңлаешлы  булмаган  гарәп, фарсы,    төрек    сүзләреннән    азат    итәргә   киңәш    бирде. М.Гафури   «Ана   теле   барлык   белемнәргә,   барлык   телләргә ачкыч»   дигән   идеяне   яклады.   Аның   туган   теленә   булган мөнәсәбәтен түбәндәге шигъри юлларыннан да ачык күреп, тоеп була:

«Үз ана телем — минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем — үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана теле белән мин теләгемне аңлатам,
Шул ана теле белән  «бала» диләр анам-атам.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм».
(М.Гафури.  Сайланма әсәрләр. Ике томда. I том. Казан, 1954, 355 б.)

Егерменче гасыр башында эшләп килгән уку йортларында туган тел урынына нигездә дини китаплар телен тәшкил иткән гарәп теле укытыла. Бу хәл исә мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә туган телне укытуны юлга салырга шактый комачаулык итә. Шагыйрь-педагог шул чорда яшь буынны туган телендә укытуга каршы булучыларны кискен тәнкыйть итте, туган телне яхшы үзләштерү һәм аны мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укытуның халык массасының белем һәм культура дәрәҗәсен үстерүдә әһәмиятле роль уйнавын ачык чагылдырды. Г.Тукай кебек үк М.Гафури да туган телендә әйбәт әдәби әсәрләр иҗат итеп кенә калмады, шул ук вакытта яшь буынга туган телне өйрәтү буенча зур эш башкарды. Бөек рус педагогы К.Ушинскийдан үрнәк алып балалар өчен әлифба һәм уку китаплары иҗат итте. Алар исә үз нәүбәтләрендә шул чорда балаларга белем һәм тәрбия бирү, аларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү өлкәсендә әһәмиятле роль уйнадылар.

(Чыганак: Исламов Ф.Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. — Казан, 2002. – 279 б.).


 

Комментарий язарга


*