ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

И. ВӘЛИУЛЛА Сәгыйть Рәмиев шигъри "мин"енең фәлсәфи–метафизик эзләнүләре

 

Дөньяга Мәхәббәт һәм Үпкә

Һәрбер олуг шагыйрь кебек С. Рәмиев дөньяга ике төрле карый ала: йә ул аны ярата, үз итә, йә ул аңа үпкәли, әрни һ.б. Моның, мөгаен, үз дөньяви сәбәпләре бар. Мәсәлән, сөйгән кызыңның сине кабул итү-итмәве, халкыңның ирекле-ирексез булуы, якын кешеләреңнең сәламәт булу-булмавы. Әгәр буяктан алсаң, Рәмиев "мин"е дә үзенчә бәхетле-бәхетсез кебек. Әйе, аның кайбер аерым шигырьләрендә без дөньяга, андагы тормышка Соклану, Мәхәббәт, Шатлану ("Авыл", "Җәмилә", "Театр") табабыз. Ә кайберләрендә ("Алданган", "Дөньяга", "Көлсеннәр!") дөньяга Үпкә, Әрнү, Рәнҗү кебек хис-тойгы — аффектлар хуҗалык итә…
Кешенең яшәү урыны — дөнья. Кеше аны үзгәртергә телиме, әллә андагы кагыйдәләр белән килешәме — бу аның эше. Әмма, кеше язмышы дөньяда туа. Кеше анда тормыш кора, дәвам калдыра, бәхетле-бәхетсез була. Дөнья исә кеше өчен төрлечә ачылырга мөмкин: яшьлек-картлык, сәламәтлек-авыру, байлык-ярлылык, яхшылык-явызлык, горурлык-хурлык, табу-югалту… Шушы каршылыкларда дөньяның синдәге "мин"гә яхшы да, начар да була алуы күренә…
Билгеле, дөньядагы яхшылыклар, матурлыклар, рәхәтлекләр күңелдә Соклану, Шатлану, Ләззәтләнү уята… Бу котылгысыздыр.
Мәсәлән, кем табигать матурлыкларына битараф кала алыр икән?!

Ул кара бер күгеңә бу
Фирүзә бит, бик зуры,
Күр аеңны, кайда бар бу?
Бер гаҗәеп бит нуры!
Нинди нурлар сачратып ул
Уйный, нәкъ нурда йөзә,
Нәкъ көлә, нәкъ елмая, нәкъ
Юри бәгьреңне өзә.
Нинди тамчы — тамчы нурлар
Сачраган күк йөзенә.
Чеп-чуар чын бриллиант
Сипкәнмени, күр, үзенә.
Һәм гаҗиб бер яктылыкта
Җир көмеш төсле тора:
Анда — урман һәм дә таулар,
Монда кырлар яктыра.

"Авыл" шигыреннән күренгәнчә, Рәмиев "мин"е дөньяга, тирә-юньгә төрлечә карый ала. Кайда монда дөньяга карата Әрнү, Рәнҗү, Бунт? Киресенчә, монда авыл гүзәллекләренә генә түгел, ә бар дөньяга ихлас Мәхәббәт, Соклану, Мөкиббән китү ачык күренә. Ни өчен? Чөнки, әгәр кеше шатлана, сөенә, ләззәтләнә икән, әгәр аның барлыгын Шатлык, Бәхет хис-тойгылары биләп алган икән, аңарда һичнинди Бунт та, Ачыргалану да туа алмыйдыр.
Сүз дә юк, шагыйрьләр матурлыкны, гүзәллекне, сафлыкны ешрак күрәләрдер, аңа ешрак игътибар итәләрдер. Әнә шуннан инде аларның сокланулары, мөкиббән китүләре, гашыйк булулары, онытылып сөюләре…
Ә кеше өчен дөньядагы гүзәл мизгелләр еш кына Мәхәббәт хисе белән, сөю һәм сөелү белән бәйләнгән. Нәкъ менә сөйгәнең белән бергә уздырылган тиңсез мизгелләр — кулга-кул тотынышып йөргән якты кичләр, диңгез ярларында янәшә басып торулар, бергәләп һәртөрле бәйрәмнәр уздырулар, моңсу аерылышулар һәм шатлыклы кавышулар күңелләргә бәхетле чаклар булып кереп кала да. Һәм нәкъ менә Мәхәббәт аша дөньяның матурлыгы, кыйммәтлеге ачылададыр…

Кашлар — ай аның, яңа туган,
Йөзе — айның тулган көннәре,
Керпекләре — нурлар, киң чәчелгән,
Ике күзе — шул кичнең күлләре,

— дип яза Рәмиев "Ул" шигырендә сөйгәнен табигатьнең иң гүзәл чакларына тиңләп.
Әмма, Саф, Чын Сөю һәркемгә дә бирелә микән?! Мәхәббәт — изге ил… Аңа, мөгаен, нечкә күңелле, саф йөрәкле кешеләр генә үтә аладыр. Һәрхәлдә, сафлыкны югалтмаган, эгоистик кысалардан өстен булган кешеләр генә гашыйк була алалардыр кебек. Сәгыйть Рәмиевнең шигъри "мин"е — шуларның берседер… Чөнки, "Җәмилә" шигыреннән күренгәнчә, ул сөйгәнен үз "мин"ен онытыр дәрәҗәдә ярата ала:

Әллә син юри яралган
Бер күвәме минем ечен?
Тереләм, үләм, торамын,
Барсы да тик синең өчен!
Синең өчен укыйм, язамын,
Синең өчен сөенәм, кайгырам;
Синең өчен бик күп вакытта
Хисләремнән дә аерылам.

Үз "мин"ең кысаларыннан чыгып китеп башка берәү өчен яши алу Мәхәббәтне аңлатадыр, ахыр чиктә… Шуңа тагын бер шаһитлык:

Мине утка аткан ул — син,
Мине суга салган да — син,
Утка янсам, суга батсам,
Тартып алган аллам да — син!
("Син")*
(* Хәер, "Син" шигырен башка мәгънәдә — Аллага эндәшү мәгънәсендә аңлатучылар да бар.)

Әйе, дөньяда кешегә бәхетле булу өчен, шатлыкта яшәү өчен сәбәпләр аз түгел төсле. Аңарда сөю-сөелү ләззәте ("Җәмилә", "Син", "Ул"), милли яңарыш шатлыгы ("Театр"), авылларның соклангыч ямьле табигате ("Авыл"), кешенең туктаусыз яхшырак тормышка омтылуы ("Таң ата, эшлик туганнар!") бар. Димәк, дөньяны яратырга һәм анда шатланып-ләззәтләнеп яшәргә була?..
Ләкин… без Рәмиев шигъриятенең фәлсәфәгә, фәлсәфи лирикага караган өлешендә күбрәк Үпкә, Әрнү, Рәнҗү һ.б. хис-тойгылар табабыз кебек. Рәмиев "мин"енең үзе белдерүенчә:

Күңелле булмадым, булмам гомергә,
Туганмындыр тугандук кайгы берлә…
("Күңелле булмадым…")

Ни өчен?
Бу, бәлки, шагыйрьнең артык тәнкыйдилеге белән аңлатыладыр? Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә җәмгыятькә, дөньяга үтә тәнкыйди мөнәсәбәт күзгә тиз ташлана. Моннан чыгып, ул аны яки яхшырак, камилрәк, изгерәк итеп үзгәртергә тели, омтыла; яки ул аңа турыдан-туры сәер Үпкәсен, Рәнҗүен белдерә…
Дөньяны яхшыракка үзгәртү Рәмиев "мин"е өчен ул, беренче чиратта, мәгърифәткә һәм рухи азатлыкка чакыру булып тора. ("Уку", "Хәзрәтләр эше", "Таң вакыты", "Киң иман"). Шундый юл аша ул җәмгыятькә, кешеләр яшәешенә Бәхет һәм Гармония кайтыр дип ышана төсле. Шул ышанычы өчен ул күпмедер дәрәҗәдә көрәшәдер дә.
Әмма, дөньяны яхшы якка үзгәртүе җиңел түгел икән. Кайбер чакларда дөньяның "төзәлүенә", "яхшылануына" ягъни, кешеләрнең бәхетле яшәешкә ирешәчәгенә өмет тә аз гына кала… Мөгаен, шул вакытта, дөньяның кайбер асыл, котылгысыз сыйфатлары аңлашылгач та, Рәмиев "мин"енең дөньяга карата атаклы сәер Үпкәсе туадыр да… Һәм иң кызыгы шунда: без Рәмиев "мин"енең дөньяга карата Үпкә, Әрнү кичерүгә китергән конкрет сәбәпләрне еш кына белмичә калабыз! Моңа заманында татар әдәбияты белгече Ибраһим Нуруллин да игътибар иткән. "С.Рәмиев шигырьләрендә шәхесне кыскан, изгән, таптаган көчләр конкрет күрсәтелми", — дип яза ул.
Дөресендә, без Сәгыйть Рәмиев фәлсәфи лирикасында ниндидер тирән метафизик Үпкәне очратабыз түгелме?! Тагын да дөресрәге, бәлки, болай дию булыр иде: билгеле бер шартларда Рәмиевнең үпкәсе менталь яссылыктан (әйтик, изге дингә тап төшерүче надан хәзрәтләргә Үпкә) олы метафизик яссылыкка (әйтик, тулаем бер чынбарлыкка Үпкә) күчә…
Монда безгә Рәмиев "мин"енең Үпкә алды, Рәнҗү алды тарихы да җитәрлек яшерен кала. Кайчандыр Рәмиев "мин"е, һичшиксез, дөньяны яраткан, аңа ышанган. Әмма, вакытлар узгач, дөнья аның бу ышанычын җитәрлек какшаткан кебек. Хәзер ул үзен дөнья тарафыннан "алданган" итеп тоя. Әмма ул ничек алданган соң? Әллә аны бу дөньяда булачак Яхшылыкка, Яктылыкка, Ләззәтлеккә ышандырган булганнар? Һәм ул ышанып дөньяга килгәч тә, аның "мин"енә тискәре бер мөнәсәбәт күрсәтеп, аны алдаганнар? Хәер, бу "алданганлык" турында аңа акылы түгел, ә күңеле сөйли кебек. Аның күңеле кыен вакытларда алданганлык тоя ала…


{mospagebreak}

Рәмиев "мин"е үзен илаһи кыйммәткә ия дип сизә, һәм дөньяның, Алланың үзенә карата тулысынча миһербанлы булуларын тели. Тик ни өчендер аның бу фундаменталь, асыл теләге искә алынмый. Дөнья Рәмиев "мин"енә Тулы, Абсолют Ләззәт бүләк итми… Рәмиев "мин"ен әйләндереп алган дөнья аңа каршы тоела.

Бетте. Төштем. Үлде рухым. Калмады һич рәхәтем,
Көн — авыр, төн — бер кабер, бер ел тоела сәгатем.

Бу — "Алданган" шигыренең беренче юллары. Һәм ул безгә Рухның матдилеккә егылуы турындагы олы фәлсәфәне искә төшерә кебек. Аңарда Рухның матдилеккә егылуы "үлде рухым", һәм Асыл бәхетне югалтуы "калмады һич рәхмәтем" бу дөнья өчен хас сыйфат дип аңлатыла. Ягъни, монда сүз Мәңгелек Чиста Ләззәтне югалту турында бара. (Бу фәлсәфәне, асылда, Көнчыгыш белән бәйләп карыйлар. Әйтик, ул буддизм метафизикасында киң чагылыш тапкан. Аны аңлатучы бер өзек: "Кемдә кем дөньяга миражга, буш куыкка караган кебек карый ала, аны үлем патшасы күрмәячәк". Әмма, Ислам яки христиан диннәре нигезендә дә, асылда, шундый ук олы күзаллау ята түгелме?! Бу — һичшиксез, шулайдыр).
Рәмиев "мин"е үзенә никадәрле авыр һәм газаплы булуы турында әйтеп бирә һәм моннан соң кинәт олы фәлсәфи Сикереш ясый: ул бу газаплануларында үз "мин"енең "алданганлыгын" таба һәм тирән Әрнү хис-тойгысын белдерә Дөресрәге, ул башта "алданганлыгы" өчен Ачына, ә аннары Ачулана:

Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга…
Һаман алдый. Юк хакыйкать!
Мин су дим, ул — йон ага.

Монда тагын бер кызыклы фәлсәфи үзгәреш табыла: Рәмиев "мин"е үзенең "алдану" хисен бөтен дөньяга күчерә… Рәмиев "мин"ен коточкыч алдаганнар: бу дөнья үзе ялган икән. Анда бит бер генә нәрсә дә чын түгел. Асылда, бер генә чынлап торып тотынырлык, таянырлык, үз күңелеңне бирерлек нәрсә күренми. Рәмиев "мин"е белдерүенчә, аны дөньяны шәкелләштерүче күренешләр — кояш, Галәм, Күкләр бар дип алдаганнар гына, чынында алар юк икән…

Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табигать, юк кешеләр,
Үлеге дә юк, тересе дә!
Юк чыны бернәрсәнең дә!
Чын "юк" үзе дә хәзер!
Беттем. Алдандым. Янамын!
Бар тормышым ут хәзер.

Сүз дә юк, Рәмиевнең һәрнәрсәне кире кагуында аның тирән Әрнүе, Ачыргалануы күренә. Әмма, шушы дөньяны кире кагучы хис-тойгылар артында инде фәлсәфи фикер катламы да ачык сиземләнә! Шуны аңлау мөһим: шигырьдә булган бар дөньяны ялган дип санау моменты гиперболик сурәт кенә түгел, ә искиткеч тирән фәлсәфәгә дә китереп чыгара…
Бу дөньяны ялган, иллюзия дип санау, белгәнебезчә, күп төрле фәлсәфәләргә һәм диннәргә хас. Берәүләр өчен бердәнбер. Чынлык ул — Алла (Исламда), икенчеләр өчен Нирванна (Будда динендә), өченчеләр өчен — танып-белү аша ачылучы Чын Мин — Үзеңнең мәңгелек Чынлыгың (Көнчыгыш метафизикасында); әмма аларның барысына да бер күзаллау — идея хас: кеше "мин"е кайчандыр, ничектер әнә шул ниндидер Илаһәдән — Мәңгелек Чиста Ләззәттән аерылып китеп дөньяга — иллюзиягә ташланган һәм кире үзенең Чынлыгына табылганчы вакыт-вакыт җәфа кичерергә мәҗбүр… Рәмиев "мин"енең үзен дөнья тарафыннан "алданган" итеп сизүендә, һәм аның тирән әрнүендә без әнә шул олы фәлсәфи күзаллауны тотып алабыз…
(Монда башта ук шуны аңлап китү искиткеч мөһим: бу диннәрдә, фәлсәфәләрдә дөнья абсолют иллюзия итеп каралмый. Дөнья, һичшиксез, чынлык итеп алына, әмма ул төп һәм бердәнбер чынлык түгел (Мәсәлән, Исламда, Көнчыгыш метафизикасында, Рамана Махаршида). Бердәнбер чынлык ул — Алла, ә дөнья Чынлык эчендә яшәүче вакытлы яки мәңгелек бер феномен. Әмма ни өчен соң дөньяның иллюзорлыгына, бердәнбер чынлык булмавына бик зур игътибар күрсәтелә? Чөнки, дөньяны Чынлык итеп яки бердәнбер Чынлык итеп кабул итү ул Алланы (Чынлыкны) танып-белергә комачауларга мөмкин).
Рәмиев "мин"е тирән әрни, рәнҗи, әмма ул үзе өчен Бәхеткә чыгу юлын эзләргә ашыкмый кебек. Әйтерсең лә, ул барысының да үзеннән генә тормаганлыгын аңлый һәм җанын борчыган соравын бирә:
 
Мәңгегә шул көйгә барырмы
Кара таплы бәхет?
Әллә әйләнер микән җил
Һәм исәр татлы вакыт?..

Ләкин, Рәмиев "мин"е җавапсыз да кала алмыйдыр… Аның дөнья тарафыннан "үпкәләтелүгә" өч төрле метафизик реакциясе — җавабы билгеле: яки ул үзенең җәфаланулары өчен "гаеплене" табарга омтыла, яки ул үз "мин"ен танып-белүнең Бәхеткә илтүче юл икәнлеген аңлауга килә, яки аңа үз яшәешенең Иң Югары Илаһи Көчтән торганлыгын танырга һәм Аңа ахыргача бирелергә кала…
Түбәндә сүз алар турында барыр.

Дөньяга һәм Аллада каршы метафизик Бунт, гыйсъянчылык
Дөньяга һәм Аллага каршы күтәрелгән Бунт кыен халәткә очраган Рәмиев "мин"енең беренче фикри җавабы булып карала ала. Чөнки, Бунт бит, асылда, өлгермәгәнлек, яшьлек, кабалану белән бәйләнешле…
Чыннан да, Рәмиев "мин"е үзенең беренче мәлендә Ялвару, Зарлану, Сыкрау кебек хис-тойгылар аша үзен кызгандырырга ашыкмый, аның күңеле әле Олы Елауга — Моңга килми. Ул яки моны бушка, мәгьнәсезгә дип саный, яки үзен артык хаклы дип тоя, яки ул үзен көчсез дип уйлауларын теләми. Иң мөһиме, ул үзенең җәфалануы аша дөньяга Рәнҗү сизә, һәм Ачулануын яшерми:

Йөрсеннәр дә көлсеннәр! Син ак тик,
Агып бар җир йөзен капла да ят тик!
Булыр бер көн, ачык антым, торырмын,
Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын.
("Көлсеннәр")

Монда кыен халәткә Очраган Рәмиев "мин"е метафизик Бунтка бер ымсыну белдерә… Һәм монда мөһим сорау туа ала: кайсы традицияләргә нигезләнә бу метафизик Бунт?
Сүз дә юк, Рәмиев аз гына дәрәҗәдә булса да (бу аның өчен һич тә эзлекле түгел!) татар шигъриятендә метафизик Бунт рухын нигезләргә омтылган. Бәлки, ул мондый бунтарьлык аша үз Азатлык табарга мөмкин дип хыяллангандыр?.. Ләкин, ни генә әйтсәң дә, шунысы хак: гыйсъянчылык, Бунт рухы Ислам рухына, аның изге фәлсәфәсенә җитәрлек дәрәҗәдә каршы кила Ислам фәлсәфәсе өчен Алла һәм аның дөньясы белән килешеп гармониядә яшәргә чакыру хас. Чын мөселман беркайчан да дөньяга яки Аллага каршы Бунт күтәрми. Бу мөселман кешесе өчен мәгънәсез һәм көлке тоелыр иде…
Бунтарлык рухы татар шигъриятенә, асылда, Көнбатыштан килә дияргә мөмкин. Көнчыгышта чын мәгънәсендә метафизик Бунт шигърияте табыла алмыйдыр. Шул ук Гомәр Хәйям — кем ул? Бунт вәкилеме? Юк, аның шигъриятендә матдиятлелек белән мавыгу табарга була, әмма бу Бунтарьлык түгел.
Традицион көнчыгыш җәмгыятьләрендә Бунт өчен җирлек тә табыла алмыйдыр. Чөнки көнчыгыш җәмгыятьләре асылда сакраль, ягъни Изгелек төшенчәсе белән яшәргә омтылучы җәмгыятьләр булып торалар (Гарәп-мөселман, һинд, инка һ.б. җәмгыятьләр). Мондый җәмгыятьләрдә нәрсәнең изге, ә нәрсәнең изге түгеллеге күптән ачыкланган, аларда газаплы рәвештә дөреслек эзләү алып барылмый, һәм аларда изге төшенчәләргә шәрехләүләр генә була ала…
Француз язучысы, фәлсәфәчесе, "Бунт күтәргән кеше" китабы авторы Альбер Камю белдерүенчә, Бунтарьлык рухы асылда десакральләшкән, ягъни, Изгелек төшенчәсен югалткан, традицион булудан туктаган җәмгыятькә хас. Мондый җәмгыятькә мисал итеп ул Көнбатыш җәмгыятен ала. Көнбатыш кебек десакральләшкән, традицион булудан туктаган җәмгыятьтә генә метафизик Бунт белән бәйләнешле әдәбият барлыкка килә һәм әллә ни зур каршылыкларга очрамыйча чәчәк ата аладыр.
Метафизик Бунт — Аурупа әдәбиятында кызыл җеп булып сузылган тема. Мисалга эпик әсәрләрдән Эсхилнең "Кадакланган Прометее"н, Милътонның "Югалган җәннәт"ен, Лермонтовның "Демон"ын һәм "Балалар өчен әкият"ен генә искә төшерергә була. Аурупа әдәбиятында Бунтарьлык фәлсәфәсе белән сугарылган күп кенә шигырьләр дә табарга булыр иде. Асылда бу романтизм вәкилләренә карый.


 {mospagebreak}

Романтизм люцифериан (иблисләрчә) Бунтка ия, ди Камю үзенең "Бунт күтәргән кеше" китабында. Чөнки, Аурупа әдәбиятында метафизик Бунт күтәрүче ул еш кына Люцифер, ягъни Иблис образында гәүдәләнә. Бу вакыт, билгеле, Иблис образы җитәрлек идеаллаштырыла. Дөресрәге, Иблиснең Аллага каршы метафизик көрәше Рәнҗетелгән "мин" көрәше кебек күрсәтелә. Романтиклар тарафыннан Иблиснең Аллага каршы Бунты халкы дип табыла ала…
Нәрсәне аңлата бу метафизик Бунт фәлсәфәсе? Моңа җавапны Альбер Камюның "Бунт күтәргән кеше" китабында табарга мөмкиндер:
"Метафизик бунт — ул кешенең үз язмышына һәм бөтен дөньяга каршы баш күтәрүе. Бу бунт метафизик, чөнки ул кешенең һәм галәмнең соңгы максатларын инкарь итә. Кол үзенә әзерләнгән кол язмышына буйсынырга теләми, метафизик бунтарь кешелек ыруы вәкиле буларак үзенә әзерләнгән язмышка каршы протест белән чыга. Баш күтәрүче кол үз күңелендә хуҗасының аңа булган мөгамәләсе белән килешмәүче нәрсә бар дип исбатларга тырыша, ә метафизик бунтарь үзен җиһан тарафыннан кимсетелгән, мәхрүм ителгән дип саный. Һәр икесендә дә сүз гап-гади, буш кире кагу турында гына түгел. Чыннан да, теге очракта да һәм бусында да без баш күтәрүчене үзенә тигән тәкъдирдән баш тарту дәрәҗәсенә җиткергән кыйммәтләр хакындагы фикерләр белән очрашабыз".
Әйткәнемчә, мөселман яки христиан кешесе өчен мондый Бунт мәгънәсез, гөнаһлы бер поза булып тоелыр иде. Мөселман яки христиан өчен иң яхшысы: бар нәрсәдә дә Аллага ышанып түземлек күрсәтү, сабыр итү. Әмма, Аллага һәм дөньяга каршы Бунт күтәрүгә ымсынучы "мин җитәрлек түздем, инде башка болай дәвам итә алмыйм", ди. Әйтерсең лә, билгеле бер чиктән соң инде кеше "мин"е үзенең "рәнҗетелүенә" битараф кала алмый, һәм үзенең метафизик Бунтын "күтәрә"… Мондый Бунт ерактан, ярым-Бунттан башланып, тора-бара үзенең иң югары ноктасына — апофеозына да җитәргә мөмкин…
Нәкъ шундый бунтарьлык апофеозын, кешеләр язмышы Хуҗасының изге кыйммәтлелеген кискен кире кагуны без Рәмиев шигъриятендә дә табабыз кебек. Ул Рәмиевнең "Мәҗид сүзе" шигырендә табыла:

Масайма син, Раббем! Кодрәтеңә,
Тартып алып ни бар бәхетемне…
Булыр бер көн: ватар, көл итәрмен
Гаршә, көрси, сәмаң, тәхетеңне!

Күргәнебезчә, монда кешеләр язмышы Хуҗасының — үз Раббыңның -изге кыйммәтлелеге кискен кире кагыла. Рәмиев "мин"е өчен үзенең кыен хәлдә булуы, үпкәләтелгәнлеге барыннан да мөһим. Ул кыерсытылган икән, ул җәфалана икән, димәк, Раббысы аның белән хаклы түгел… Ул Алладан — Раббысыннан Гаделлек, Миһербанлык таләп итә һәм үзенчә метафизик Бунт белән "яный". Әйтерсең лә, Рәмиев "мин"е үз сүзләренең тормышка ашачагына ышана ала. Әмма Рәнҗетелгәнлек хисенә нигезләнгән бу ышану (әгәр ул бар икән) дәвамлы түгел.
Без моны "Дөньяга" исемле шигырьне караганда ачык күрәбез. Монда, иң беренче, "үпкәләтелгән мин" үзенең хыялдагы Бунтын белдерә:

Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөңге йә ук булсае,
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир-суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..

Әмма, иң кызыгы шунда: Рәмиев "мин"е үзенең әрнүендә үзен хаклы дип сизсә дә, үзенең көчсезлеген танырга мәҗбүр. Әйе, "мин" үзенә килгән авырлыкларны үзгәртә алмый кебек, ул зәгыйфь:

Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә,
Уйласам уй, сызлый күндем,
Сызлый җан да эч кенә.
Бигрәк артык изде дөнья…
Калмады сабырым, бетәм,
Тик азакка тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм!      

Шулай итеп, монда хис-фикер Сикереше ясала: Ачулану, Янау бер мизгелгә үз урынын Зарлануга, Ачыргалануга бирә. Ягъни, Бунтка ымсынган Рәмиев "мин"е дөньяви чынбарлык каршысында үзенең кызгандыргыч көчсезлеген танырга мәҗбүр… Ул, әйтерсең инде, үзенә тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче дөньяга бирелергә дә әзер. Әмма бу урында тагын бер хис-фикер Сикереше ачыла: Олы Ачыргалану кинәт Өмет катыш Каһәрләүгә үсеш ала. "Үпкәләтелгән мин" җир өстенә тамган соңгы күз яшендә үч алачак "идеал йолдызы"н күрә:

Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс,
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм, караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!
Тугмый калмас, бер туар ул,
Идеалым күренер әле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
Тончыгыр, күбенер әле!
Ник исәпсез калдырыр җан
Елгалап аккан канын?
Юк, алыр һәр тамчы канга
Дөньяның мең кат җанын!

Шулай итеп, Рәмиев "мин"е үзенең дөнья алдындагы көчсезлеген танырга өлгерми, шунда ук Бунт белән бәйләнешле яңа Өметен белдерә. Үзенең "үпкәләтелгәнлек" хисендә ул Бунт өчен туктаусыз көч табып тора кебек. Аның үзен үпкәләтелгән, рәнҗетелгән итеп тоюы ни өчендер дөньяның хаксызлыгы турында сөйли. Азакка тамчы яшь — кыерсытылганлыкның олы символы. Ул аның аша үзе хаклы икәнен тоеп тора, һәм Бунт белән Янау өчен яңа көч таба…
Соңгы юлларда кискен Янау булса да, ул инде "үпкәләтелгәнлекнең" соңгы каһәрләү авазы төсле генә тоела… Бу вакыт күпмедер дәрәҗәдә дөньяга каршы күтәрелгән Бунтның нәтиҗәсезлеге, мәгънәсезлеге, абсурдлыгы ачыла.
Бунт, Рухи Укытучылар фикеренчә, өлгермәгәнлекнең, Чынбарлыкны аңлап бетермәүнең җимеше булып тора. Ул "мин"не үз — Азатлыкка да, Мәңгелек Бәхет — Ләззәткә дә илтми… Ул дөньядагы авырлыкларга, кыенлыкларга иң гади, иң примитив, иң тиз кеше җавабы, реакциясе булып каладыр, һәм ул хис-тойгылар яссылыгында табыла. Рәмиев "мин"е дә моның мәгънәсез, нәтиҗәсез икәнен тиз тоеп ала ахры. Чөнки, Бунт темасы аның өчен һич тә дәвамлы түгел. Башка шигырьләрендә ул Бәхеткә ирешүнең — кайтуның сафрак, изгерәк, турырак юлларын эзли.

 

Үз-үзеңне танып белү юлы — җәфаланудан, кайгы-хәсрәттән һәм сагыштан котылу юлы


Кем ул андый, сәгыйд иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным аннан
Яратылган, мин — ул, ул — мин.

— дип яза Сәгыйть Рәмиев "Алла" шигырендә. Ни аңлата бу шигъри фәлсәфә? Әгәр без Сәгыйть Рәмиевнең "Мин", "Алла", "Ямь" шигырьләренә кагылсак, без аларда искиткеч елы фәлсәфә-күзаллау табабыз. Бу фәлсәфә үзенең асылы белән Ислам Суфичылыгына, Көнчыгыш метафизикасына һәм күпмедер дәрәҗәдә неоплатонизмга илтә. Шулай ук ул бүгенге заман Рухи Укытучыларының (Рамана Махаршиның, Жидду Кришнамуртиның, Абд-әл-Вахд-Яхъяның (Рене Генонның)) укуларына аваздаш. Рәмиевнең "Мин", "Алла" шигырьләрендә "Әнәл-Хак" дигән искиткеч тирән мәгънәле фәлсәфә күренеп китә… "Мин — Чынлык", "Мин — Хакыйкать" дию ул, билгеле, кеше белән аны бар иткән Алланы белдексез, абсурд тиңләштерү түгел. Чөнки, бу янә Иблиснең баш күтәрүен хәтерләтер иде. "Әнәл-Хак" дию ул — суфичылык һәм һинд метафизикасы өчен үзеңне белдексез рәвештә тәнең, психикаң, менталитетың белән бер үк дип санаудан, яраштырудан котылып үз эчеңдә булган яшерен, илаһи "Мин"не ачу, табу. Үз-үзеңә, үз хакыйкый Чынлыгыңа ахыргача Кайту аша "эго" белән бәйләнешле рәвештә туучы теләсә нинди җәфадан, кайгыдан, сагыштан, авыртудан азатлык табыла* (* Көнчыгышның бөек суфи шагыйре Руми "Әнал-Хак" суфичылык концепциясен түбәндәгечә аңлата: "Әгәр кемдер "мин — Алла колы" дип белдерә икән, ул шуның белән икәү булганлыгын икърар итә: ул һәм аннан читтә Алла… Әгәр инде ул "Мин ул Алла" дип әйтә икән, димәк, аның үз "мин"е юк, ул юкка чыккан. …Ул һәм бары тик Ул гына… — Алладан башка бүтән беркем дә юк".).
Бәлки, бу урында Көнчыгыш метафизикасы белгече фәлсәфәче һәм язучы Юрий Мамлеевның "Вопросы философии" журналына (1992, № 9) биргән интревьюсыннан бер өзек китерү фарыз булыр: "Кешегә карата кулланышта веданта недуализмы, мәгълүм булганча, Атман (кешенең үз эчендәге илаһи "Мин") белән Брахман (объектив Абсолют) арасындагы бердәйлек концепциясе белән белдерелә. Әлеге бердәйлекне чынбарлык итеп кабул итүче Көнбатыш акылы өчен бу концепция — шок белән бер…


{mospagebreak} 

Проблема шунда ки, эчкәрге Көнчыгышта моңа абсолют капма-каршы вәзгыять хөкем сөрә, ягъни алардан кешенең иң югары казанышы Алла — реализация дип санала. Аларча, кеше шундый баскычка күтәрелә ки, Абсолют белән шундый бердәйлеккә ирешә ала, бу вакыт ул үзе дә Алла кебек "әверелеш" ала, дөресрәге, кешедән яшерен югары "Мин" Алла белән абсолют тәңгәллеккә ирешә. Көнчыгышның бөтен метафизикасы шушыннан тора. Әмма дин түгел. Дини чикләрдә Алла белән кеше арасында һәрчак билгеле бер ара калдыра. Көнчыгыш метафизикасында әлеге ара "кешенең Аллага әверелүе" аркасында түгел (югыйсә, бу чын-чын шайтанлык яисә хәтта мәгънәсезлек булыр иде), ә кешенең үзендәге, аннан яшерен үзәк — илаһи "Мин" аркасында юкка чыгарыла.
Үз эчендәге, кешегә хас булган һәммә нәрсәне юк итеп, тән белән, акыл, психика "эго" белән ярашудан баш тартып, кеше үзендә ниндидер илаһи бер нәрсәне ачарга һәм әлеге илаһи "Мин"гә үз хакыйкый, чын "Мин"енә килгән кебек килергә мөмкин. Шулай итеп, кеше Аллага "әверелми", ә бары тик үзендә Чын "Мин"не ачкан кебек итеп Алланы ача".
Югарыдагы юллар һинд метафизикасына да, неоплатонизмга да, һәм, иң мөһиме, Ислам суфичылыгана да карыйлар.
Мөгаен, монда таҗик белгече Әхмәтҗан Мөхәммәтхоҗаевның суфичылыкка биргән аңлатмасын да карап үтә әһәмиятле булыр. Ул суфичылык турында җитәрлек тулы сөйләп бирә:
"Танып-белү проблемасы суфичылык тәгълиматының мөһим бер ягын тәшкил итә. Суфичылык концепциясенә караганда, гностикның (арифның) төп бурычы югары максатка — хакыйкатьне танып-белүгә ирешүдән гыйбарәт. Әлеге максатка үз-үзеңне камилләштерү һәм танып-белү юлы белән ирешелә. Үз асылын танып-белү процессында кеше үзендә ниндидер илаһи нәрсә барлыгын, Алланы танып-белүнең бердәнбер дөрес чарасы кешенең үз-үзен танып-белүе икәненә төшенә башлый.
Әмма танып-белүнең мондый баскычына күтәрелер өчен юлчыга үзенең бөтен барлыгын үз "мин"ен танып-белүгә багышлау зарур. Аңа суфиларча яшәү рәвешен сайларга, мистик танып-белүнең төп баскычларын: шәригать, тәрикать, хакыйкать һәм төп тукталышларны (мәкамнәр) үтәргә, хакыйкатькә бару юлында юлчы алдында куела торган башка төр таләпләрне башкарып чыгарырга кирәк була".
"Суфичылыкта, гадәттә, ике юнәлеш күзәтелә: кискен һәм салмак юнәлешләр. Салмак юнәлешкә Мухосиби, Кушайри, Газали һ.б. — суфи шәригать чикләреннән чыкмаска тиеш, аның бөтен әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләре Коръән кушканнарга, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләренә туры килергә тиеш дип санаучылар керә.
Кискен юнәлеш тарафдарлары булан суфилар "вахдати вудҗуд" (хакыйкать бердәйлеге) карашында торалар, Хакыйкать (Алла) белән табигатьне бердәй итеп күрәләр. Табигать — илаһи эманация нәтиҗәсе, кеше әлеге эманация чылбырының иң соңгы буыны булып тора. Ул Хакыйкатьне (Алланы) танып-белүгә генә ирешеп калмыйча, үзе дә "Хакыйкать — Алла" булып җитә. Мансур Халлаҗ, Баязит Бистоми, ибн әл-Гарәби һ.б. — кискен суфичылардан (…)
Әмма кискен һәм салмак суфичылар арасында Хакыйкатьне эзләүдә уртада калучылар — башта үзеңне танып-белү баскычына, аннан инде Алланы танып-белү баскычына омтылучылар да булган. Бу категориягә Санои, Руми, Шабустари, Җәми һ.б. кертергә була".
(Шушында, бәлки, әйтеп китәргә кирәктер: Мөхәммәт пәйгамбәрнең суфичылыкка каршы чыкмаганлыгы мәгълүм. Мәсәлән, Али әл-Хуҗивири белдерүенчә, Мөхәммәт пәйгамбәр түбәндәге сүзләрне әйткән: "Кем суфи тавышын ишеткәч "амин" дими, шул Аллаһы Тәгалә алдында саксыз кеше булып язылыр".)
Шулай итеп, бер нәрсә ачык: суфичылык өчен Чынлыкны (Алланы) танып-белүнең төп юлы — ул үз-үзеңне танып-белү…
Билгеле, үз-үзен танып-белү аша Чынлыкны (Алланы) ачкан кешеләр аз… Чөнки, моның өчен рухи тормыш, рухи әзерлек, рухи үсеш сорала. Шундый кешегә мисал итеп, мәсәлән, атаклы Рухи Укытучы, метафизик даһи, сейдж Рамана Махаршины (1879-1950) алалар. Ул бүгенге көндә Көнбатышта һәм, гомумән, дөньяда иң абруйлы Рухи Укытучылардан санала. Алга таба без нәкъ менә аның укуына, фәлсәфәсенә күбрәк тукталырбыз. Ни өчен? Чөнки, Рамана Махарши фәлсәфәсендә борынгы суфилар Бистоми, Халлаҗ, Руми, әл-Гарәби фәлсәфәләре белән олуг уртаклык табарга булыр иде. Аларның — Ислам суфиларының һәм һинд Руки укытучысының, Изгесенең фәлсәфәләре бер үк Хакыйкатькә кайтып калалар.
Мәсәлән, Баязит Бистоми (IX г.) үз кеше эгоңнан — ялган "мин"нән баш тарту аша Алла белән кушылу турында белдергән беренче суфилардан санала. Баязит белдерүенчә, кеше тәрикать баскычларын (шәригать-тәрикать-хакыйкать) узу аша үз эгосыннан азатлык ала һәм ахыр чиктә Мәңгелек Ләззәт булган Алла (Чынлык) белән кушыла. Бу вакыт күптөрле феноменаль дөнья беренчел чынлык буларак юкка чыга, һәм Чын Илаһи Яктылык ачыла. Һәм бу вакыт танып-белүче белән танып-беленүче арасында аерма калмый…
Бу суфичылык фәлсәфәсе (Баязит Бистоми фикердәшләре — Гаттар, Руми, Хамадани, Нәсими, Шабустари һ.б.) Рамана Махарши фәлсәфәсенә бик охшаш дидек. Тик шунысы әһәмиятле: Рамана Махарши укуы тулысынча язылып алынганлыгы белән, һәм шул килеш саклап калынганлыгы белән аерылып тора. Күпмедер дәрәҗәдә Рамана Махарши укуы тулы эшчәнлеге белән кыйммәтле дияргә дә була. Шуның өчен, "Әнәл-Хак" — "Мин — Чынлык" фәлсәфәсенә кагылганда без Махарши укуына тукталуны кирәк табабыз.
Мәгълүм булганча, Рамана Махарши Чынлыкны ачар өчен "Кем ул Мин?" дигән метод, Эзләнү тәкъдим итә. Бу метод метафизик булып тора. Чөнки, менталь яссылыкта ул мәгънәсез булыр иде. Бу метод фикерләүдән өстен булган, аның Чыганагы булган хакыйкый югары Минне ачуга китерергә тиеш. Бу Чыганак — "Мин" Мәңгелек Ләззәт булып тора да.
Бәлки, шушы урында Махаршиның үз сүзләрен китереп узу урынлы булыр:
"Чынлыкта сезгә канәгатьсез һәм бәхетсез булу өчен сәбәпләр юк. Сез үзегез башта чиксез Чынбарлык булган табигатегезгә чикләүләр куясыз, ә аннан үзегезне чикләнгән бер җан дип елыйсыз. Шуңа күрә мин сезгә әйтәм дә: үзегезнең чынында чиста Барлык, Абсолют Мин булуыгызны танып-белегез. Сез һәрвакыт шул Мин. Ләззәт сезнең табигатегезгә өстәлми, ул бары тик сезнең Мәңгелек һәм Җимерелмәс, чын һәм табигый Халәтегез буларак ачыла. Сезнең өчен кайгы-хәсрәттән китүнең бердәнбер юлы — ул Үз-Үзеңне танып-белү һәм Үз-Үзең булу".
Ә хәзер без Сәгыйть Рәмиев шигъриятенә әйләнеп кайтыйк. Рәмиевнең "Мин" исемле шигырендә нәкъ менә шул — кеше "мин"енең, фикерләүнең чыганагы булган югары "Мин" Халәтен сурәтләү күренә. Шигырьдән бер өзек:

Кайвакыт мин үләмен,
Сөймим үзем дә үземне,
Күрми торсам ул "мин"емне
Йә ишетми сүзене. (…)
Әмма соң кайчан күземә
Ул "мин"ем бер күренә:
Менәмен күкнең югары,
Иң югары түренә…
Дөньяда бар су — минеке,
Бар кара җир — минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош —
Барысы да минеке!

Рәмиев "мин"е башта югары "Мин" Халәтенең илаһи кыйммәтлелеген, тансыклыгын, аның нинди олы Ләззәт икәнен әйтә, ә аннан, шул Халәттән чыгып, "барысы да минеке!" дип белдерә. Болай дию — дөньяда булган бөтен нәрсәне үз югары "Мин"еңә кайтарып калдыру, аларны "Мин"нең чәчелгән кисәкләре дип санау һинд "Упанишада"сын (б.э.к. Х-Ү11 г.г.) искә төшерә. Аннан өзек: "Бөтен нәрсә үзенең тулылыгында ул Мин һәм Миннән башка бүтән берни дә яшәми".
Гомумән, бу Көнчыгыш метафизикасының үзәк идеясе булып торадыр. Бу вакытта "Мин" дөнья, галәм белән генә тиңләштерелми, ә гомумән бу дөньяны, Галәмне тудырган трансценденталь Барлык белән тиңләштерелә. Ягъни хакыйкый "Мин" — бу дөньяның, Галәмнең Чыганагы. Бу идея Ислам суфичылыгына да хас. Мисалга "Мин – Алла"* (*Трансценденталь Барлык — без танып белгән барлыктан «чыгып китүче», һәртөрле феноменнардан азат булган, «Соңгы Чынлык», Чиксезлек мәгънәсендәге Барлык.) дигәне өчен мөселман догматиклары тарафыннан тереләй тиресе салдырылган Көнчыгышның бөек шагыйре, суфиы Имаметдин Нәсимине (1370-1417) искә төшерергә булыр иде. Сәгыйть Рәмиевнең Мин" шигыренә кадәр ул берничә гасыр алдан югары "Мин"не шигъри аңлата:

И тот кто доставляет, и доставляемое,
И тот, кто вращивает, и то, что растет,
Все — Я, все — Я. И бедняк, и мир — ничто и все,
И сокрытое сокровище — Я, и вселенная — Я.
Душа всего — Я, Я — необходимое и возможное.
Источник жизни, жизни Я подстать.
Что спишь ты в царстве тьмы, пора вставать.
…И небосвод Я, и его создатель,    ‘
Аят который надо толковать.
Я и ковчег, Я и потоп всемирный,
И Ной, который призван всех спасать.
Кааба и Кыбла, Я — лик Аллаһа,
Молитва Я, и вам ее шептать (…)
Я источник приказа «будь» и происхождение вселенной,
Я и солнце, и луна, и непроглядная ночь Беспредельного.
(Н.Гребнев тәрҗемәсе)

 


{mospagebreak} 

Шушындый ук фәлсәфә белән сугарылган югары «Минше сурәтләүче, белдерүче шигырьләрне без Көнчыгышның башка суфи шагыйрьдәрендә дә таба алабыз. Мәсәлән, Көнчыгышның иң бөек шагыйрьләренең берсе булган, атаклы "Мәснәви" авторы Җәләлетдин Руми (1207-1273) шигъриятенда Ул шигърияткә суфичылык идеяләрен уздыру урыны дип караган диләр. Кеше "мин"енең, фикерләүнең, дөньяның Чыганагы булган югары, чын "Мин"не сурәтләү, белдерү аңарда да ачык табыла. Румидан бер өзек:
" …Җитмеш ике төрле инану һәм секта дөньяда юк: Алла белән ант итәм, һәрбер инану һәм секта — ул Мин. Җир һәм Һава, су һәм ут, ул гына түгел, тән һәм җан — бу да Мин. Чынлык һәм ялган, яхшылык һәм явызлык, башыннан алып ахырына кадәр җиңеллек һәм авырлык, белем һәм өйрәнү, аскетлылык, изгелек кылу һәм иман — Мин. Ышан, утлы җәһәннәм авызы, һәм тәмуг уты да, җәннәт тә, андагы хур кызлары да — Мин. Җир һәм һава, һәм анда булган һәрнәрсә дә — фәрештәләр, пәриләр, җеннәр дә һәм бар кешеләр дә — ул Мин".
Әгәр без Рәмиевнең "Мин" шигыренә әйләнеп кайтсак, анда да шундый ук фәлсәфә табабыз. Шуңа күрә, Рәмиевнең югары, чын "Мин"гә кагылышлы метафизик күзаллаулары күпмедер дәрәҗәдә Көнчыгыш суфичылык шигърияте аша кабул ителгәндер дип уйларга мөмкинлек бар. Сәгыйть Рәмиев фарсы телен яхшы белгән, һәм фарсы шигъриятен тәрҗемәсез укый алган. Билгеле, Мансур Халлаж, Гаттар, Руми, Җәми кебек суфи шагыйрьләренең иҗатлары аңа таныш булган.
Ә "Мин" шигыренең суфичылык фәлсәфәсе белән бәйләнгәнлеген Рәмиев үзе дә белдергән. Хәтта революция, гражданнар сугышы елларында да ул бу турыда ачыктан-ачык әйтә алган. Зәйнәп Кәримовага ул "Мин" шигырен гүбәндәгечә аңлата: "Мин" дигәндә мин үземне генә алмыйм, "Мин"дә син дә бар, җир дә бар анда, күк тә бар (…)"
Сәгыйть Рәмиевнең "Мин" шигырендә Көнчыгыш метафизикасы белән аваздаш тагын нинди күзаллаулар табарга булыр иде?
Рәмиев хакыйкый, чын "Мин" белән бәйләнешле Бәхет Халәтен сурәтләп бодай ди:

Күрмимен мин ул вакытта
Һич бәхетсез бер кеше,
Барсы да үзен караган,
Миндә юк һичбер эше.

Сорау: ни өчен бу вакыт Рәмиев "мин"е башкаларның бәхетсезлеген күрми? Чөнки ул бар нәрсәнең дә Мәңгелек Бәхет Халәте булган хакыйкый "Мин"гә караганлыгын тоя, хис итә… Рәмиевнең югары "Мин"е барысына да өстән тыныч кына карап тора. Каядыр ашыгучы-ашкынучы кешеләр аңа бәхетсез тоелмыйлар. Аларның һәрберсе үз язмышларын кичереп ниндидер Югары, Бәхетле Гармониядә катнашалар төсле…
Алланы (Чынлыкны) үз эчендә реализацияләгән дип саналучы Рамана Махарши түбәндәгечә белдерә: "Ярдәмгә мохтаҗ икенче "берәүләр" дөресендә юк. Алтын эшләре остасы төрле кыйммәтле нәрсәләрдән ясалган әйберләргә бәя биргәндә алтынны гына күргән кебек, Үз-Үзен гамәлгә ашыручы һәр җирдә бары тик Үзен генә күрә. Исем һәм форма сез үзегезне тән белән тиңләштергән вакытта гына янга ала. Әмма сез тән чикләреннән чыгу белән, "башкалар" да юкка чыга. Хакыйкый, чын Мингә ирешүче дөньяны Үзеннән аерып карамый".
Әйе, Рәмиев бу "Мин"нең кеше "мин"еннән аерымлыгын яхшы тоя. Кеше "мин"е ул бары тик тышкы дөньяга караучы "эго". Ә һәрбер нәрсәне үз эченә сыйдырган, шул ук вакытта дөньяның үзеннән дә өстен булган, аның Чыганагы булып торучы Абсолют "Мин" ул — Чын Мин. Ягъни, үзен тән белән тиңләштерүче кеше "мин"е өчен ул югары "Мин". Шуңа күрә, Рәмиев кеше "мин"енең шул югары "Мин"гә дога кылуы, табынуы аңлашыла:

Мин дә "мин"емнең юлында
Бик тирән уйга талып,
Табынам, укыйм бер догамны
Ятлаган көйгә салып.

Шулай итеп, кеше "мин"е ул хакыйкый "Мнн"нең нәни, кечкенә чагылышы кебек кенә аңлашыла. Кеше "мин"е үзенең чыганагы югары "Мин" икәнлеген белә, һәм шул "Мин"гә үзен ахыргача биреп Үз-Үзенә кайтырга тели кебек…
Ә хәзер "Мин" шигыренең беренче строфасын искә төшерик:

"Мин" димен мин, "мин" дисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.

Болар ни дигән сүз соң? Бу кешенең Аллага каршы Бунтымы? Юк, билгеле! Бу шигъри юллар бары тик югары, хакыйкый "Мин"нең теләсә нәрсәдән өстен булуын искәртә.
 Рамана Махарши моңа кагылышлы рәвештә түбәндәгечә белдерә:
"Чынында яшәүче — ул Үз-Үзең, Чын Мин. Дөнья, индивидуаль җан, Алла — алар бары тик, перламутрдагы көмеш чагылышы кебек, аңардагы күренешләр генә. Чөнки, бу өчлек (триада) бер үк вакытта бар була һәм бер үк вакытта юкка чыга".
Димәк, аллалар, шаһлар, кануннар — алар Чын, Хакыйкый Мин (Алла) эчендәге идеяләр генә. Алар үзләре белән ниндидер чикләүләр алып киләләр кебек, ягъни, аларның берсе дә Абсолют Минне ахыргача чагылдырмый. Монда Изге Коръәннең Бөек Дөреслеге белән уртаклык табыла кебек: "Алладан башка бүтән Илаһә юк" — "Абсолют Миннән башка бүтән Мин юк".
"Мин" хис-тойгысының фундаменталь Барлык булуын борынгыдан килүче Көнчыгыш метафизикасы гына түгел, ә бүгенге Көнбатыш фәлсәфәсе дә таный. Бу урында XX гасырның иң атаклы фәлсәфәчеләренең берсе — алманлы Эдмунд Һуссерель сүзләрен китереп узарга була:
"Мин" барлыкка да килми, юкка да чыга алмый, ул һәрвакыт кичерештә ("һәрвакыт уйлый"), безгә феноменологик редукция тарафыннан пакъсаф хәлдә бирелә торган монадик субъектлылык — "Мин" — мәңгелек, билгеле бер мәгънәдә үлемсез. Табигый мәгънәдә бары тик табигый тереклек иясе генә, табигать элементы буларак, кеше генә туа һәм үлә ала. Чиста "Мин", ягъни, төгәллерәк әйтсәк, монадик субъектлылык яшәмәү мөмкин түгел".
Менә ни өчен "Мин!" диюче кеше искиткеч тирән үз Азатлык тойгысы кичерә. Чөнки, ул Чиста Чын Миннең Мәңгелек һәм Чиксезлеккә ия булганлыгын тоеп ала…

Бер үзем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә,
Әй рәхәт соң шул вакыт!
Шуны телимен күпкә дә.

Әйе, югары "Мин" Халәте Олы Бәхет булып ачыла. Шуңа да, Рәмиев шигырьнең соңгы строфасында тагын бер кабат Абсолют Миннең үз кеше "мин"е өчен илаһи кыйммәтлелеген таный:

"Мин!" димен мин, яшәсен "мин!"
"Мин" минем өчен алла ул.
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.

Шулай итеп бернәрсә ачык: Сәгыйть Рәмиевнең "Мин" шигырендә олы метафизик күзаллау табыла. Һәм ул һинд, суфичылык метафизик күзаллауларына да, XX гасыр Көнбатыш фәлсәфәсенең аерым идеяләренә дә аваздаш…



{mospagebreak}

Әйткәнебезчә, Рәмиев беркайчан да сайлап алган идеясенә тугры калып бетми. Ул "Мин" шигырендә күренгән олы метафизик күзаллауга да ахыргача тугры калмый төсле. Ни өчен? Чөнки мондый метафизик күзаллау ул кеше "quot;мин"е белән ярашудан ахыргача баш тартуны аңлатыр иде. Аннары үзеңнең югары, Чын Минеңне танып-белү өчен, олы метафизик Сикереш өчен үзенчәлекле рухи көч һәм рухи әзерлек сорала (Әйтик, Рамана Махарши Ислам яки христиан дине тотуны шулай ук Аллага Кайту өчен әзерлек дип саный…). Бу һәркем өчен бирелгән нәрсә түгелдер. Кешеләр үзләренең Абсолют Миннәрен чикләп булса да, шушы дөньяны реаль, чын итеп кабул итү аша, анда яшәп калалар…
Бу урында Рамана Махаршиның Чынлыкны танып-белгән кеше белән дөньяви кеше арасындагы аерма турындагы сүзләрен китереп үтәргә була:
"Гадәти кеше әйберләрне үзеннән читтә күрә, ягъни ул дөньядан, үзенең тирән шәхси хакыйкатеннән, аны һәм ул күзәткәннәрне тотып торучы хакыйкатьтән аерылган. Үзенең чынбарлыгының югары дөреслеген аңлаган кеше исә бу дөреслекнең үзе һәм дөнья артында торучы бербөтен югары Чынлык икәнлеген аңлый".
Әмма, гади кеше "мин"е югары "Мин"не оныта алмый. Ул һәрвакыт Аңа юл эзли, Аңа табына һәм Аның белән Илаһи Бәйләнешен югалтырга теләми. Рәмиевнең "Алла" шигырендә без әнә шул югары "Мин"енә тугры калырга теләүче кеше "мин"енең монологын табабыз:

Кем ул — белмим вә нәрсәдер
Белим дип юл да эзләмим,
Мәгәр аннан бүтән затка
Җегенмим мин вә тезләнмим.
Олуг дим мин аны һәм ул
Мине аңларга вә ишетергә дим,
Ни сөйлим йә ни уйлыйм, ул
Йолыр, онтыр вә кичерер дим.
 
Күренә ки, Рәмиевнең "мин"е үз өстендәге Югары Көчкә баш ия, шул ук вакытта ул үзенең аңа карата искиткеч якынлыгын, туганлыгын да хис итә, Ул бу Югары Көчнең үзен читкә этәрмәячәген һәрвакыт тоеп тора. Ни генә булмасын, бу Югары Көч һәрвакыт үз булып кала. Хәтта Үпкә хисе дә моңа комачаулый алмый, ул якыннар арасында гына була торган Үпкәне хәтерләтә…

Була үпкәм аңа бәгьзан,
Дүнәм хәтта, җитәм чиккә,
Тәмам иркә, очынган бер
Бала төсле китәм читка
Ләкин күндем аны һәрдәм
Үз иткән, ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.
Кем ул андый, сәгыйд иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным аннан
Яратылган, мин — ул, ул — мин.

Күргәнегезчә, Рәмиев үз "мин"енең шул югары "Мин"нән яратылганлыгын сизүен ачыктан-ачык белдерә. Югары Көч ул Алла да кебек (шигырьнең исеме моңа ишарәли), шул ук вакытта ул югары "Мин" дә. Кеше "мин"е әнә шуңарга тирән якынлыгын сизеп сыгына…
Сүз уңаенда әйтеп үтик: Сәгыйть Рәмиевнең "Мин" белән "Алла"ны суфиларча тиңләштерүен үз вакытында татар әдәбияты галиме Г.Сәгъди дә ачык күреп алган. "Бу шагыйрь (үз) "мин"ен, "аның", ягъни "алла"ның символы итеп таный һәм шулай тасвир итә", — дип яза ул "Символизм турында" дигән хезмәтендә. Әмма, без бу "Мин"нең кеше "мин"еннән өстен торган, аның Чыганагы булып Абсолют Мин икәнен онытмаска тиешбездер.
Аллага сыгынырга теләү Рәмиевтә алга табарак тагын да ачыграк күренеп китәчәк. Аллага һәм дөньяга каршы күтәрелгән Бунтның мәгънәсез булып чыгуы, ә Хакыйкый, Абсолют Минне танып-белү өчен әзер булмау, бәлки, башка сәбәпләр белән бергә Рәмиевне ахыр чиктә Ислам фәлсәфәсенә, аның рухына китереп чыгара кебек… Дөресрәге, бәлки, ул табигый, традицион, ә бәлки тагын да дөресрәге, кешене Хакыйкатькә илтүче иң чын юлга — дин (Ислам дине) юлына кайтадыр… Һәрхәлдә, ул үзенең берничә шигырендә традицион дин — Исламга хас фәлсәфә уздыра.
Монда шуны әйтеп үтәргә мөмкиндер: эзотерик әдәбиятта ике юл — үз-үзеңне танып-белү юлы һәм дин (үз-үзеңне Аллага тапшыру, бирү) юлы икесе дә Хакыйкатькә, Аллага илтүче юллар булып карала. Сәгыйть Рәмиев тә аларның икесенә дә игътибар итә. Моңа кагылышлы рәвештә, мәсәлән, Рамана Махарши болай ди:
"Ике юл бар. Беренчесе — "мин" чыганагын өйрәнү һәм шуңа кереп китү. Икенчесе — хис: "Мин үзем көчсезлек, Алла гына чиксез куәткә ия, мине коткара алырдай бердәнбер чара — тулысынча Аңа таяну". Шул ысулны куллана-куллана кеше Алланың гына барлыгына, ә эго белән исәпләшеп тормаска кирәклегенә төшенә".
(Көнчыгыш метафизикасы белгече, фәлсәфәче һәм язучы Юрий Мамлеев кеше үзе туган дин рухыннан читкә китәргә тиеш түгел, ди. Чөнки, әгәр аның "мин"е метафизик Азатлыкка ирешә алмаса ( бу азлар юлы булып кала), ул бер үк вакытта дин мөмкинлек биргән индивидуаль җанның ахирәттә Котылу тапмавына да (вафатыннан соң) тарырга мөмкин… "Метафизика — чоңгыл өстендәге бауда йөрү", ди ул, мөгаен, үзенең метафизик тәҗрибәсеннән чыгып…
Исламда исә бу кыенлык күпмедер дәрәҗәдә каршылык суфичылык аша чишелеш таба төсле. Аңарда бит үз-үзеңне танып-белү юлы һәм дин аерылгысыз бәйләнгәннәр: сүз "шәригать-тәрикать-хакыйкать" суфичылык баскычлары турында бара. Шуңа күрә, тәрикать алып хакыйкатькә (Алла белән "берләшүгә", кушылуга") ирешә алмаган суфи Исламның биш баганасын үтәү белән җанының ахирәттә Котылуына ирешә ала… Бу фактта, мөгаен, Исламның да, суфичылыкның да алыштыргысыз булуы күренә.
Ләкин, шулай да, бер нәрсә ачык: үз-үзеңне танып-белү, Көнчыгыш метафизикасы бик азлар юлы булып кала… (Бик азлар гына үз-үзен танып-белү аша Хакыйкатькә ирешкән, дигән мәгънәдә), һичшиксез, кеше бу метафизик традициягә саклык белән, рухи әзерлек белән генә килергә тиештер. Дөресендә исә, кеше өчен иң яхшысы — дини традиция чикләрендә калу…)
Шул ук Махаршида икенче юл турында тагын болай ди:
"Сез бары тик Аллага гына ышанырга тиешсез. Аңа бирелегез һәм, Аның пәйда булуына, юкка чыгуына бәйсез рәвештә тулысынча Аның ихтыярына таяныгыз. Әгәр сез Аннан үзегез теләгәнне сорыйсыз икән — бу Аңа бирелү түгел, ә әмер бирү була. Аны үзеңә буйсындырып үзеңне инде Аңа табынганга санау дөрес түгел. Нәрсәнең яхшылык икәнен һәм бу яхшылыкның кайчан, ничек кыласын Ул бик әйбәт белә. Барысын да Аңа тапшырыгыз. Әйберләр — бар да Аныкы, шулай булгач, сезгә алар өчен кайгырасы юк, сезнең борчулар — Аңарда. Менә шундый табыну, һәм ул тугрылыкның, бирелгәнлекнең үзе була да инде".
Бүлекчә ахырында, мөгаен, шуны ачыклап әйтеп китү кирәк булыр: без, татарлар өчен традицион дин — Ислам юлы хак юл булып тора. Татар кешесе хәятка кагылышлы төп сорауларга җавапны Исламнан таба, һәм үз яшәешен Коръән, хәдисләр аша көйләргә омтыла.
Әмма Ислам күпкырлы олы күренеш булган суфичылыкны да белә. Суфичылык исә Исламның биш баганасын үтәү белән бергә үз-үзеңне танып-белүнең илаһи әһәмиятлелегенә, кыйммәтлегенә басым ясый. Шәригать-тәрикать-хакыйкать баскычлары узып, Алла белән "берләшүгә" омтылучы суфи Юлы игътибарга лаеклыдыр…


{mospagebreak}

 

Аллага тапшырылу һәм сыгыну (традицион юл)

Әйе, Рәмиев "мин"е өчен җәфаланулардан, кайгылардан, хәсрәтләрдән китүнең өченче (һәм, мөгаен, иң ышанычлы, иң табигый, иң чын) юлы — ул Аллага тапшырылу һәм сыгыну. Бу, билгеле, чынбарлыкны, дөньяны мөселманнарча яки христианнарча күзаллауга кайтып кала һәм ул традицион булып тора. Әгәр син дөньяда җәфа чигәсең икән, әгәр син бәхетсез икәнсең, әгәр син бәхетле булырга телисең икән, сиңа иң яхшысы үзеңнең бердәнбер Яклаучың — Аллага сыгыну. Әгәр син ихлас күңелдән Аллага сыгынсаң, Аның алдында гөнаһсыз булырга омтылсаң, төзәлергә тырышсаң, Ул сиңа Мәңгелектә җәфа чигәргә ирек куймас. Бу — Ислам фәлсәфәсе…
Дөресендә, билгеле, Исламның үз кагыйдәләре, йолалары бар (Исламның гарәпчәдән буйсынуыны, үзеңне Аллаһыга тапшыруны аңлатканлыгы мәгълүм). Чынанда, Исламның биш баганасын (Аллаһының берлегенә һәм Мөхәммәтнең Рәсүллегенә ышану, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу) үтәгән кеше мөселман дип атала.
Әмма, шул ук вакытта Исламга, Алла белән бәйләнешле традицион фәлсәфәгә киңрәк планда карарга мөмкиндер. Кеше, биш вакыт намаз укыймы-укымыймы, беренче чиратта Аллага ышануга, Аның берлеген тануга килә ала. Һәм бу башта шулай була да. Шуннан — үзе хак дип тапкан Коръән рухыннан чыгып ул Аллага сыгына, бирелә ала… Күпмедер вакыттан соң ул тагын да турырак, изгерәк юлга — Исламның биш баганасын үтәүгә дә килергә мөмкин… Ислам динендәге шагыйрьләр Исламның биш баганасын әле тулысынча үтәмәскә дә мөмкиннәр, әмма, аларның Аллага сыгыну, тапшырылу рухындагы, Коръән рухындагы шигырьләре Ислам традициясендә каралу таба.
Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләренә әйләнеп кайтып шуны әйтергә була: кайсыдыр мизгелдә Рәмиев "мин"е Бунт күтәрүләрдән дә, олы метафизик эзләнүләрдән дә "арый" кебек, һәм ул Аллага килеп, Аңарга самими рәвештә сыгына. Моның ачык мисалы — "Талдым" шигыре.
"Талдым" шигыре Рәмиевнең башка күп кенә шигырьләреннән шактый аерыла. Ни гаҗәп, Рәмиев "мин"е монда Алла белән нәкъ мөселманнарча килешә. Иң мөһиме: Рәмиев "мин"е кешеләр дөньясындагы әшәкелеккә каршы Сәгадәт тәңрене каршы куя һәм үзен дә "дәнилек" (Дәнилек — түбәнлек, әшәкелекләр.) дошманы итеп сизеп, Сәгадәт тәңрегә бөтен җаны белән сыгына. Тәңрегә сыгыну аша ул тагын бер кабат үзенең Аңа тулы якынлыгын искәртә: Рәмиев "мин"е үзен "Сәгадәт тәңре"нең дәнилеккә каршы торучы илчесе итеп оя. Менә ни өчен авыр икән Рәмиев "мин"енә: ул гали җанлы итеп яратылан һәм дәнилеккә, әшәкелекләргә баш ияргә теләми!..

Нигә уйлыйм тәгали мин,
Дәнилек җир тутырганда?
Сәгадәт тәңренә каршы
Ачудан ил котырганда?
Галилек бар идеме ул,
Асылдук юк иде мәллә?
Алайса, ник гали җанлы
Яраттың соң мине, мәүла?

Рәмиев "мин"енең шушы үз-Монологында Зарлану да, Әрнү дә, җиңелчә Шелтә дә күренә. Тәңрегә булган бу ярым Шелтә, билгеле, бернинди дә ачулану түгел, ул бары тик үз якынына гаҗизлектән әйтелгән сүз кебек кенә… Моның дөреслеген Зарлануның, җиңелчә Шелтәнең Ялваруга әверелүе ачык күрсәтә:

Илаһым, ал мине! Талдым,
Юлыңда бер үзем калдым,
Куям кылчым кире кынга…

Шулай итеп, дәнилекккә, һәр төрле әшәкелекләргә каршы торып арыган Рәмиев "мин"е дөньяда китәргә тели кебек. Ул үзенең гали җаны җәфалануларына чик куярга чакырып Илаһәгә ялвара. Әмма шул Ялваруы эчендә ул Илаһәгә биргән антын искә төшерә:

Газаплый тик сиңа антым!

Рәмиев "мин"е дәнилеккә, әшәкелекләргә каршы көрәшен дәвам итәргә мәҗбүр…
Шулай итеп, кайчандыр Аллага каршы Бунт күтәргән Рәмиев "мин"е үзенең Алла белән тирән якынлыгын сизүгә килә. Чөнки, "мин"не рәнҗетүче булып Алла түгел, ә Аллага каршы торган әшәке көчләр икәнлеге аңлашыла. Гали җанлы "мин" өчен Бунт түгел, ә Аллага булган самими Сыгыну гына җәфаланулардан араланырга мөмкинлек бирәчәк… Чөнки, чынында, сиңа сине һәм дөньяны юктан бар иткән Алла гына ярдәм итә ала…
Бу урында Коръәннән өзек китереп узарга була:
"Бисмил-ләһир-рахманир-рахим.
1. Әйт, әй, Мөхәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу
Тәгаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан.
2. Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди дә булса да зарарыннан.
3. Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа".
Рәмиевнең "Талдым" шигырендә әнә шундый, Коръәндәгечә Аллага сыгыну, тапшырылу рухы бар… Алла белән берлектә Җирдәге әшәкелекләргә каршы тору идеясен без "Пәйгамбәр" шигырендә дә очратабыз.
Шулай итеп, Алла белән Олуг Бердәмлектә Рәмиев "мин"е өчен җәфаланулардан котылуның иң дөрес, иң шатлыклы, иң табигый юлы табыладыр кебек…

 

Сәгыйть Рәмиевнең фәлсәфи лирикасы: соңгы сүз

Сәгыйть Рәмиевнең фәлсәфи лирикасына күз ташласаң, андагы дәвамсызлык нык гаҗәпләндерергә мөмкин. Бердәнбер дәвамлы нәрсә булып монда күңел тынычсызлыгы кала. Рәмиев дөнья белән мөнәсәбәттә туган бер генә идеягә дә ахыргача тугрылыклы булып калмый кебек. Ул туктаусыз үзенчәлекле эзләнү алып бара. Аның бу фикри тынычсызлыгы, үз-эзләнүе үзе теләсә нинди фәлсәфәдән өстен төсле…
Әгәр ул беренче шигырендә үз "мин"е һәм дөнья, чынбарлык арасындагы мөнәсәбәткә кагылышлы бер төрле идея, күзаллау уздырса, икенчесендә үк инде ул бу идеягә, күзаллауга капма-каршы башка идея, күзаллау белән чыга. Рәмиев "мин"е дөнья белән мөнәсәбәттә даими түгел.
Аллага Сыгыну да, Бунт та Рәмиевтә Бәхет хакына, Гаделлек хакына, Изгелек хакына алып барыла. Рәмиев "мин"е еш кына Бәхеткә, изге кыйммәтләргә комачаулаучыны, җәфа чыганагын эзли. (Ул, мәсәлән, надан хәзрәт, камил булмаган җәмгыять, дөнья яки Аллага каршы чыгучы көчләр була ала…) Әгәр Рәмиев "мин"е җәфа чыганагын дөньяда, Раббысында дип күрә икән, ул үзенең метафизик Бунтын күтәрә, әмма, әгәр ул Алланы Чын Сафлык, Чын Бөеклек, Чын Гаделлек, Чын Изгелек дип фараз кыла икән, ул Аңа зарлана, сыгына, Аңа кайтырга тели, үзен ахыргача Аңа тапшыра…
Хәтта иҗатының билгеле бер чорында аның социаль Бунт, социаль Тигезлек, социаль Гаделлек идеяләренә тукталуы да гади бер момент кебек кенә карала ала. Бу — шулай ук бернинди абруйларга да карамыйча үзең ышанган изге төшенчәләрне якларга теләү, алар өчен көрәш алып бару. Тарихи-социаль Бунт күпмедер дәрәҗәдә булса да метафизик Бунтка охшаш. Монда шул ук "түзеп тора алмау", Гаделлек таләп итү, Яңа Изге Дөнья корырга омтылу… Тик монда җәфаланган, кыерсытылган "мин" өчен яңа Яклаучы табылган, ул — коммунизм. Социаль тәгълимат аның өчен кинәт Абсолют Яктылыкка, Яхшылыкка әверелә, аның өчен ул Аллага ышанудан да, тирән мәгънәле метафизик эзләнүләрдән дә баш тартырга риза кебек… Хәер, Гаделлек, Тигезлек, Хөрлек хакына социаль Бунт күтәрү идеяләре Рәмиев өчен, асылда, шигъри тәрҗемә өлкәсендә табыла.
Ахыр чиктә Рәмиевнең нинди фәлсәфи идеягә, нинди метафизик күзаллауга тукталганлыгын аңлыйсы да авыр, дидек. Тик бер нәрсә ачык: ул бер якынаеп, бер ерагаеп, кайчак газапланып, кайчан, бәлки, ялгышып та "Алласына", Хакыйкатькә юл эзли, юл яра. Иң мөһиме — аның күңеле илаһи тынгысызлык кичерә, ул әзер җаваплар белән генә кала алмый. Хакыйкать үзе дә әзер җавапларга сыеп, кереп бетми. Ул — чиксез…
Мөгаен, Сәгыйть Рәмиев шигъриятенең олы асылы түбәндәге шигъри юлларда ачыладыр:

Юк, канәгать итми күндем!
Тәкфир әһяе аңласын,
Эзли, эзли, тынмый күндем,
Тынмый эзли Алласын!
("Киң Иман!")


(Чыганак: Вәлиулла И. Мәңгелек бәхет эзләреннән… Эсселар. — Казан: Школа РИЦ, 2004. — 128 б.).


Комментарий язарга


*