ТАТ РУС ENG

Мәсгуд ГАЙНЕТДИН Җаектан килгән “Таң”чы һәм Сәгыйть Рәмиев


Гасыр башы һәм татар матбугаты. Бу чор хакында, бу чордагы мохит, танылган шәхесләрне үзара мөнәсәбәте турында инде күпме сүзләр булды, күпме бәхәсләр барды. Әлеге бәхәсләр бүген – гасыр азагында да сүнми-сүрелми. Галим Мәсгуд Гайнетдин Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев мөнәсәбәте турында уйлана.


Таланты берникадәр ачылгач та, ерак Җаекта яшәгән яшь Тукай, “Таң”чылар басмалары аша танышып, Казан шау-шуларына катнашып китә: Җаек басмаларында Казанда “Таң”чылар  дошман иткән “Бәянелхак” белән чәкәләшә. Аның хуҗасы “Әхмәтҗан бабай” белән, аңа “яшь хатыннары”дай ярдәмләшүче Казан муллары белән “сугыша”. Бәхәс проблемаларын, стиль-гыйбарәләрен, ачу-ярсуларын, максат-идеалларын “Таң”чылардан (Гаязлардан) ала, гүя “социаллар”ның Җаек “Таң”чысына әйләнә. Шул рәвешчә, Җаекта вакытында ук инде Казан темасы яшь Тукай иҗатында күренекле урын тота. Тукай талантлы, беренче адымнарыннан ук, Казанны татрның мәдәни үзәге итеп таный, аңа омтыла. 1907 елның көзендә шагыйрь Казанга кайта. Җаекта чагында ук инде Тукайның “Таң”чылардан шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән бәйләнеше тыгыз була. Казанга килеп төшкән көнендә үк, ул Рәмиевне эзләп таба. Көн буена бергә булалар. Рәми аны Казан белән таныштырып йөри, Тукай кайтыр көннәрдә Казанда яңа яшьләр гәзите “Әл-Ислах” чыга башлый. Гәзитнең беренче санында Рәминең “Уку” шигыре басыла, ә инде (17 октябрь, 1907 ел) өченче санында Г.Тукай исеме күренә, аның “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” дигән мәкаләсе басыла. Тукай һәм С.Рәмиевләрнең үзара мөнәсәбәтләре бездә беркайчан да җентекләп, өйрәнелмәгән, төрле субъектив максатлардан чыгып, чәкәләшү-буталаштыруларның гына исәбе-хисабы юк.
1906 елда ук Г.Тукай инде үзен С.Рәмиевнең көрәштәше итеп сизә. “Таң”чылар (Гаяз, Сәгыйд), аның карашынча – идеал дәрәҗәсендәге чын көрәшчеләр. 1906 елда “Таң йолдызы” гәзите ябылуын Тукай ил-халыкның һәи үзенең дә фаҗигасе итеп тоя. Шуңа күрә 1907 елның 23 апрелендә “Таң йолдызы” урынына “Тавыш” гәзитенең чыга башлавын ул шунда ук үзенең тантаналы мәдех (ода, мактау) шигыре белән тәбрикли: “Тавыш”ның 14 май санында Тукайның “Тавыш” хакында шигыре басылып чыга. Гүя ул ерак Җаекта да түгел – Казанда!.. Әмма ма азакларында ук (алты саны гына чыгып өлгерә) “Тавыш”та нәшер ителүдән туктала. Гәзитнең кара язмышка дучар буласын сиземләгән Рәми үз кайгыларын Тукайга язган булган, күрәсең. Тукай аңа “Дөньяда торыйммы? Дип киңәшләшкән дустыма” шигыре белән җавап кайтара. Шигырь “Таң”чыларның ул чор матбугатында иң соңгы авазы – “Таң мәҗмугасы”ның соңгы, 1907 ел 1 июнь санында басылып чыга. Тукайның “Таң”чыларга киңәше-тәлабе бер һәм катгый: “Хаклык аска күмелгән икән, аның белән бергә булыр өчен, җиргә күмел!”
Менә хәзер, ике шагыйрь очрашып, Казан белән танышып йөриләр. Һәрбер идеал, җиргә төшү белән, көнкүреш ваклыклары пәрәвезенә чәбәләнеп, тормыш чынбарлыгына бәрелеп чәлпәрәмә килә. Бу очракта да нәкъ шулай була. Башта әле ул нәзакәтлелек белән, әдәп кагыйдәләре чикләрендә бара. Чөнки һәр ике якның көнкүреш ваклыклары баштан ашкан; алар әле маңгайга маңгай килмәгән; читтән өстерүчеләр, каршылыкны куертучылар – “сөзештерүчеләр” активлыгы да “пешеп” өлгермәгән. Ләкин мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе котылгысыз була бара. Башта ук араларыннан “кара мәче” үтәргә өлгерә. Дустына идеал балкышын табалмаган Г.Тукай сыналан юлны сайлый: чын идеал юлындагы иң “вак”, “кара” эшкә колактан чума, чакырусыз-килешүсез, хак түләүне, рәхмәт әйтүне дә сорамастан, яңа оешып яткан “Әл-Ислах” идарәсенә кереп утыра. Идарәгә килгән барлык шигъри әсәрләрне күздән кичерә. Ярарлыкларын редакцияләп, басмага әзерләп тапшыра. Ярамастайларының авторларына хәтта җавап хатлары язып җибәрә. “Әл-Ислах”ның “шигырь хуҗалыгы”н алып барырга берәр хадим булдыруны идарә, билгеле, күз алдында тоткандыр. Беренче санында С.Рәмиевнең “Уку” шигырен урнаштыруларына карап, “Таң”чылык традициясен үстереп алып китәргә җыенган  басма бу урынга “ата Таң”чы С.Рәмиевнең үзен утыртып куярга чамалаган булуы мөмкин. Эшсезлектән интеккән С.Рәминең үзенең дә шуңа өмет баглап торуы бар. Тукай юлны кисә…
Фаҗигале гомер юлы үткән Г.Тукай бер үк вакытта үтә якты язмышлы, тәкъдирнең “иркәтас”, “назлы баласы” булган кеше, Көймәсе комга терәлеп (Җаек басмалары ябылып), Казанда күләгәсе күренергә өлгерми, яңарак кына (1.11.1905) ачылган “Шәрәфләр басмасы”нда бер-бер артлы “Өченче дәфтәр” (15.11.1907), “Дүртенче дәфтәр” (5.1.1908) дигән шигырь җыентыклары басылып чыгып, алар аны шагыйрьләрнең тиңдәшсез байракчысы итеп куя. Җаек басмаларын җуйган көнендә үк диярлек, язмыш үзе аның юлында, Казанның үзәгендә, “Әл-Ислах” кебек кабат “үз басмасын” әзерләп тора. “Әл-Ислах” та ул Казанда беренче эш урынын таба, ун айлап та эшли алмаган басмада үзенең илледән артык әсәрен бастырып чыгара. “Әл-Ислах” ябылуга (22.7.1908) үк диярлек язмыш аңа яңадан “үз басмасын”- “Яшен”не әзерли. Аңа – “Ялт-йолт”, “Кояш”, “Аң” кебек “үз бамсмалары” өстәлеп кенә тора (С.Рәми дә, Такташ, Туфаннар да мондый уңайлыкларны хыялларына да китерә алмаган). 1908 елда – биш, 1909 елда – тугыз китап; кыскасы, аз гына вакыт эчендә – биш-алты еллык иҗат гомерендә – утыз өч китап бастырып чыгара.
Тукайдан аермалы буларак, С.Рәмиев – тормышы белән генә түгел, таланты буенча да үтә фаҗигале язмышлы кеше. Г.Тукай – идеал колы, иң олы, илаһи максатлар җырчысы. С.Рәмиев – Тукайга капма-каршы типтагы, прагматик язмышлы, прагматик характердагы кеше. Ун ел  “Хөсәения” кебек мәшһүр мәдрәсәдә укып, чорына хас рәвештә, бу “низамлы мәдрәсә”гә каршы бунт күтәрүче мөгаллим буларак кына җитешеп чыга. Прагматик язмышы аңа бер мәртәбә генә “көләч йөз” белән карый: 1906 ел башында Казанга күчеп килгәч, тернәкләнеп килгән “Таңчы”лар хәрәкәтенә кушыла. “Таң йолдызы” аның өчен бәхет йолдызы була, аны заманының күренекле журналисты итеп таныта. Татар әдәбиятындагы үтә үзенчәлекле шагыйрьлек талантын ача. Ләкин “Таң йолдызы”, ярты ел яшәр-яшәмәс, сүнеп тә китә. 1907 ел башында аны кабат җанландыру омтылышлары (“Таң мәҗмугасы”, “Тавыш”) көткән нәтиҗәне бирми. 1907 елның июнь башыннан С.Рәми трибунасыз-матбугатсыз һәм эшсез кала. Гадәттә, шул трибунасызлык, эшсезлек-акчасызлык аны, үзенең  яшәү принципларыннан баш тартып, “Бәянелхак”ка яллануга китергән китергән, диләр. Чынлыкта, хәлләр ул дәрәҗәдә туры сызыклы булмаган. Тукай Казанга килгәндә С.Рәми тирән рухи кризиста, үз-үзенә кул салырлык күңел төшенкелеге хәлендә була. Дәһшәтле реакция еллары башланган. Алдагы көнгә бер өмет чаткысы юк . бер айлар Г.Тукай белән аралашып яшәгәч, тыштан караганда бөтенләй чит бер вакыйга шагыйрь күңелендә кискен борылыш, кабат җанлану хисен уята. Ул хәлне ике шагыйрь дә иҗатларында билгеләп калдырганнар. “Әл-Ислах”ның 10 нчы саны чыккан көнне (10.12.1907), гадәте буенча, редакциягә, Тукай янында С.Рәми килеп керә. Гәзитнең яңа гына басылып чыккан көнне санында Маһруй Мозаффариянең “Мәшһүр хатыннар” дигән шигырен укый да: “Әй, шәйтан, син язгансың ла моны!” – ди гәзитне атып берә ( Г.Тукай, 4 том, 250 б.).
Г.Тукай “Таң мәҗмугасы” ның соңгы, икенче санында басылган “Дөньяда торыйммы…” дигән шигырендә : “Үл, туфрак бул,- кайт асылыңа, аслың яхшы…” – ди. Шуннан соңгы көннәрдә “Таң”чы, гүя, шул дәһшәтле киңәш тәэсире астында яшәгән ди, М.Мозаффария шигыреннән әсәрләнеп, шул шомлы кризистан чыга. С.Рәминең 1909 елда “Бәянелхак”ка барып чыгуы исә – “Дөньяда торыйммы?..” шигыренең
Җаннан куркып, куян төсле дер-дер тетрәп
Чын мәсләкне арлы-бирле бору…
турындагы юл белән китү булып күренә. Бүген дикъкать беләнрәк карасак, бу карарның чын мәсләктән борылуның (“Бәянелхак”та эшләүнең) Габдулланы да Тукай итәчәк юлны билгеләү булганлыгы аңлашыла. Нәкъ шул хәлдән соңгы атналарда Тукайның  үзенә беренче җитди һөҗүм кабынып китә. Тукайның үзенә беренче җитди һөҗүм кабынып китә. Тукайның Казандагы беренче “оясы”  “Әл-Ислах”ны талкый башлый. 1908 ел башында “Әл-Ислах”ка “Бәянелхак”ның һөҗүмнәре башлана. “Бәянелхак”ның җәмәгатьчелектә, “Әл-Ислах” – тәҗрибәсез малай-шалайның, зурларга ияреп, матбугат ясап уйнавы, дигән фикер тудырырга тырышып мәш килә. Урыс дәүләтенең иҗтимагый фикер ияләре бу хәрәкәтнең уртасында торып катнашалар. Сүз татар мәдәниятенең җанлануына кагыла икән, монда инде урыс бөек державачыллыгы вәкилләре читтә кала алмый. Үтә киткән демократик рухлы урыс булсын,  Маркның үзен сикереп үткән социалистлары, коммунист-интернационалистлары булсын, бу мәсьәләгә килгәндә, Явыз Иванның нәкъ үзгенәсе булалар да калалар.
Бу очракта да нәкъ шундй хәл була. Н.Юшков дигән Казан юристы, урыс журналисты һәм драматургы, татарларга “теләктәшлек” йөзеннән, аларны югары культурага тартырга дип, “Бәянелхак”га Казанда театр тормышы яңалыклары турында урысча мәкаләләр  белән канаша. Нәкъ шул “мәгърифәтче” кеше “Бәянелхак”ның “Әл-Ислах”ка каршы кампаниясе коралына әйләндерелә. Шул кешене “Әл-Ислах”ны үзе турында көлеп язуда гаепләп, “Бәянелхак”ның 20.1.1908 елда чыккан  санында “Письмо Н.Ф.Юшкова по поводу бестактности “Аль-Ислаха”  дигән язма белән “Әл-Ислах”ны фаш итә, өлкәннәргә, тәҗрибәлеләргә иярергә өнди, “Әл-Ислах” җавап җибәргәч, 3.2.1908 елда (№276) санында “Әл-Ислах”ка үз җавабын һәм, шаккатыргыч документ рәвешендә “Әл-Ислах”ның үзенә җибәрерә җавабын бастыра һәм китә акланулар, оялтулар.

Дәвамы бар.

(Чыганак: Мәдәни җомга, 1996 ел, 23 май).


 

Комментарий язарга


*