ТАТ РУС ENG

Сарымсаков Ширияздан Мөхәммәтҗан улы – режиссер

Сарымсаков Ширияздан Мөхәммәтҗан улы — режиссер, Г.Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның
"Җилкәнсезләр" пьесасын куйган өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт
бүләгенә лаек була.


 shiriyazdan_sarimsakov.jpg
Ширияздан Сарымсаков
(1911-1999)

Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1911 елның 12 маенда Казахстанның Акмола өязе Атбасар шәһәрендә туа. Башлангыч белем алгач, ул Казанга килә һәм 1928 елда Татар театр техникумына укырга керә, 1930 елда аны тәмамлагач, Мәскәүдәге Үзәк театр техникумында укый. Бер елдан яңа ачылган Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) күчә һәм, 1936 елда институтның режиссерлык факультетын тәмамлап, Казанга эшкә кайта. 1966 елга кадәр ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли; 1942-1943 ел сезонында һәм 1952-1958 елларда театрның баш режиссеры вазыйфасын үти.
Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән Н.Гогольнең «Ревизор», А.Островскийның «Төшемле урын», М.Горькийның «Вәхшиләр», Н.Погодинның «Мылтыклы кеше», М.Әблиевнең «Шәмсекамәр», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Ә.Фәйзинең «Тукай», Т.Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар.
Ш.Сарымсаков төрле елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Н.Җиһановның «Ирек», М.Мозаффаровның «Галиябану», Җ.Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.
Ш.Сарымсаков зур педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасын җитәкли. Аның шәкертләре арасында Шәүкәт Биктимер, Хәлим Җәләй, Наил Шәйхетдин, Наил Әюп, Шәмси Закир кебек күренекле татар артистлары бар.
Ширияздан Сарымсаков үзенең милли җанлы булуы белән аерылып торган. Читтә туып үссә дә, татар телен яхшы белгән, сәхнәдә милли яшәешне күрсәтергә тырышкан. Режиссерлык эшләре өчен аңа ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш.Сарымсаков, уйнаучы актерлар Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Ш.М.Сарымсаков 1999 елның 30 сентябрендә Казанда вафат була. Иске татар зиратында җирләнә.


 

Комментарий язарга


*