ТАТ РУС ENG

Тумашев Әнәс Ибраһим улы – рәссам

Тумашев Әнәс Ибраһим улы – рәссам, Г.Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклен
бизәгәне өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.



tumashev_anas
Әнәс Тумашев

 
Әнәс Ибраһим улы Тумашев 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. 1938–1942 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Бөек Ватан сугышы елларында заводта эшли. 1947–1953 елларда Әнәс Тумашев И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтына белем ала. 1953 елда Татарстанга әйләнеп кайта һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрның рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 1976 елдан Казанның В.Качалов исемендәге Зур драма театры баш рәссамы була. 1975–1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.
Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата ("Петр I Болгарда", "Бөек Болгар базары", "XX гасыр Казаны" һ.б.). Шуңа күрә 1985 елда театрдан киткәч, ул бөтен вакытын нәкыш сәнгатенә багышлый.
Әнәс Тумашев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Комментарий язарга


*